Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.43K subscribers
11K photos
1.03K videos
8 files
16.7K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Якшәмбе көнне Маҗарстанда узган парламент сайлавында күпчелек тавышны 45 яшьлек Петер Мадьяр җитәкчелегендәге оппозициядәге "Тиса" фиркасе казанды. Төп көрәш Мадьяр һәм ил белән 16 ел идарә итүче 62 яшьлек премьер-министр, Русиягә лояль булган Виктор Орбан арасында барды. Орбан кичә Мадьярны җиңүе белән котлады.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Һорму бугазын томалау турында белдерде. Аның сүзләренчә, АКШның хәрби-диңгез көчләре Һормуз бугазына керергә яки аннан чыгарга тырышкан "барлык корабларны да искәрмәсез блоклый башлаячак". Трамп белдерүенчә, бугазны томалау 13 апрельдә АКШ вакыты белән сәгать унда (Казан вакыты 17.00) башланачак.

🔸Сәясәтче Борис Надеждин интернет иреге өчен «онлайн-митинг» үткәрергә чакырды. Ул Роскомнадзор һәм протест чараларын уздыруны тыйган җирле хакимиятләр постларына комментарийлар калдырырга тәкъдим итә. Роскомнадзор үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә мондый комментарийларның күпчелеген бетерде, ә аларны язучыларны томалады.

🔸АКШ бизнесмены Илон Маскка караган X социаль челтәре XChat дип аталган аерым мессенджер чыгарачагын игълан итте. Кушымта 17 апрельдә App Store платформасында пәйда булачак һәм башлангыч этапта анда X челтәрендә аккаунты булган iPhone кулланучылар гына керә алачак.

🔸Дүрт ел эчендә, ягъни Русиянең Украинага баскын сугышы башланганнан соң Башкортстанда чит ил капиталы катнашындагы ширкәтләр саны 2,2 тапкырга кимегән. 2022 елның апрелендә төбәктә мондый 220 оешма булса, 2026 елның апреленә аларның саны 121гә кими һәм 91не тәшкил итә, дип хәбәр итә РБК Уфа "Контур.Фокус" сервисы аналитикларына сылтама белән.

@azatliqradiosi
👍21
Якшәмбе көнне Маҗарстанда узган парламент сайлавында 45 яшьлек Петер Мадьяр җитәкчелегендәге оппозициядәге "Тиса" фиркасе күпчелек тавышны казанды.

Маҗарстан сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, "Тиса" парламенттагы 199 урынның күпчелеген - 138ен алачак.

Төп көрәш хакимияттәге 62 яшьлек премьер-министр Виктор Орбан җитәкчелегендәге "Фидес" фиркасе белән барды. Орбан җиңелүен таныды һәм Мадьярны җиңүе белән котлды.

Орбан Мәскәү белән тыгыз бәйләнештә булган ил башлыгы. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аның белән берничә тапкыр очрашты.

▪️Мадьяр — Орбанның элекке көрәштәше, 2024 елда оппозициягә күчкән сәясәтче. Аның кампаниясе ил эчендәге проблемнарга — сәламәтлек саклау торышына, транспортка һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшкә, шулай ук Брюссель белән якынаюга юнәлтелгән. Ул Украинаны яклавын белдерде, әмма шул ук вакытта Киев белән кайбер фикер каршылыклары барлыгын да әйтте. Мадьяр Кремль сәясәтен тәнкыйтьләп чыгыш ясады һәм АКШ белән дуслык мөнәсәбәтләрен сакларга әзер булуын билгеләде.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
3🔥2👍1👎1
Бу ил атамасы

🇭🇺Маҗарстан халкының күпчелеге бүген Петер Мадьяр җитәкчелегендәге фирканең парламент сайлавында җиңүен бәйрәм итә.

Шул уңайдан “Азатлык сүзлегендә” – Маҗарстан: Үзәк Европада урнашкан дәүләт, башкаласы – Будапешт.

"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә тагын бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

Азатлык белән булыгыз! Туган телебезне бергәләп саклыйк!

#азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
🔥4👍3
✍️Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың тантаналы ачылышы булачак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда Русиянең 30 өлкәсеннән һәм биш чит илдән 500 кеше катнашыр дип көтелә.

Быел чара татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Сынаулар “Байтик” лагерендә узачак. Олимпиада 16 апрельдә “Корстон” күңел ачу комплексында узачак Туган тел форумы белән тәмамланачак.

▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан бирле олимпиадага чит илләрдән килүчеләр саны тарайды.

Гәрчә 2012 елда беренче тапкыр кыюсыз гына КФУда башланган бу чара берничә ел эчендә киң колач җәя алган иде, үз исемен булдырды. Дөньяның төрле почмакларыннан татар телен белүчеләр (бу очракта татар булу шарты да юк, иң мөһиме - татарча белү, өйрәнү) олимпиадада катнашу теләге белән яна башлады.

Алар арасында Канада, АКШ, Япония, Европа һәм БДБ илләре булды. Ул чын мәгънәсендә халыкара статуска ирешә алды, ә бүген бу дәрәҗә югала бара. Бер генә мисал. Вакытында Татар теле олимпиадасына 17 илдән катнашучылар килсә, быел халыкара статусны биш дәүләт коткара.

Шулай да Татар теле олимпиадасы үз йолдызларын кабызды, яңа шәхесләрне ачты. Канада, АКШ, Япониядән гран-при бүләгенә ия булучылар татар теленә ирония белән караучыларга да телне өйрәнүгә киртәләр юк икәнен исбатлады. Татар теле кулланышта булуын, яшьләр аны теләп өйрәнүен дәлилләде.

2017 елда Мәскәү татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгарса да, аны кирәксез телгә чыгарырга тырышса да, Татарстан балалары бу олимпиадада катнашып, акчалы бүләккә ия булырга мөмкинлеген күреп, телнең кирәклеген күрде.

@azatliqradiosi
7
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Камал театры сәхнәсенә Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле яңадан кайтты

Премьераны Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тәкъдим итте.

▪️1976 елгы спектакльне сәхнәгә режиссер Марсель Сәлимҗанов куйды. Рольләрне Русия һәм Татарстанның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров (ул 2012 елда вафат булды) һәм Равил Шәрәфиев башкарган иде. Равил Шәрәфиев үзе дә премьерага килгән.

@azatliqradiosi
7🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Херсон өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган. Харьков өлкәсендә кичә һөҗүмнән соң бер кеше үлгән, тагын ким дигәндә 13 кеше җәрәхәтләнгән. Ә бүген иртән күп катлы йортка һөҗүмдә бер хатын-кыз яраланган. Болар хакында җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Русиянең Липецки өлкәсе Ельц шәһәренә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, биш кеше яраланган. Бу хакта өлкә губернаторы Игорь Артамонов хәбәр итте. Долгоруковода бер шәхси йортта янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк диелә.

🔸2026 елның беренче кварталында Русиянең Украинадагы баскын сугышында катнашу өчен Саклану министрлыгы белән көн саен уртача 800ләп кеше контракт төзегән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда якынча 20 процентка азрак, дип исәпләп чыгарган Русия финанс министрлыгы мәгълүматларына таянып Германиянең Халыкара иминлек мәсьәләләре институты эксперты Янис Клюге.

🔸2025 апрельдән 2026 елның апреленә кадәр "Түбән Кама нефтехим" ширкәтендә 26 тикшерү уздырылган. Соңгы тапкыр тикшерүне 2025 елның декабрендә үткәргәннәр. «БИЗНЕС Online» басмасы Ростехнадзорның Идел буе идарәсенә сылтанып язуынча, тикшерү вакытында сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу очраклары ачыкланган, һәм аларны бетерү өчен алты ай бирелгән булган. Быел 31 мартта ширкәттә шартлаудан соң янгын чыгып 12 кеше һәлак булды.

