Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендә шартлау турында ниләр билгеле? Төп мәгълүматны кыска видеога җыйдык. #Татарстан @azatliqradiosi
Түбән Каманың "Нефтехим" ширкәтендә шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 7гә җиткән
Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җиде кеше үлеме расланган. Тагын 5 кешене эзләү дәвам итә. Эзләү-коткару эшләре дәвам итә, диелә.
31 март көнне "Нефтехим" ширкәте шартлау булган, шуннан соң көчле янгын чыккан.
@azatliqradiosi

😢5😭2
✍️Быел 17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант узачак.
Оештыручылар елдан елга аны язучылар арта дип белдерә. 2019 елда диктантны 60 мең кеше язса, 2025 елда катнашучылар саны 405 меңгә җиткән, ди алар.
Гадәттәгечә, диктант онлайн һәм офлайн форматларда үтәчәк дип көтелә. Теләүчеләр аны БСТ, "Тамыр" телеканалларында, "Ашкадар" радиосында, акциянең рәсми сайтында һәм оештыручыларның социаль челтәрләрендә тыңлап яза алачак.
Диктантны офлайн язу өчен исә Башкортстан районнарында, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә мәйданчыклар оештырылачак. Чара харитасында мәйданчыклар Беларус, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан илләрендә күрсәтелә.
Быелгы акциянең төп үзенчәлеге – ясалма акыл технологияләрен куллану. Оештыручылар компьютерда җыелып онлайн җибәрелгән текстларны ясалма интеллект тикшерәчәк ди.
— Без технологияләрне туган телне үстерү хезмәтенә куйдык, — дип белдерә алар.
Узган еллардагы кебек үк, диктантны быел да "төньяк-көнбатыш диалект"та язалар. Белгечләр чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә.
Башкортстанда "төньяк-көнбатыш диалектын" аерым билгеләү һәм диктантны яздыру 2020 елда башланды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдереп килә, башкортлаштыру сәясәтенең чагылышы дип күрә.
Кайбер белгечләр бу гамәлләрне республика башлыгы Радий Хәбиров һәм Азат Бердин, Салават Хәмидуллин кебек идеологларга бәйли.
Шул ук вакытта, "төньяк-көнбатыш диалект"ны яклаучылар да бар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкорт теленнән халыкара диктант узачак. Шул исәптән янә "төньяк-көнбатыш диалект"та
Күпчелек белгечләр диалектның чынлыкта әдәби татар теле булуын әйтеп килә. Шулай да, аны яклаучылар да бар.
❤3🤬3
"Украинаның асаба халыклары турындагы" канунны тормышка ашыру "урыныннан кузгалды"
Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленскийның фәрманы чыкканнан соң Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белдерде.
2 апрель көнне Зеленский офисы хөкүмәткә Кырымтатар Мәҗлесенә кырымтатар халкының вәкиллек итүче оешмасы буларак хокукый статус бирү мәсьәләсен хәл итүне тәэмин итәргә йөкләгән фәрман чыгарды.
Текстка ярашлы, әлеге документ кырымтатар халкының тотрыклы үсешкә хокукын гамәлгә ашыруны, аның милли, мәдәни, тел һәм дини үзенчәлеген гарантияләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Чубаров "Украинаның асаба халыклары хокукларын яклауда" күрсәткән сәяси ихтыяр һәм өзлекле эшчәнлек өчен Зеленскийга рәхмәт белдерде.
Зеленский сүзләренчә, Кырымтатар Мәҗлесе һәрвакыт кырымтатар халкының вәкиллек итү оешмасы булган, ә хәзер бу статус юридик һәм сәяси яктан рәсми рәвештә ныгытыла.
Кырымтатар Мәҗлесе 1991 елда оешты һәм әлеге халыкның бердәнбер югары вәкаләтле башкарма оешмасы булып тора. Әмма шул вакыттан бирле ул тиешле хокукый статуска ия булмаган.
"Әлеге юридик мәсьәлә хәл ителгәннән соң, Мәҗлес, аерым алганда, дәүләт програмнарын эшләүдә катнаша алачак һәм кырымтатар халкының мәнфәгатьләрен тулы күләмдә яклау мөмкинлегенә ия булачак", диелә президент сәхифәсендә.

