Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Лилия Чанышева: "Кешеләр ярдәме белән үземне бер мизгел дә ялгыз хис итмәдем"

Иректә биргән беренче әңгәмәсендә Лилия Чанышева Баймак хәлләрендә Хәбировның гаепле булуын һәм анда тоткарланган кешеләр белән соклануын сөйләде.

Ул шулай ук иректәге шатлыгын, ире һәм башка кешеләр теләктәшлеге, Русиядән китәргә теләмәве турында фикерләрен әйтте.

"Мин Алмаз белән очрашуыбызны көтәм, аның белән барысын да тыныч кына сөйләшергә телим. Аның әнисе нык авырый. Ул аңа да ярдәм итә. Мин Русиядә булганда, ул әнисе янында була алды, шул ук вакытта, миңа да ярдәм итә алды. Хәзер исә моны эшләү шактый кыен булачак. Минем Русиядән китәргә теләмәү сәбәпләренең берсе безнең ата-аналар иде. Мин нык алар янында булырга телим. Аларны күптән кочакламадым, безнең пыяла аша кыска очрашулар гына булды. Мин гаиләле кеше, гаилә минем өчен бик кадерле һәм мөһим. Шуңа аерылу минем өчен зур фаҗига", - диде ул.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз көзге сылтама.
👍75💩2🤔1
Татарстанда 2,3 мең укытучы җитми

Татарстан мәгариф министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге мөдире Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, иң зур ихтыяҗ башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле, физика, химия, чит телләр укытучыларына килеп туган.

Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама райоаннарында хәлләр аеруча катлаулы.

▪️Русия мәгариф министрлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елда мәктәпләрдән 193,5 мең укытучы эштән киткән. Бу - 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч. 2017 елда 141,8 мең укытучы эшеннән киткән булган. Димәк, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😱5😁3👏1🤡1👻1
WSJ: Русия Украинадагы гаскәренең бер өлешен Курски өлкәсенә күчерә

Шул ук вакытта Америка аналитиклары Русиягә күпме хәрби бүлек күчерлүен һәм бу Украина җирлегендәге сугышка никадәр йогынты ясый алуын әйтә алмый. Бу хакта Wall Street Journal яза.

Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.

Төбәктә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде, кешеләрне эвакуациялиләр.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😁21👍1🔥1
Башкортстанда Тайрук елгасы ярларыннан чыккан, тугыз йортка су кергән

Башкортстанның Ишембай районы Байгуҗа авылында Тайрук елгасы ярларыннан чыккан һәм тугыз хуҗалыкны баскан. Бу хакта Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Су 13 августта көчле яңгырлардан соң күтәрелә башлаган. Авылга коткаручылар килгән. Алар халыкка кирәкле ярдәм күрсәткән, эвакуациядән кешеләр баш тарткан диелә.

Республикада яңгырлар август башыннан бирле туктамый. Туфракның чамадан тыш дымлануы аркасында гадәттән тыш хәл кертелү ихтималы турында да әйтелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢3👍1🐳1
Татарстанда ипотека килешүләре саны кискен кимегән

Татарстанда июль аенда ипотека алучылар саны һәм ипотека күләме кискен кимегән. Июнь белән чагыштырганда күрсәткечләр 65% һәм 74% кимегән. Моны Берләштерелгән кредит бюросы статистикасы күрсәтә.

Русиядә 1 июльдән 8%лы ташламалы ипотека програмы гамәлдән чыгарылды.

Моннан тыш, фатир бәяләре артуын дәвам итә. Мәсәлән, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган. "ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында әлеге бәя уртача 176 мең сум.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍51😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарларның "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасы барлыкка килде. Анталья татарларының инстаграм битендә язуларынча, оешма рәсми теркәлү узган. Җәмәгатьчелекнең җитәкчесе – музыкант Гөлназ Җиһангирова. Соңгы берничә…
Кичә Антальяда күптән түгел оешкан "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасы танылган музыкант, мультиинструменталист, "Алпар" төркеме җитәкчәсе Алмаз Әсхәдуллин белән очрашу уздырган.

“Курай, думбырада уйнау, җырлар җырлау, тәмле чәй һәм күңел ачу булды. Аралаштык, татар музыкасы, уен кораллары һәм аларның тарихы турында сөйләштек», дип яза Анталия татарлары телеграм каналы.

@azatliqradiosi
9👍2🔥1🤔1
"Медиазона": 2022 елдан башлап, сугышка каршы язулар өчен 10 мең беркетмә төзелгән

Басма Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә район мәхкәмәләренә кергән беркетмәләргә нигезләнә.

Әлеге маддә 2022 елның март башында Русиянең Украинага һөҗүменнән соң кертелде. Ким дигәндә бер ай эчендә Русиядә мең беркетмә төзелде. 2022 ел ахырына аларның саны 5614екә һәм бер елдан соң – 8590кә җитте.

"Ун меңенче беркетмә мәхкәмәгә августның беренче атнасында тапшырылган", дип яза “Медиазона”.

▪️Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсен бозган өчен физик затлар өчен 30-50 мең сум штраф каралган. 2023 ел ахырына салынган штрафларның гомуми күләме 227 миллион сумнан артты.

