Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
11K photos
1.03K videos
8 files
16.7K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
9 ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде.

Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара" дип Салават җырын искә төшерде.

Тулырак безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4💔2😡2
❗️Иртәгә, 13 апрельдә, Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә 75 яшьлек татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы шартлы мөддәтне озайту һәм өстәмә бурыч йөкләү эше каралачак.

Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең һәм Бәйсез Татарстан комитеты Telegram-каналлары язуынча, бу хакта Зиннур Әһлиуллин белгертү алган.

Узган елның 17 сентябрендә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Әһлиуллинны шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аңа милли хокуклар турындагы чыгышлары, Telegram-каналдагы фикерләре өчен гаепләү белдерелде. Ул вакытта прокуратура Әһлиуллинга 2,5 ел колония җәзасы сорады, ләкин Әһлиуллин мәхкәмәдә "мин хөкем карарыннан курыкмыйм" дип белдерде һәм үз карашларыннан баш тартмады. Бу хакта тулырак монда яздык.

▪️Азатлык укучылары сайлаган 2025 ел шәхесе исемлегендә Зиннур Әһлиуллин Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховтан соң сайтта иң күп тавышны җыйган шәхес булды.

@azatliqradiosi
🤬9
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада Хач йөреше машиналарда узды

Йөреш Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан оештырылган.

Машиналар юлга Сипайлово микрорайоныннан кузгалды дип яза UTV телеканалының Telegramы. Уфа епархиясе хәбәр итүенчә, шуннан алар Первомай, Октябрь проспекты, Айская, Салават Юлаев проспектларындагы чиркәүләр яныннан уза.

Видеодан күренгәнчә, машиналар колоннасын күчмә чиркәү җитәкләп бара, чаңнар суга, урыс побы урамнарга "изге" су сибә.

▪️Хәтерләсәгез, 2012 елны Казаннан читтә бер төркем ир-егетләр мөселман язулы әләмнәр белән машинада үткән иде. Шуннан соң куәт оешмалары егетләргә каныкты, аларның машиналарын алып китте, көч куллану очраклары да булды.

📹UTV

@azatliqradiosi
💩11🤮7
Быел мартта Путинның Валдайдагы утары тирәсенә җиде "Панцирь" һава һөҗүменнән саклау комплексы төзелгән.

Шулай итеп Русия президенты Владимир Путинның Валдайдагы резиденциясе тирәсендә системлы һава һөҗүменнән саклау ноктасы (ПВО) 27гә җиткән.

Planet.com иярчен сурәтләрәреннән күренгәнчә, "Панцирьлар" өчен җиде яңа манара төзү берүк көнне - 17 мартта башланган. Аларның кайберләре зенит-ракет комплекслары белән җиһазландырылган.

Мәскәү тирәсендәге куелган "Панцирь" комплекслары манаралары кебек үк, Валдайдагы һава һөҗүменнән саклану системнары да Путин резиденциясе тирәсендә зур һәм кечкенә диаметрлы ике боҗра итеп урнаштырылган.

Кайбер мәгълүматларга караганда Валдайда Путинның мәгъшукасы дип саналган Алинә Кабаева һәм аларның уртак балалары еш була. Ә Русия президенты өчен аның Кремльдәге эш кабинетын төгәл кабатлаган бүлмәләрнең берсе төзелгән.

Элек Радио Свобода Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы җирлегендә һәм аның периметры буйлап эре калибрлы пулемётлар белән җиһазланган 20дән артык манара, шулай ук "Панцирь" зенит-ракета комплекслары урнаштырылган берничә урын төзелгәнен хәбәр иткән иде. Биредә Украинага каршы кулланылучы Иранның Shahed-136 дроннары җитештерелә. Русиядә аны "Герань" дип атыйлар.

@azatliqradiosi
🤪1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Якшәмбе көнне Маҗарстанда узган парламент сайлавында күпчелек тавышны 45 яшьлек Петер Мадьяр җитәкчелегендәге оппозициядәге "Тиса" фиркасе казанды. Төп көрәш Мадьяр һәм ил белән 16 ел идарә итүче 62 яшьлек премьер-министр, Русиягә лояль булган Виктор Орбан арасында барды. Орбан кичә Мадьярны җиңүе белән котлады.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Һорму бугазын томалау турында белдерде. Аның сүзләренчә, АКШның хәрби-диңгез көчләре Һормуз бугазына керергә яки аннан чыгарга тырышкан "барлык корабларны да искәрмәсез блоклый башлаячак". Трамп белдерүенчә, бугазны томалау 13 апрельдә АКШ вакыты белән сәгать унда (Казан вакыты 17.00) башланачак.

🔸Сәясәтче Борис Надеждин интернет иреге өчен «онлайн-митинг» үткәрергә чакырды. Ул Роскомнадзор һәм протест чараларын уздыруны тыйган җирле хакимиятләр постларына комментарийлар калдырырга тәкъдим итә. Роскомнадзор үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә мондый комментарийларның күпчелеген бетерде, ә аларны язучыларны томалады.

