🎄Яңа ел котлы булсын, кадерле укучыларыбыз! Имин, тыныч һәм шул ук вакытта күңелле вакыйгаларга, сөенечле мизгелләргә тулы бәхетле ел килсен!
Быел да бергә булырга язсын!
Быел да бергә булырга язсын!
❤26🔥1
1 гыйнвар шартлаулары
🔸Бүген иртән Әлмәттәге нефть саклагычы паркына дрон һөҗүме булган, янгын чыккан дип хәбәр итте Татарстан рәсмиләре. Украина мониторинг каналлары янгын урыныннан видеолар чыгарды.
🔸Херсон өлкәсенең Русия контролендә булган өлеше башлыгы Владимир Сальдо Украина кораллы көчләре Кара диңгез буендагы Хорлы авылында кафе һәм кунакханәгә һөҗүм итте дип белдерде. Сальдо сүзләренчә, нәтиҗәдә 24 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 50дән артык кеше яраланган. Украина ягы бу хәбәргә карата берни белдермәде.
🔸Швейцариянең Кран-Монтана тау курортындагы Le Constellation барында шартлау һәм янгын чыгу нәтиҗәсендә кимендә 40 кеше һәлак булган, 100ләп кеше яраланган. Курорт Валь кантонында, Маттерхорн тавыннан якынча 40 км ераклыкта урнашкан.

❤2
Узып баручы ел Татарстан өчен нинди ел булды? Бу хакта сәясәт белгече, Дөнья татар шурасы әгъзасы Руслан Айсин белән сөйләштек.
Тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.
Тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.
😢4🤬2👍1💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстанда 1:14 сәгатьтән "дроннар һөҗүме тәртибе" гамәлдә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Һава аланнарының ябылуы турында әйтелми.
🔸1 гыйнвардан Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә юл йөрү бәясе 46 сумга кадәр артты. Ә айлык билет алган очракта бер тапкыр юл бәясe 36 сум булды. Казанның юлчылар ташучы ширкәтләре юл бәясен 49 сумга күтәрүне, шулай ук ташламалы пассажирлар өчен бюджеттан бирелүче компенсацияне 33 сумнан 49 сумга кадәр арттыруны сораган иде.
🔸Сәяси репрессия корбаннары берләшмәсе Екатеринбурда Сталинга һәйкәл куюга каршы чыкты. Җәмәгать эшлеклеләре шәһәр мэры Алексей Орловка хат язган. Мөрәҗәгать тексты Екатеринбурдагы «Мемориал» оешмасы җитәкчесе Алексей Мосин тарафыннан бастырылган. Мөрәҗәгать авторлары билгеләп үткәнчә, Сталинның террор сәясәте миллионнарча корбаннар китергән, илнең үсеш потенциалын какшаткан һәм буыннар арасындагы бәйләнешне өзгән. Сталинга һәйкәл куюны «Сакартвело» грузин җәмгыяте, «Диаспораларның интернациональ берлеге» иҗтиманый оешмасы һәм Сталин үзәге тәкъдим иткән иде.
🔸1 гыйнварда Нью-Йорк мэры вазифасына керешкән Зоһран Мамдани антны Коръәнгә кул куеп китергән. Мамдани өч Коръән кулланган: бабасына караган Коръән, Афроамерикан мәдәниятен өйрәнү үзәге коллекциясендәге XVIII гасыр ахыры яки XIX гасыр башына караган кесә Коръәне, шулай ук аның әби-бабасыннан калган гаилә китабын. Элегрәк мэрларның күпчелеге антны Инҗил китабына кул куеп китерә иде.
🔸Башкортстанда яшәүче Олег Кузнецов күршесе, Украинага каршы сушышта катнашкан Әминов дигән кешенең ишеге янына свастика, Украина туграсы, «урод» һәм «рашист» сүзләрен язып калдырганы өчен биш тәүлеккә кулга алынган һәм 30 мең сум штрафка тартылган. Карарны 29 декабрьдә Туймазы районара мәхкәмәсе чыгарган.
@azatliqradiosi

