Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.43K subscribers
11K photos
1.04K videos
8 files
16.8K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә дрон Мәскәүдә Мосфильм урамындагы йортка бәрелгән. Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, зыян күрүчеләр юк. Astra язуынча, сүз Кремльдән якынча 6 чакрым ераклыкта урнашкан «Дом на Мосфильмовской» торак комплексы турында бара.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Иранның солых планын кире каккан. Тәһранның тәкъдимен "кабул ителмәслек" дип атаган һәм "кампания бик яхшы бара" дип өстәгән. Бу хакта Трамп Kan News Израил телеканалына интервьюда әйткән. Иранның АКШка 14 пункттан торган план җибәрүе турында шимбә көнне билгеле булды.

🔸Доналд Трамп нейтраль илләрнең сәүдә корабларын Һормуз бугазыннан чыгару чарасы башлануы турында игълан итте. Ул «Азат проект» дип аталачак һәм 4 май иртәсендә башланачак, дип язды АКШ президенты үзенең Truth Social челтәрендәге сәхифәсендә.Трамп сүзләренчә, әлеге һуманитар эшкә тыкшыну омтылышларына АКШ көч кулланып җавап бирәчәк.

🔸Башкортстанның өч шәһәрендә «кара күк» режимы игълан ителгән. "Башинформ" агентлыгы экология министрлыгына сылтанып язуынча, Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә начар метеорологик шартларның (НМУ) беренче дәрәҗәсе кертелгән. Әлеге хәл җил булмау, атмосфера басымының югары булуы һәм башка факторлар аркасында һавада зарарлы матдәләр туплануын аңлата. Бу режим 4 май көнне кичке сәгать 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта халыкка урамда озак вакыт булмаска, тәрәзәләрне ябык тотарга, шәхси транспортта йөрүне чикләргә киңәш ителә.

🔸Ульян өлкәсе губернаторы Мәләкәс шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәпне ремонтлау мәсьәләсен тикшергән. Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү фасадның һәм идәннең канәгатьләнерлек булмавын күрсәткән. Ремонтлау һәм сатып алу эшләре быел өлкәнең берләштерелгән бюджетыннан ким дигәндә 24 миллион сумга башкарылачак диелә.

@azatliqradiosi
АКШта кулга алынган Русия хакеры "Алабуга" махсус икътисад зонасында эшләгән

Берничә илдә, шул исәптән АКШ һәм Украинада нефть-газ инфраструктурасының мөһим системнарына хакер һөҗүмнәре ясауда гаепләнеп АКШта кулга алынган Русия ватандашы Артём Ревенский 2021–2023 елларда Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында баш белгеч булып эшләгән. Бу хакта "Агентство" басмасы яза.

"Алабуга"да Украинага каршы сугышта куллану өчен дроннар җитештерелә.

Апрель башында киберҗинаять мохитендә Digit тәхәллүсе белән билгеле Ревенски АКШ федераль прокуратурасы тарафыннан компьютер системнарына зыян салу өчен сүз куешуда, элемтә чараларын кулланып алдашуда һәм шәхси мәгълүмат урлауда гаепләнде.

Тулырак 👉монда укыгыз

@azatliqradiosi
🎉3
⚡️Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев вафат

Аңа 73 яшь иде

Толкачев 1999 елдан бирле парламент рәисе булып эшләде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт утырышында белдергәнчә, спикер “каты авыру” нәтиҗәсендә 4 майга каршы төндә үлгән.

«Константин Борисовичның авыр чир белән интеккәнен белмиләр иде. Ул соңгы елларда бу җитди авыру белән көрәште һәм үзен бик батыр тотты — офицер кебек, генерал кебек, беркайчан да зарланмады», дип сөйләде Хәбиров.

Аның сүзләренчә, Толкачевның хәле начарайган, шуның нәтиҗәсендә Мәскәүдә Бурназян исемендәге федерал медицина үзәгендә катлаулы операция үткәрү турында карар кабул ителгән булган.

Элегрәк Толкачевның чире турында рәсми хәбәр ителмәде. 23 апрельдәге Башкортстан Дәүләт җыены пленар утырышы аннан башка гына узды.

@azatliqradiosi
🍾2
Салават Юлаев һәйкәле кире куелырмы?

Түрәләр һәйкәл нык тузган дип белдерә. Башкорт җәмәгать эшлеклеләре бу һәйкәлне кире урынына кайтырмас өчен сәбәп буларак кулланыла ала дип борчыла.

Тулырак 👉 безнең язмада укый аласыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Медиа: Европа күзләве Владимир Путинның ихтимал дәүләт түнтәрелешеннән куркуы турында белдергән

«Важные истории» басмасы исеме аталмаган Европа иленең күзләү хезмәте әзерләгән хисап бастырды. Анда Русиядә дәүләт түнтәрелеше омтылышы ихтималлыгы белән бәйле Кремльдә «борчылу» булуы әйтелә.

