Быел башкорт теленнән халыкара диктант 17 апрельдә узачак.
Аны быел да "төньяк-көнбатыш диалект"та язалар. Белгечләр чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә.
Тулырак бу хакта язманы укыгыз.
@azatliqradiosi

🤡7🤬4❤1😱1
❗️Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде.
Казанда кисәтү тавышлары яңгырый.
Казан һава аланы вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
@azatliqradiosi
Казанда кисәтү тавышлары яңгырый.
Казан һава аланы вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
@azatliqradiosi
😢5🔥1🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия һәм Украина Олы Көн уңаеннан атышларны туткатып торырга килеште.
🔸Казан һава аланында 18 очыш тоткарлана, һава аланы эшли.
🔸Камчаткада сишәмбе югалган җиде турист табылган. Ике кеше һәлак булган, бишесе өшү җәрәхәтләре алган. Юлга барлыгы тугыз кеше чыккан булган, әмма низагтан соң икесе, шул исәптән төркем җитәкчесе, аерылып калган, калганнары юлны дәвам иткән.
🔸Чечнядә су басу нәтиҗәсендә 4 363 йорт зыян күргән, анда 19 меңнән артык кеше яши, шулай ук 90 социаль әһәмияткә ия объект, 438 автомобиль юлы участогы, 48 күпер һәм коммуналь хуҗалык объектлары зыян күргән, дип хәбәр итте республика башлыгы Рамзан Кадыров.
🔸«Новая газета» редакциясендә тентү 13 сәгать дәвам иткән һәм төнге берләр тирәсендә генә тәмамланган, дип хәбәр итә басма үзенең Telegram-каналында. Куәт оешмалары вәкилләре редакциядән ике фургон белән киткән, техниканы һәм документларны алып чыгып киткәннәр.

❤2
Русиядә Telegram-ны томалау дәрәҗәсе 100 процентка якынлашкан
Telegram-ны томалау дәрәҗәсе 10 апрель иртәсенә 95 процентка җиткән, дип хәбәр итә OONI халыкара тикшеренү проекты мәгълүматларына таянып «Агентство».
Бу — Русиядә мессенджер эшчәнлегенә кертелгән яңа чикләүләр башланганнан бирле иң югары күрсәткеч. Хәзер ул WhatsApp һәм Signal белән чагыштырганда да көчлерәк блоклана.
Downdetector һәм «Сбой.рф» сервислары 10 апрель иртәнге 8–9 сәгатьләр тирәсендә Telegram эшенә карата шикаятьләрнең кискен артуын күрсәтә. Кулланучылар хәбәрләр җибәрелмәвен һәм медиафайллар йөкләнмәвен яза.

❤3
Милли мәгарифтә "регресс": депутатлар нәтиҗәләр сорый
Берничә ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде. Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара" дип Салават җырын искә төшерде.
Татарстанда татар теле бөтенләй өйрәнелми торган мәктәпләр дә бар. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйткән.
Дөресрәге, утырышта хисап тоткан Хәйруллиннан бу хакта, ягъни татарча укытылмый торган мәктәпләр булу-булмавы турында депутат, ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов сораган. Шуннан соң башка кайбер депутатлар да мәгариф министры урынбасарыннан мәктәпләрдә татар телендә укыту турында кызыксына башлаганнар.
Татарстанда татар телендә укыту һәм тәрбия алып баручы 707 оешма, шулай ук 633 билингваль оешма исәпләнә. Әмма анда эшнең чынлыкта кайсы телдә алып барылуын тикшерү системлы рәвештә башкарылмый.
Хәзер татар телен ана теле буларак Татарстанда 318 934 бала укый.
👉 Депутатлар соравына министрлык вәкиле нинди җаваплар кайтаруы турында тулырак безнең мәкаләдә укыгыз: https://smarturl.click/lAeRY

Азатлык Радиосы
Милли мәгарифтә "регресс": депутатлар нәтиҗәләр сорый
Берничә ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде. Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп…
😢9
ВЦИОМ: Путинны хуплау дәрәҗәсе кими
Дәүләтнең Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Путинны хуплау рейтингының тагын да кимүен теркәгән — ул 70 проценттан түбән төшкән
ВЦИОМ сайтында хәбәр ителгәнчә, 30 марттан 5 апрельгә кадәрге чорда Владимир Путин эшчәнлеген хуплау рейтингы 67,8% тәшкил иткән. Бу алдагы чор (19–22 март) белән чагыштырганда 2,3 процент пунктына кимрәк.
Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле президент эшчәнлеген хуплау рейтингы моңарчы мондый түбән дәрәҗәгә төшкәне юк иде. Сугышка кадәр үткәрелгән соңгы тикшеренү (2022 елның 14–20 феврале) мәгълүматларына караганда, ВЦИОМ Путин рейтингы 64,3% дип бирде. Аннан соңгы елларда ул 70 проценттан түбән төшмәде.
ВЦИОМ – дәүләт карамагындагы хезмәт. Ил сугыш гамәлләрендә катнашканда, хәрби цензура эшләгәндә сораштыру нәтиҗәләре хакыйкатькә чынлап туры килә дип әйтеп булмый. Бәйсез журналистлар һәм социологлар эше Русиядә тыелды.

