Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.43K subscribers
11K photos
1.03K videos
8 files
16.7K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Сабантуйларга Татарстаннан баручы түрәләр саны арткан, ә иҗат коллективлары өлеше кимегән

Татарстан хакимияте Сабантуй үткәрү стандартларын үзгәрткән. Татарларның милли бәйрәме турында яңа карар шушы көннәрдә республика хөкүмәте сайтында чыкты.

📌Бизнес Онлайн игътибар иткәнчә, үзгәрешләр исеменнән үк башлана: элек документ Татарстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узучы Сабантуйларны аерса, хәзер Казан аерым бүлек итеп чыгарыла. Дәрәҗәләр бүленешендә яңа иң югары баскыч барлыкка килгән —ул «Татарстан рәисе катнашында» дип атала.

📌Рәисне озатучы кешеләр саны да сизелерлек арткан: элек түрәләр һәм башкарма хакимият вәкилләре делегациянең 5 проценты белән чикләнергә тиеш булса, хәзер бу күрсәткеч 12 процентка кадәр күтәрелгән.

📌Хезмәт күрсәтү төркеме 10 кешедән 18гә җиткерелгән. Чит илләргә барганда делегацияләр хәзер 550 кешегә кадәр (хөкүмәт әгъзаларын исәпләмичә) җыела ала, ә элек 300 белән чикләнә иде.

📌Ә менә иҗат коллективлары бераз кимегән: аларның өлеше 85 проценттан 70 процентка кадәр киметелгән. Моннан тыш, командировкалар өч көн урынына ике көн генә дәвам итәргә тиеш.

📌"Татар утары" күчмә инсталляциясе дә үзгәргән, аның мәйданы арткан.

📌Яңа карарга ярашлы, көрәштә батыр калучыга машина бюджет хисабына бары тик Татарстан рәисе катнашында узучы Сабантуйларда гына каралган.

Сабантуйның беренче "стандартлары" 2021 елның елның августында кабул ителде.

Әлеге кагыйдәләр Татарстанда, бигрәк тә чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә татар халкының милли бәйрәме ничек узарга тиешлеген раслый.
😁3🙈1
9 ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде.

Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара" дип Салават җырын искә төшерде.

Тулырак безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4💔2😡2
❗️Иртәгә, 13 апрельдә, Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә 75 яшьлек татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы шартлы мөддәтне озайту һәм өстәмә бурыч йөкләү эше каралачак.

Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең һәм Бәйсез Татарстан комитеты Telegram-каналлары язуынча, бу хакта Зиннур Әһлиуллин белгертү алган.

Узган елның 17 сентябрендә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Әһлиуллинны шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аңа милли хокуклар турындагы чыгышлары, Telegram-каналдагы фикерләре өчен гаепләү белдерелде. Ул вакытта прокуратура Әһлиуллинга 2,5 ел колония җәзасы сорады, ләкин Әһлиуллин мәхкәмәдә "мин хөкем карарыннан курыкмыйм" дип белдерде һәм үз карашларыннан баш тартмады. Бу хакта тулырак монда яздык.

▪️Азатлык укучылары сайлаган 2025 ел шәхесе исемлегендә Зиннур Әһлиуллин Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховтан соң сайтта иң күп тавышны җыйган шәхес булды.

@azatliqradiosi
🤬9
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада Хач йөреше машиналарда узды

Йөреш Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан оештырылган.

Машиналар юлга Сипайлово микрорайоныннан кузгалды дип яза UTV телеканалының Telegramы. Уфа епархиясе хәбәр итүенчә, шуннан алар Первомай, Октябрь проспекты, Айская, Салават Юлаев проспектларындагы чиркәүләр яныннан уза.

Видеодан күренгәнчә, машиналар колоннасын күчмә чиркәү җитәкләп бара, чаңнар суга, урыс побы урамнарга "изге" су сибә.

