Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.43K subscribers
11K photos
1.03K videos
8 files
16.7K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Финляндия башкаласы Һелсинкидагы татар мәхәлләсендә беренче тапкыр Казакъстаннан баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы булып китте.

Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз. Төп мәгълүматны исә рәсемнәрдә җыйдык.

@azatliqradiosi
2😁2❤‍🔥1🥱1
Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Русиянең Украинадагы баскын сугышы турында документаль фильмнары өчен Кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итүне татар халкын мыскыл итү дип саный.

Бу хакта БТИҮ белдерү белән чыкты

"Җәмәгать, бишенче ел инде Русия дәүләте бәйсез Украинага каршы басып алучы, җинаятчел сугыш алып бара. Әлеге канлы сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 17663 кеше һәлак булган. Бу рәсми расланган мәгълүмат. Чынлыкта үлгән, хәбәрсез югалган һәм авыр яраланган кешеләр саны берничә тапкыр күбрәк. Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу гамәлне татарларга, башкортларга һәм башка халыкларга каршы геноцид дип бәяли. Кызганычка каршы, бу коточкыч геноцид көчәя. Русия хакимияте Украинадагы канлы сугышны дәвам итә...

Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу кинемотографистларны нәмзәтләр исеменә кертүне Тукаебызны, татар халкын мыскыл итү дип бәяли. Бу нәмзәтне тәкъдим итеп, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе Тукайга хыянәт итте. Оят бу, хурлык! Татарларны бөтен дөньяга сатлык җан, милли горурлыгы булмаган мескен халык итеп күрсәтү!”, диелә белдерүдә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💯74
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ, Израил һәм Иран ике атнага утны туктату турында килешкән. Әлеге килешү Иранның Һормуз бугазын ачуыннан соң үз көченә керәчәк. АКШ президенты Доналд Трамп шулай ук АКШның Ираннан ун пункттан торган тәкъдим алганын белдерде һәм аны «сөйләшүләр өчен нигез» дип бәяләде. Килешү турында беренчеләрдән булып Доналд Трамп үзенең Truth Social социаль челтәрендә язды.

🔸АКШ белән Иран утны туктату турында килешкәннән соң нефть бәяләре аска тәгәрәде. Brent нефтенең бер мичкәсе март азагыннан беренче тапкыр 94 долларга төште.

🔸Запорожьега Русия армиясенең һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган. Бу хакта өлкә хәрби хакимияте хәбәр итә.

🔸31 мартта "Түбән Кама нефтехим" ширкәтендәге шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше һәлак булды. Шәһәр җитәкчесе Радмир Беляев үзенең Телеграм-каналында һәлак булучыларның исемнәрен чыгарды. Аның әйтүенчә, эзләү эшләре тәмамланган.

🔸Уфада этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары арткан. "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, бер атнада 14 кеше зыян күргән, шуның дүртесе - балалар.

@azatliqradiosi
Көн язмасы: АКШ һәм Иран ике атнага утны туктатуга килеште

Пакъстан арадашчылыгы белән АКШ һәм Иран ике атнага сугышны туктатып тору турында килеште. Бу адым ике якка да чигенеп, тынычлык килешүе турында сөйләшүләр алып бару өчен вакыт бирә.

7 апрель иртәсендә "әгәр килешүгә ирешелмәсә, бүген төнлә бөтен бер цивилизация һәлак булачак" дип язган Трамп, соңрак социаль челтәрдәге язмасында Тәһраннан 10 пункттан торган тәкъдим алганын һәм аны "сөйләшүләр өчен яраклы нигез" дип санавын белдерде.

Ирандагы абруйлы Ислам инкыйлаб сакчылары корпусы (IRGC) белән якын торучы Tasnim агентлыгы да, ике як арасында "билгеле шартлар нигезендә" утны туктату килешүе "урнаштырылды" дип раслады.

"Әгәр утны туктату сакланса, ул киләчәктәге каршылыклардан чыгу юлы булырга мөмкин. Бу мәгънәдә киеренкелек — хәтта аның куркынычы гына да — бүгенге киеренкелекне киметүгә китергән булырга мөмкин", — диде АКШ администрациясенең элекке вәкиле, Polaris National Security җитәкчесе Кэйл Браун.

АКШ Сенатының тышкы мөнәсәбәтләр комитетындагы демократ сенатор Дҗинн Шахин бу вакытлыча утны туктатуны хуплавын белдерде, әмма сугыш нәтиҗәләре борчылу тудыра, дип өстәде. Ул нефть бәяләренең кискен артуын, дөнья икътисадына "гаять зур зыян" килүен һәм 13 американ хәрбинең һәлак булуын искә алды.

