Казанның Кабан күлендә көтелмәгән кунак пәйда булган.
Бу - олы баклан исемле су кошы. Татарстан өчен дә, Кабан күле өчен дә сирәк су кошы булып санала.
Бакланны Татарстанның башкаласына килгәнен күреп алганнар.
Матурмы?
discoveryzoo фотолары

❤22
📍Башкортстан депутатлары утырган автомобиль дроннар һөҗүме астында калган
Һөҗүм астында Башкортстан корылтае депутаты Тимергали Уразголовның шәхси машинасы калган. Машинада шулай ук телевидение алып баручысы Юлия Краснова булган. Алар Запорожье өлкәсенә һуманитар ярдәм илтеп кайтып барган.
Ни булып беткән бу хәл?
Менә 👉 бу сылтама басыгыз.
#башкорстан

👏5🎉2👍1
Алматыдагы татарлар белән ниләр булып ята?
Казакъстанның Алматы шәһәрендә урнашкан "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасыз калырга мөмкин.
Азатлык Алматы татарлары белән сөйләште. Кем ни диде? Нинди дәлилләр? Барысын да яздык, бер урынга тупладык.
Үзегез генә укымагыз, башкалар да бу хакта сөйләгез.

✍3🤬3😱1😭1
Кира Ярмыш һәм Мария Певчихны Русиядә "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр.
Кира Ярмыш - оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның сүзчесе булды, хәзер Юлия Навальная сүзчесе. Аңа карата Русия армиясен дискредитацияләү турында җинаять эше ачылган.
Мария Певчих - Коррупциягә каршы көрәш халыкара фонды җитәкчесе Русиядә аңа берничә җинаять эше ачылган. Певчихны Русия армиясе турында "фейк" таратуда, экстремистик оешма эшчәнлеге оештыруда, "вандализмда" гаеплиләр.

😁3👏1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кира Ярмыш һәм Мария Певчихны Русиядә "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр. Кира Ярмыш - оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның сүзчесе булды, хәзер Юлия Навальная сүзчесе. Аңа карата Русия армиясен дискредитацияләү турында җинаять эше…
"Террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә Башкортстан активисты Ольга Комлева да бар.
Комлеваны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләп тоткарладылар. Соңрак "гаскәр турында фейк тарату" турында да җинаять эше ачылды.
👉Исемлеккә тагын кемнәр керүе, Комлеваның ничек тоткарлауны турында тулырак Азатлыкта укыгыз.

Азатлык Радиосы
Уфа активисты Ольга Комлева "террорчылар һәм экстермистлар" исемлегенә кертелде
Комлевадан тыш бу исемлектә ФБК һәм төрмәдә үлгән оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный белән бәйле тагын сигез кеше кертелгән.
🤬5
"Ят агентлар" исемлеге дә яңарды.
Бу юлы аңа BRIEF һәм BRIEF Важное, Незыгарь, Сирена телеграм каналлары керде.
Монна тыш журналист Ренат Дәүләткилдиев, бизнесмен, ZENDEN кибетләре челтәренә нигез салучы Андрей Павлов "ят агент" дип танылды.

🤮5😁3👍1👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Ят агентлар" исемлеге дә яңарды. Бу юлы аңа BRIEF һәм BRIEF Важное, Незыгарь, Сирена телеграм каналлары керде. Монна тыш журналист Ренат Дәүләткилдиев, бизнесмен, ZENDEN кибетләре челтәренә нигез салучы Андрей Павлов "ят агент" дип танылды.
Бүгенге "ят агентлар" исемлегендәге BRIEF һәм Незыгарь телеграм каналлары Кремль сүзеннән чыкмаучылар буларак таныла.
"Важные истории" басмасы Аларны "Кремль яклы позицияне" тапшыра дип яза.
Неудаща каналы да бу гамәл "сораулар тудыра" ди.
BRIEFның баш мөхәррир урынбасары Екатерина Винокурова каналны "ят агент" дип тануны "сивил үлем җәзасы" ("гражданская казнь") дип атады.
Незыгарь телеграм каналы постларын Татмедиа, "Миллиард татар", "Бизнес онлайн" басмалары да актив кулланды.

"BRIEF та, Незыгарь да югары кабинетларда утыручы кешеләр белән элемтәләре булган һәм бик җитди кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләүче абсолют систем каналлар. Күрәсең, бу Кремль манараларының каршылыгы турында бетмәс сериалның чираттагы эпизоды. Бер манара үз адымын ясады, жанр кагыйдәләренчә, хәзер икенче манараның җавабын көтәргә кирәк" дип язды "Неудаща".
BRIEFның баш мөхәррир урынбасары Екатерина Винокурова каналны "ят агент" дип тануны "сивил үлем җәзасы" ("гражданская казнь") дип атады.
"Син бер гаебең дә юклыгың беләсең, бәлки гаепледерсең, әмма синнән теләсә кайсы секундта сивил хокукларыңны тартып алалар, үзеңне аклау һәм яклау мөмкинлекләре калдырмыйлар" дип язды ул.
Незыгарь телеграм каналы постларын Татмедиа, "Миллиард татар", "Бизнес онлайн" басмалары да актив кулланды.
👍3🤮3🤡2
Төркиядә Измирның Каршыяк, Кемалпаша һәм Чишмә районнарында урманнар яна.
Җил тизлеге сәгатенә 80 километрга җитү сәбәпле, аны сүндерү авырлаша.
Төркия медиасы язуынча, янгын 13 августта Яманлар тавында башланган. Атнакичкә башлыча ул сүндерелгән, әмма җил пыскып яткан утны көчәйткән.
Янгын Төркиянең башка урыннарында, шул исәптән Искешәһәр тирәсендә дә тарала.
Видеолар "Главный по Турции" телеграм каналыннан.

😢9😱1
Нәкъ дүрт ел элек, 2020 елның 16 августында, Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы "Башкорт содасы" ширкәте тырнакларыннан йолынып алынды. Аны халык саклап калды.
2020 елда шушы вакытта меңләгән халык Куштауны яклап чыкты. Кешеләр төннәрен тау итәгендә уздырды, алар кыйналды, активистларга басым ясалды, аларны ваһһабчы дип гаепләделәр. Әмма халык чыгуын дәвам итте. Куштауны яклаучыларга Юрий Шевчук, Максим Галкин кушылды. Вакыйга авазы республика чикләреннән чыкты. Ахыр чиктә Куштауны яклаучылар янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде. Тау исән калды.
Ул вакытта Азатлык чыгарган фотогалерея янә бер карап алыгыз.
@azatliqradiosi

👍8❤4🎉3