💩4❤1
Башкортстан Украинага каршы сугыш өчен контракт төзүчеләргә түләүне тагын ике тапкырга арттырган.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттыру турында фәрман имзалаган. Яңа түләүләр 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән.
Әле декабрьдә генә Башкортстан түләне 1 миллионнан 500 мең сумга киметкән иде.
Июнь башында Хәбиров бер тапкырлык түләүне 1,6 миллионнан 1 миллионга кадәр киметкән иде. Ул чакта Башкортстан икътисадчылары моны төбәктәге икътисади хәлнең начараюы белән бәйләде.
Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган өчен түләүләр Башкортстанда 2023 елның көзендә кертелде. Башта ул нибары 100 мең сум иде, аннары 205 меңгә, соңрак 505 мең сумга кадәр артты. Быел гыйнварда аны 1,6 миллион сумга кадәр күтәрделәр.
▪️Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 8 546 кеше һәлак булган.

💩6🤬2🤡1
Башкортстаннан активист һәм журналист Ольга Комлеваның тавышын югалтуына колония җитәкчелеге ышанмаган
Пермьнең Березникидагы 28нче санлы колониясендә утыручы сәяси тоткын Ольга Комлевага төрмә җитәкчелеге шелтә белдергән. Әлеге хәл Комлеваның колониягә китерелгәннән соң ун көн узгач булган. Бу хакта 30 декабрь көнне Ольганың ире Вячеслав Комлев Телеграм каналда язды.
Колония җитәкчелеге рухи халәте сәбәпле Комлеваның тавышы югалуына ышанмаган. Элекке сәяси тоткын Лилия Чанышева сүзләренчә, ике шелтәдән соң колониядә гадәттә штраф изоляторына ябалар.
Комлеваның озак вакытка тавышы октябрьдә югалды. Ул ике айга якын сөйләшә алмады. Аңа кадәр аның тавышы берничә сәгатькә югалып торды.
▪️Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны «экстремистик берләшмәдә катнашу» (ФБК белән бәйле) һәм «сугыш турында ялган мәгълүмат тарату» маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде.

😱4🤬1💩1
❗️Казан һава аланы вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттахов Минзәлә тикшерү изоляторыннан Актаныш районында яшәүчеләргә ачык язган.
Хат аның рәсми Телеграм каналында урнаштырылган. Каналда 800дән күбрәк кеше язылган. Ачык хатта Энгел Фәттахов райондашларына татар телендә мөрәҗәгать иткән.
Ул 20 ел дәвамында Актанышны җитәкләгәндә райондашалыры аңа терәк булуын яза һәм шул ук вакытта гафу да үтенә.
"20 ел бергә эшләгән чорда төрле чак булгандыр. Мин Сездән гафу үтенәм! Әмма мин бервакытта да гади халыктан аерылмадым, аларның мөрәҗәгатьләренә битараф булмадым. Хәтта, хакимияттә кабул итү үткәргәндә дә проблемаларын хәл итә алмасам, әби – бабайларга чәй булса да биреп, ә башы авыртып кергән кешеләрнең башын булса да төзәтеп чыгара торган идем.
Министр вазифаларыннан азат иткәннән соң да миңа бик югары эш урыннары тәкъдим ителде, әмма мин Актанышка кайтырга теләдем. Эшләгән чорда минем тарафтан һәрвакыт хөрмәткә ия булган, безнең йорт табынының түреннән төшмәгән мөхтәрәм кешенең "Э.Н. районны таратып китте, аны кире районга кайтарырга ярамый", - дип, өйдән – өйгә кереп имза җыеп йөрүе дә, хәтта ярдәм сорап Миңтимер Шәрип улына мөрәҗәгать итүе дә, минем башка сыймый! Ул аны кемнеңдер кушуы белән эшләде, әлбәттә!
Актаныш зиратында тәре кисү очрагын сәбәп итеп, мине эштән азат иттеләр. Бу вакыйганың кемнәрдер тарафыннан оештырылган булуын Сез үзегез миңа җиткердегез, хөрмәтле райондашлар. Моңа кадәр республикада чиркәү яндыру очраклары да булды, әмма минем кебек ул районнарда беркем дә авырлыклар кичермәде", дигән ул хатында.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Энгел Фәттахов авылдашларына ачык хат язган, ул алардан гафу үтенгән
Ачык хатта ул аңа каршы сөйләгән кешеләрне искә ала.
❤12🔥5🤗2
Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 16 мең кеше һәлак булган.
Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.
2 гыйнвар без Татарстаннан кимендә 7358 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 8686 үлгән хәрби исеме бар.
Әле 3 атна элек кенә, 8 декабрь көнне Азатлык сугышта ике республикадан кимендә 15 мең хәрбинең үлгәнен хәбәр иткән иде. Бер айдан да азрак вакытта 500ләп исем Татарстаннан, 500ләп исем Башкортстаннан табылды.

