Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда ипотека килешүләре саны кискен кимегән

Татарстанда июль аенда ипотека алучылар саны һәм ипотека күләме кискен кимегән. Июнь белән чагыштырганда күрсәткечләр 65% һәм 74% кимегән. Моны Берләштерелгән кредит бюросы статистикасы күрсәтә.

Русиядә 1 июльдән 8%лы ташламалы ипотека програмы гамәлдән чыгарылды.

Моннан тыш, фатир бәяләре артуын дәвам итә. Мәсәлән, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган. "ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында әлеге бәя уртача 176 мең сум.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍51😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарларның "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасы барлыкка килде. Анталья татарларының инстаграм битендә язуларынча, оешма рәсми теркәлү узган. Җәмәгатьчелекнең җитәкчесе – музыкант Гөлназ Җиһангирова. Соңгы берничә…
Кичә Антальяда күптән түгел оешкан "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасы танылган музыкант, мультиинструменталист, "Алпар" төркеме җитәкчәсе Алмаз Әсхәдуллин белән очрашу уздырган.

“Курай, думбырада уйнау, җырлар җырлау, тәмле чәй һәм күңел ачу булды. Аралаштык, татар музыкасы, уен кораллары һәм аларның тарихы турында сөйләштек», дип яза Анталия татарлары телеграм каналы.

@azatliqradiosi
9👍2🔥1🤔1
"Медиазона": 2022 елдан башлап, сугышка каршы язулар өчен 10 мең беркетмә төзелгән

Басма Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә район мәхкәмәләренә кергән беркетмәләргә нигезләнә.

Әлеге маддә 2022 елның март башында Русиянең Украинага һөҗүменнән соң кертелде. Ким дигәндә бер ай эчендә Русиядә мең беркетмә төзелде. 2022 ел ахырына аларның саны 5614екә һәм бер елдан соң – 8590кә җитте.

"Ун меңенче беркетмә мәхкәмәгә августның беренче атнасында тапшырылган", дип яза “Медиазона”.

▪️Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсен бозган өчен физик затлар өчен 30-50 мең сум штраф каралган. 2023 ел ахырына салынган штрафларның гомуми күләме 227 миллион сумнан артты.

▪️Бер ел эчендә кабат беркетмә төзелгән очракта инде Җинаять кодексының 280.3 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

@azatliqradiosi
🤬4🤮2
2024 ел башыннн Татарстанда алкоһол һәм спиртлы эчемлекләр белән 341 кеше агуланган.

Бу былтыргыдан 5%ка күбрәк.

Үлемнәр саны исә 164 кешегә җиткән. Бу узган елның шушы чорыннан 1,3 тапкырга күбрәк.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1😢1🍾1💊1
Русия рәсми рәвештә Милли азчылыкларны яклаучы Европа конвенциясеннән чыкты.

Әлеге карар инде 1 август көнне үк гамәлгә кергән, әмма ул бүген генә басылып чыкты.

Бу Русиядә яшәүче халыклар өчен нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

“Конвенциядән баш тарту белән Русиядә милли азчылыкларны системлы төстә изә башларлар дип уйламыйм. Дөресрәге, бу инде болай да юридик нормаларга күз йомып эшләнә иде. Конвенциядән чыгу үзе генә сәясәттә җитди үзгәрешләр башланыр өчен җитәрлек нигез түгел. Аның мәгънәсе башкада — бу Русиянең гомумевропа хокукый кырыннан символик рәвештә чыгуын күрсәтә, ул 1990нчы елларның икенче яртысыннан бирле анда иде», дигән иде элек Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatiqradiosi
🤬8😢3👎2😈1
6-11 сентябрь көннәрендә Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивале узачак.

Быел XX мәртәбә узачак фестивальнең төп яңалыгы – бәйге програмына кергән фильмнар түләүле булачак.

Фестиваль 6 сентябрьдә Казан Ратушасында ачылачак, ә ябылу тантанасы 11 сентябрьдә Камал театрында узачак.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
3😨3👍2
Башкортстанда елгалар ярларыннан чыккан.

Кайберәүләрендәге су дәрәҗәсе бер тәүлектә 63 сантиметрга арткан. Сәбәбе — көчле яңгырлар.

Республикада август башыннан бирле яңгырлар туктамый. Урып җыю эшләре шуның аркасында инде ике атнага тоткарлана...

Видеоны карагыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4👍31🐳1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә кыска яңалыклар мондый:

🔸Курск өлкәсе хакимияте Глушковский районында яшәүче кешеләрне мәҗбүри эвакуацияли. Бу - Украина белән чиктәш район, сугышка кадәр бу районда 20 мең кеше яшәгән.

