Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чит илдә дә татар рухы: АКШта хоккей Татарстан байрагы астында узды Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды 🏒
Бу хакта видеоны карап узарга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi

❤19🔥5🥰2🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Пермь өлкәсенең Добрянка шәһәрендә 9нчы сыйныфның 17 яшьлек укучысы укытучы хатын-кызга пычак белән һөҗүм иткән, дип хәбәр иткән төбәк башлыгы Дмитрий Махонин. Укытучы хастаханәдә үлгән. Һөҗүм итүче тоткарланган.
🔸“Түбән Кама нефтехим” ширкәте шартлау нәтиҗәсендә 12 кешенең һәлак булуын раслады. Ширкәт җирлегендә эзләү эшләре тәмамланган.
🔸Днепропетровски өлкәсендә Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә 11 яшьлек малай һәлак булган, дип хәбәр иткән өлкә администрациясе башлыгы Александр Ганжа.
🔸Владимир өлкәсендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә җиде яшьлек малай һәм аның әти-әнисе һәлак булган, дип хәбәр иткән губернатор Александр Авдеев.
🔸Украина пилотсыз очкычлары Воронеж өлкәсенә һөҗүм иткән, бер кеше зыян күргән, дип белдергән төбәк губернаторы Александр Гусев. Astra мәгълүматына караганда, дроннар “Минудобрения” ширкәтенә һөҗүм иткән, әзер продукция саклау урынында янгын чыккан.

❤1👏1
Грозный мәхкәмәсе «Ичкерия Чечня республикасын» «террорчы» оешма дип таныды һәм Русиядә тыйды
Грозныйның Шәйх-Мансур исемендәге мәхкәмәсе «Ичкерия Чечня республикасын» «террорчы» оешма дип танып, аның Русиядәге эшчәнлеген, шулай ук Европаның 14 илендәге 29 бүлеген тыйды, дип хәбәр итте ФСБның җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге.
ФСБ мәгълүматларына караганда, танылмаган Ичкерия җитәкчесе итеп Әхмәт Закаев атала. 2002 елдан Британиядә эмиграциядә яши.
ФСБ белдергәнчә, «махсус хәрби операция» башланганнан бирле «Ичкерия Чечня республикасы» әгъзалары Украина Кораллы көчләрендә «Русия армиясенә каршы» катнаша, шулай ук Белгород һәм Курски өлкәләрендә имеш «диверсия-террор» чараларында катнашкан.
«Ичкерия Чечня республикасына» катнашы булган яки аңа ярдәм иткән барлык кешеләр ачыкланачак һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип белдерделәр ФСБда.
2022 елда, Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Чечня башлыгы Әхмәт Закаевны үтерергә ачыктан-ачык чакырды һәм моның өчен республикада бай тормыш вәгъдә итте. Украина ягында Ичкерия тарафдарларыннан торган берничә бүлекчә сугыша.
Март аенда Закаевны Русия махсус хезмәтләренең 795нче үзәге дип аталган яңа яшерен бүлеге үтерергә теләве билгеле булды. Лондонда аның туганнарын урламакчы булганнар, ләкин максатларына ирешмәгәннәр. Оператив хезмәткәрләрнең берсе Колумбиядә кулга алынган.
Ичкерия Чечня республикасы 1991 елда бәйсезлеген игълан итте, беренче президенты булып Җохар Дудаев торды. 1994 елда Русия бу җирләргә гаскәр кертте, ике еллык сугыштан соң Хәсәвйорт килешүләре имзаланды һәм Русия гаскәрләре Ичкериядән чыгарылды. Әмма 1999 елда Русия “контртеррор операциясе” дип аталган хәрби гамәлләрне башлады.

