Милли мәгарифтә "регресс": депутатлар нәтиҗәләр сорый
Берничә ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде. Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара" дип Салават җырын искә төшерде.
Татарстанда татар теле бөтенләй өйрәнелми торган мәктәпләр дә бар. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйткән.
Дөресрәге, утырышта хисап тоткан Хәйруллиннан бу хакта, ягъни татарча укытылмый торган мәктәпләр булу-булмавы турында депутат, ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов сораган. Шуннан соң башка кайбер депутатлар да мәгариф министры урынбасарыннан мәктәпләрдә татар телендә укыту турында кызыксына башлаганнар.
Татарстанда татар телендә укыту һәм тәрбия алып баручы 707 оешма, шулай ук 633 билингваль оешма исәпләнә. Әмма анда эшнең чынлыкта кайсы телдә алып барылуын тикшерү системлы рәвештә башкарылмый.
Хәзер татар телен ана теле буларак Татарстанда 318 934 бала укый.
👉 Депутатлар соравына министрлык вәкиле нинди җаваплар кайтаруы турында тулырак безнең мәкаләдә укыгыз: https://smarturl.click/lAeRY

Азатлык Радиосы
Милли мәгарифтә "регресс": депутатлар нәтиҗәләр сорый
Берничә ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде. Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп…
😢9
ВЦИОМ: Путинны хуплау дәрәҗәсе кими
Дәүләтнең Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Путинны хуплау рейтингының тагын да кимүен теркәгән — ул 70 проценттан түбән төшкән
ВЦИОМ сайтында хәбәр ителгәнчә, 30 марттан 5 апрельгә кадәрге чорда Владимир Путин эшчәнлеген хуплау рейтингы 67,8% тәшкил иткән. Бу алдагы чор (19–22 март) белән чагыштырганда 2,3 процент пунктына кимрәк.
Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле президент эшчәнлеген хуплау рейтингы моңарчы мондый түбән дәрәҗәгә төшкәне юк иде. Сугышка кадәр үткәрелгән соңгы тикшеренү (2022 елның 14–20 феврале) мәгълүматларына караганда, ВЦИОМ Путин рейтингы 64,3% дип бирде. Аннан соңгы елларда ул 70 проценттан түбән төшмәде.
ВЦИОМ – дәүләт карамагындагы хезмәт. Ил сугыш гамәлләрендә катнашканда, хәрби цензура эшләгәндә сораштыру нәтиҗәләре хакыйкатькә чынлап туры килә дип әйтеп булмый. Бәйсез журналистлар һәм социологлар эше Русиядә тыелды.

👍4🤣1
Безнең "Азатлык сүзлеге"н сагындыгызмы? 😉
Соңгы атналарда барлык хәбәрләрдә еш яңгыраган географик атаманың татарчасын истә калдырыйк – Һормуз бугазы⚓️
▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Соңгы атналарда барлык хәбәрләрдә еш яңгыраган географик атаманың татарчасын истә калдырыйк – Һормуз бугазы
▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤11👍1
❗️"Татар шурасы" ят агент дип танылды.
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. "Татар шурасы"нан тыш аңа түбәндәге оешмалар һәм кешеләр кертелгән:
🔸сайлаулар эксперты Роман Удот;
🔸Радио Свобода журналисты, публицист Иван Толстой;
🔸"Азиаты России" паблигына нигез салучы Василий Матенов;
🔸нугай активисты Ризван Кубакаев;
🔸фемактивист Лилия Вежеватова.
Моннан тыш, Русия юстиция министрлыгы Стэнфорд университетын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте.