Трамп хакимиятендәге югары дәрәҗәле вәкилләр бу килешүне "җиңү" дип атады. Әмма United Against Nuclear Iran оешмасының сәясәт мөдире Джейсон Бродский аны "тактик тәнәфес" дип бәяләде — АКШ Иранның килешүне үтәячәген тикшереп карар өчен вакыт отарга тели, диде ул.

👉Тулырак 👉 монда укыгыз:
👍1
Башкортстанда табиблар һәм югары уку йорты хезмәткәрләренең кискен кимүе күзәтелә

Республика парламенты депутаты һәм икътисадчы Рөстәм Ахунов үз блогында “Равенство.Медиа” тикшеренүенә таянып, Башкортстандагы дәүләт һәм бюджет оешмаларында медицина хезмәткәрләре саны 32,4%ка кимүен хәбәр итте. 2024 ел башына тармакта ким дигәндә 50 мең белгеч калган.

Югары белем өлкәсендә 2013 елдан 2025 елга кадәр төбәкнең дәүләт югары уку йортлары хезмәткәрләре саны 39%ка кимегән. Укытучылар һәм югары уку йорты хезмәткәрләре саны 16 627 кешедән 10 167 кешегә кадәр төшкән.

Экспертлар бу күрсәткечләрне бюджет өлкәсен озак вакыт оптимизацияләү, шулай ук түбән хезмәт хакы һәм эш күплеге сәбәпле белгечләрнең шәхси эшкә яки башка төбәкләргә китүе белән аңлата.

Татарстанда сәламәтлек саклау системасында табиблар белән тәэмин ителеш 71% тәшкил итә. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы авыл җирләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларына (ФАП) эшкә күчеп килергә әзер табибларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм түләүне планлаштыра. Бу хакта дүшәмбе көнне сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, түләүләр 2026 елның 1 гыйнварыннан башлап авыл җирендә эшли башлаган чит төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән килгән табибларга каралган. Барлыгы 569 белгечне җәлеп итү планлаштырыла. Әлеге програм Татарстанда теркәлгән табибларга кагылмаячак.

@azatliqradiosi
👎2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда иртән тоткарланган республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйковага чикләү чарасы Мәскәүдә билгеләнәчәк. "Интерфакс" хокук саклау оешмаларына сылтанып язуынча, Шәфыйкованы Мәскәүгә алып китәчәкләр Әминә Шәфыйкованы 18 февраль көнне иртән өендә…
Мәхкәмә Башкортстанның мәдәният министрын СИЗОда калдырды

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе 2026 елның 8 апрелендә Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырды — Башкортстанның элекке мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы сак астында тоту чарасы гамәлдә калды.

Шәфыйкова 18 февральдә кулга алынды һәм Мәскәүгә китерелде. Аны зур күләмдә акча үзләштерүдә һәм ришвәт алуда гаеплиләр.
👏3😁1
Илсур Метшин Казанда фатир алу өчен акчаны күбрәк эшләргә киңәш иткән

Мәктәп укучылары белән очрашуда шәһәр башлыгына Казанда торакның кыйммәт булуына, күпләргә фатир арендаларга туры килүе турында зарланганнар.

Метшин җавабында Казанның (һәм гомумән Татарстанның) Идел буе федераль бүлгесендә хезмәт хаклары үсеше һәм дәрәҗәсе ягыннан лидер булуын әйткән. Аның сүзләренчә, эшче һөнәрләргә дә, башка белгечлекләргә дә кадрлар җитми.

«Шуңа күрә иң яхшылардан булыгыз, лаеклы хезмәт хакы алыгыз. Ә торак бәяләренең югары булуы — ул сез әйткәнчә генә гади мәсьәлә түгел, күпкырлырак», — дигән ул.

Мэр шулай ук 1987 елда имтиханнар тапшырырга дип Казанга килүен искә алган. Ул вакытта аның шәһәрдә бер танышы да, туганы да булмаган, әмма алты ел эчендә Латыш Укчылары урамында фатир алырлык акча эшләвен дә әйткән.
🤡6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына - алгы сызык Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәрләренә" җыю бара. Бу кампания Татарстан һәм Башкортстан уку йортларына да килеп җитте. Студентларны җәлеп итү…
Русия саклану министрлыгы дрон гаскәрләре белән контракт төзегән студентларны үзләре теләгәндә җибәрергә мәҗбүр түгеллеген раслаган.

Юрист Артём Клыга министрлыктан студентлар белән төзелгән килешүләр турындагы сорауларына җавап алган.

