Екатеринбур митрополиты Евгений мәктәптә югары сыйныфларда җәмгыять белемен (обществознание) православ дәресләре белән алыштырырга тәкъдим итте.
Бу хакта ул ОТВ җирле каналындагы "Акцент" тапшыруында белдерде.
Митрополит сүзләренчә, русияләрнең 75%ка якыны үзен "православие һәм христианлык" белән бәйли, шуңа аның фикеренчә, мәктәп укучылары "христиан дине нигезләрен" белергә тиеш.
▪️Билгеле булганча, 2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне кертелде. Шушы фән кысаларында укучылар тәкъдим ителгән алты юнәлештән – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләрен сайлый ала.
▪️Татарстанда укучыларга дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылган иде.
▪️Русиянең кайбер төбәкләрендә мөселман балаларына мәҗбүри рәвештә “Православ мәдәнияте нигезләре”нә кертәләр дигән мәгълүмат та булды.
@azatliqradiosi

👎7🤮2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстандагы экологик казада күпләп балык үлгән
Кырмыскалы районы Иске Кыешкы авылындагы күлдә күпләп балык үлүе турында @Ufa_rb хәбәр итә.
Балыкларның ни сәбәпле үлгәне билгеле түгел.
Бу хакта рәсми аңлатма әлегә юк.

🤯3😢2💔1
Башкортстанда өч студент кызны "армияне дискредитацияләү" өчен штрафка тартканнар
Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе өч студент кызны армияне "дискредитацияләү"дә гаепләп һәрберсен 30 мең сум штрафка тарткан. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат үзәгенә сылтама белән Идел.Реалии хәбәр итә.
Өч студентны җирле көллиятләрнең берсендә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүгә юнәлтелгән сүзләр булган видеоролик төшерү"дә гаепләгәннәр. Видео соңрак Telegram-каналларның берсендә чыккан.
Мәхкәмә карарында видеода студентларның төгәл нәрсә әйтүләре турында бәян ителми.
Кызларның өчесе дә гаебен таныган. Аларның адвокаты гаиләләренең "матди хәле авыр" булу сәбәпле, штрафны кисәтүгә алмаштырырга сораган булган.
Мәхкәмә штрафны кисәтү белән алыштыру өчен нигезләр «юк» дип белдергән, чөнки кылынган административ хокук бозуның эчтәлеге һәм аның җәмгыять өчен куркынычлык дәрәҗәсе югары дип бәяләнгән.
Кызларның исемнәре аталмый. "Idel.Реалии" мәхкәмә карары басылган сайт аша аларның исемнәрен ачыклаган, әмма иминлек сәбәпле аны таратмый.

🤬5
Чит илдә дә татар рухы: АКШта хоккей Татарстан байрагы астында узды
Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче такымда. Такымнар Канада белән АКШ татарлары итеп бүленмәгән, икесендә дә ике дәүләттә яшәүче татарлар булган. Ике капкачы һәм хөкемдар читтән чакырулы булган, алар — башка милләт кешеләре. Ике дәүләткә бүленеш дөрес булмас дип таптык, икесендә дә Америка белән Канадада яшәүче татарлар кушылмасы иде, диделәр Азатлыкка хоккейны оештыручылар. Ә оештыручылар — Tampa Tatar, Montreal Tatar, Tatars of Florida оешмалары.
Быел Татар хоккей уеннары сигезенче тапкыр узды.
Уен башланыр алдынан элеккеге гадәт белән Татарстан гимны яңгыраган. Аны аягүрә барысы да тыңлаган, җырлаган. Аннары такымнар бер-берсен сәламләгән, уен башланган. Уен арасындагы тәнәфесләрдә дә татар җырлары яңгыраган. Уенчылар ял итү вакытында җанатарлардан берсе бозга чыгып, Татарстан байрагын болгап йөргән, "Татарлар, алга!" дип кычкырган. Татарстандагы хоккей уеннарында мондый хәлләр булгалый, әмма анда андый кешеләрне тоткарлыйлар, куып чыгарырга да мөмкиннәр. Бу тәртип бозу дип санала, әмма АКШтагы Татар хоккеенда мондый хәл мәзәк буларак кына кабул ителгән. Җанатар куып чыгарылмады, дип сөйләде оештыручылар.
Татар хоккей матчы "Ак барс" такымының "Яшел барс"ны җиңүе белән тәмамланган. Алар 15:12 хисабы белән беренчелекне яулаган.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз, шунда ук фотогалереяны да карый аласыз.