🔥4😱2🤡1🥴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Татар шурасы" ят агент дип танылды. Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. "Татар шурасы"нан тыш аңа түбәндәге оешмалар һәм кешеләр кертелгән: 🔸сайлаулар эксперты Роман Удот; 🔸Радио Свобода журналисты, публицист Иван Толстой; 🔸"Азиаты…
"Без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына"
10 апрель, җомга кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә "Татар шурасы" оешмасын кертте.
Оешма вәкиле, сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка бу "Татар шурасы" эшчәнлеге хакимиятне борчый дигәнне аңлата дип белдерде. Димәк, безнең эшчәнлекне күзәтеп баралар, күрәләр, чын рәвештә борчылалар, ди ул.
— Безнең өчен бу ("ят агентлар" исемлегенә керү – ред.) берни дә үзгәртми. Бу безне куркытмый, киртә ясамый. Без эшчәнлегебезне бары дип киңәйтергә, тирәнәйтергә җыенабыз гына. Яңа чаралар оештырырбыз, медиада да активрак эшләргә планыбыз бар, — диде ул.
Айсин фикеренчә, милли оешманы "ят агент" итеп атау – Русия куәт оешмаларының аңа мөмкин кадәр киртәләр булдыру тырышлыгы. Русиядә яшәүче татарларга аның белән элемтәдә торырга, репостлар ясарга куркыныч булырга мөмкин.
— Ләкин без алдан ук моны истә тотып эшләдек. Татарстаннан, Русиядә яшәүче татарлардан безгә күп хәбәрләр килә, без гел кешеләрне сак булырга, үзләрен белдертмәскә өндибез. Күп кеше безне карый, тыңлый, үзләре аноним рәвештә мәгълүмат биреп тора. Халыктан без зур терәк һәм теләктәшлек күрәбез, сизәбез. Шуңа эшчәнлегебезне активлаштырырбыз гына, — дип белдерде Азатлык Радиосына Руслан Айсин.
Оешма үз белдерүендә "без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына" дип язып чыкты.
Хәбәрне тулырак монда укый аласыз.
▪️ Татар шурасы 2025 елда оешты, ул төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльлә. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшә дип белдерә.

Русия хакимияте "Татар шурасын" "ят агент" дип атады
Оешма үз белдерүендә "без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына" дип язып чыкты.
❤10🔥6
Камал театры сәхнәсендә "Әлдермештән Әлмәндәр" кайтты
Камал театры сәхнәсенә Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле яңадан кайтты.
2026 елгы премьераны Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тәкъдим итте.
Әлмәндәр картны Русиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин башкара. Әҗәл ролендә Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов.
1976 елгы спектакльдә әлеге рольләрне Русия һәм Татарстанның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров (ул 2012 елда вафат булды) һәм Равил Шәрәфиев башкарган иде.
Равил Шәрәфиев үзе дә премьерага килгән.
Әлмәнәдрнең улы Искәндәрне Олег Фазылҗанов, Хәмдебануны Илсөя Төхвәтуллина башкара.
Туфан Миңнуллин әлеге әсәре өчен 1979 елда Станиславский исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Моңа кадәр бу моңсу комедияне 1976 елда Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштерде һәм ул 2009 елга кадәр барды.
Фото: Камал театры сайты

🔥5❤2👍1
Сабантуйларга Татарстаннан баручы түрәләр саны арткан, ә иҗат коллективлары өлеше кимегән
Татарстан хакимияте Сабантуй үткәрү стандартларын үзгәрткән. Татарларның милли бәйрәме турында яңа карар шушы көннәрдә республика хөкүмәте сайтында чыкты.
📌Бизнес Онлайн игътибар иткәнчә, үзгәрешләр исеменнән үк башлана: элек документ Татарстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узучы Сабантуйларны аерса, хәзер Казан аерым бүлек итеп чыгарыла. Дәрәҗәләр бүленешендә яңа иң югары баскыч барлыкка килгән —ул «Татарстан рәисе катнашында» дип атала.
📌Рәисне озатучы кешеләр саны да сизелерлек арткан: элек түрәләр һәм башкарма хакимият вәкилләре делегациянең 5 проценты белән чикләнергә тиеш булса, хәзер бу күрсәткеч 12 процентка кадәр күтәрелгән.
📌Хезмәт күрсәтү төркеме 10 кешедән 18гә җиткерелгән. Чит илләргә барганда делегацияләр хәзер 550 кешегә кадәр (хөкүмәт әгъзаларын исәпләмичә) җыела ала, ә элек 300 белән чикләнә иде.
📌Ә менә иҗат коллективлары бераз кимегән: аларның өлеше 85 проценттан 70 процентка кадәр киметелгән. Моннан тыш, командировкалар өч көн урынына ике көн генә дәвам итәргә тиеш.
📌"Татар утары" күчмә инсталляциясе дә үзгәргән, аның мәйданы арткан.
📌Яңа карарга ярашлы, көрәштә батыр калучыга машина бюджет хисабына бары тик Татарстан рәисе катнашында узучы Сабантуйларда гына каралган.
Сабантуйның беренче "стандартлары" 2021 елның елның августында кабул ителде.
Әлеге кагыйдәләр Татарстанда, бигрәк тә чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә татар халкының милли бәйрәме ничек узарга тиешлеген раслый.

😁3🙈1
9 ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде.
Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара" дип Салават җырын искә төшерде.
Тулырак безнең язмада укыгыз.

🤬4💔2😡2