🔸 Русия ракеты Одессага очкан. Шәһәр хакимияте порт буендагы сивил инфраструктурага зыян килде диде, төгәл нәрсә икәне әйтелми. Йөк машинасында бодай ташучы ир, тагын бер хатын яраланган.

🔸 Мәскәүдә 16 яшьлек студент тоткарланган. Ул тимер юлларда реле шкафларга ут төртергә мөмкин дип шикләнәләр.

🔸 Дөнья сәламәтлек оешмасы маймыл чәчәге (оспа) чирен глобаль проблем дип саный. Африканың 13 илендә 17 мең кеше бу чирне эләктергән, 500ләп кеше үлгән. Русиядә бу чирнең таралуына сәбәп юк, дигән Роспотребнадзор.

🔸 Израил Гәззәдә килешү чарасында катнашырга ризалыгын биргән, ә ХӘМӘС баш тарткан дип яза Би-би-си.

🔸 Уфада бүген хоккей буенча Башкортстан кубогына ярышлар башлана. Биредә КХЛның биш клубы катнашачак. Бүген бозда «Автомобилист» белән "Нефтехимик", шулай ук "Салават Юлаев" белән "Северсталь" бер-берсенә каршы уянаячак.

🔸 Татарстанда соңгы атнада коронавирус белән авыручылар саны 35%ка арткан.

Күңелле көннәр телибез сезгә, дуслар!
2
Татарстанда аюлар умарталыклардан бал урлый

Әгерҗе, Мамадыш, Балык бистәсе районнарында аюлар умартлыкка төнлә кереп бал урлый. Кешеләргә зыян салынмый, әмма бал җитештереп кәсеп итүчеләр аюлар еш килеп умартларны аудара, җимерә, кәрәзле балны вата, шул сәбәпле акча эшләп булмый дип зарлана.

Дәүләт мондый очракларда умартачыларга чыгымнарны капламый, ярдәм итми. Ә аюларның төнлә "кунакка килү" очраклары соңгы елларда артканнан арта.

Умартачылар оешмасы аюлар килмәсен өчен умарталыкны электр чыбык белән уратып алырга киңәш итә.

Аюлар кешеләргә ташланмый, чөнки әле урманнарда аларга ашарга ризык шактый. Кешегә ташлану очрагы 10 ел элек булган.

Татарстанда кара аюлар Әгерҗе, Саба, Мамадыш районнарында очрый.

#татарстан
🍓4👍31🙈1🦄1
❗️Белгород өлкәсендә гадәттән тыш хәл вазгыяте кертелә

Сәбәбе - Украина гаскәрләренең һөҗүме. Моны Русия гадәттән тыш эшләр министры Александр Куренков тәкъдим иткән.
🎉5👏1
Бүген Азат Мифтаховның эшенә бәйле мәхкәмә утырышы булды

Ул һәм аның адвокаты Светлана Сидоркина моңа кадәр галимгә карата чыгарылган хөкем карары белән риза булмыйча аппеляциягә биргән иде.

Әмма бүген мәхкәмә Азат Мифтаховка чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Быел март ахырында Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде.

Хәбәре 👉монда.

@azatliqradiosi
💔8🤬3
Баймак протестларында катнашучы бер башкорт АКШның иммиграцион төрмәсендә утыра

Бу хакта Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче активист, Азат милләтләр лигасы вәкиле Айгөл Лайон хәбәр итте. Протестта катнашкан кеше исеме иминлек максатыннан аталмый, аның АКШ төрмәсендә инде 3 ай утырганы гына билгеле.

Башкорт активистлары аны төрмәдән чыгарырга тырыша.

— Мәхкәмә инде билгеләнгән. Туганнары юк, Америкада дуслары гына ярдәм итә. Аны төрмәдән чыгарырга тырышабыз, — ди Лайон.

Башкорт активистлары әйтүенчә, ул егеткә адвокат кирәк. Алар аңа сәяси качак статусы бирелүе, ахыр чиктә иреккә чыгуы өчен көрәшә.

Тулырак укыр өчен 👉 менә сылтама.

#Башкортстан
3👍3🤔3😢1
Русия һәм АКШ ватандашы Ксения Карелина Русиядә 12 ел төрмәгә хөкем ителде

Украина фондына 51 доллар акча җибәрү аркасында аңа дәүләткә хыянәт җинаять эше ачылган иде һәм ул шушы эш нигезендә гаепле дип танылды.