❤🔥3❤1🔥1
Төрки телләрдәге Википедияләр арасында татарча Википедия мәкаләләр саны буенча төрекнекен узып китте
Татар Википедиясендә - 706 096, төрекнекендә 675 824 мәкалә, башкортныкында 63 954 мәкалә. Бу хакта төрки телләрдәге википедияләр статистикасыннан күреп була.
Википедия һәркем үзе тутыра алган электрон энциклопедия. Анда бөтен теләгән кеше дә язмаларын өсти ала.
Шулай итеп, Википедия барлык телләргә дә бердәй мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул шул телләрдә сөйләшүче яки язучы кешеләрнең чынбарлыктагы үз телләренә булган кадерен яки кулланылыш мөмкинлеген дә күрсәтә ала.
Татар Википедиясендә 117 актив катнашучы бар, төрекнекендә - 5285, башкортныкында - 76.
♦️Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачылды. Башта ул тулысынча латин әлифбалы булды. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирил әлифбасын куллана башлады. Һәм бер елда аңа яңадан бер меңнән артык "тере" мәкалә өстәлде.

❤10🔥1
🇺🇸🇮🇷АКШ президенты Доналд Трамп 48 сәгатьтән соң Иранга «җәһәннәм ишеләчәк» дип белдерде.
Элегрәк АКШ тәкъдим иткән утны туктату килешүеннән Тәһран баш тарткан иде.
«Исегездәме, мин Иранга килешү төзергә яки Һормуз бугазын ачарга ун көн вакыт биргән идем. Вакыт чыга — 48 сәгатьтән соң аларга җәһәннәм ишеләчәк», — дип язган АКШ президенты социаль челтәрендә.
Элегрәк The Wall Street Journal һәм Fars иран агентлыгы чыганакларга сылтама белән апрель башында Тәһранның Вашингтонның 48 сәгатьлек утны туктату тәкъдимен кире кагуы турында хәбәр иткән иде.
Шулай ук The New York Times-ка ике Иран һәм бер Пакыстан түрәсе белдерүенчә, Иран хакимияте АКШ белән вакытлы килешү төзергә теләми һәм сугышны тулысынча тәмамлау белән генә кызыксына. Моннан тыш, Иран җитәкчелеге, хәтта тынычлык килешүе төзелсә дә, Израил берничә айдан соң яңадан һөҗүм ясарга мөмкин дип борчыла.

💊4🔥2🤪1
Русиядә мәхкәмә әсирлеккә төшкән кырымтатарын Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепләп ирегеннән мәхрүм итте
Дондагы Ростов мәхкәмәсе Номан Челебиджихан исемендәге батальонның 48нче бүлегендә хезмәт итүче кырымтатар Сейран Асановны "террорчылыкта" гаепләп 20 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Беренче биш елын Асанов төрмәдә уздырырга тиеш булачак. Бу хакта Русиянең Көньяк бүлгесе хәрби мәхкәмәсе матбугат үзәге хәбәр итә.
Асанов инде 2024 елның 18 октябреннән бирле сак астында тотыла.
Русия хакимиятләре белдерүенчә, ир-ат «дошман ягына чыгарга һәм Номан Челебиджихан исемендәге террорчы кырымтатар батальоны сафларында катнашу өчен үзе теләп Украина кораллы көчләре составына керергә булган».
▪️Номан Челебиджихан төркеме – 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора.
▪️2022 елның июнендә Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонны террорчы дип тапты һәм илдә аның эшчәнлеген тыйды. Мәхкәмә фикеренчә, батальон оештыруның максаты – "Русиянең бөтенлеген бозу, ә төп бурычларыннан берсе – Кырым республикасын корал белән яулап алу".
▪️Кырым ресурс үзәге белдерүенчә, Номана Челебиджихан батальонында катнашу өчен Русия хакимиятләре ким дигәндә 66 кешене тоткарлаган: аның 19сы - Кырымда, 47се - Херсон өлкәсендә.
▪️Узган ел Русиянең Мәләкәс төрмәсендә Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепләнеп, сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар Рустем Вирати үлде. Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров сүзләренчә, ир төрле җәфалауларга дучар булган.