Азатлык Радиосы
Чит илдә дә татар рухы: АКШта хоккей Татарстан байрагы астында узды
Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче такымда. Такымнар Канада белән АКШ татарлары итеп бүленмәгән, икесендә…
❤11🥰1🤩1🥴1
❗️"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендәге шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 11 кешегә җитте
Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тагын бер кешене эзләү дәвам итә.
Казан, Түбән Кама, Мәскәү хастаханәләрендә 25 кеше кала.
31 март көнне ширкәттә шартлау булды, шуннан соң көчле янгын чыкты.
Әлеге фаҗига янгын җиһазларның герметиклыгы бозылу нәтиҗәләрен бетерү вакытында газ катнашмасы кабынып китү аркасында килеп чыккан диелде.
#Татарстан

😢7🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чит илдә дә татар рухы: АКШта хоккей Татарстан байрагы астында узды Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды 🏒
Бу хакта видеоны карап узарга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
Бу хакта видеоны карап узарга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
❤19🔥5🥰2🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Пермь өлкәсенең Добрянка шәһәрендә 9нчы сыйныфның 17 яшьлек укучысы укытучы хатын-кызга пычак белән һөҗүм иткән, дип хәбәр иткән төбәк башлыгы Дмитрий Махонин. Укытучы хастаханәдә үлгән. Һөҗүм итүче тоткарланган.
🔸“Түбән Кама нефтехим” ширкәте шартлау нәтиҗәсендә 12 кешенең һәлак булуын раслады. Ширкәт җирлегендә эзләү эшләре тәмамланган.
🔸Днепропетровски өлкәсендә Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә 11 яшьлек малай һәлак булган, дип хәбәр иткән өлкә администрациясе башлыгы Александр Ганжа.
🔸Владимир өлкәсендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә җиде яшьлек малай һәм аның әти-әнисе һәлак булган, дип хәбәр иткән губернатор Александр Авдеев.
🔸Украина пилотсыз очкычлары Воронеж өлкәсенә һөҗүм иткән, бер кеше зыян күргән, дип белдергән төбәк губернаторы Александр Гусев. Astra мәгълүматына караганда, дроннар “Минудобрения” ширкәтенә һөҗүм иткән, әзер продукция саклау урынында янгын чыккан.