❤1🔥1🖕1
«Артемида II» миссиясе Ай тирәли очышны уңышлы тәмамлады
Orion галәм корабы Ай артына узганда, 40 минутка элемтәне югалтып алды. Айның артына очкан вакытта астронавтлар фотосурәтләр төшергән һәм рельеф үзенчәлекләрен язып алган.
Аннары NASA элемтәне торгызды, һәм астронавтларга Доналд Трамп шалтыратты. «Сез тарихка кердегез һәм бөтен Американы чын-чынлап горурландырдыгыз», — диде ул.
Сәгать 04:35тә экипаж Айны күзәтү этабын тәмамлап, Җиргә кайтуга кереште.
Соңгы ярты гасырдан артык вакыт эчендә бу — кешеләрнең Айга таба беренче сәфәре.
Корабта дүрт астронавт: америкалы Грегори Уайсмен, Виктор Гловер, Кристина Кук һәм канадалы Джереми Хансен.
Кристина Кук — Җир тирәли орбитадан читкә чыккан беренче хатын-кыз булды.
Әлеге очыш вакытында экипаж Айга төшмәде, кешеләрне анда төшерү 2028 елга билгеләнгән.

🔥2❤1👍1
Тукай бүләге быел Яңа Кырлайда тапшырыла
Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләге — Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең Арча районының Яңа Кырлай авылында, татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән урында тапшыру ниятләнә. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итте. Тантана Тукайның туган көне — 26 апрельдә түгел, ә бер көн алдан, 25 апрельдә узачак.
Шул ук көнне Яңа Кырлайда реконструкциядән соң шагыйрьнең дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы да яңадан ачылачак.
Тукай бүләге 1958 елдан бирле җәмәгатьчелек тарафыннан танылган һәм «милли һәм гомумроссия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән» әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен тапшырыла.
Сүз югары һөнәри осталыкка ия, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торган әсәрләр турында бара. Узган ел бу премия Казандагы Камал театрының яңа бинасында тапшырылган иде.

🤯3🥱1
Истанбулда Израил консуллыгы янында атышта ике кеше һәлак булган
Истанбулның Бешикташ районында Израил консуллыгы урнашкан бина янында атышта ике кеше һәлак булган. Ике полиция хезмәткәре яраланган, дип хәбәр итә Hürriyet.
Газета язуынча, бинаның консуллык урнашкан катына өч кеше бәреп керергә тырышкан. Аларның икесендә озын көпшәле корал булган. Сак хезмәткәрләре һәм полиция алар белән атышкан. Нәтиҗәдә ике һөҗүмче үтерелгән, өченчесе яраланган һәм тоткарланган.
Төркия иминлек көчләренең беренчел мәгълүматларына караганда, һөҗүмчеләр Израил дипломатик миссиясе хезмәткәрләренә атарга тырышкан.
The Jerusalem Post үз чыганагына сылтанып язуынча, консуллык инде ике елдан артык ябулы, һәм атыш вакытында анда хезмәткәрләр булмавы ихтимал.
Районга өстәмә полиция көчләре җәлеп ителгән. Төркиянең юстиция министры Акын Гөрлек тикшерү башлануы турында хәбәр иткән. Израил тышкы эшләр министрлыгы да булган хәл турында мәгълүматны тикшерә.