Дәүләт гаепләүчеләре Карелининаны 15 елга төрмәгә утыртуны сораган. Моннан тыш гаепләнүче 500 мең сум штрафны түләргә тиеш дип таләп иткән.

Карелина эше нигезендә карарны The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны хөкем иткән хөкемдар Андрей Минеев чыгарган.

33 яшьлек Ксения Карелина Лос Анджелес шәһәрендә яшәгән, аны ул Екатербинбурга 2024 елның гыйнварында туганнарына янына кайткач тоткарладылар. Башта админстратив эш ачылган иде, аннары дәүләткә хыянәт эшен ачылды, аны тоткарлап тикшерү изоляторына утырттылар.

@azatliqradiosi
🤯7🤡2
Google ширкәте АКШ президентына намзәтләр Дональд Трамп белән Камала Һаррис сайлау алды штабларына киберһөҗүм булуын раслады

Google тараткан белдерүдә киберһөҗүм омтылышларында APT42 төркеме хакерлары шикләнелә диелә. Бу хакерлар Иран белән бәйле дип санала.

Хакерлар Деморкратик һәм Республикан фиркаләреннән президент кампанияләренә бәйле булган аккаунтларга һөҗүм ясарга тырышкан. Алар арасында элекке һәм гамәлдәге дәүләт хезмәткәрләре бар.

Тулырак хәбәрне укыйм дисәгез, менә сылтама.

@azatliqradiosi
🤔1🤡1
Башкортстанда еллык инфляция 8,76 процентка җиткән

Русия Банкы бүлеге саналган Башкортстан дәүләт банкы мәгълүматына күрә, республикада инфляция июль аенда 8,76% тәшкил иткән. Бу 2023 елның февраленнән бирле иң югары күрсәткеч. Март аенда кимеп алганнан соң Башкортстанда инфляция даими арта бара.

Азык-төлек тауарларыннан иң күбе йомырка (19,25%), икмәк (13,4%) һәм яшелчә (13,19%) кыйммәтләнгән. Азык-төлек булмаган тауарлар арасында барыннан да күбрәк төзелеш материаллары (11,97%), мебель (9,56%) һәм мотор ягулыгы (8,86%) кыйммәтләнгән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4👏1
Сырский Курски өлкәсендә 82 торак пунктны контрольдә тотуларын белдерде, анда украин хәрби комендатурасы төзелә

Украин армиясе башлыгы Александр Сырский белдергәнчә, украин хәрбиләре Курски өлкәсендә 1150 км² мәйданда 82 торак пунктны контроль итә. Русия ягы әлегә бу мәгълүматны шәрехләмәде.

Сырский белдерүенчә, Украина армиясе төбәккә 35 чакрымга үтеп кергән. Украин хәрбиләре контролендәге территориядә украин комендатурасы булдырылган, аның белән генерал-майор Эдуард Москалев җитәкчелек итәчәк, диде ул. Аның сүзләренә караганда, мондый карар "төбәктә тәртип саклау һәм халыкның беренче ихтыяҗларын тәэмин итү өчен" кабул ителгән.

Украина президенты Владимир Зеленский комендатураның Суджа шәһәрендә төзелүен әйтте. Бу шәһәрнең азат ителүе турында аңа Сырский хәбәр итте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
4👍21🔥1
Украинаның реинтеграция министрлыгы Курски өлкәсендә яшәүчеләргә Украинага эвакуацияләнергә тәкъдим итте

Украинаның реинтеграция министры Ирина Верещук украин армиясе Курски өлкәсендә хәрби хәрәкәтләр мәйданын киңәйтә дигән хәбәрләр сурәтендә эвакуацияләнергә теләгән яки һуманитар ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр өчен тәүлек буе эшли торган кайнар линия ачылуы турында белдерде.

Бу турыда ул үзенең социаль челтәрендә урыс телендә җиткерде.

"Украина халыкара һуманитар хокукның барлык нормаларын үти. Без Курски өлкәсенең тыныч халкына кирәкле яклау һәм һуманитар ярдәм тәэмин итәчәкбез" дип яза Верещук.


Курски өлкәсендә яшәүчеләр Telegram яки WhatsApp номерына яки электрон почтага язып, Украина территориясенә эвакуацияләнүгә гариза калдыра ала диелә.

▪️Бүген украин армиясе башлыгы Александр Сырский украин хәрбиләре Курски өлкәсендә 82 торак пунктны контроль итә һәм Суджа шәһәрендә украин хәрби комендатурасы төзелә дип хәбәр итте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁5👍4🤡3🔥1