❤1👏1
Грозный мәхкәмәсе «Ичкерия Чечня республикасын» «террорчы» оешма дип таныды һәм Русиядә тыйды
Грозныйның Шәйх-Мансур исемендәге мәхкәмәсе «Ичкерия Чечня республикасын» «террорчы» оешма дип танып, аның Русиядәге эшчәнлеген, шулай ук Европаның 14 илендәге 29 бүлеген тыйды, дип хәбәр итте ФСБның җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге.
ФСБ мәгълүматларына караганда, танылмаган Ичкерия җитәкчесе итеп Әхмәт Закаев атала. 2002 елдан Британиядә эмиграциядә яши.
ФСБ белдергәнчә, «махсус хәрби операция» башланганнан бирле «Ичкерия Чечня республикасы» әгъзалары Украина Кораллы көчләрендә «Русия армиясенә каршы» катнаша, шулай ук Белгород һәм Курски өлкәләрендә имеш «диверсия-террор» чараларында катнашкан.
«Ичкерия Чечня республикасына» катнашы булган яки аңа ярдәм иткән барлык кешеләр ачыкланачак һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип белдерделәр ФСБда.
2022 елда, Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Чечня башлыгы Әхмәт Закаевны үтерергә ачыктан-ачык чакырды һәм моның өчен республикада бай тормыш вәгъдә итте. Украина ягында Ичкерия тарафдарларыннан торган берничә бүлекчә сугыша.
Март аенда Закаевны Русия махсус хезмәтләренең 795нче үзәге дип аталган яңа яшерен бүлеге үтерергә теләве билгеле булды. Лондонда аның туганнарын урламакчы булганнар, ләкин максатларына ирешмәгәннәр. Оператив хезмәткәрләрнең берсе Колумбиядә кулга алынган.
Ичкерия Чечня республикасы 1991 елда бәйсезлеген игълан итте, беренче президенты булып Җохар Дудаев торды. 1994 елда Русия бу җирләргә гаскәр кертте, ике еллык сугыштан соң Хәсәвйорт килешүләре имзаланды һәм Русия гаскәрләре Ичкериядән чыгарылды. Әмма 1999 елда Русия “контртеррор операциясе” дип аталган хәрби гамәлләрне башлады.

❤1🔥1🖕1
«Артемида II» миссиясе Ай тирәли очышны уңышлы тәмамлады
Orion галәм корабы Ай артына узганда, 40 минутка элемтәне югалтып алды. Айның артына очкан вакытта астронавтлар фотосурәтләр төшергән һәм рельеф үзенчәлекләрен язып алган.
Аннары NASA элемтәне торгызды, һәм астронавтларга Доналд Трамп шалтыратты. «Сез тарихка кердегез һәм бөтен Американы чын-чынлап горурландырдыгыз», — диде ул.
Сәгать 04:35тә экипаж Айны күзәтү этабын тәмамлап, Җиргә кайтуга кереште.
Соңгы ярты гасырдан артык вакыт эчендә бу — кешеләрнең Айга таба беренче сәфәре.
Корабта дүрт астронавт: америкалы Грегори Уайсмен, Виктор Гловер, Кристина Кук һәм канадалы Джереми Хансен.
Кристина Кук — Җир тирәли орбитадан читкә чыккан беренче хатын-кыз булды.
Әлеге очыш вакытында экипаж Айга төшмәде, кешеләрне анда төшерү 2028 елга билгеләнгән.

🔥2👍1
Тукай бүләге быел Яңа Кырлайда тапшырыла
Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләге — Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең Арча районының Яңа Кырлай авылында, татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән урында тапшыру ниятләнә. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итте. Тантана Тукайның туган көне — 26 апрельдә түгел, ә бер көн алдан, 25 апрельдә узачак.
Шул ук көнне Яңа Кырлайда реконструкциядән соң шагыйрьнең дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы да яңадан ачылачак.
Тукай бүләге 1958 елдан бирле җәмәгатьчелек тарафыннан танылган һәм «милли һәм гомумроссия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән» әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен тапшырыла.
Сүз югары һөнәри осталыкка ия, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торган әсәрләр турында бара. Узган ел бу премия Казандагы Камал театрының яңа бинасында тапшырылган иде.

🤯3🥱1
Истанбулда Израил консуллыгы янында атышта ике кеше һәлак булган
Истанбулның Бешикташ районында Израил консуллыгы урнашкан бина янында атышта ике кеше һәлак булган. Ике полиция хезмәткәре яраланган, дип хәбәр итә Hürriyet.
Газета язуынча, бинаның консуллык урнашкан катына өч кеше бәреп керергә тырышкан. Аларның икесендә озын көпшәле корал булган. Сак хезмәткәрләре һәм полиция алар белән атышкан. Нәтиҗәдә ике һөҗүмче үтерелгән, өченчесе яраланган һәм тоткарланган.
Төркия иминлек көчләренең беренчел мәгълүматларына караганда, һөҗүмчеләр Израил дипломатик миссиясе хезмәткәрләренә атарга тырышкан.
The Jerusalem Post үз чыганагына сылтанып язуынча, консуллык инде ике елдан артык ябулы, һәм атыш вакытында анда хезмәткәрләр булмавы ихтимал.
Районга өстәмә полиция көчләре җәлеп ителгән. Төркиянең юстиция министры Акын Гөрлек тикшерү башлануы турында хәбәр иткән. Израил тышкы эшләр министрлыгы да булган хәл турында мәгълүматны тикшерә.