Финляндия башкаласы Һелсинкидагы татар мәхәлләсендә беренче тапкыр Казакъстаннан баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы булып китте.
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз. Төп мәгълүматны исә рәсемнәрдә җыйдык.
@azatliqradiosi
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз. Төп мәгълүматны исә рәсемнәрдә җыйдык.
@azatliqradiosi
❤2😁2❤🔥1🥱1
Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Русиянең Украинадагы баскын сугышы турында документаль фильмнары өчен Кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итүне татар халкын мыскыл итү дип саный.
Бу хакта БТИҮ белдерү белән чыкты
"Җәмәгать, бишенче ел инде Русия дәүләте бәйсез Украинага каршы басып алучы, җинаятчел сугыш алып бара. Әлеге канлы сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 17663 кеше һәлак булган. Бу рәсми расланган мәгълүмат. Чынлыкта үлгән, хәбәрсез югалган һәм авыр яраланган кешеләр саны берничә тапкыр күбрәк. Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу гамәлне татарларга, башкортларга һәм башка халыкларга каршы геноцид дип бәяли. Кызганычка каршы, бу коточкыч геноцид көчәя. Русия хакимияте Украинадагы канлы сугышны дәвам итә...
Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу кинемотографистларны нәмзәтләр исеменә кертүне Тукаебызны, татар халкын мыскыл итү дип бәяли. Бу нәмзәтне тәкъдим итеп, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе Тукайга хыянәт итте. Оят бу, хурлык! Татарларны бөтен дөньяга сатлык җан, милли горурлыгы булмаган мескен халык итеп күрсәтү!”, диелә белдерүдә.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
БТИҮ сугыш турында документаль фильнары өчен Кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итүгә каршы
Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерү белән чыкты
💯7❤4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ, Израил һәм Иран ике атнага утны туктату турында килешкән. Әлеге килешү Иранның Һормуз бугазын ачуыннан соң үз көченә керәчәк. АКШ президенты Доналд Трамп шулай ук АКШның Ираннан ун пункттан торган тәкъдим алганын белдерде һәм аны «сөйләшүләр өчен нигез» дип бәяләде. Килешү турында беренчеләрдән булып Доналд Трамп үзенең Truth Social социаль челтәрендә язды.
🔸АКШ белән Иран утны туктату турында килешкәннән соң нефть бәяләре аска тәгәрәде. Brent нефтенең бер мичкәсе март азагыннан беренче тапкыр 94 долларга төште.
🔸Запорожьега Русия армиясенең һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган. Бу хакта өлкә хәрби хакимияте хәбәр итә.
🔸31 мартта "Түбән Кама нефтехим" ширкәтендәге шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше һәлак булды. Шәһәр җитәкчесе Радмир Беляев үзенең Телеграм-каналында һәлак булучыларның исемнәрен чыгарды. Аның әйтүенчә, эзләү эшләре тәмамланган.
🔸Уфада этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары арткан. "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, бер атнада 14 кеше зыян күргән, шуның дүртесе - балалар.

Көн язмасы: АКШ һәм Иран ике атнага утны туктатуга килеште
Пакъстан арадашчылыгы белән АКШ һәм Иран ике атнага сугышны туктатып тору турында килеште. Бу адым ике якка да чигенеп, тынычлык килешүе турында сөйләшүләр алып бару өчен вакыт бирә.
7 апрель иртәсендә "әгәр килешүгә ирешелмәсә, бүген төнлә бөтен бер цивилизация һәлак булачак" дип язган Трамп, соңрак социаль челтәрдәге язмасында Тәһраннан 10 пункттан торган тәкъдим алганын һәм аны "сөйләшүләр өчен яраклы нигез" дип санавын белдерде.
Ирандагы абруйлы Ислам инкыйлаб сакчылары корпусы (IRGC) белән якын торучы Tasnim агентлыгы да, ике як арасында "билгеле шартлар нигезендә" утны туктату килешүе "урнаштырылды" дип раслады.
"Әгәр утны туктату сакланса, ул киләчәктәге каршылыклардан чыгу юлы булырга мөмкин. Бу мәгънәдә киеренкелек — хәтта аның куркынычы гына да — бүгенге киеренкелекне киметүгә китергән булырга мөмкин", — диде АКШ администрациясенең элекке вәкиле, Polaris National Security җитәкчесе Кэйл Браун.
АКШ Сенатының тышкы мөнәсәбәтләр комитетындагы демократ сенатор Дҗинн Шахин бу вакытлыча утны туктатуны хуплавын белдерде, әмма сугыш нәтиҗәләре борчылу тудыра, дип өстәде. Ул нефть бәяләренең кискен артуын, дөнья икътисадына "гаять зур зыян" килүен һәм 13 американ хәрбинең һәлак булуын искә алды.
Трамп хакимиятендәге югары дәрәҗәле вәкилләр бу килешүне "җиңү" дип атады. Әмма United Against Nuclear Iran оешмасының сәясәт мөдире Джейсон Бродский аны "тактик тәнәфес" дип бәяләде — АКШ Иранның килешүне үтәячәген тикшереп карар өчен вакыт отарга тели, диде ул.
👉Тулырак 👉 монда укыгыз:

АКШ һәм Иран ике атнага утны туктатуга килеште
Пакъстан арадашчылыгы белән АКШ һәм Иран ике атнага сугышны туктатып тору турында килеште. Бу адым ике якка да чигенеп, тынычлык килешүе турында сөйләшүләр алып бару өчен вакыт бирә.
👍1
Башкортстанда табиблар һәм югары уку йорты хезмәткәрләренең кискен кимүе күзәтелә
Республика парламенты депутаты һәм икътисадчы Рөстәм Ахунов үз блогында “Равенство.Медиа” тикшеренүенә таянып, Башкортстандагы дәүләт һәм бюджет оешмаларында медицина хезмәткәрләре саны 32,4%ка кимүен хәбәр итте. 2024 ел башына тармакта ким дигәндә 50 мең белгеч калган.
Югары белем өлкәсендә 2013 елдан 2025 елга кадәр төбәкнең дәүләт югары уку йортлары хезмәткәрләре саны 39%ка кимегән. Укытучылар һәм югары уку йорты хезмәткәрләре саны 16 627 кешедән 10 167 кешегә кадәр төшкән.
Экспертлар бу күрсәткечләрне бюджет өлкәсен озак вакыт оптимизацияләү, шулай ук түбән хезмәт хакы һәм эш күплеге сәбәпле белгечләрнең шәхси эшкә яки башка төбәкләргә китүе белән аңлата.
Татарстанда сәламәтлек саклау системасында табиблар белән тәэмин ителеш 71% тәшкил итә. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы авыл җирләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларына (ФАП) эшкә күчеп килергә әзер табибларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм түләүне планлаштыра. Бу хакта дүшәмбе көнне сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, түләүләр 2026 елның 1 гыйнварыннан башлап авыл җирендә эшли башлаган чит төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән килгән табибларга каралган. Барлыгы 569 белгечне җәлеп итү планлаштырыла. Әлеге програм Татарстанда теркәлгән табибларга кагылмаячак.

👎2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда иртән тоткарланган республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйковага чикләү чарасы Мәскәүдә билгеләнәчәк. "Интерфакс" хокук саклау оешмаларына сылтанып язуынча, Шәфыйкованы Мәскәүгә алып китәчәкләр Әминә Шәфыйкованы 18 февраль көнне иртән өендә…
Мәхкәмә Башкортстанның мәдәният министрын СИЗОда калдырды
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе 2026 елның 8 апрелендә Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырды — Башкортстанның элекке мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы сак астында тоту чарасы гамәлдә калды.
Шәфыйкова 18 февральдә кулга алынды һәм Мәскәүгә китерелде. Аны зур күләмдә акча үзләштерүдә һәм ришвәт алуда гаеплиләр.

👏3😁1
Илсур Метшин Казанда фатир алу өчен акчаны күбрәк эшләргә киңәш иткән
Мәктәп укучылары белән очрашуда шәһәр башлыгына Казанда торакның кыйммәт булуына, күпләргә фатир арендаларга туры килүе турында зарланганнар.
Метшин җавабында Казанның (һәм гомумән Татарстанның) Идел буе федераль бүлгесендә хезмәт хаклары үсеше һәм дәрәҗәсе ягыннан лидер булуын әйткән. Аның сүзләренчә, эшче һөнәрләргә дә, башка белгечлекләргә дә кадрлар җитми.
«Шуңа күрә иң яхшылардан булыгыз, лаеклы хезмәт хакы алыгыз. Ә торак бәяләренең югары булуы — ул сез әйткәнчә генә гади мәсьәлә түгел, күпкырлырак», — дигән ул.
Мэр шулай ук 1987 елда имтиханнар тапшырырга дип Казанга килүен искә алган. Ул вакытта аның шәһәрдә бер танышы да, туганы да булмаган, әмма алты ел эчендә Латыш Укчылары урамында фатир алырлык акча эшләвен дә әйткән.