Бу хисап турында шулай ук CNN һәм башка басмалар да яза.

Хисапта әйтелгәнчә, 2026 елның март башыннан «Кремль һәм шәхсән Владимир Путин Русия президентына каршы сүз куешу яки фетнә омтылышы ихтималыннан борчыла; ул бигрәк тә Русия сәяси элитасы вәкилләре президентка каршы дрон кулланыр дип шикләнә».

CNN фикеренчә, хисаптагы иң гаҗәп әйбер — дәүләт түнтәрелеше ихтималы Сергей Шойгу исеме белән бәйле булуы. Ул элекке саклану министры һәм Путинга якын кеше буларак, «югары хәрби җитәкчелектә зур йогынтысын саклый» дип фаразлана.

Шулай да CNN язуынча, хисапта Шойгуга кагылышлы гаепләүләрне раслаучы дәлилләр китерелми. Моннан тыш, «хисапны бастыру Кремльне тотрыксызландыруга юнәлтелгән булырга мөмкинлеген исәпкә алганда, Европа күзләве бер үк вакытта Кремльне ихтимал дәүләт түнтәрелеше турында кисәтә дә ала» диелә.

Хисапта шулай ук Кремльнең Путинның шәхси иминлеген нык көчәйтүе әйтелә: аның якын хезмәткәрләре йортларына күзәтү системнары урнаштырылган. Президент белән эшләүче пешекчеләргә, сакчыларга һәм фотографларга җәмәгать транспортында йөрү тыелган.
🥱21
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
71 яшьлек татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовка алты ел колония җәзасы чыкты.

Ул Вконтактеда "бер илне дә басып алырга кирәкми" дип язылган посты өчен "Русия армиясен яманлауда" һәм "Русия Азатлыгы" легионы видеомөрәҗәгатен чыгару өчен "террочылыкны аклауда" гаепләнде.

Русия Украинада сугыш башлагач, күп кануннарны кырыслатты, илдә хәрби цензура кертелде дияргә мөмкин.
🤬5😢5😱3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия саклану министрлыгы Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте. Казанда яшәүчеләр төнлә шәһәрдә шартлаулар булуы турында белдерде. Shot шаһитләргә сылтанып язуынча, шәһәрнең төрле районнарында барлыгы 4-5 шартлау тавышы ишетелгән. Шулай ук безнең укучыларыбыз хәбәр итүенчә, сирена тавышлары көчле яңгыраган. Бөгелмә һава аланы вакытлыча ябык. Төнлә барлыгы 17 шәһәрдә һава аланнары ябылып торды, алар арасында Казан һәм Уфа аэропортлары да бар иде. Әлеге һава аланнарында очышлар тоткарлана.

🔸Русия армиясенең Полтава өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 31 кеше яраланган. Өлкә башлыгы Виталий Дякивнич хәбәр итүенчә, сәнәгать оешмасына, тимер юл инфраструктурасына зыян килгән, 3480 хуҗалык газсыз калган.

🔸Чуашстанның Чабаксар шәһәренә Украина кораллы көчләре һөҗүм иткән. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев белдерде. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, өч кеше яраланган. Astra басмасы язуынча, һөҗүм Русия дроннары өчен "Комета" антенналары җитештерүче «ВНИИР-Прогресс» хәрби ширкәтенә ясалган. Күрше бинадагы сәүдә үзәгенә дә зыян салынган.

🔸Кытайда фейерверклар җитештерүче ширкәттә шартлауда 21 кеше һәлак булган, 61 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Xinhua News хәбәр итә. Шартлау булган урында 500гә якын янгын сүндерү машинасы эшләгән.

🔸Вашингтонда Ак Йорт янында атыш булган. АКШның яшерен хезмәте белдерүенчә, 15 нче урам белән Индепенденс-авеню киселешендә кораллы кеше белән полиция хезмәткәре арасында бәрелеш чыккан. Полиция тикшерү башлаган.

@azatliqradiosi
Галим Азат Мифтаховны Харп бистәсендәге 18 санлы "Полярная сова" колониясенә китерелү белән газаплаганнар

Мифтаховны колониягә китергәннән соң икенче көнне — 21 апрельдә газаплаганнар. Башка хөкем ителүчеләр Азатка бәдрәф чистарырга кушкан, ул баш тарткан, шуннан соң аны колония хезмәткәре Михаил Соболев кабинетына алып кергәннәр. Соболев аңардан берсүзсез буйсынуны таләп иткән. Мифтахов берничә тапкыр баш тарткан, шуннан соң кабинеткә шул ук хөкем ителүчеләр кереп, Соболев белән бергә аны җәзалый башлаганнар.