❤4😢3
Башкортстанның Калтасы районындагы Семенкино һәм Братовщина авылларында юллар булмау сәбәпле, яңгырдан соң, мәктәп автобусы батып кала һәм укучылар башка авылга җәяү йөрергә мәҗбүр
UTV каналы Telegram-каналы хәбәр итүенчә, Семенкино авылы балаларына Актугандагы мәктәпкә бару өчен өч чакрым, ә Братовщина авылындагыларга 22 чакрым җәяү атларга туры килә.
"Семенкинодан 12 бала йөри, көздән тагын беренче сыйныфка өч бала китәчәк. Братовщинадан дүртәү укый... Автобус батып калу сәбәпле, мәктәпкә кадәр җәяү баралар, экстрен хезмәтләр, шул ук ашыгыч ярдәм машинасын чакырту турында сүз дә була алмый. Алар моннан уза алмый. Кайвакыт мәрхәмәтле авылдашлар балаларны китереп куя. Ел саен шул ук бер проблем, һич хәл ителми", дип сөйләгән җирле халык.
Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчелеге Русиянең Украинадан басып алган шәһәрләрен төзекләндерү өчен акчаны гел таба. Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәренә даими ярдәм итеп килә.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров быелгы юлламасында Красный Луч шәһәрендә өч ел эчендә якынча 5 млрд сумга 238 торак йорт, социаль һәм инфраструктур объектлар торгызылуы турында әйтте. Быел 157 объект төзекләндерәләчәк. Башкортстан акчасына анда мәктәп тә салынды.

Telegram
Телеканал UTV
🤯В Башкирии из-за отсутствия дороги школьники вынуждены идти пешком по грязи. Автобус проехать не может
Жители сел Семенкино и Братовщина в Калтасинском районе годами просят чиновников решить проблему. Их дети вынуждены самостоятельно добираться до школы…

😢2🔥1😁1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Көчле яңгырлардан соң Дагыстанның Махачкала шәһәрендә өч катлы йорт ишелгән.
Бу хакта видеоларны җирле пабликлар тарата. Шаһитләр сүзләренчә, бинаның нигезе утыра башлаган, шуннан соң йорт кинәт җимерелгән.
Күрше йортларда яшәүчеләр эвакуацияләнгән, чөнки туфрак һаман да ишелә һәм тагын күпкатлы өч йортка җимерелү куркынычы яный. ТАСС Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтанып хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк.
Бу соңгы бер атна эчендә төбәктә булган икенче зур су басу очрагы. Март ахырында Дагыстанда су басу нәтиҗәсендә 800дән артык йорт су астында, ә 132 авыл электрсыз калды.

