Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.45K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Иректә биргән беренче әңгәмәсендә Лилия Чанышева Баймак хәлләрендә Хәбировның гаепле булуын һәм анда тоткарланган кешеләр белән соклануын сөйләде. Ул шулай ук иректәге шатлыгын, ире һәм башка кешеләр теләктәшлеге, Русиядән китәргә теләмәве турында фикерләрен әйтте.

Безнең сәхифәдә Чанышева белән тулы материал бар, әмма кемнең укырга вакыты, мөмкинлеге юк, шуларга каймагын рәсемнәргә тупладык. Җиңел, уңайлы формат. Рәхәтләнеп кулланыгыз.

@azatliqradiosi
6👍2👎1🔥1🥱1💯1
📚"Азатлык сүзлеге"ндә бүген "мәгъдән" сүзе

Ишеткәнегез бар идеме бу сезне? Менә Азатлык язмасыннан бер мисал:

"Башкорстанның Хәйбулла районында 200 млн тонна мәгъдән байлыгы бар. Андагы бер ширкәт бакырлы мәгъдән чыгара һәм алардан бакыр, цинк, затлы металлар җитештерә."

▪️"Азатлык сүзлегенең" хәзер аерым сәхифәсе бар: 👉 монда керегез, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
11🔥3
Хәерле иртә, дуслар! Җомга иртәләре нинди хәбәрләр китерде?

🔸 Курски өлкәсендә барган сугыш мәйданы 10% арткан, хәзер ул 1150 дүрткел километрны тәшкил итә. Өч тәүлек буена сугыш фронтның бөтен сызыгында барган диярлек.

🔸 Украина гаскәрләре Кырым күперенә, паромга һөҗүм итәргә тырышкан дип белдерде Русия Саклану министрлыгы. Дроннар, пилотсыз катерлар юк ителгән, күпер берара ябылып торган.

🔸 Русия Укрианадан берничә мең сугышчысынКурски өлкәсенә күчергән. Моны CNN-га АКШтагы ике түрә сөйләгән. Курски өлкәсенә Ленинград белән Калининград хәрби округларыннан хәрбиләр җибәрелгән.

🔸 Иркутски өлкәсендә һөҗүм итүче очкыч Ту-22М3 һәлакәткә очраган, бер пилот һәлак булган. Башкалар төрле җәрәһәтләр белән хастанәгә элеккән. Очкычта дүрт пилот булган, алар барысы да катапульттан файдаланган.

🔸 "Вконтакте" челтәре "Суджа — Поиск людей" дип исемләнгән төркемне япкан. Моны Баш прокуратура таләп иткән. Төркемдә кешеләр югалган туганнары турында мәгълүматлар урнаштырып барган, ул 13 августта барлыкка килгән.

🔸 АКШның ФБРы Русиянең "Беренче каналын"да даими чыгыш ясаган сәясәт белгече Д. Саймсның өендә тентү уздырган. Аны нәрсәдә шикләнәләр - билгесез.

🔸 "Friends" сериалы йолдызы Метью Перриның үлеме нигезендә ачылган эштә биш кешедән сорау алынган. Болар - актерның ярдәмчесе, ике табиб, шулай ук мәрхүмгә кетамин препаратын табарга ярдәм иткән ике кеше. Рәсми мәгълүматларга күрә, Перриның үлеменә наркотик сәбәпче булган.

🔸 Баймакта "Башкорт аты" дип исемләнгән II Халыкара башкорт токымлы атларның фестивале бара.

Җомга котлы булсын, дуслар!
👍5
Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов вафат

Галим белән хушлашу мәрасиме шимбә көнне узачак.

Кем ул Рамазанов?

Марат Рамазанов - физика-математика фәннәре докторы, профессор, БАССРның атказанган фән иясе.

Уфада 1939 елның 28 апрелендә туа. 1961 елда Мәскәү университетын тәмамлый, Фәннәр академиясендә эшли, Башкорт дәүләт университетында дифференциаль тигезләмә кафедарасын җитәкли, аннары Уфа фәнни үзәктә математика интституында эшли.

1989 елның 14 гыйнварында Уфада Татар иҗтимагый үзәге төзелгәч, ул шушы үзәкнең беренче рәисе булып сайланды. 1989 елдан 1991 ел башына кадәр оешманы Марат Рамазанов җитәкләде.

