Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.47K subscribers
10.7K photos
1.01K videos
8 files
16.5K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Ел саен 30 ноябрьдә Финляндия татарлары "Кыш сугышы"н искә ала.

Әлеге сугышта фин ягыннан да, советлар ягыннан да катнашучылар арасында татарлар булган һәм алар бер-берсенә каршы сугышкан.

“1939 елның 30 ноябрендә Һельсинкига совет очкычлары иртән бомбалар ташлый башлады. Без мөселман татарлары үз теләгебез белән әлеге "кыш сугышы"нда катнашырга теләк белдердек. Фин паспортыбыз юк иде, әмма без ихтыяри гаскәргә кердек”, дип сөйләгән иде элек Азатлык Радиосына Финляндия татар оешмасында ветераннар хәрәкәтен җитәкләүче Осман Габдраһим.

“Безне мылтык тотарга өйрәттеләр, аннары фронтка бардык. Советка каршы кышкы сугышта барлыгы 50дән артык Финляндия татары катнашты”, диде ул.

@azatliqradiosi

@azatliqradiosi
💔8👍3🔥2
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотолар 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
🔥8
Простоквашинода кыш
Әйдә! Online
Бүген 1 декабрь, кыш җитте.

Әйдәгез кышның беренче көнендә кич утырып Эдуард Успенскийның "Простоквашинода кыш (Зима в Простоквашино)" әсәрен тыңлыйк.

Азатлыкның "Әйдә!Online" проекты аның аудиосын әзерләгән иде. Ул татар телен өйрәнүчеләр өчен яраклаштырылган.

@azatliqradiosi
👍71🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төрмәдә утыручы татар галиме Азат Мифтахов янына адвокаты барган Әмма ул әле ШИЗОда утыра. Бүген чыгарга тиеш. Мәләкәс төрмәсе җитәкчеләре аерым изолятордан чыгарылгач, Азат башка камерага күчереләчәк дип ышандырган. Психик чир белән интегүче кеше дә дәвалауга…
Бер атна штраф изоляторында утырган Азат Мифтаховны кире камерага кайтарганнар.

Хәзер ул үзен үтерергә янаган психикасы тотрыксыз күршесеннән аерым, ялгызы бер камерада утыра, дип хәбәр итә Telegram-да Мифтаховка теләктәшлек төркеме.

30 ноябрь Азатның әти-әнисе аның янына кыска очрашуга керә алган. Мондый күрешүләр елына нибары ике тапкыр гына рөхсәт ителә. Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова улы белән күрешүе турында FreeAzat каналында язды.

“Теләсә нинди сылтау табып, очрашу бирмәсләр дип курыктык. Пропуск биргәннәрен 1,5 сәгать көттек. Алты ай элек күрешкәннән бирле Азат бик ябыккан, күзләре белән кашлары гына утырып калган, олыгайган, барлык бу хәлләрдән арыганлыгы сизелә, әмма безне күрүгә бик шат иде”, ди ана.

Күрешү дүрт сәгать дәвам иткән. Галимнең әнисе передачалар тапшыра алмавына уфтана, чөнки аларның саны елга бер тапкыр белән чикләнгән.

FreeAzat төркеме язуынча, Мифтаховның Мәләкәс төрмәсенә килүенә бер ай тулуга, ниһаять Азат китапханәдән берничә китап ала алган. Моннан тыш аның хәзер китап кибетләреннән заказ бирү мөмкинлеге бар.

Якыннары шулай галимне аның электән килгән шикаятьләре нигезендә диагноз кую өчен ФСИН хастаханәсенә чыгару мөмкинлеге дә бар, дип саный.

▪️Быел март ахырында Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Хәзер ул Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәре төрмәсендә тотыла.

@azatliqradiosi
🤬8😢6👍3🔥1💔1
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! 2 декабрь, дүшәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:

🔵Русия саклану министрлыгы төнлә 15 дронны бәреп төшерүен белдерде. Алар Курск, Брянск һәм Белгород өлкәләрендә һәм басып алынган Кырымда очкан диелә. Корбаннар һәм җимерелүләр турында хәбәрләр юк.