▪️Бер ел эчендә кабат беркетмә төзелгән очракта инде Җинаять кодексының 280.3 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

@azatliqradiosi
🤬4🤮2
2024 ел башыннн Татарстанда алкоһол һәм спиртлы эчемлекләр белән 341 кеше агуланган.

Бу былтыргыдан 5%ка күбрәк.

Үлемнәр саны исә 164 кешегә җиткән. Бу узган елның шушы чорыннан 1,3 тапкырга күбрәк.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1😢1🍾1💊1
Русия рәсми рәвештә Милли азчылыкларны яклаучы Европа конвенциясеннән чыкты.

Әлеге карар инде 1 август көнне үк гамәлгә кергән, әмма ул бүген генә басылып чыкты.

Бу Русиядә яшәүче халыклар өчен нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

“Конвенциядән баш тарту белән Русиядә милли азчылыкларны системлы төстә изә башларлар дип уйламыйм. Дөресрәге, бу инде болай да юридик нормаларга күз йомып эшләнә иде. Конвенциядән чыгу үзе генә сәясәттә җитди үзгәрешләр башланыр өчен җитәрлек нигез түгел. Аның мәгънәсе башкада — бу Русиянең гомумевропа хокукый кырыннан символик рәвештә чыгуын күрсәтә, ул 1990нчы елларның икенче яртысыннан бирле анда иде», дигән иде элек Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatiqradiosi
🤬8😢3👎2😈1
6-11 сентябрь көннәрендә Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивале узачак.

Быел XX мәртәбә узачак фестивальнең төп яңалыгы – бәйге програмына кергән фильмнар түләүле булачак.

Фестиваль 6 сентябрьдә Казан Ратушасында ачылачак, ә ябылу тантанасы 11 сентябрьдә Камал театрында узачак.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
3😨3👍2
Башкортстанда елгалар ярларыннан чыккан.

Кайберәүләрендәге су дәрәҗәсе бер тәүлектә 63 сантиметрга арткан. Сәбәбе — көчле яңгырлар.

Республикада август башыннан бирле яңгырлар туктамый. Урып җыю эшләре шуның аркасында инде ике атнага тоткарлана...

Видеоны карагыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4👍31🐳1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә кыска яңалыклар мондый:

🔸Курск өлкәсе хакимияте Глушковский районында яшәүче кешеләрне мәҗбүри эвакуацияли. Бу - Украина белән чиктәш район, сугышка кадәр бу районда 20 мең кеше яшәгән.

🔸 Русия ракеты Одессага очкан. Шәһәр хакимияте порт буендагы сивил инфраструктурага зыян килде диде, төгәл нәрсә икәне әйтелми. Йөк машинасында бодай ташучы ир, тагын бер хатын яраланган.

🔸 Мәскәүдә 16 яшьлек студент тоткарланган. Ул тимер юлларда реле шкафларга ут төртергә мөмкин дип шикләнәләр.

🔸 Дөнья сәламәтлек оешмасы маймыл чәчәге (оспа) чирен глобаль проблем дип саный. Африканың 13 илендә 17 мең кеше бу чирне эләктергән, 500ләп кеше үлгән. Русиядә бу чирнең таралуына сәбәп юк, дигән Роспотребнадзор.

🔸 Израил Гәззәдә килешү чарасында катнашырга ризалыгын биргән, ә ХӘМӘС баш тарткан дип яза Би-би-си.

🔸 Уфада бүген хоккей буенча Башкортстан кубогына ярышлар башлана. Биредә КХЛның биш клубы катнашачак. Бүген бозда «Автомобилист» белән "Нефтехимик", шулай ук "Салават Юлаев" белән "Северсталь" бер-берсенә каршы уянаячак.

🔸 Татарстанда соңгы атнада коронавирус белән авыручылар саны 35%ка арткан.

Күңелле көннәр телибез сезгә, дуслар!
2
Татарстанда аюлар умарталыклардан бал урлый

Әгерҗе, Мамадыш, Балык бистәсе районнарында аюлар умартлыкка төнлә кереп бал урлый. Кешеләргә зыян салынмый, әмма бал җитештереп кәсеп итүчеләр аюлар еш килеп умартларны аудара, җимерә, кәрәзле балны вата, шул сәбәпле акча эшләп булмый дип зарлана.

Дәүләт мондый очракларда умартачыларга чыгымнарны капламый, ярдәм итми. Ә аюларның төнлә "кунакка килү" очраклары соңгы елларда артканнан арта.

Умартачылар оешмасы аюлар килмәсен өчен умарталыкны электр чыбык белән уратып алырга киңәш итә.

Аюлар кешеләргә ташланмый, чөнки әле урманнарда аларга ашарга ризык шактый. Кешегә ташлану очрагы 10 ел элек булган.

Татарстанда кара аюлар Әгерҗе, Саба, Мамадыш районнарында очрый.

#татарстан
🍓4👍31🙈1🦄1
❗️Белгород өлкәсендә гадәттән тыш хәл вазгыяте кертелә

Сәбәбе - Украина гаскәрләренең һөҗүме. Моны Русия гадәттән тыш эшләр министры Александр Куренков тәкъдим иткән.
🎉5👏1