🤡6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына - алгы сызык Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәрләренә" җыю бара. Бу кампания Татарстан һәм Башкортстан уку йортларына да килеп җитте. Студентларны җәлеп итү…
Русия саклану министрлыгы дрон гаскәрләре белән контракт төзегән студентларны үзләре теләгәндә җибәрергә мәҗбүр түгеллеген раслаган.
Юрист Артём Клыга министрлыктан студентлар белән төзелгән килешүләр турындагы сорауларына җавап алган.
📌Министрлык вәкиле имзалаган хатта әйтелгәнчә, әлеге контракт «гадәти хәрби хезмәт контрактынанна аерыла» һәм мобилизация, хәрби хәл яки сугыш чорында хезмәттән китү мөмкинлеген күздә тота дип белдерелә.
📌Шул ук вакытта министрлык вәкиле 2023 елның 3 августындагы Владимир Путин фәрманына таяна. Әлеге фәрман нигезендә хәрбинең хезмәттән азат ителүе — мәҗбүри әйбер түгел, ә командование хокукы гына, һәм ул бары «аерым очракларда» гына кулланыла.
Клыга әйтүенчә, мәхкәмә практикасы һәм хәрби юристлар тәҗрибәсе дә нәкъ менә шушы аңлатманы раслый.
Юрист сүз чынлыкта Русия саклану министрлыгы белән төзелә торган гадәти, вакыт белән чикләнмәгән контракт турында бара дигән нәтиҗәгә килгән.
▪️Русия югары уку йортлары һәм көллиятләре җитәкчелеге студентларны Украинадагы сугышка җибәрү өчен киңкүләм агитация һәм басым кампаниясе алып бара. Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков югары уку йортларында укучыларның кимендә 2 процентын армиягә җибәрүне таләп иткән. «Гроза» исәпләвенчә, мондый агитация кимендә 269 вуз һәм көллияттә бара.

🤬4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Украина дроны һөҗүме нәтиҗәсендә Краснодар өлкәсе кешесе һәлак булган, дип белдерә губернатор. Astra мәгълүматларына караганда, һөҗүм «Крымская» нефть кудыру станциясенә ясалган, анда янгын чыккан.
🔸Иран парламенты рәисе Мөхәммәт Багер Галибаф АКШны килешүнең өч шартын бозуда гаепләде. Алар — Лүбнәнгә һөҗүмнәр, Иранга дрон үтеп керүе һәм Тәһранның уран баету хокукын кире кагу. Аның сүзләренчә, бу хәлләр сөйләшүләрне дә, вакытлыча утны туктатуны да мәгънәсез итә.
🔸АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс журналистларга белдергәнчә, Лүбнән утны туктату килешүенә кермәгән. Моңа кадәр Иран, Израилнең Лүбнәндәге «Хизбулла» объектларына һөҗүмнәреннән соң, Һормуз бугазын яңадан ябуын белдергән иде.
🔸Франция президенты Эмманюэль Макрон утны туктатып тору килешүенә Лүбнәнне дә кертергә чакырды.
🔸НАТО баш секретаре Марк Рютте CNN эфирында Доналд Трамп белән очрашудан соң, аның альянстан чыгу турында әйтү-әйтмәве хакындагы сорауга туры җавап бирмәде.
🔸Хакасиядә дала янгыннары авылларга якыная, диде вице-губернатор Дмитрий Бученик. Атна ахырына кадәр төбәктә көчле җил көтелә.

Яңа Кырлайда Тукай музеен төзекләндерүгә 13,6 миллион сум бүлеп биреләчәк
Акча республика бюджетыннан бүленәчәк.
Моңа кадәр Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Яңа Кырлайда 30 миллион сумга яңа экспозиция булдыруга бәйге игълан ителгән иде.
2025 елның августында Яңа Кырлай авылында Тукай музееннан Сәгъди йортына кадәр Ия елгасы яры буйлап сузылган "Тукай эзләре буйлап" туристик маршрутын төзекләндерүгә 86,8 миллион сум юнәлтеләчәге билгеле булган иде. Әмма февраль аенда дәүләт экспертизасының баш идарәсе әлеге маршрут территориясен төзекләндерү проектына тискәре бәяләмә бирде.
Быел Тукай бүләге 25 апрельдә Кырлайда тапшырылачак.
👉Тулырак монды укыгыз: https://smarturl.click/VRAa4

Быел әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң абруйлы бүләк - Тукай бүләге дә анда тапшыралачак.
🤔1