Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узган атна ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар.

Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.

"Җиңү гаскәренә кушыл" дип аталган телемарафон турында 👉 язма 👈 әзерләгән идек. Төп фикерләрне рәсемнәрдән укый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩12🤮9🖕21👍1
📍 Русиядә чит ил ватандашлары белән хезмәттәшлек итү турында кимендә 40 җинаять эше ачылган

Иң еш кешеләрне Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионы яки Украина белән белән "элемтәләр" өчен гаеплиләр.

Чит дәүләтләр белән "элемтәләр" өчен өч җинаять эше ачылган: Польша, Латвия, Британия белән элемтәләр өчен берешәр эш.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬3😢3
🚫 Русия Думасына урысча белмәгән чит ил ватандашларын депортацияләү турында канун өлгесе кертелгән

Мондый канун өлгесен Думага бүген ЛДПР фракциясе кертә. "Безгә бары тик телебезне һәм илебез тарихын өйрәнгән белгечләр генә килергә тиеш", ди фирка башлыгы Слуцкий.

Ул Русиягә "бары тик талантлы һәм икътисадка файдалы" чит ил эшчеләрен генә кертергә кирәк дип саный.

Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Русиядә мигрантларга басым һәм аларга карата тискәре риторика арткан.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.
🤡7👎6👏1
Янган өйне төзекләндерү өчен — Украинадагы сугышка

Татарстанның Минзәлә шәһәреннән 19 яшьлек Илья "җиңүгә үз өлешен кертү һәм гаиләсенең матди хәлен яхшырту өчен" контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән.

Бер ай элек аның гаиләсенең йорты, ишегалды корылмалары, мунчалары янып беткән.

— Контракт белән хезмәт итәргә карар кылуымның бер сәбәбе – йортны торгызуда әти-әниемә ничек булса да ярдәм итү. Әнием башта каршы төшкән иде, әмма соңрак бу карар белән килеште, — дип сөйләгән Илья.

Республикада яшәүчеләрнең "җиңел генә баеп кайтуга" өметләнеп, "ихтыяри" батальоннарга керүләре турында Азатлык моңарчы да язган иде.

Илья турында тулырак 👉 монда укыгыз.

Татмедиа фотосы.
😱11🤷‍♂4💩3🤡3🤮21👍1🍌1
Казанда БРИКС илләре арасында Коръән бәйгесе узачак

— Безнең 22 дәүләттән кунакларыбыз килә. Беренче чиратта, БРИКС илләре. Аннары ислам дәүләтләреннән теләүчеләр күп булды. Без ислам илләре белән күп эшлибез, бу чарага Бразилия, Һиндстан, Кытай мөселманнары да киләчәк, — диде Рушан Әббәсов.

Шулай ук дини програм кысаларында мигрантларга “ничек үзләрен тотарга кирәклеген” аңлатачаклар.

Тулырак - безнең хәбәрдә.
9👎4🤔2👍1🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 июль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татастан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия Дәүләт шурасының "Тормыш өчен инфраструктура" комиссиясе рәисе итеп билгеләнгән. Бу хактагы фәрманны Русия башлыгы Владимир Путин имзалаган.

🔸Радий Хәбиров Башкортстанның милли мирасы реестры төзергә тәкъдим итә. Аңа табигать һәм архитектура һәйкәлләреннән тыш башкорт теле, кымыз һәм көрәшне кертергә телиләр.

🔸Камала Һаррис АКШ президенты сайлауда намзәтен күрсәтү өчен Демократик фиркадән җитәрлек тавыш җыйган.

🔸Русия саклану министрлыгы хәбәренчә, бүген төнлә 25 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Аларның 21е - аннексияләнгән Кырымда. Киреч күпере 40 минутка ябылып торган.

🔸Русиядә Avito кушымтасы App Store интернет кибетеннән юкка чыккан.
🔥3👍1
Түбән Каманың полиция бүлекчәсендә җәфаланган тоткынга Русия эчке эшләр министрлыгы 500 мең сум түләргә тиеш булачак

Татарстанның Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе полиция тарафыннан җәфаланган Илдар Камалиевка Русия эчке эшләр министрлыгыннан 500 мең сум компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарган.

Камалиев үзе ике миллион сум сораган булган. Ул бу карарны шикаять итмәкче була.

Эшнең очы 2016 елга барып тоташа. Камалиевны тоткарлыйлар һәм берничә полиция хезмәткәре эш бүлмәсендә ирдән гаебен танып күрсәтмә бирүне таләп иткән.

Алар тоткарланучының башына пакет кидергән, сугып-тибеп кыйнаган дип саный тикшерү.

Куәт оешмасы вәкилләренең җәфалауларына түзә алмыйча Камалиев гаебен танып килүе турында гариза язган диелә.