🔸2026 елда Татарстан 3,3 меңнән артык Һиндстан ватандашын эшкә урнаштыра алачак. Бер ел элек алар өчен 650 кешелек кенә квота булган. Бу хакта республиканың инвестицияләр үсеше агентлыгында Һиндстан рекрутинг ширкәтләре вәкилләре белән очрашуда Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова белдергән дип яза РБК.

@azatliqradiosi
4🔥1
Математик Азат Мифтахов узган атна азагында Мәләкәстәге төрмәдән этап белән Кировның (Киров өлкәсе) 1нче тикшерү изоляторына китерелгән

Бу хакта Мифтаховка теләктәшлек белдерүчеләрнең Телеграм каналы хәбәр итә.

Тиздән аны колониягә күчерәчәкләр, әмма әлегә Азатның кайсы колониягә җибәреләчәге мәгълүм түгел. Free Azat каналы элегрәк язуынча, Азатны элек утырган Киров колониясенә билгеләргә мөмкиннәр. Бу хакта Азат та якыннары белән телефоннан сөйләшкәндә әйткән. Шактый кырыс тәртипле булуы белән истә калган колониягә кабат җибәрелү Мифтаховны борчуга салган.

Икенче версия – Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колонияләрнең берсе. Бу хакта да Азатка Җәзаларны үтәү хезмәте хезмәткәре ишарә иткән. Ямалда барлыгы өч колония бар. Икесе – Харп бистәсендә (аның берсендә оппозиционер Алексей Навальный үлде), тагын берсе – Лабытнангида.

“Ерак булу сәбәпле, Азатның әнисенә дә, хатынына да анда барып йөрү авырлашачак”, дип яза Мифтаховка теләктәшлек белдерүчеләр.

Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар. Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.

Хәзер аны кырыс тәртипле колониягә күчерәләр.

@azatliqradiosi
🤬12😢1
Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Казанның Горький урамы 13 йортта урнашкан бинада Татар театры музее булырга тиеш дип саный.

БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев шундый белдерү белән чыкты.

"Горький урамы, 13 йортта урнашкан бинага "Казанский ТЮЗ"ны (Казан яшь тамашачылар театры) урнаштырганнар. Бу бина - татар мәдәниятенең йөзек ташы булган татар театры өчен изге урын. Галиәсгар Камал театры анда 60 ел эшләгән. Бу бинага бөек татар композиторлары, драматурглары, режиссерларының, артистларының рухы сенгән…

Бу бинаны "Казанский ТЮЗ"га бирү Мәскәүдә иске МХАТ бинасына Татар яшьләр театрын урнаштыруга тиң. Быел Камал театрына 120 ел. БТИҮ бу зур юбилейга багышлап Горький урамы,13 адреслы бинада Татар Театры музее оештыруны таләп итә. "Казанский ТЮЗ" бик абруйлы, 90 еллык тарихы булган театр. Театрның җитәкчеләре һәм артистлары бу таләпне аңларлар һәм изге урыннан китерләр дип ышанабыз», диелә белдерүдә.

▪️Элегрәк Бизнес Онлайн басмасы Казанның яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) үз биналарында ремонт ясалу сәбәпле, Горький урамындагы бинага вакытлыча гына кереп тора дип язып чыккан иде.

▪️Моңа кадәр Горький урамындагы бинада Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедиа театры эшләде. Хәзер ул Татарстан урамындагы Камал театры бинасына күчте.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2
Татар теленнән Бердәм республика имтиханы тапшыручылар саны ике тапкыр арткан

Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 11 сыйныфны тәмамлаучы 78 укучы тапшырырга җыена (узган ел — 34). Татар әдәбиятын дүрт укучы сайлаган.

9 сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теле имтиханын сайлаучылар 180 кешегә күбрәк.

Бу хакта тематик конференциядә мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова хәбәр иткән.

9 сыйныф укучылары арасында да туган тел имтиханнары популярлаша: аларның күбесе татар телен сайлаган — 5 783 кеше.