Мифтаховны скотч белән богаулап бәйләгәннәр, агач чүкеч белән табаннарына сукканнар, корсак астына, йөзенә һәм башына сугып кыйнаганнар, көчлибез дип янаганнар һәм аны нәҗес тулы канализация коесына башы белән тыгачакларын әйткәннәр.

Моннан тыш, хәбәр ителгәнчә, Мифтаховны ток белән җәзалаганнар. Аның аяк бармакларына ток чыбыклар тоташтырганнар. Галимнең авыртудан кычкырган тавышы ишетемләсен өчен төрмә хезмәткәрләре музыка акыртканнар. Мифтахов администрация күрсәтмәләренә буйсынудан һәр баш тарту очрагыннан соң аны ток белән җәзалаулар кабатланган.

Азат аны җәзалаган һәм яки шунда булган кешеләрнең исемнәрен атаган.

Хәзерге вакытта Азат Мифтахов колониянең штраф изоляторында тотыла, диелә.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9😢3
🖋Азатлык Радиосының элекке журналисты Алсу Кормаш быел Джеймс Фолей оешмасы тарафыннан бирелә торган Матбугат иреге дөнья бүләге белән бүләкләнә.

Бу бүләк журналистларны яклау һәм матбугат иреге өчен алып барган эшчәнлек өчен тапшырыла.

— Матбугат иреге бүләген алу һәм гаделсез рәвештә тоткарланган журналистларны өйләренә кайтару миссиясе кушылу – зур дәрәҗә, — диде журналист.


Алсу Кормаш шулай ук иректән мәхрүм ителгән башка хәбәрчеләрне дә искә ала:

— Мин әле дә гаделсез рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән Азат Европа радиосы хезмәттәшләрем өчен көрәшәм: Русиядә Ника Новак, Азәрбайҗанда Фәрид Мәһрализаде, Иранда Реза Вализаде. Алар хакыйкатьне сөйләгән өчен төрмәдә интегә, якыннарыннан аерылган. Журналистика – җинаять түгел, — ди ул.


▪️Джеймс Фолей оешмасы – тоткыннарны яклау һәм журналистлар иминлеге өчен көрәшүче оешма. Ул 2012 елда Сүриядә урланган, 2014 елда "Ислам дәүләте" сугышчылары тарафыннан үтерелгән АКШ фотожурналисты исеме хөрмәтенә аталган.

▪️Журналистларны яклау комитеты мәгълүматына караганда, бүген дөньяда кимендә 327 журналист үз эшләре өчен төрмәдә утыра, аларның биштән бере җәберләү яки кыйнау очраклары турында хәбәр итә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
11❤‍🔥5🔥1🤔1
⚡️Британия «Алабуга Старт» програмы хезмәткәрләрен санкцияләр исемлегенә керткән

Әлеге програм белән бәйле булу сәбәпле, санкцияләр исемлегенә Эльмир Сәйфуллин, Чулпан Исламова, Савсан Юсупова, Анастасия Барышева һәм Константин Трифонов кертелгән. Лондон аларны “Алабуга Старт” програмы өндәүчеләре дип саный. Исемлектә барлыгы - 18 зат.

Чикләүләр Enangue Holding француз ширкәте һәм аның мөдиренә дә салынган. Британия тышкы эшләр министрлыгы документында әйтелгәнчә, әлеге структура “Алабуга”га Камеруннан эшчеләр җыю белән шөгыльләнә.

▪️“Алабуга Старт” програмы саклану-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен мәҗбүри эшче көч китерүнең глобаль каналы булып тора. Әлеге програм нигезендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшләргә төрле юллар белән чит ил кешеләрен яллыйлар. «Алабуга»да Русиянең Украинага каршы баскын сугышы өчен дроннар җитештерелә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4
🕌Быел Татарстанда корбан чалу нисабы - 100 000 сум

Бу хакта Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров һәм Казан казые Булат Мөбәрәков «Татмедиа»да узган брифингта белдерде.

2026 елда Корбан гаетенең беренче көне 27 майга туры килә.

Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Казанда Корбан гаете Коръән уку белән башланып китәчәк. Шулай ук гает вәгазе, гает намазы, хөтбә булачак.

Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

Быел Казанда 17 мәйданчыкта корбан чалу өчен махсус урыннар оештырылачак.

Бәйрәм хөрмәтенә «Елмай» паркында гаилә «Корбан-фест»ы узачак.

@azatliqradiosi
🔥31👍1🥱1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары "Ялт-Йолт" дип исемләнгән татар балалары өчен журнал чыгарган.

Ул балалар өчен күңел ачу һәм белем арттыру басмасы.

#татардөньясы #татартеле
@azatliqradiosi
👍72