Азатлык хисабы: Украинадагы сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 16 меңнән артык сугышчы үлгән
Бер айдан да азрак вакытта исемлеккә 1 мең үлгән кеше исеме өстәлде.
❤4🎉2💩1
✈️ Казанның халыкара һава аланында берничә рейс тоткарлана.
Аерым алганда җиде рейс соңга калып очачак, шул ук сандагы рейслар соңга калып киләчәк. Бизнес Онлайн язуынча, нигездә бу Nordwind Airlines һава ширкәтенә караган очкычлар.
Алар Петербур, Мәскәү, Калининград, Сочига тоткарлана. Шулай ук «Аэрофлот» һәм «Победа» һава ширкәтләренең дә Мәскәүгә очкычлары соңрак китәчәк.
Казанга Томски, Кемерово, Мәскәү, Калининград, Сочи, Шарм-әш Шәйх очкычлар соңарып киләчәк.
Һава аланнарында тоткарлыклар берничә көн дәвамында күзәтелә. Кичә Татарстанда 18 сәгать дәвамында дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Шул ук вакытта Казан һәм Түбән Кама һава аланнарының эше чикләнде. Кичкә анда якынча 20 рейс тоткарланды.
Кичә Татарстан күгендә ике дрон бәреп төшерелде. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.
▪️Элегрәк Украина хәрби белгече Олег Жданов Татарстанның хәрби сәнәгать объектлары, аерым алганда, дрон җитештерүче "Алабуга" икътисади зонасы Украина өчен канунлы һәдәф булып тора һәм аңа һөҗүмнәр дәвам итәчәк дип кисәткән иде.

Венесуэла башкаласында берничә шартлау яңгыраган. АКШ президенты Доналд Трамп илгә һөҗүм итәргә боерык биргән, дип яза медиа.
Иртән Каракаста берничә шартлау булган, дип хәбәр итә шаһитларга сылтама белән Reuters. Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк өлешендә электр энергиясе юк. Шаһитләр күктә АКШ боралакларын күрүләрен әйткән.
CBS News АКШ түрәсенә сылтанып язуынча, Венесуэлага һөҗүм итү турындагы боерыкны Доналд Трамп биргән.
Венесуэлада хәрби хәл кертелгән. Бу хакта илнең җитәкчесе Николас Мадуро белдерде.