Гомумән, туган тел һәм әдәбият имтиханнарын 5 889 укучы сайлаган, шуларның 12се әдәбият тапшыра. 70 укучы — чуаш, 24 — удмурт, 22се мари телен сайлаган.

2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.

2023 һәм 2024 елларда 11 сыйныфтан соң татар телен 8шәр укучы сайлады.

2025 елда — 34.

👉Тулырак монда укыгыз.
7🤔1😢1
Тукайның 140 еллыгы. Татарстан аны ничек бәйрәм итә?

Быел татар классигы Габдулла Тукайның тууының 140 ел тулуы бәйрәм ителә. Татарстанда китаплар чыгарыла, шигърият чаралары уздырыла. Яшь буын вәкилләре исә дигитал өлкә үсеш алган заманда бу гына җитми дип саный.

Азатлык Радиосы белән сөйләшкән тел галиме Тукайның урыс телендәге алты томлык әсәрләр җыентыгы зур һәм кирәкле эш дип бәяләде, әмма Тукайны өйрәнүчеләр кими баруына борычлу белдерде. Бүген шагыйрьне әдәбият белгечләре түгел, ә тарихчылар өйрәнергә тиеш дигән фикердә ул.

"Тукайга бәйле документлар эзләү зур проект булырга тиеш, монда төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләр туплануы кирәк. Проект финансланмаса, берни барып чыкмаячак, — дип галим. — Тукайның чит илдә калган иҗаты бар. Татар мөһаҗирләре Япония, Финляндия, Төркиядә матбугат чыгарган, китаплар баскан. Анда да Тукай басылган, аның турында истәлекләр, аның әсәрләре нәшер ителгән. Менә бу өлкә өйрәнелмәгән".

Ул шулай ук Тукайны Русия һәм дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарырга кирәк дип саный.

Әдәбият, тарих өлкәсендә эшләүче яшьләр буыны вәкиле шагыйрь турында сериал, фильм кирәк, академик басмаларны инглиз, төрек телләренә дә тәрҗемә итү яхшы булыр иде. Ул шулай ук Тукайны Тукай иткән, аңа йогынты ясаган иҗат ияләрен, авторларны да өйрәнергә кирәк дип тә белдерде.

Мәкаләне тулысынча монда укыгыз:👉 https://smarturl.click/6WZRe
8
Казан мэриясе бушлай татар теле курсларын оештыра

21 апрель көнендә Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана. Бу эшне Казан мэриясе оештыра, диелә мэрия хәбәрендә.

Алты атналык курслар Казанның башкарма комитеты бинасында атнага бер тапкыр узачак. Ике төркем оештыру планлаштырыла: татар телен өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен.

Дәресләрне тәҗрибәле Казан укытучылары: 2024 елда туган тел һәм әдәбияттан иң яхшы укытучысы бәйгесе җиңүчесе, шагыйрә Ләйлә Гарифҗанова һәм "Безнең яңа укытучы" гранты иясе, татарча проектлар авторы Гөлфия Габдуллаҗанова алып барачак.

Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен аларга гариза бирү кирәк.

Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.

Бу һәм башка милли проектлар Казан мэриясенә җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Сәгыйтова килүе белән башланды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍5🔥1
Казанның дары корылмасында янгын чыккан

Зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә Татарстан президенты матбугат хезмәте. Аларның төгәл саны әлегә аталмый.

Каза "техноген" сәбәпләрдән барлыкка килгән диелә. Корылмада җимерүләр бар.

@azatliqradiosi
🔥4😱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанның дары корылмасында янгын чыккан Зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә Татарстан президенты матбугат хезмәте. Аларның төгәл саны әлегә аталмый. Каза "техноген" сәбәпләрдән барлыкка килгән диелә. Корылмада җимерүләр бар. @azatliqradiosi
Казанның дары корылмасындагы янгында ике кеше яраланган, берсе авыр хәлдә.

Каза вакытында зыян күргән хатын-кызның хәле авыр дип хәбәр итә Татар-информ дәүләт агентлыгы.