▪️Хәтерләсәгез, 2012 елны Казаннан читтә бер төркем ир-егетләр мөселман язулы әләмнәр белән машинада үткән иде. Шуннан соң куәт оешмалары егетләргә каныкты, аларның машиналарын алып китте, көч куллану очраклары да булды.

📹UTV

@azatliqradiosi
💩10🤮7
Быел мартта Путинның Валдайдагы утары тирәсенә җиде "Панцирь" һава һөҗүменнән саклау комплексы төзелгән.

Шулай итеп Русия президенты Владимир Путинның Валдайдагы резиденциясе тирәсендә системлы һава һөҗүменнән саклау ноктасы (ПВО) 27гә җиткән.

Planet.com иярчен сурәтләрәреннән күренгәнчә, "Панцирьлар" өчен җиде яңа манара төзү берүк көнне - 17 мартта башланган. Аларның кайберләре зенит-ракет комплекслары белән җиһазландырылган.

Мәскәү тирәсендәге куелган "Панцирь" комплекслары манаралары кебек үк, Валдайдагы һава һөҗүменнән саклану системнары да Путин резиденциясе тирәсендә зур һәм кечкенә диаметрлы ике боҗра итеп урнаштырылган.

Кайбер мәгълүматларга караганда Валдайда Путинның мәгъшукасы дип саналган Алинә Кабаева һәм аларның уртак балалары еш була. Ә Русия президенты өчен аның Кремльдәге эш кабинетын төгәл кабатлаган бүлмәләрнең берсе төзелгән.

Элек Радио Свобода Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы җирлегендә һәм аның периметры буйлап эре калибрлы пулемётлар белән җиһазланган 20дән артык манара, шулай ук "Панцирь" зенит-ракета комплекслары урнаштырылган берничә урын төзелгәнен хәбәр иткән иде. Биредә Украинага каршы кулланылучы Иранның Shahed-136 дроннары җитештерелә. Русиядә аны "Герань" дип атыйлар.

@azatliqradiosi
🤪1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Якшәмбе көнне Маҗарстанда узган парламент сайлавында күпчелек тавышны 45 яшьлек Петер Мадьяр җитәкчелегендәге оппозициядәге "Тиса" фиркасе казанды. Төп көрәш Мадьяр һәм ил белән 16 ел идарә итүче 62 яшьлек премьер-министр, Русиягә лояль булган Виктор Орбан арасында барды. Орбан кичә Мадьярны җиңүе белән котлады.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Һорму бугазын томалау турында белдерде. Аның сүзләренчә, АКШның хәрби-диңгез көчләре Һормуз бугазына керергә яки аннан чыгарга тырышкан "барлык корабларны да искәрмәсез блоклый башлаячак". Трамп белдерүенчә, бугазны томалау 13 апрельдә АКШ вакыты белән сәгать унда (Казан вакыты 17.00) башланачак.

🔸Сәясәтче Борис Надеждин интернет иреге өчен «онлайн-митинг» үткәрергә чакырды. Ул Роскомнадзор һәм протест чараларын уздыруны тыйган җирле хакимиятләр постларына комментарийлар калдырырга тәкъдим итә. Роскомнадзор үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә мондый комментарийларның күпчелеген бетерде, ә аларны язучыларны томалады.

🔸АКШ бизнесмены Илон Маскка караган X социаль челтәре XChat дип аталган аерым мессенджер чыгарачагын игълан итте. Кушымта 17 апрельдә App Store платформасында пәйда булачак һәм башлангыч этапта анда X челтәрендә аккаунты булган iPhone кулланучылар гына керә алачак.

🔸Дүрт ел эчендә, ягъни Русиянең Украинага баскын сугышы башланганнан соң Башкортстанда чит ил дәүләтләре капиталы катнашындагы ширкәтләр саны 2,2 тапкырга кимегән. 2022 елның апрелендә төбәктә мондый 220 оешма булса, 2026 елның апреленә аларның саны 121гә кими һәм 91не тәшкил итә, дип хәбәр итә РБК Уфа "Контур.Фокус" сервисы аналитикларына сылтама белән.

@azatliqradiosi