Былтыр Русиягә килгән мигрантларның саны соңгы ун ел эчендә иң азы булган
Былтыр Русиягә килгән мигрантлар саны - соңгы ун елның иң түбән күрсәткечләре. Росстат белешмәләренә күрә, 2023 елда Русиягә 560 мең кеше килгән. Бу - Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлаган беренче елы белән чагыштырганда 23 процентка азрак, 2022 елда илгән 730 мең кеше килгән булган.
Былтыр мигрантларның өчтән бере Таҗикстаннан, 10 проценты - Кыргызстаннан, тугызар проценты - Украинадан, Әрмәнстан һәм Казакъстаннан, дүрт проценты исә Үзбәкстаннан булган. Беларус, Кытай, Төркмәнстан, Һиндстан ватандашлары да килгән.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

👍4✍2❤1👏1🤔1
Сугыш башланганнан соң Татарстанда коммуналь челтәрләр алыштыру 25 процентка кимегән, бәясе ике тапкырга арткан
"Татэнерго" оешмасы мөдире урынбасары Рим Галиәхмәтов сүзләренчә, 2022 елдан "Татэнерго"га караган инфраструктура челтәрләрен алыштыру бәясе ике тапкырга арткан.
Шул сәбәпле модернизациягә бүленгән акчаны 47 процентка арттырырга мәҗбүр булганнар.
Моңа карамастан, соңгы ике елда алыштырылган челтәрләр 25 процентка кимегән.
"Казэнерго" һәм "Водоканал" оешмаларында да таушалган челтәрләрне алыштыру нормативтан азрак күләмдә эшләнгән.
▪️Былтыр Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган, диде рәсмиләр. Мәсәлән, Казанда таушалган хәлдәге су һәм канализация челтәрләрнең озынлыгы 58 километрдан арткан.

😁2👍1
Amnesty International журналист Алсу Кормашевага чыгарылган хөкем карарын "үч алу" дип саный.
Хокук яклау оешмасы вәкиле аны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#freeAlsu #Татарстан
@azatliqradiosi

😢14👍3❤2🎉1
Башкорт телен, кымыз һәм көрәшне милли мирас дәүләт реестрына кертәчәкләр.
Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, бу тәкъдим ата-бабалар хәтерен саклауга, рухи, мәдәни, тарихи һәм табигать мирасы объектларын танытырга булышачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

👍6🥰4🤡1
Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итеп флешмоб башлаган.
Флешмобта катнашучылар соңгы биш елда Хәбировның нәрсәсе белән истә калуы турында "ВКонтакте"да пост язарга, бу постның астына #хабировуходи дигән һэштег куярга тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Флешмобта катнашучылар соңгы биш елда Хәбировның нәрсәсе белән истә калуы турында "ВКонтакте"да пост язарга, бу постның астына #хабировуходи дигән һэштег куярга тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍16
Уфа активисты Ольга Комлевага "фейклар" тарату турында яңа маддә өстәгәннәр.
Башта ул "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаепләнгән иде. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Ә хәзер аны гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда да гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Башта ул "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаепләнгән иде. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Ә хәзер аны гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда да гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬9😱2👍1
Казанны басып алучылар һәйкәлен төзекләндерүне ике ел эчендә тәмамларга җыеналар.
Бина 200-300 ел яшәргә тиеш, дип саный рәсмиләр.
Ә менә Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, теләкләренә һаман ирешә алмады.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤮22🤬15💩5😁1
Хәерле иртә, дуслар!
🔸27 кешелек балык тоту көймәсе Атлантик океанда баткан. Көймәдә русиялеләр дә, Испания, Индонения, Уругвай ватандашлары да булган.
🔸 Белгород өлкәсендә өч дрон бәреп төшерелгән. Грайварон тирәсендәге күпкатлы йорт янында шартлаткыч ыргытылган, каза күрүчеләр юк, дип белдергән җирле хакимият.
🔸Харьковны утта тоту аркасында бер кеше һәлак булган. Русия гаскәрләре С-300 ракетларын кулланган дип белдерде Харьков мэры.
🔸 Мәхкәмә пошлиналары 5-30 тапкырга артачак. Бу - бюджетны акча белән тулыландыруның бер чарасы.
🔸 7 елга хөкем ителгән рәссам А. Соколиченкога теләктәшлек күрсәтер өчен мәхкәмә утырышларына йөргән Питербур университеты укытучысына хезмәт килешүен озайтмаганнар. Филолог университетта 30 елдан артык вакыт эшләгән.
🔸 Парижда русияле кеше тоткарланган. Ул Олимпиада вакытында төрле тәртипсезлекләр оештырырга әзерләнүдә шикләнелә. Аны шымчылык маддәсе белән ябып куюлары ихтимал, аңа 30 ел төрмә яный.
🔸 Президентлык өчен ярышта АКШның вице-президенты Камала Харрис Дональд Трамптан ике процентка алда бара. Бу - сораштыру күрсәткечләре.
🔸 Башкортстанда "Башкорт аты" дигән бәйге булачак, шунда ук иң оста кымыз ясаучы да билгеләнәчәк.
🔸 Казанның хайваннар бакчасында Стефан исемле селүәсен үзенең 20 яшен тутырган.
Менә шундый иртәнге хәбәрләр сезгә.