Финляндия башкаласы Һелсинкидагы татар мәхәлләсендә беренче тапкыр Казакъстаннан баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы булып китте.
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз. Төп мәгълүматны исә рәсемнәрдә җыйдык.
@azatliqradiosi
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз. Төп мәгълүматны исә рәсемнәрдә җыйдык.
@azatliqradiosi
❤2😁2❤🔥1🥱1
Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Русиянең Украинадагы баскын сугышы турында документаль фильмнары өчен Кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итүне татар халкын мыскыл итү дип саный.
Бу хакта БТИҮ белдерү белән чыкты
"Җәмәгать, бишенче ел инде Русия дәүләте бәйсез Украинага каршы басып алучы, җинаятчел сугыш алып бара. Әлеге канлы сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 17663 кеше һәлак булган. Бу рәсми расланган мәгълүмат. Чынлыкта үлгән, хәбәрсез югалган һәм авыр яраланган кешеләр саны берничә тапкыр күбрәк. Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу гамәлне татарларга, башкортларга һәм башка халыкларга каршы геноцид дип бәяли. Кызганычка каршы, бу коточкыч геноцид көчәя. Русия хакимияте Украинадагы канлы сугышны дәвам итә...
Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу кинемотографистларны нәмзәтләр исеменә кертүне Тукаебызны, татар халкын мыскыл итү дип бәяли. Бу нәмзәтне тәкъдим итеп, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе Тукайга хыянәт итте. Оят бу, хурлык! Татарларны бөтен дөньяга сатлык җан, милли горурлыгы булмаган мескен халык итеп күрсәтү!”, диелә белдерүдә.
Тулырак 👉монда укыгыз.

БТИҮ сугыш турында документаль фильнары өчен Кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итүгә каршы
Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерү белән чыкты
💯7❤4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ, Израил һәм Иран ике атнага утны туктату турында килешкән. Әлеге килешү Иранның Һормуз бугазын ачуыннан соң үз көченә керәчәк. АКШ президенты Доналд Трамп шулай ук АКШның Ираннан ун пункттан торган тәкъдим алганын белдерде һәм аны «сөйләшүләр өчен нигез» дип бәяләде. Килешү турында беренчеләрдән булып Доналд Трамп үзенең Truth Social социаль челтәрендә язды.
🔸АКШ белән Иран утны туктату турында килешкәннән соң нефть бәяләре аска тәгәрәде. Brent нефтенең бер мичкәсе март азагыннан беренче тапкыр 94 долларга төште.
🔸Запорожьега Русия армиясенең һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган. Бу хакта өлкә хәрби хакимияте хәбәр итә.
🔸31 мартта "Түбән Кама нефтехим" ширкәтендәге шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше һәлак булды. Шәһәр җитәкчесе Радмир Беляев үзенең Телеграм-каналында һәлак булучыларның исемнәрен чыгарды. Аның әйтүенчә, эзләү эшләре тәмамланган.
🔸Уфада этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары арткан. "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, бер атнада 14 кеше зыян күргән, шуның дүртесе - балалар.