📌Министрлык вәкиле имзалаган хатта әйтелгәнчә, әлеге контракт «гадәти хәрби хезмәт контрактынанна аерыла» һәм мобилизация, хәрби хәл яки сугыш чорында хезмәттән китү мөмкинлеген күздә тота дип белдерелә.

📌Шул ук вакытта министрлык вәкиле 2023 елның 3 августындагы Владимир Путин фәрманына таяна. Әлеге фәрман нигезендә хәрбинең хезмәттән азат ителүе — мәҗбүри әйбер түгел, ә командование хокукы гына, һәм ул бары «аерым очракларда» гына кулланыла.

Клыга әйтүенчә, мәхкәмә практикасы һәм хәрби юристлар тәҗрибәсе дә нәкъ менә шушы аңлатманы раслый.

Юрист сүз чынлыкта Русия саклану министрлыгы белән төзелә торган гадәти, вакыт белән чикләнмәгән контракт турында бара дигән нәтиҗәгә килгән.

▪️Русия югары уку йортлары һәм көллиятләре җитәкчелеге студентларны Украинадагы сугышка җибәрү өчен киңкүләм агитация һәм басым кампаниясе алып бара. Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков югары уку йортларында укучыларның кимендә 2 процентын армиягә җибәрүне таләп иткән. «Гроза» исәпләвенчә, мондый агитация кимендә 269 вуз һәм көллияттә бара.
🤬4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина дроны һөҗүме нәтиҗәсендә Краснодар өлкәсе кешесе һәлак булган, дип белдерә губернатор. Astra мәгълүматларына караганда, һөҗүм «Крымская» нефть кудыру станциясенә ясалган, анда янгын чыккан.

🔸Иран парламенты рәисе Мөхәммәт Багер Галибаф АКШны килешүнең өч шартын бозуда гаепләде. Алар — Лүбнәнгә һөҗүмнәр, Иранга дрон үтеп керүе һәм Тәһранның уран баету хокукын кире кагу. Аның сүзләренчә, бу хәлләр сөйләшүләрне дә, вакытлыча утны туктатуны да мәгънәсез итә.

🔸АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс журналистларга белдергәнчә, Лүбнән утны туктату килешүенә кермәгән. Моңа кадәр Иран, Израилнең Лүбнәндәге «Хизбулла» объектларына һөҗүмнәреннән соң, Һормуз бугазын яңадан ябуын белдергән иде.

🔸Франция президенты Эмманюэль Макрон утны туктатып тору килешүенә Лүбнәнне дә кертергә чакырды.

🔸НАТО баш секретаре Марк Рютте CNN эфирында Доналд Трамп белән очрашудан соң, аның альянстан чыгу турында әйтү-әйтмәве хакындагы сорауга туры җавап бирмәде.

🔸Хакасиядә дала янгыннары авылларга якыная, диде вице-губернатор Дмитрий Бученик. Атна ахырына кадәр төбәктә көчле җил көтелә.
Яңа Кырлайда Тукай музеен төзекләндерүгә 13,6 миллион сум бүлеп биреләчәк

Акча республика бюджетыннан бүленәчәк.

Моңа кадәр Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Яңа Кырлайда 30 миллион сумга яңа экспозиция булдыруга бәйге игълан ителгән иде.

2025 елның августында Яңа Кырлай авылында Тукай музееннан Сәгъди йортына кадәр Ия елгасы яры буйлап сузылган "Тукай эзләре буйлап" туристик маршрутын төзекләндерүгә 86,8 миллион сум юнәлтеләчәге билгеле булган иде. Әмма февраль аенда дәүләт экспертизасының баш идарәсе әлеге маршрут территориясен төзекләндерү проектына тискәре бәяләмә бирде.

Быел Тукай бүләге 25 апрельдә Кырлайда тапшырылачак.

👉Тулырак монды укыгыз: https://smarturl.click/VRAa4
🤔1
ФСБ Читада Радио Свободаның элекке хезмәткәрен дәүләткә хыянәт эше нигезендә тоткарлау турында хәбәр итте

Ирнең исеме ачыкланмый, ул кулга алынган.

Махсус хезмәт белдерүендә әйтелгәнчә, тоткарланучы элек «Азат Европа/Азатлык Радиосы»ның штаттан тыш хәбәрчесе булган. Аңа Украина иминлек хезмәте (СБУ) белән хезмәттәшлек итү гаебе тагыла — имеш, ул Telegram аша төрле объектлар турында украиннарга мәгълүмат тапшырган.

1 апрельдә «Чита.ру» басмасы дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп бер кешенең тоткарлануын язган иде.

Басма мәгълүматларына караганда, сүз Александр А. турында бара. Ул 2014 елда «Көнбатыш сайлау» фиркасенең җирле бүлекчәсен җитәкләгән һәм төрле елларда «Каспаров.ру» белән «МБХ медиа» басмаларында эшләгән.