🔸АКШ бизнесмены Илон Маскка караган X социаль челтәре XChat дип аталган аерым мессенджер чыгарачагын игълан итте. Кушымта 17 апрельдә App Store платформасында пәйда булачак һәм башлангыч этапта анда X челтәрендә аккаунты булган iPhone кулланучылар гына керә алачак.

🔸Дүрт ел эчендә, ягъни Русиянең Украинага баскын сугышы башланганнан соң Башкортстанда чит ил капиталы катнашындагы ширкәтләр саны 2,2 тапкырга кимегән. 2022 елның апрелендә төбәктә мондый 220 оешма булса, 2026 елның апреленә аларның саны 121гә кими һәм 91не тәшкил итә, дип хәбәр итә РБК Уфа "Контур.Фокус" сервисы аналитикларына сылтама белән.

@azatliqradiosi
1👍1
Якшәмбе көнне Маҗарстанда узган парламент сайлавында 45 яшьлек Петер Мадьяр җитәкчелегендәге оппозициядәге "Тиса" фиркасе күпчелек тавышны казанды.

Маҗарстан сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, "Тиса" парламенттагы 199 урынның күпчелеген - 138ен алачак.

Төп көрәш хакимияттәге 62 яшьлек премьер-министр Виктор Орбан җитәкчелегендәге "Фидес" фиркасе белән барды. Орбан җиңелүен таныды һәм Мадьярны җиңүе белән котлды.

Орбан Мәскәү белән тыгыз бәйләнештә булган ил башлыгы. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аның белән берничә тапкыр очрашты.

▪️Мадьяр — Орбанның элекке көрәштәше, 2024 елда оппозициягә күчкән сәясәтче. Аның кампаниясе ил эчендәге проблемнарга — сәламәтлек саклау торышына, транспортка һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшкә, шулай ук Брюссель белән якынаюга юнәлтелгән. Ул Украинаны яклавын белдерде, әмма шул ук вакытта Киев белән кайбер фикер каршылыклары барлыгын да әйтте. Мадьяр Кремль сәясәтен тәнкыйтьләп чыгыш ясады һәм АКШ белән дуслык мөнәсәбәтләрен сакларга әзер булуын билгеләде.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
2🔥2👎1
Бу ил атамасы

🇭🇺Маҗарстан халкының күпчелеге бүген Петер Мадьяр җитәкчелегендәге фирканең парламент сайлавында җиңүен бәйрәм итә.

Шул уңайдан “Азатлык сүзлегендә” – Маҗарстан: Үзәк Европада урнашкан дәүләт, башкаласы – Будапешт.

"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә тагын бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

Азатлык белән булыгыз! Туган телебезне бергәләп саклыйк!

#азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
🔥4
✍️Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың тантаналы ачылышы булачак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда Русиянең 30 өлкәсеннән һәм биш чит илдән 500 кеше катнашыр дип көтелә.

Быел чара татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Сынаулар “Байтик” лагерендә узачак. Олимпиада 16 апрельдә “Корстон” күңел ачу комплексында узачак Туган тел форумы белән тәмамланачак.

▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан бирле олимпиадага чит илләрдән килүчеләр саны тарайды.

Гәрчә 2012 елда беренче тапкыр кыюсыз гына КФУда башланган бу чара берничә ел эчендә киң колач җәя алган иде, үз исемен булдырды. Дөньяның төрле почмакларыннан татар телен белүчеләр (бу очракта татар булу шарты да юк, иң мөһиме - татарча белү, өйрәнү) олимпиадада катнашу теләге белән яна башлады.

Алар арасында Канада, АКШ, Япония, Европа һәм БДБ илләре булды. Ул чын мәгънәсендә халыкара статуска ирешә алды, ә бүген бу дәрәҗә югала бара. Бер генә мисал. Вакытында Татар теле олимпиадасына 17 илдән катнашучылар килсә, быел халыкара статусны биш дәүләт коткара.

Шулай да Татар теле олимпиадасы үз йолдызларын кабызды, яңа шәхесләрне ачты. Канада, АКШ, Япониядән гран-при бүләгенә ия булучылар татар теленә ирония белән караучыларга да телне өйрәнүгә киртәләр юк икәнен исбатлады. Татар теле кулланышта булуын, яшьләр аны теләп өйрәнүен дәлилләде.

2017 елда Мәскәү татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгарса да, аны кирәксез телгә чыгарырга тырышса да, Татарстан балалары бу олимпиадада катнашып, акчалы бүләккә ия булырга мөмкинлеген күреп, телнең кирәклеген күрде.

@azatliqradiosi
3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Камал театры сәхнәсенә Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле яңадан кайтты

Премьераны Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тәкъдим итте.

▪️1976 елгы спектакльне сәхнәгә режиссер Марсель Сәлимҗанов куйды. Рольләрне Русия һәм Татарстанның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров (ул 2012 елда вафат булды) һәм Равил Шәрәфиев башкарган иде. Равил Шәрәфиев үзе дә премьерага килгән.

@azatliqradiosi
2