Татарстан рәисе матбугат хезмәте белдерүенчә, дары корылмасында янгын "техноген" сәбәпләрдән барлыкка килгән, ә көчле тавыш басымны төшерү системы эшләвеннән килеп чыккан.
🔥3😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда иртән пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, әлеге тәртип Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә дә гамәлдә.

🔸Әлмәттә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәше белән мәктәпләр һәм балалар бакчаларында балаларны хәвефсез урыннарга күчергәннәр. Барлык ашыгыч хезмәтләр көчәйтелгән әзерлек режимында эшли. Моннан тыш, шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте туктатылган.

🔸Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы сак астында тотуны тагын ике айга (18 апрельдән башлап) озайтканнар, диелә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе сайтында.

🔸Казанда Камал театры сәхнәсендә Уфа дәүләт татар «Нур» театры гастрольләре башланды. Алар узган сезон премьерасы — Илдар Юзеев әсәре нигезендә куелган «Тау» спектакле белән ачылды. Аны Казан режиссеры Айдар Җәббаров куйды.

🔸АКШның Русия нефетенә каршы санкцияләре яңадан үз көченә керде. Алар Якын Көнчыгыштагы сугыш вакытында март уртасында йомшартылган иде.
Күзәтү каналлары Стәрлетамак шәһәренә БПЛА һөҗүме турында яза

Украина Telegram-каналлары мәгълүматларына караганда, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәнәгать мәйданына һөҗүм ясалган.

Mash Batash Telegram-каналы язуынча, шәһәр халкы «берничә шартлау турында хәбәр иткән — моңа кадәр алар күктә дрон тавышларын ишеткән».

«Шәһәр күгендә һәм тирә-якта шартлаулар» турында Astra да яза.

Башкортстан хакимияте әлегә һөҗүм турында берни белдермәде.

Иртән республикада пилотсыз очкычлар куркынычы режимы игълан ителде. Уфа һава аланы ябылган.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Күзәтү каналлары Стәрлетамак шәһәренә БПЛА һөҗүме турында яза Украина Telegram-каналлары мәгълүматларына караганда, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәнәгать мәйданына һөҗүм ясалган. Mash Batash Telegram-каналы язуынча, шәһәр халкы «берничә шартлау…
Радий Хәбиров Стәрлетамакка дрон һөҗүмен раслады

Башкортстан башлыгы сүзләренә караганда, алар сәнәгать мәйданы күгендә бәреп төшерелгән, калдыклары бер корылма өстенә төшкән һәм янгын чыккан.

Нинди корылма икәнен әйтмәде.

Supernova+ телеграм-каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм Стәрлетамак нефть-химия ширкәтенә караган "Синтез Каучук" корылмасына ясалган. Геолокацияне тикшергән Astra басмасы да шул ук нәтиҗәгә килгән.

«Стәрлетамак нефть-химия заводы» (СНХЗ) — Стәрлетамактагы эре нефть-химия ширкәте. Ул синтетик каучук, фенол нигезендәге антиоксидантлар (шул исәптән «Агидол»), ягулык компонентлары (авиация бензины да керә), шулай ук төрле химик өстәмәләр җитештерә.

👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/ZXRVq
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
янгын "техноген" сәбәпләрдән барлыкка килгән, ә көчле тавыш басымны төшерү системы эшләвеннән килеп чыккан.
Казанда дары корылмасындагы казадан соң җимерекләр астында һәлак булган ир гәүдәсе табылган

Бу хакта Татарстанның сәламәтлек министрлыгы хәбәр итте.

Моннан тыш хастаханәдә ике кеше кала. Хатын-кыз авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсендә ята, хәле тотрыклы. Бер ир шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсенә салынган, аның хәле уртача авырлыкта.

Сишәмбе кич дары ширкәтендә янгын чыкты, кайбер корылмалар өлешчә җимерелгән. Янгыннан соң иминлек таләпләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Җитештерү туктатылмаган, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч юк диелә.

Тулырак монда укыгыз: 👉 https://smarturl.click/8p9bQ