«Сибирский Экспресс» Telegram-каналы язганча, тоткарланган кеше журналист Александр Андреев булырга мөмкин.

Андреев 2010нчы елларның беренче яртысында «Радио Свобода» белән штаттан тыш хәбәрче буларак хезмәттәшлек иткән. Аерым алганда, ул «Корреспондентский час» тапшыруы өчен сюжетлар әзерләгән.
❗️ Грециядә Литвада ике кешене үтерү әзерләүдә шикләнелгән ирне тоткарлаганнар. Башкорт активисты Руслан Габбасов үтерелергә тиеш кешеләрнең берсе мин идем дип белдерде.

Бүген Европа матбугат чаралары Литвада сыену алган 46 яшьлек Русия активисты һәм Кремльгә каршы чыгышлары белән билгеле сәяси киңәшчене үтерүне оештыруда катнашкан ирнең тоткарлануы турында хәбәр чыгарды.

Литвада яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов үтерелергә тиеш кешеләрнең берсе мин идем дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу былтыр, Литва бәйсезлеге көнен бәйрәм иткән вакытта булган. Габбасов мине балам һәм хатыным белән өйгә кайтып барганда үтермәкче булганнар дип сөйләде үзенең каналларында.

Тикшерү мәнфәгатьләрендә бу хакта дәшми торганнар.

“Русия хакимиятләре башта мине ничек тә Русиягә кайтарырга тырышты. Моның өчен төрле ысуллар кулландылар, туганымны тоткарлап, әгәр кайтсам, аны азат итәргә вәгъдә бирделәр. Болар килеп чыкмагач, чекистлар катырак гамәл кылырга хәл иткән», ди ул.


Тоткарланган иргә 55 яшь диелә. Ул 10 февральдә тоткарланган, дип хәбәр итә Delfi. Voria басмасы мәгълүматына караганда, ул — Грузиядән чыккан этник грек.

Салоники мәхкәмәсе аны Литвага экстрадицияләүне рөхсәт иткән, әмма ир Греция Югары мәхкәмәсенә шикаять биргән. Ул үз гаебен кире кага һәм Литвада аның тормышына куркыныч яный дип белдерә.

Эштә барлыгы җиде кеше катнаша: Греция, Русия, Грузия, Украина, Беларус һәм Литва ватандашлары. Алар 2025 елның 12 мартында тоткарланган, дип яза Delfi.

Журналистлар мәгълүматына караганда, җинаятьнең «төп оештыручылары» кулга алынмаган. Төп фигурантларның берсе Русия һәм Греция ватандашлыгына ия һәм хәзер Германиядә яши, дип хәбәр итә Voria.
😱32🤡2
Уфада Жириновский исемендәге урам пәйда булырга мөмкин

Уфа мэриясе икенче тапкыр уздырган сораштыруда катнашучылар шәһәрдәге урамга 2022 елның апрелендә вафат булган сәясәтче Владимир Жириновский исемен бирүне яклап чыккан. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы хәбәр итә.

Жириновский исемен бирүне 2761 кеше хуплаган, 1901 кеше каршы булган.

Элегрәк «Гражданский Союз — Уфа» сәүдәгә корылмаган оешма (НКО) вәкилләре тавыш бирү барышындагы сәер үзгәрешкә игътибар иткән иде.

Аларның мәгълүматларынчв, атна дәвамында урамга исем бирүне «яклап» килүчеләр даими рәвештә 200 тавышка калышып килгән. Әмма соңгы төн эчендә хәл кискен үзгәргән: әлеге инициативага өстәмә рәвештә 800дән артык тавыш өстәлгән. Сораштыру 1 апрельгә кадәр дәвам итте.

Аңа кадәр сораштыру декабрьдә узган иде. Анда катнашучыларның яртысыннан күбрәге каршы тавыш бирде. Тавыш бирүдә 1 500дән артык кеше катнашты. Урамны Жириновский исемендә атауны 749 кеше хуплады, ә 786 кеше каршы чыкты.

Шуннан мэрия «Госуслуги» аша икенче сораштыру башлады.

Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады.

1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.

@azatliqradiosi
🤮7👎3
Быел башкорт теленнән халыкара диктант 17 апрельдә узачак.

Аны быел да "төньяк-көнбатыш диалект"та язалар. Белгечләр чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә.

Тулырак бу хакта язманы укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡7🤬41😱1
❗️Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Казанда кисәтү тавышлары яңгырый.

Казан һава аланы вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми.

@azatliqradiosi
😢5🔥1🎉1