✍2🔥1
Көн язмасы. Нариман Джелял: "Кырым сугышка әзер торырга тиеш"
28 июньдә Украина Русия әсирлегендәге ун ватандашын кайтарды. Кайтарылучылар арасында кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял да булды. Ул 2021 елда аннексияләнгән Кырымда кулга алынып, газүткәргечтә диверсия ясауда гаепләнеп, 17 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Июль башында ул һәм аның гаиләсе Киевка күченде.
Интервьюдан бер-ике өзек.
— Гаиләгез сезне ничек каршылады?
— Бу бик хисле вакыйга булды. Балаларыңны, хатыныңны кочаклауның нинди бәхет икәнен аңлатып та бетереп булмый.
Кызым минем кайтуыма ничек карар микән дип борчыла идем. Чөнки миннән аерганда, аңа нибары 11 ай гына иде. Ул әтисе турында фотолар яки элегрәк төшерелгән видеолар аша гына белде. Мин дә аның үскәнен фотолардан гына карап бара алдым. Мин баланың беренче тапкыр тәпи атлавы, беренче сүзләрен әйткән иң матур вакытларын күрми калдым. Ул мине ихлас күңелдән кабул итте. Башка балалар да. Һәм хәзер, беренчедән, без бергә була алу мөмкинлегеннән ләззәтләнәчәкбез. Икенчедән, яңа шартларда, Украинада нормаль тормыш кору турында уйлаячакбыз. Кызганыч, Кырымнан читтә.
— Кырымда сугышка әзер торырга кирәкме?
— Бүгеннән үк. Тыныч кына узар дип хыялланмагыз да. Украина яки башка илләр дипломатик юлны теләми дигән сүз түгел, Русия теләми! Шуңа күрә, аңлашыла ки, Кырым төрле юллар белән азат ителәчәк. Шул исәптән хәрби юл белән дә. Моңа әзер торырга кирәк. Корбаннар да булачак.
👉Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Азатлык Радиосы
Нариман Джелял: "Кырым сугышка әзер торырга тиеш"
Кремль тоткыннары булган кырымтатарлар ничек яши? Аларны ничек азат итәргә? Русия белән Украина арасында сугыш барганда Кырымны нәрсә көтә һәм аның деоккупациясенә ничек әзерләнергә? Бу хакта күптән түгел Русия тоткынлыгыннан азат ителеп, Киевка җибәрелгән…
❤4🔥3👍1🙏1🤡1🖕1
Башкортстанда эшкә сәләтле яшьтә үлгән ирләрнең саны 11,7 процентка арткан
Башкортстанда бу елның биш аенда 21,5 мең кеше үлгән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,2 мең кешегә күбрәк. Аеруча 16-61 яшьлек, эшкә сәләтле ирләр арасында үлем очраклары күбәйгән (11,7 процентка). Андыйларның саны биш мең кешегә җиткән, дип яза "Коммерсантъ" Росстат белешмәләренә таянып.
Иң күп үлүчеләр — өлкәнәйгән хатын-кызлар арасында — 8,6 мең кеше. Өлкән яшьтә үлгән хатын-кызларның саны 6,3 процентка арткан.
Тагын башка саннар 👉 монда.

💔4😢2👍1
📍Мәскәүнең төньягында Русия саклану министрлыгы офицеры утырган машина шартлаган
Андрей Торгашовның аяк табаннары өзелгән, хатынын кыйпылчыклар яралаган, аларның икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр. Янәшәдә торган биш машина да зыян күргән.
Русия эчке эшләр министрлыгында бу — Торгошевка һөнәри эшчәнлеге аркасында ясалган һөҗүм булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.
Казаның сәбәпчесе нәрсә булган? Бу 👉 сылтамадан укыгыз.
◾️Соңрак Андрей Торгашев медиада чыккан бу хәбәрләрне кире какты. RT белән сөйләшкәндә ул шартлау турында эштә вакытта белеп алдым дигән һәм шартлаган Toyota Land Cruiser машинасына катнашым юк дип белдергән. "Мин ул урында яшәмим дә. Бөтенләй башка урында яшим", дигән Торгашев.
◾️ Агентство" басмасы язуынча, шартлау булган Синвиянски урамында Торгашовның хатыны Майя яши.