🔵Украина хакимияте исә Тернопольдә Русия дронының торак йортка эләгүен хәбәр итә. Бер кеше һәлак булган, берничә кеше яраланган диелә.

🔵Башкортстанның Калтасы районында урнашкан Краснохолмски авылында күпфатирлы йортта зур янгын чыккан. 81 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек бала һәлак булган.

🔵Бүген Украинада сигез сәгатькә кадәр киңкүләм ут сүндерү көтелә, дип кисәтә "Укрэнерго". Оешма моны Русия гаскәренең Украина энергетик объектларына һөҗүме нәтиҗәсе булып аңлата.

🔵АКШ президенты Джо Байден үзенең улын Хантерны ярлыкады. Хантерны салым түләмәүдә һәм коралны канунсыз сатып алуда гаепләгәннәр иде.

Яңалыклар шундый. Сезнең атнагыз ничек башлана? Шәрехләрдә языгыз, сәлам бирегез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥1😢1
❗️Татар-башкорт дөньясының 2️⃣0️⃣2️⃣4️⃣ ел шәхесен сайлыйбыз!

Гадәттәгечә, ел азагында без ел шәхесен сайларга тәкъдим итәбез. Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез? Редакциябез ел дәвамында эшчәнлекләрен күзәткән, башкорт вә татар исемен яңгыраткан, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан, көрәшкән 9 кешене тәкъдим итә.

Сүз сезгә, хөрмәтле укучылар. Тавыш бирегез, безнең исемлеккә эләкмәгән башка шәхесләр тәкъдимнәрен дә языгыз. Ел шәхесен бергә сайлыйк!

Сораштыру 👉 безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара. Сайтта аерым һәр шәхес турында кыска мәгълүмат бар, быел аның ниләр белән шөгыльләнгәне дә аңлатыла.

#ел_шәхесе
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥32
Яңа ел ялларында берәр кая барасызмы?

Казаннар арасында быел иң популяр илләр – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Шри-Ланка, Гоа һәм Таиланд икән. Әмма ялга бару быел былтыргыдан 20 процентка кыйбатланган.

Яңа ел бәйрәмнәрендә ялга барырга җыенан казаннарның 80-90 проценты исә Русия эчендә генә сәяхәт итәчәк.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы pinned «Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез?»
Җиде еллык тел кризисы тынмый: милли телләрне өйрәнү кими, хәзер хакимият "туган тел" дәресенең кирәклегенә шик уята башлады.

Бу хакта аерым язма әзерләдек, кайбер фикерләрне ☝️ рәсемнәрдә укый аласыз.

#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬9💔311
Зеленский: Русия белән сөйләшүләрдә НАТО һәм Европа берлеге дә катнашырга тиеш

"Сөйләшүләр өстәлендә кем булачак? Русия, Украина, һәм әйткәнемчә, Европа берлеге белән НАТО. Чөнки без үзебезне бу берлекләрдә иминлек системының бер өлеше итеп күрәбез. Бу форматта нәрсә турында килешә алачагыбызны мин аңлыйм", диде Зеленский.


Шулай ук Украина президенты Киевның үз җирләрен Русия басып алуын беркайчан да юридик танымаячагын чираттагы мәртәбә әйтте.

"Бу безнең җирләр, бу безнең кешеләр. Украинаның вакытлыча басып алынган өлешләре. Һичшиксез, болар барысы да кире кайтачак", ди ул.


Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥32👍2🖕2💯1
Яңа мең сумлыкта сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирүләрдә Уфадагы Юлаев һәйкәле икенче урында бара, Казан беренче өчлеккә керми

Русия Үзәк банкы Идел буе бүлгесенә багышланган яңа мең сумлык акчада сурәтләнәчәк символ өчен тавыш бирүләр оештырган иде. Тавыш бирүләрдә беренче урында юлчылар ташучы "Метеор" теплоходы бара.

Икенче урында Уфада Салават Юлаевка куелган һәйкәл тора, өченчедә - Идел елгасы аша салынган Сарытау машина күпере.

▪️ Былтыр Үзәк банкы тәкъдим иткән мең сумлык акчаның бер ягында Казандагы Сөембикә манарасы, Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде. Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.

▪️ Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
😡4👍2🤮1💩1