🐳1😭1
Финляндия башкаласы Һелсинкидагы татар мәхәлләсендә беренче тапкыр Казакъстаннан баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы булып китте
Бу хакта мәхәллә имамы Рамил Беляев үзенең Facebook битендә хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мөфти Финляндиянең баш епископы Тапио Луома һәм татар мәхәлләсе чакыруы белән килгән. Узган ел Луома Казакъстанда узган дөньякүләм дин җитәкчеләре конгрессында катнашкан һәм шунда мөфти белән очрашкан. Нәкъ шул вакытта ул аны Финляндиягә чакырган.
Мөфти бу чакыруны кабул итеп, тарихта беренче тапкыр Финляндиягә сәфәр кылган. Сәфәр чәршәмбедән якшәмбегә кадәр дәвам иткән. Аның төп максаты — Финляндиядәге мөселманнар һәм татар азчылыгы белән очрашу, шулай ук архиепископ белән аралашу булган.
Баш мөфти җитәкчелегендәге делегация татар мәхәлләсе бинасына җомга көнне килгән. Алар мәхәллә белән танышкан, башкарма әгъзалар һәм дини эшләр комитеты вәкилләре белән очрашкан. Кунакларга мәхәлләнең тарихы, бинаның ничек төзелүе һәм бүген ничек кулланылуы турында сөйләгәннәр, китаплар һәм архив материаллары күрсәткәннәр.
Аннары мөфти җомга намазын җитәкләгән. Бу вакыйга тарихи әһәмияткә ия, чөнки Финляндиядә Казакъстан баш мөфтиенең моңа кадәр җомга намазын укытканы булмаган.
Мәхәллә вәкилләре бу чара турында татарлардан тыш башка милләт вәкилләренә дә хәбәр иткән. Җомга намазында казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, төрекләр дә катнашкан. Вәгазь казакъ телендә сөйләнгән.
Имам сүзләренчә, баш мөфти вәгазендә Финляндия хакимиятенә мөселманнарга ирекле рәвештә дин тоту мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдергән. Ул мөселманнар арасында бердәмлек һәм тынычлык кирәклеген ассызыклаган, дөньядагы низаглар шартларында үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искәрткән.
Шул ук көнне мөфти Һелсинкидагы мөселман зиратына барып, шәһит киткәннәргә, мәрхүмнәр рухына дога кылган.
Рамил хәзрәт бу сәфәрне диннәр арасындагы диалог өчен мөһим адым дип атый.

Һелсинки шәһәрендәге татар мәхәлләсенә Казакъстан баш мөфтие тарихи сәфәр белән килде
Казакъстан баш мөфтие Наурызбай Таганулы татар мәхәллә йортында җомга намазын укытты.
🔥3🤔2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Дагыстанда көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Геджухский сусаклагычы дамбасы ишелгән. Берничә бистәне су баскан. Дербент районында су агымы алып китү нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Коткаручылар аларны судан алып чыккан, әмма алар хастаханәдә үлгән. Шулай ук Мамедкалы бистәсе районында "Кавказ" федераль юлы күпере ишелгән.
🔸Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Одессада өч кеше һәлак булган. Шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак белдерүенчә, тагын ун кеше яраланган һәм аларның икесе авыр хәлдә. Һөҗүм нәтиҗәсендә ике күпкатлы бина, 12 шәхси йорт, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, кибет һәм 27 машинага зыян салынган диде Лысак.
🔸Фетнәчел Луһански "халык республикасында" электр подстанциясе зарарлану сәбәпле 41 шахтер күмер базыннан чыга алмый. Бу хакта Мәскәү тарафыннан билгеләнгән "ЛХР" җитәкчесе Леонид Пасечник хәбәр итте. ТАСС һәм "Интерфакс" язуынча, электр станциясенә Украина кораллы көчләре һөҗүм иткән.
🔸«Артемида II» миссиясе астронавтлары беренче тапкыр Айның кире ягын күргән. Бу хакта экипаж миссиясе BBC-га сөйләгән.
🔸Башкортстанда язгы ташу сәбәпле, дистәләгән юл участокларын су баскан, юл хәрәкәте чикләнгән. Республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, барлыгы 12 районда 20ләп очрак контрольгә алынган.