🔥2🤔2🎉2❤1👍1🤯1
🏆 Тиздән Олимпиада. Көтәсезме? Уеннар турында берничә факт
🔹Бу - 33нче җәйге Олимпиада. Уеннар 26нчы июльдә башлана, 11нче августка кадәр дәвам итәчәк. Парижда моңа кадәр җәйге Олимпиада 1900, 1924 елда булды, ә 1924, 1968, 1992 елларда кышкы Уеннар узган.
🔹Спортчылар үзара 28 традицион уеннарда катнашып көч сынашачак. Шулай ук серфинг, брейкинг, кыяга менү, скейтбординг кебек тагын 4 спорт төрендә чемпионнар билгенәләчәк.
🔹Олимпиа утын Летиция Каста, MC Solaar, Сергей Бубка, Снуп Догг кебек шәхесләр күтәреп барачак.
🔹 Олимпиадада Русиядән 15 спортчы нейтраль статуста катнашачак. Алар ачылышта башка спортчылар кебек парадта катнаша алмый, җиңә калса, Русия гимны яңгырамаячак, байрак күтәрелмәячәк.
🔹 Алдан ук Олимпиадада катнашудан Русиянең нәфис гимнастика федерациясе, боксчылар, суга сикерүчеләр, фехтовальщиклар, уктан атучылар, синхрон йөзүчеләр баш тартты.
🔹 "Беренче", "Россия-1", "Матч ТВ" каналлары Олимпиаданы күрсәтмәячәк. Sports.ru, язуынча, бу - сәяси карар, әлеге вакытта Русия гимны, байрагы булмаган Уеннарны күрсәтергә ярамый дип санаган сәясәтчеләр.
Соңгы тапкыр мондый хәл 1984 елда булды, ул вакытта Лос Анжелеста уздырылган Олимпиадага Советлар Берлеге байкот игълан итте. Олимпиада ачылышы һәм ябылышы, берничә ярыш трансляциясен "Вконтакте" оештырачак.
🔹Русиянең бер түрәсе дә, шул исәптән президенты да Олимпиадага чакырылмаган һәм трибунага узар өчен аккредитация алмаган.
🔹Олимпиаданың инфрастуктурасын булдыруга 4 млрд евро, ә уеннарны оештыруга 5 млрд евро кача тотылган. Бу иң арзан Уеннар булырга тиеш дип әйтелде. Иң зур чыгымлы Олимпиада Сочида булды, анда 1,5 трлн сум акча тотылды.
🔹 Олимпиада уеннары Парижда гына түгел, Марсель, Ницце, Лион, Нанте, Бордо һәм башка шәһәрләрдә узачак.
🔹 Французларның күбесе Олимпиаданың Франциядә узуына каршы, 2023 елда уздырылган сораштыруларга күрә, халыкның 44%ы бу Уеннарны начар бәяләгән, 52% Олимпиада узган вакытта башкаладан китәргә туры киләчәк дип җавап биргән. Туристлар күпләп киләчәк, тынычлык бетәчәк, дип аңлатканнар.
🔹 Хакимиятләр Олимпиада вакытында җәмәгать транспорты бушлай булачак дип вәгъдә биргән булган, әмма ахыр чиктә бәяләр ике тапкырга арткан.

✍4⚡2❤2🔥2👍1😁1
👭Айгөл белән Айтуган балаларны башкортчага өйрәтә
Башкортстанда "Әлифба" мультфильмы чыкты. Аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте.
Мультфильмның каһарманнары — Айгөл белән Айтуган балаларга башкорт теле әлифбасы турында сөйли.
"Әлифба" кыска гына серияләрдән тора, алар 3-5 яшьлек балаларга каралган. Һәр серияне әзерләүдә сценарий язучылар һәм рәссамнар гына түгел, балалар психологлары, музыкантлар, укытучылар да катнашкан.
Мультсериал инде төгәлләнеп килә, дип сөйләгән телеканалга проект продюсеры Юнир Әминев. Аның әйтүенчә, гомуми кулланылышка сериал быел көзгә таба чыгачак.
Тагын ниләр бар "Әлифба"да? ➡️ Монда яздык.
❗️Һәм Әйдә! Online проекты быел 21 февральдән башкорт теленә өйрәтә башлавын искә төшерәбез. Бик кызыклы һәм файдалы ул. Кем башкортча сөйләшергә өйрәнәсе килә, рәхим итегез!