Галим татар теле, дәүләтчелеге өчен көрәште. Ул татар теленең дәүләт статусы турында мәсьәләсен даими күтәреп торучы җәмәгать эшлеклесе булды.

Галим татарларны Русияне төзүче милләт дип атап килде. Татар теленә илдә икенче дәүләт теле бирү кирәклеге турында сөйләде.

Ул Казанда Хәтер көненә ел саен килде, Уфа татарлары исеменнән чыгыш ясады.

#башкортстан
🕊16😢11🙏1
📍 Азат Мифтаховның хатыны һәм әнисе галимне ерак төрмәгә еракка җибәрмәүләрен сорый

Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул математикның мәхкәмәсе турында.

15 август көнне Мәскәү өлкәсе Власиха бистәсендәге мәхкәмәдә тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтаховның апелляциясе каралды. Азат анда видеоэлемтә аша катнашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да утырышны Русиядә акрыная барган YouTube каналыннан карады.

Яшь галимнең адвокаты Светлана Сидоркина мәхкәмә утырышында экспертиза канун бозып ясалган һәм мондый эш өчен хөкем карары үтә кырыс рәвештә бирелгән дип белдергән. RusNews телеграм каналы язуынча, ул Мифтаховның колониядә әйткән сүзләре ни кадәр җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясау булып саналуы дәлилләнмәве, төрмәдә утыручыларның сораштырмауларын әйткән. Бер шаһит турында мәгълүмат гомумән яшереп саклана дигән. Шулай ук шикаять эшенә Франция математика җәмгыяте президентының мөрәҗәгатен дә өстәргә тәкъдим иткән.

Әмма мәхкәмә моңа кадәр чыгарган хөкем карырын үз көчендә калдырды. Әмма бу утырыш Азатка якыннары белән аралашырга мөмкинлек бирде. Ул үзе турында бераз булса да сөйләде. Бу тәнәфес вакытында гына мөмкин иде.

Азат хзенең тагын бер тоткын белән 10 дүрткел метрлы бүлмәдә утыруын сөйләде. Аның күршесе дә шул ук "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә утыра.

Мифтахов 1 августта Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы турында да үз фикерен белдерде. Бер яктан, ул аларның иреккә чыгуына шат булуын, икенче яктан, "аерым кешеләр явызлыклары өчен җаваплылыктан качарга тырыша", дип әйтте.

Мәкаләне тулысынча укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
😢11
Казанның Кабан күлендә көтелмәгән кунак пәйда булган.

Бу - олы баклан исемле су кошы. Татарстан өчен дә, Кабан күле өчен дә сирәк су кошы булып санала.

Бакланны Татарстанның башкаласына килгәнен күреп алганнар.

Матурмы?

discoveryzoo фотолары
22
📍Башкортстан депутатлары утырган автомобиль дроннар һөҗүме астында калган

Һөҗүм астында Башкортстан корылтае депутаты Тимергали Уразголовның шәхси машинасы калган. Машинада шулай ук телевидение алып баручысы Юлия Краснова булган. Алар Запорожье өлкәсенә һуманитар ярдәм илтеп кайтып барган.

Ни булып беткән бу хәл?

Менә 👉 бу сылтама басыгыз.

#башкорстан
👏5🎉2👍1
Алматыдагы татарлар белән ниләр булып ята?

Казакъстанның Алматы шәһәрендә урнашкан "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасыз калырга мөмкин.

Азатлык Алматы татарлары белән сөйләште. Кем ни диде? Нинди дәлилләр? Барысын да яздык, бер урынга тупладык.

Үзегез генә укымагыз, башкалар да бу хакта сөйләгез.
3🤬3😱1😭1
Кира Ярмыш һәм Мария Певчихны Русиядә "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр.

Кира Ярмыш - оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның сүзчесе булды, хәзер Юлия Навальная сүзчесе. Аңа карата Русия армиясен дискредитацияләү турында җинаять эше ачылган.

Мария Певчих - Коррупциягә каршы көрәш халыкара фонды җитәкчесе Русиядә аңа берничә җинаять эше ачылган. Певчихны Русия армиясе турында "фейк" таратуда, экстремистик оешма эшчәнлеге оештыруда, "вандализмда" гаеплиләр.
😁3👏1🤯1