2022 елда полиция стажеры Илнар Гарипов тоткарлана. Аны соңрак "көч һәм махсус чаралар кулланып вәкаләтләрен арттыруда" гаепле дип таныды һәм аны ирегеннән мәхрүм итте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😱3👍1
"Кавказ" портында паромга һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.

Краснодар өлкәсенең "Кавказ" портында дрон паромга һөҗүм иткән. Янгын башланган. Экипаж арасында зыян күрүчеләр бар. Бер кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.

Украина җитәкчелеге әлеге мәгълүматка аңлатма бирмәде.

"Кавказ" порты Керич бугазы аша аннексияләнгән Кырымга паром кичеше оештыра. Анда шулай ук экспорт нефтен күчерү өчен йөк терминалы да урнашкан.
🤔3🤬31👍1
"Азатлык өчен көрәшү — саваплы һәм бәрәкәтле эш"

АКШта Әсир милләтләр атналыгы уза. Бу уңайдан дөнья буйлап унлап шәһәрдә пикетлар оештырылды. Иң зуры АКШның Лос Анжелес шәһәрендә булды: анда сәяси тоткын буларак төрмәдә утыртылган татар, башкортлар искә алынды, Татарстан белән Башкортстан бәйсез булырга тиеш дигән шигарләр күтәрелде.

— Безгә күп очракта Литва милләтчеләре теләктәшлек күрсәтә, бу пикетны оештыруда да алар ярдәм итте. Урамда торганда бер кеше безне күреп "Дежавю халәтен кичерәм. Без бүген сез узган юлны уздык. Бирешә күрмәгез, азатлык өчен көрәшү — саваплы һәм бәрәкәтле эш" дип күңелне күтәреп китте., — дип сөйләде Вильнюстагы пикет турында башкорт активисты Руслан Габбасов.

Лос Анжелеста исә Әсир милләтләр пикетына утызлап кеше килгән. Биредә күпчелек татарлар белән башкортлар булган, әмма пикетта марилар, бурятлар, калмыклар да катнашкан.

— Күченеп киткәннән соң бу резолюцияне тулысынча игътибар белән укыдым, быел бу атналыкны аеруча көтеп алдым, — ди ул. — Бу атнада Америкада төрле мәдәни лекцияләр һәм сәяси күзәтүләр оештырыла. Безгә, татар-башкортларга үзебез турында искә төшерергә уңайлы форсат. Без бар, без азатлык телибез икәнен аңласыннар. Безне урыслар белән бутамасыннар, - дип сөйләде активист Фәнис Фәхретдинов.

Озак еллар дәвамында Әсир милләтләр атналыгын сәбәп итеп, ике улын ияртеп Вашингтондагы Ак йорт каршына чыккан галим Вил Мирзаянов быел бу вакыйганың төрле илләрдә пикетлар буларак узуы һәм бирегә кешеләрнең күпләп чыгуын куанып кабул итә. Вакытында көрәштә ялгыз булдым, яшьләрнең бу теманы күтәреп чыгуы көрәш тукталмаганы турында сөйли, диде ул Азатлыкка.

Мәкаләне Азатлыкка кереп укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.
🔥85👍5🤮4👎1💩1
Башкортстанның йорт сагында утыручы элекке түрәсе Яна Гайдук сугышка китәргә теләк белдергән

Бу хакта аның адвокаты Илмир Халиков сөйләгән. Гайдук - Башкортстанның яшьләр сәясәте дәүләт комитетының элекке җитәкчесе иде.

"Гаепле булганга түгел, ә файда китерәсе килгәнгә", дигән Халиков.

Быел яз көне җинаять кодексына төзәтмәләр кертелде, аларга ярашлы, саклану министрлыгы белән контракт төзегән затка карата тикшерү эшләре туктатылып торылырга тиеш, дип тә искәрткән адвокат.

Гайдукны вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр.

🔺Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Андый кешеләр Татарстан белән Башкортстанда да бар. Тикшерүчеләрнең контракт төзүгә кыстаулары да билгеле булды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩6🤡3👍1
Былтыр Русиягә килгән мигрантларның саны соңгы ун ел эчендә иң азы булган

Былтыр Русиягә килгән мигрантлар саны - соңгы ун елның иң түбән күрсәткечләре. Росстат белешмәләренә күрә, 2023 елда Русиягә 560 мең кеше килгән. Бу - Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлаган беренче елы белән чагыштырганда 23 процентка азрак, 2022 елда илгән 730 мең кеше килгән булган.