👍4🤣1
Безнең "Азатлык сүзлеге"н сагындыгызмы? 😉
Соңгы атналарда барлык хәбәрләрдә еш яңгыраган географик атаманың татарчасын истә калдырыйк – Һормуз бугазы⚓️
▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Соңгы атналарда барлык хәбәрләрдә еш яңгыраган географик атаманың татарчасын истә калдырыйк – Һормуз бугазы
▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤11👍1
❗️"Татар шурасы" ят агент дип танылды.
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. "Татар шурасы"нан тыш аңа түбәндәге оешмалар һәм кешеләр кертелгән:
🔸сайлаулар эксперты Роман Удот;
🔸Радио Свобода журналисты, публицист Иван Толстой;
🔸"Азиаты России" паблигына нигез салучы Василий Матенов;
🔸нугай активисты Ризван Кубакаев;
🔸фемактивист Лилия Вежеватова.
Моннан тыш, Русия юстиция министрлыгы Стэнфорд университетын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте.

🔥4😱2🤡1🥴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Татар шурасы" ят агент дип танылды. Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. "Татар шурасы"нан тыш аңа түбәндәге оешмалар һәм кешеләр кертелгән: 🔸сайлаулар эксперты Роман Удот; 🔸Радио Свобода журналисты, публицист Иван Толстой; 🔸"Азиаты…
"Без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына"
10 апрель, җомга кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә "Татар шурасы" оешмасын кертте.
Оешма вәкиле, сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка бу "Татар шурасы" эшчәнлеге хакимиятне борчый дигәнне аңлата дип белдерде. Димәк, безнең эшчәнлекне күзәтеп баралар, күрәләр, чын рәвештә борчылалар, ди ул.
— Безнең өчен бу ("ят агентлар" исемлегенә керү – ред.) берни дә үзгәртми. Бу безне куркытмый, киртә ясамый. Без эшчәнлегебезне бары дип киңәйтергә, тирәнәйтергә җыенабыз гына. Яңа чаралар оештырырбыз, медиада да активрак эшләргә планыбыз бар, — диде ул.
Айсин фикеренчә, милли оешманы "ят агент" итеп атау – Русия куәт оешмаларының аңа мөмкин кадәр киртәләр булдыру тырышлыгы. Русиядә яшәүче татарларга аның белән элемтәдә торырга, репостлар ясарга куркыныч булырга мөмкин.
— Ләкин без алдан ук моны истә тотып эшләдек. Татарстаннан, Русиядә яшәүче татарлардан безгә күп хәбәрләр килә, без гел кешеләрне сак булырга, үзләрен белдертмәскә өндибез. Күп кеше безне карый, тыңлый, үзләре аноним рәвештә мәгълүмат биреп тора. Халыктан без зур терәк һәм теләктәшлек күрәбез, сизәбез. Шуңа эшчәнлегебезне активлаштырырбыз гына, — дип белдерде Азатлык Радиосына Руслан Айсин.
Оешма үз белдерүендә "без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына" дип язып чыкты.
Хәбәрне тулырак монда укый аласыз.
▪️ Татар шурасы 2025 елда оешты, ул төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльлә. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшә дип белдерә.

Русия хакимияте "Татар шурасын" "ят агент" дип атады
Оешма үз белдерүендә "без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына" дип язып чыкты.
❤10🔥6
Камал театры сәхнәсендә "Әлдермештән Әлмәндәр" кайтты
Камал театры сәхнәсенә Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле яңадан кайтты.
2026 елгы премьераны Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тәкъдим итте.
Әлмәндәр картны Русиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин башкара. Әҗәл ролендә Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов.
1976 елгы спектакльдә әлеге рольләрне Русия һәм Татарстанның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров (ул 2012 елда вафат булды) һәм Равил Шәрәфиев башкарган иде.
Равил Шәрәфиев үзе дә премьерага килгән.
Әлмәнәдрнең улы Искәндәрне Олег Фазылҗанов, Хәмдебануны Илсөя Төхвәтуллина башкара.
Туфан Миңнуллин әлеге әсәре өчен 1979 елда Станиславский исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Моңа кадәр бу моңсу комедияне 1976 елда Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштерде һәм ул 2009 елга кадәр барды.
Фото: Камал театры сайты

🔥5❤2👍1