Башкортстан башлыгы башкорт телен өйрәнүгә ярдәм итү өчен ясалган мультфильмны тәкъдим итте
"Әлифба" исемле мультфильм 42 сериядән торачак, аның каһарманнары Айгөл белән Айтуган балаларга башкорт теле әлифбасы турында сөйләячәк.
👍5✍1🔥1
АКШ вице-президенты Камала Һаррис президент вазифасына Республикан фиркасеннән намзәт — Дональд Трамптан ике процентка алда бара.
Бу Reuters/Ipsos сораштыруыннан күренә. Һаррисны сораштыруда катнашканнарның 44 проценты, ә Трампны — 42 проценты хуплаган. Сораштыру 22-23 июльдә үткән.
Респондентларның 56 проценты Камала Һаррисны "үткен акылга ия һәм авырлыкларны җиңәргә сәләтле", дип саный. 78 яшьлек Дональд Трамп турында исә сораштыруда катнашканнарның 49 проценты шундый фикердә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

👍6✍3💩3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🏆 Тиздән Олимпиада. Көтәсезме? Уеннар турында берничә факт 🔹Бу - 33нче җәйге Олимпиада. Уеннар 26нчы июльдә башлана, 11нче августка кадәр дәвам итәчәк. Парижда моңа кадәр җәйге Олимпиада 1900, 1924 елда булды, ә 1924, 1968, 1992 елларда кышкы Уеннар узган.…
Парижда Олимпия уеннары вакытында "тотрыксызлыкка китерердәй гамәлләр" әзерләүдә шикләнеп Русия ватандашын тоткарлаганнар.
40 яшьлек русиялене (аның исеме әйтелми) узган якшәмбедә, 21 июль көнне Франция эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек баш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган һәм сак астына утырткан диелә.
23 июльдә аңа Франциядә дошманлык уяту максаты белән, чит дәүләт мәнфәгатьләрендә, күзләү эшчәнлеге алып бару турында гаепләү белдерелгән. Гаепле дип табылса, аңа 30 ел төрмә яный.
Le Parisien мәгълүматынча, Франция эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек идарәсе берничә көн буе русиялене күзәтеп торган, ә 21 июльдә аны тоткарлаганнар. Фатирында тентү үткәргәннәр.
Күптән түгел Франция эчке эшләр министры Жеральд Дарманен Олимпиада-2024кә йөзләгән чит ил кешесен — журналистларны, физиотерапевтларны һәм техник эшчеләрне кертмәячәкләрен әйткән иде. Министр сүзләренчә, бу исемлеккә Русия һәм Беларус ватандашлары да керә.

👍4❤1⚡1🔥1🤔1
23 июльдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә уйгырлар геноциды турында All Static & Noise ("Бөтен статика һәм шау-шу") дип аталган фильм күрсәттеләр. Аны карарга җирле татарлар һәм уйгырлар җыелган.
— Кинодан соң очрашу булды. Фильмда төшкән уйгыр кешесе Абдулвәли Әюп килгән иде. Ул элек Төркиядә торган, хәзер Норвегиядә яши. Фильмны еламыйча гына карап булмады, — дип сөйләде Австралия татары, исемен күрсәтмәүне сорап.
▪️All Static & Noise — Кытай хакимиятләре "тәрбия лагерьләре" аша узган уйгырларның язмышы турында документаль фильм.
Фильмда Кытайның "тәрбияләү лагерьлары" челтәре аша узган уйгырларның ничек җәберләнүләре турында сөйләнә. Аның аннотациясендә Кытайның дәүләт тарафыннан финансланган киң масштаблы репрессияләре фаш ителә, диелә.
Кинотасмада 6 яшьлек балаларга уйгыр телен өйрәткән өчен тәрмәгә ябылган һәм җәберләнгән тел белгеченең, Пекин һава аланында кулга алынып һәм баласыннан аерым төрмәгә салынган ир-атның һәм башка дистәләгән кешенең язмышы белән танышырга була.