Көн язмасы: АКШ һәм Иран ике атнага утны туктатуга килеште
Пакъстан арадашчылыгы белән АКШ һәм Иран ике атнага сугышны туктатып тору турында килеште. Бу адым ике якка да чигенеп, тынычлык килешүе турында сөйләшүләр алып бару өчен вакыт бирә.
7 апрель иртәсендә "әгәр килешүгә ирешелмәсә, бүген төнлә бөтен бер цивилизация һәлак булачак" дип язган Трамп, соңрак социаль челтәрдәге язмасында Тәһраннан 10 пункттан торган тәкъдим алганын һәм аны "сөйләшүләр өчен яраклы нигез" дип санавын белдерде.
Ирандагы абруйлы Ислам инкыйлаб сакчылары корпусы (IRGC) белән якын торучы Tasnim агентлыгы да, ике як арасында "билгеле шартлар нигезендә" утны туктату килешүе "урнаштырылды" дип раслады.
"Әгәр утны туктату сакланса, ул киләчәктәге каршылыклардан чыгу юлы булырга мөмкин. Бу мәгънәдә киеренкелек — хәтта аның куркынычы гына да — бүгенге киеренкелекне киметүгә китергән булырга мөмкин", — диде АКШ администрациясенең элекке вәкиле, Polaris National Security җитәкчесе Кэйл Браун.
АКШ Сенатының тышкы мөнәсәбәтләр комитетындагы демократ сенатор Дҗинн Шахин бу вакытлыча утны туктатуны хуплавын белдерде, әмма сугыш нәтиҗәләре борчылу тудыра, дип өстәде. Ул нефть бәяләренең кискен артуын, дөнья икътисадына "гаять зур зыян" килүен һәм 13 американ хәрбинең һәлак булуын искә алды.
Трамп хакимиятендәге югары дәрәҗәле вәкилләр бу килешүне "җиңү" дип атады. Әмма United Against Nuclear Iran оешмасының сәясәт мөдире Джейсон Бродский аны "тактик тәнәфес" дип бәяләде — АКШ Иранның килешүне үтәячәген тикшереп карар өчен вакыт отарга тели, диде ул.
👉Тулырак 👉 монда укыгыз:

АКШ һәм Иран ике атнага утны туктатуга килеште
Пакъстан арадашчылыгы белән АКШ һәм Иран ике атнага сугышны туктатып тору турында килеште. Бу адым ике якка да чигенеп, тынычлык килешүе турында сөйләшүләр алып бару өчен вакыт бирә.
👍1
Башкортстанда табиблар һәм югары уку йорты хезмәткәрләренең кискен кимүе күзәтелә
Республика парламенты депутаты һәм икътисадчы Рөстәм Ахунов үз блогында “Равенство.Медиа” тикшеренүенә таянып, Башкортстандагы дәүләт һәм бюджет оешмаларында медицина хезмәткәрләре саны 32,4%ка кимүен хәбәр итте. 2024 ел башына тармакта ким дигәндә 50 мең белгеч калган.
Югары белем өлкәсендә 2013 елдан 2025 елга кадәр төбәкнең дәүләт югары уку йортлары хезмәткәрләре саны 39%ка кимегән. Укытучылар һәм югары уку йорты хезмәткәрләре саны 16 627 кешедән 10 167 кешегә кадәр төшкән.
Экспертлар бу күрсәткечләрне бюджет өлкәсен озак вакыт оптимизацияләү, шулай ук түбән хезмәт хакы һәм эш күплеге сәбәпле белгечләрнең шәхси эшкә яки башка төбәкләргә китүе белән аңлата.
Татарстанда сәламәтлек саклау системасында табиблар белән тәэмин ителеш 71% тәшкил итә. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы авыл җирләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларына (ФАП) эшкә күчеп килергә әзер табибларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм түләүне планлаштыра. Бу хакта дүшәмбе көнне сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, түләүләр 2026 елның 1 гыйнварыннан башлап авыл җирендә эшли башлаган чит төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән килгән табибларга каралган. Барлыгы 569 белгечне җәлеп итү планлаштырыла. Әлеге програм Татарстанда теркәлгән табибларга кагылмаячак.

👎2