Екатеринбур митрополиты Евгений мәктәптә югары сыйныфларда җәмгыять белемен (обществознание) православ дәресләре белән алыштырырга тәкъдим итте.
Бу хакта ул ОТВ җирле каналындагы "Акцент" тапшыруында белдерде.
Митрополит сүзләренчә, русияләрнең 75%ка якыны үзен "православие һәм христианлык" белән бәйли, шуңа аның фикеренчә, мәктәп укучылары "христиан дине нигезләрен" белергә тиеш.
▪️Билгеле булганча, 2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне кертелде. Шушы фән кысаларында укучылар тәкъдим ителгән алты юнәлештән – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләрен сайлый ала.
▪️Татарстанда укучыларга дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылган иде.
▪️Русиянең кайбер төбәкләрендә мөселман балаларына мәҗбүри рәвештә “Православ мәдәнияте нигезләре”нә кертәләр дигән мәгълүмат та булды.

👎7🤮2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстандагы экологик казада күпләп балык үлгән
Кырмыскалы районы Иске Кыешкы авылындагы күлдә күпләп балык үлүе турында @Ufa_rb хәбәр итә.
Балыкларның ни сәбәпле үлгәне билгеле түгел.
Бу хакта рәсми аңлатма әлегә юк.

🤯3😢2💔1
Башкортстанда өч студент кызны "армияне дискредитацияләү" өчен штрафка тартканнар
Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе өч студент кызны армияне "дискредитацияләү"дә гаепләп һәрберсен 30 мең сум штрафка тарткан. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат үзәгенә сылтама белән Идел.Реалии хәбәр итә.
Өч студентны җирле көллиятләрнең берсендә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүгә юнәлтелгән сүзләр булган видеоролик төшерү"дә гаепләгәннәр. Видео соңрак Telegram-каналларның берсендә чыккан.
Мәхкәмә карарында видеода студентларның төгәл нәрсә әйтүләре турында бәян ителми.
Кызларның өчесе дә гаебен таныган. Аларның адвокаты гаиләләренең "матди хәле авыр" булу сәбәпле, штрафны кисәтүгә алмаштырырга сораган булган.
Мәхкәмә штрафны кисәтү белән алыштыру өчен нигезләр «юк» дип белдергән, чөнки кылынган административ хокук бозуның эчтәлеге һәм аның җәмгыять өчен куркынычлык дәрәҗәсе югары дип бәяләнгән.
Кызларның исемнәре аталмый. "Idel.Реалии" мәхкәмә карары басылган сайт аша аларның исемнәрен ачыклаган, әмма иминлек сәбәпле аны таратмый.

🤬5
Чит илдә дә татар рухы: АКШта хоккей Татарстан байрагы астында узды
Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче такымда. Такымнар Канада белән АКШ татарлары итеп бүленмәгән, икесендә дә ике дәүләттә яшәүче татарлар булган. Ике капкачы һәм хөкемдар читтән чакырулы булган, алар — башка милләт кешеләре. Ике дәүләткә бүленеш дөрес булмас дип таптык, икесендә дә Америка белән Канадада яшәүче татарлар кушылмасы иде, диделәр Азатлыкка хоккейны оештыручылар. Ә оештыручылар — Tampa Tatar, Montreal Tatar, Tatars of Florida оешмалары.
Быел Татар хоккей уеннары сигезенче тапкыр узды.
Уен башланыр алдынан элеккеге гадәт белән Татарстан гимны яңгыраган. Аны аягүрә барысы да тыңлаган, җырлаган. Аннары такымнар бер-берсен сәламләгән, уен башланган. Уен арасындагы тәнәфесләрдә дә татар җырлары яңгыраган. Уенчылар ял итү вакытында җанатарлардан берсе бозга чыгып, Татарстан байрагын болгап йөргән, "Татарлар, алга!" дип кычкырган. Татарстандагы хоккей уеннарында мондый хәлләр булгалый, әмма анда андый кешеләрне тоткарлыйлар, куып чыгарырга да мөмкиннәр. Бу тәртип бозу дип санала, әмма АКШтагы Татар хоккеенда мондый хәл мәзәк буларак кына кабул ителгән. Җанатар куып чыгарылмады, дип сөйләде оештыручылар.
Татар хоккей матчы "Ак барс" такымының "Яшел барс"ны җиңүе белән тәмамланган. Алар 15:12 хисабы белән беренчелекне яулаган.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз, шунда ук фотогалереяны да карый аласыз.

Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче такымда. Такымнар Канада белән АКШ татарлары итеп бүленмәгән, икесендә…
❤11🥰1🤩1🥴1
❗️"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендәге шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 11 кешегә җитте
Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тагын бер кешене эзләү дәвам итә.
Казан, Түбән Кама, Мәскәү хастаханәләрендә 25 кеше кала.
31 март көнне ширкәттә шартлау булды, шуннан соң көчле янгын чыкты.
Әлеге фаҗига янгын җиһазларның герметиклыгы бозылу нәтиҗәләрен бетерү вакытында газ катнашмасы кабынып китү аркасында килеп чыккан диелде.
#Татарстан

😢7🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чит илдә дә татар рухы: АКШта хоккей Татарстан байрагы астында узды Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды 🏒
Бу хакта видеоны карап узарга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
Бу хакта видеоны карап узарга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
❤19🔥5🥰2🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Пермь өлкәсенең Добрянка шәһәрендә 9нчы сыйныфның 17 яшьлек укучысы укытучы хатын-кызга пычак белән һөҗүм иткән, дип хәбәр иткән төбәк башлыгы Дмитрий Махонин. Укытучы хастаханәдә үлгән. Һөҗүм итүче тоткарланган.
🔸“Түбән Кама нефтехим” ширкәте шартлау нәтиҗәсендә 12 кешенең һәлак булуын раслады. Ширкәт җирлегендә эзләү эшләре тәмамланган.
🔸Днепропетровски өлкәсендә Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә 11 яшьлек малай һәлак булган, дип хәбәр иткән өлкә администрациясе башлыгы Александр Ганжа.
🔸Владимир өлкәсендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә җиде яшьлек малай һәм аның әти-әнисе һәлак булган, дип хәбәр иткән губернатор Александр Авдеев.
🔸Украина пилотсыз очкычлары Воронеж өлкәсенә һөҗүм иткән, бер кеше зыян күргән, дип белдергән төбәк губернаторы Александр Гусев. Astra мәгълүматына караганда, дроннар “Минудобрения” ширкәтенә һөҗүм иткән, әзер продукция саклау урынында янгын чыккан.

❤1👏1
Грозный мәхкәмәсе «Ичкерия Чечня республикасын» «террорчы» оешма дип таныды һәм Русиядә тыйды
Грозныйның Шәйх-Мансур исемендәге мәхкәмәсе «Ичкерия Чечня республикасын» «террорчы» оешма дип танып, аның Русиядәге эшчәнлеген, шулай ук Европаның 14 илендәге 29 бүлеген тыйды, дип хәбәр итте ФСБның җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге.
ФСБ мәгълүматларына караганда, танылмаган Ичкерия җитәкчесе итеп Әхмәт Закаев атала. 2002 елдан Британиядә эмиграциядә яши.
ФСБ белдергәнчә, «махсус хәрби операция» башланганнан бирле «Ичкерия Чечня республикасы» әгъзалары Украина Кораллы көчләрендә «Русия армиясенә каршы» катнаша, шулай ук Белгород һәм Курски өлкәләрендә имеш «диверсия-террор» чараларында катнашкан.
«Ичкерия Чечня республикасына» катнашы булган яки аңа ярдәм иткән барлык кешеләр ачыкланачак һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип белдерделәр ФСБда.
2022 елда, Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Чечня башлыгы Әхмәт Закаевны үтерергә ачыктан-ачык чакырды һәм моның өчен республикада бай тормыш вәгъдә итте. Украина ягында Ичкерия тарафдарларыннан торган берничә бүлекчә сугыша.
Март аенда Закаевны Русия махсус хезмәтләренең 795нче үзәге дип аталган яңа яшерен бүлеге үтерергә теләве билгеле булды. Лондонда аның туганнарын урламакчы булганнар, ләкин максатларына ирешмәгәннәр. Оператив хезмәткәрләрнең берсе Колумбиядә кулга алынган.
Ичкерия Чечня республикасы 1991 елда бәйсезлеген игълан итте, беренче президенты булып Җохар Дудаев торды. 1994 елда Русия бу җирләргә гаскәр кертте, ике еллык сугыштан соң Хәсәвйорт килешүләре имзаланды һәм Русия гаскәрләре Ичкериядән чыгарылды. Әмма 1999 елда Русия “контртеррор операциясе” дип аталган хәрби гамәлләрне башлады.