"Президент Трамп Венесуэла җирендәге, шул исәптән хәрби корылмаларга һөҗүм итәргә боерык бирде, чөнки хакимият шимбә иртәсендә президент Николас Мадуро режимына каршы кампаниясен көчәйтте, дип хәбәр итте американ рәсми затлары", — дип яза CBS хәбәрчесе Дженнифер Джейкобс.
Венесуэлада хәрби хәл кертелгән. Бу хакта илнең җитәкчесе Николас Мадуро белдерде.
@azatliqradiosi
❤7🔥4🤬3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Венесуэла башкаласында берничә шартлау яңгыраган. АКШ президенты Доналд Трамп илгә һөҗүм итәргә боерык биргән, дип яза медиа. Иртән Каракаста берничә шартлау булган, дип хәбәр итә шаһитларга сылтама белән Reuters. Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк…
Доналд Трамп АКШның Венесуэлага уңышлы һөҗүмнәр ясавын, шулай ук илнең авторитар җитәкчесе Николас Мадуро һәм аның хатынын тоткарлап, илдән алып чыгуга ирешүләрен белдерде.
The New York Timesка аңлатмада Трамп «чара искиткеч башкарылды» дип әйткән һәм моңа алдан ук җентекле планлаштыру ярдәм итүен ассызыклаган. CBS News чыганаклары Мадуроны тоткарлауда АКШның «Дельта» махсус куәт оешмасы катнашкан булырга мөмкин дип белдерә.
Венесуэла саклану министры җиңүгә кадәр сугышырга әзер булулары турында белдерү ясады. Шул ук вакытта Николас Мадуро һөҗүмнәр турындагы белдерүләрдән соң күренмәде.
Рәсми Каракас әлегә Трампның ил президенты кулга алынуы турындагы белдерүен расламады да, кире дә какмады.
Венесуэла вице-президенты Делси Родригес хөкүмәтнең Мадуро һәм аның хатынының кайда булуы турында белмәүләрен әйтте һәм АКШтан аларның исән булуына дәлилләр таләп итте.
АКШта Мадуроны наркотик сәүдәсен яклауда гаеплиләр. Дәүләт департаменты күптән түгел «Картель де лос Солес»ны террорчы оешма дип таныды. АКШ хакимияте фикеренчә, аны Мадуро җитәкләгән. Дәүләт сәркатибе урынбасары Кристофер Ландау Мадуроның «мәхкәмә алдында җавап бирәчәген» белдерде.
АКШ сенаторы Майк Ли X социаль челтәрендә язуынча, Дәүләт секретаре Марко Рубионың телефон аша сөйләшкәндә анарга Мадуроны кулга алу чараның төп максаты булуын һәм Венесуэлага алга таба һөҗүмнәр булмаячагын әйткән.

👍6❤3🤬2👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Доналд Трамп АКШның Венесуэлага уңышлы һөҗүмнәр ясавын, шулай ук илнең авторитар җитәкчесе Николас Мадуро һәм аның хатынын тоткарлап, илдән алып чыгуга ирешүләрен белдерде. The New York Timesка аңлатмада Трамп «чара искиткеч башкарылды» дип әйткән һәм моңа…
Каракастагы хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә торучы Русиянең тышкы эшләр министрлыгы АКШ гамәлләрен кораллы агрессия дип атап, аларны хөкем итүен һәм Венесуэладагы вазгыятькә борчылуын белдерде.
Министрлык белдерүендә шулай ук Венесуэла тирәсендәге хәлләрдә кискенләшүгә юл куймаска һәм диалог юлы белән чыгу ысулларын табарга кирәклеге ассызыкланды.
Европа берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кая Каллас АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио белән әлеге хәл турында сөйләшүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Европа Берлегендә Николас Мадуро җитәрлек легитимлыкка ия түгел дип саныйлар һәм Венесуэлада хакимиятнең тыныч юл белән алышынуын яклыйлар. Шул ук вакытта ул БМО Уставы принципларын үтәүгә чакырды.
Венесуэла тирәсендәге хәлләр турында тулырак 👉монда укыгыз.

Трамп: АКШ Венесуэлага һөҗүм итте һәм Мадуроны тоткарлап илдән алып чыкты
Доналд Трамп АКШның Венесуэлага уңышлы һөҗүмнәр ясавын, шулай ук илнең авторитар җитәкчесе Николас Мадуро һәм аның хатынын тоткарлап, илдән алып чыгуга ирешүләрен белдерде.
The New York Timesка аңлатмада Трамп "чара искиткеч башкарылды" дип әйткән һәм моңа…

🔥3👍2👎1🤡1