💔10❤3👍2🙏1🤣1
Украинага каршы сугышырга киткән Башкортстан хәрбиләре Русия баскынлыгындагы Донецки "халык республикасы"ның бер авылында мәчет салган.
Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.
"Бу эшләр хезмәттән бушаган чакта алып барылды. Төзелеш кирәк-яраклары: бүрәнәләр, такталар, брус - Башкортстаннан.", дип яза түрә.
Забелин мәчеттән соң православ чиркәве төзү башлана, ди.
▪️Басып алынган украин авылында мәчет салган Башкортстанның үзендә инде 17 ел буе "Әр-Рәхим" мәчетен дә төзеп бетерә алмыйлар.
▪️Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә, берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәрткән иде.
📷IslamNews

🤡12👍1👎1😢1😐1😈1
Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында көчле яңгыр аркасында күпер ишелгән, йортларны су баскан.
Ә Илеш районында боз яуган. Менә шундый хәлләр Башкортстанда җәй уртасында!
Ә сез климат үзгәрә дигән хәбәрләргә ышанасызмы?
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Ә Илеш районында боз яуган. Менә шундый хәлләр Башкортстанда җәй уртасында!
Ә сез климат үзгәрә дигән хәбәрләргә ышанасызмы?
#Башкортстан
@azatliqradiosi
YouTube
Башкортстанда җәй уртасында боз яуды
Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында көчле яңгыр аркасында күпер ишелгән, йортларны су баскан. Ә Илеш районында боз яуган. Менә шундый хәлләр Башкортстанда җәй уртасында! Ә сез климат үзгәрә дигән хәбәрләргә ышанасызмы?
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат…
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат…
😢4🐳2👍1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә ниләр бар, ниләр юк - шуларны сезнең өчен барладык.
🔸Калуга өлкәсендә Ми-28 хәрби боралак казага эләккән, барлык экипаж һәлак булган. Сәбәбе техник җитешсезлекләр дигән Русия саклану министрлыгы.
🔸Шул ук министрлык иртән Белгород, Курск өлкәләрендә җиде дрон, аннексияләнгән Кырымда дүрт дрон бәреп төшерелде дип хисап тотты. Ләкин шул ук вакытта Курск өлкәсе губернаторы 17 дрон бәреп төшерелде диде.
🔸Владимир Путин прокуратура белән Тикшерү комитеты хезмәткәрләре өчен армиягә баруны кичектерү турында кануннын имзалаган.
🔸 Мәскәүдә Русия саклану министрлыгының хәрби төзелеш компаниясенең башлыгы А. Белков тоткарланган. Ул акча белән хәрәмләшүдә шикләнелә, дип яза "Коммерсант".
🔸 Җырчы Глюкозаның акча хисаплары томаланган. РИА Новости язуынча, бу аның 262 мең сумлык бурычы булуына бәйле. Моңа кадәр "Имин интернет Лигасы" башлыгы Елена Мизулина җырчыны сәхнәдә исерек килеш җырлауда гаепләде.
🔸 Чистай шәһәрендәге өч йортны республиканың архитектура һәйкәле итеп таныну сорыйлар. Алар өчесе дә XIX гасыр азагы — XX гасыр башында төзелгән агач йортлар.
🔸 Башкортстанда тычкан чире белән авыручлар саны арткан. Мондый диагноз белән Уфаның инфекцион хастаханәсендә 10 кеше дәвалана.
Менә шундый яңалыклар. Көнегез матур узсын!

👍2🔥2✍1
🔺Джо Байден халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул президент мөддәтенең азагына кадәр Украинага ярдәм итәчәкмен диде
Шулай ук НАТОны көчләтүгә, Газзәдәге сугышны туктатуга да тырышлык куячакмын дип сөйләде. Бу Байденның ноябрьдә буласы сайлаулардан чыккач, беренче тапкыр халыкка мөрәҗәгать итүе булды.
Ул сайлауда катнашмавын эстафетаны яшь буынга тапшыру кирәклеге белән аңлатты, демократия принципларын сайлау зарур диде.
"Безнең демократияне коткарырга берни комачау итә алмый. Шәхси амбицияләр дә. Шуңа күрә, алга барган иң яхшы юл — эстафетаны яңа буынга тапшыру, дигән карарга килдем. Бу безнең милләтне берләштерү өчен иң яхшы ысул", диде ул видеомөрәҗәгатьтә.
Джо Байденның президентлык мөддәте 2025 елның гыйнварында бетәчәк. Аңа кадәр башлаган эшләр, реформалар тәмамланырга тиеш диде.
Моннан тыш ул Камала Һарриска теләктәшлек белдерде. Аны сәләтле, тәҗрибәле кеше диде һәм үзе өчен искиткеч партнер булганлыгын искәртте. "Хәзер сайлау үзегездән тора", диде Байден.
Тулырак укырга теләсәгез, менә 👉 сылтама.

🔥5❤1🤡1