❤1🔥1🖕1
«Артемида II» миссиясе Ай тирәли очышны уңышлы тәмамлады
Orion галәм корабы Ай артына узганда, 40 минутка элемтәне югалтып алды. Айның артына очкан вакытта астронавтлар фотосурәтләр төшергән һәм рельеф үзенчәлекләрен язып алган.
Аннары NASA элемтәне торгызды, һәм астронавтларга Доналд Трамп шалтыратты. «Сез тарихка кердегез һәм бөтен Американы чын-чынлап горурландырдыгыз», — диде ул.
Сәгать 04:35тә экипаж Айны күзәтү этабын тәмамлап, Җиргә кайтуга кереште.
Соңгы ярты гасырдан артык вакыт эчендә бу — кешеләрнең Айга таба беренче сәфәре.
Корабта дүрт астронавт: америкалы Грегори Уайсмен, Виктор Гловер, Кристина Кук һәм канадалы Джереми Хансен.
Кристина Кук — Җир тирәли орбитадан читкә чыккан беренче хатын-кыз булды.
Әлеге очыш вакытында экипаж Айга төшмәде, кешеләрне анда төшерү 2028 елга билгеләнгән.

🔥2❤1👍1
Тукай бүләге быел Яңа Кырлайда тапшырыла
Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләге — Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең Арча районының Яңа Кырлай авылында, татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән урында тапшыру ниятләнә. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итте. Тантана Тукайның туган көне — 26 апрельдә түгел, ә бер көн алдан, 25 апрельдә узачак.
Шул ук көнне Яңа Кырлайда реконструкциядән соң шагыйрьнең дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы да яңадан ачылачак.
Тукай бүләге 1958 елдан бирле җәмәгатьчелек тарафыннан танылган һәм «милли һәм гомумроссия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән» әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен тапшырыла.
Сүз югары һөнәри осталыкка ия, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торган әсәрләр турында бара. Узган ел бу премия Казандагы Камал театрының яңа бинасында тапшырылган иде.

🤯3🥱1
Истанбулда Израил консуллыгы янында атышта ике кеше һәлак булган
Истанбулның Бешикташ районында Израил консуллыгы урнашкан бина янында атышта ике кеше һәлак булган. Ике полиция хезмәткәре яраланган, дип хәбәр итә Hürriyet.
Газета язуынча, бинаның консуллык урнашкан катына өч кеше бәреп керергә тырышкан. Аларның икесендә озын көпшәле корал булган. Сак хезмәткәрләре һәм полиция алар белән атышкан. Нәтиҗәдә ике һөҗүмче үтерелгән, өченчесе яраланган һәм тоткарланган.
Төркия иминлек көчләренең беренчел мәгълүматларына караганда, һөҗүмчеләр Израил дипломатик миссиясе хезмәткәрләренә атарга тырышкан.
The Jerusalem Post үз чыганагына сылтанып язуынча, консуллык инде ике елдан артык ябулы, һәм атыш вакытында анда хезмәткәрләр булмавы ихтимал.
Районга өстәмә полиция көчләре җәлеп ителгән. Төркиянең юстиция министры Акын Гөрлек тикшерү башлануы турында хәбәр иткән. Израил тышкы эшләр министрлыгы да булган хәл турында мәгълүматны тикшерә.