Былтыр мигрантларның өчтән бере Таҗикстаннан, 10 проценты - Кыргызстаннан, тугызар проценты - Украинадан, Әрмәнстан һәм Казакъстаннан, дүрт проценты исә Үзбәкстаннан булган. Беларус, Кытай, Төркмәнстан, Һиндстан ватандашлары да килгән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍421👏1🤔1
Сугыш башланганнан соң Татарстанда коммуналь челтәрләр алыштыру 25 процентка кимегән, бәясе ике тапкырга арткан

"Татэнерго" оешмасы мөдире урынбасары Рим Галиәхмәтов сүзләренчә, 2022 елдан "Татэнерго"га караган инфраструктура челтәрләрен алыштыру бәясе ике тапкырга арткан.

Шул сәбәпле модернизациягә бүленгән акчаны 47 процентка арттырырга мәҗбүр булганнар.

Моңа карамастан, соңгы ике елда алыштырылган челтәрләр 25 процентка кимегән.

"Казэнерго" һәм "Водоканал" оешмаларында да таушалган челтәрләрне алыштыру нормативтан азрак күләмдә эшләнгән.

▪️Былтыр Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган, диде рәсмиләр. Мәсәлән, Казанда таушалган хәлдәге су һәм канализация челтәрләрнең озынлыгы 58 километрдан арткан.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😁2👍1
Amnesty International журналист Алсу Кормашевага чыгарылган хөкем карарын "үч алу" дип саный.

Хокук яклау оешмасы вәкиле аны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#freeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
😢14👍32🎉1
Башкорт телен, кымыз һәм көрәшне милли мирас дәүләт реестрына кертәчәкләр.

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, бу тәкъдим ата-бабалар хәтерен саклауга, рухи, мәдәни, тарихи һәм табигать мирасы объектларын танытырга булышачак.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍6🥰4🤡1
Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итеп флешмоб башлаган.

Флешмобта катнашучылар соңгы биш елда Хәбировның нәрсәсе белән истә калуы турында "ВКонтакте"да пост язарга, бу постның астына #хабировуходи дигән һэштег куярга тиеш.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍16
Уфа активисты Ольга Комлевага "фейклар" тарату турында яңа маддә өстәгәннәр.

Башта ул "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаепләнгән иде. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Ә хәзер аны гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда да гаеплиләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬9😱2👍1
Казанны басып алучылар һәйкәлен төзекләндерүне ике ел эчендә тәмамларга җыеналар.

Бина 200-300 ел яшәргә тиеш, дип саный рәсмиләр.

Ә менә Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, теләкләренә һаман ирешә алмады.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮22🤬15💩5😁1
Хәерле иртә, дуслар!

🔸27 кешелек балык тоту көймәсе Атлантик океанда баткан. Көймәдә русиялеләр дә, Испания, Индонения, Уругвай ватандашлары да булган.

🔸 Белгород өлкәсендә өч дрон бәреп төшерелгән. Грайварон тирәсендәге күпкатлы йорт янында шартлаткыч ыргытылган, каза күрүчеләр юк, дип белдергән җирле хакимият.

🔸Харьковны утта тоту аркасында бер кеше һәлак булган. Русия гаскәрләре С-300 ракетларын кулланган дип белдерде Харьков мэры.

🔸 Мәхкәмә пошлиналары 5-30 тапкырга артачак. Бу - бюджетны акча белән тулыландыруның бер чарасы.

🔸 7 елга хөкем ителгән рәссам А. Соколиченкога теләктәшлек күрсәтер өчен мәхкәмә утырышларына йөргән Питербур университеты укытучысына хезмәт килешүен озайтмаганнар. Филолог университетта 30 елдан артык вакыт эшләгән.

🔸 Парижда русияле кеше тоткарланган. Ул Олимпиада вакытында төрле тәртипсезлекләр оештырырга әзерләнүдә шикләнелә. Аны шымчылык маддәсе белән ябып куюлары ихтимал, аңа 30 ел төрмә яный.

🔸 Президентлык өчен ярышта АКШның вице-президенты Камала Харрис Дональд Трамптан ике процентка алда бара. Бу - сораштыру күрсәткечләре.

🔸 Башкортстанда "Башкорт аты" дигән бәйге булачак, шунда ук иң оста кымыз ясаучы да билгеләнәчәк.

🔸 Казанның хайваннар бакчасында Стефан исемле селүәсен үзенең 20 яшен тутырган.

Менә шундый иртәнге хәбәрләр сезгә.
2🔥1
Көн язмасы. Нариман Джелял: "Кырым сугышка әзер торырга тиеш"

28 июньдә Украина Русия әсирлегендәге ун ватандашын кайтарды. Кайтарылучылар арасында кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял да булды. Ул 2021 елда аннексияләнгән Кырымда кулга алынып, газүткәргечтә диверсия ясауда гаепләнеп, 17 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Июль башында ул һәм аның гаиләсе Киевка күченде.

Интервьюдан бер-ике өзек.

— Гаиләгез сезне ничек каршылады?

— Бу бик хисле вакыйга булды. Балаларыңны, хатыныңны кочаклауның нинди бәхет икәнен аңлатып та бетереп булмый.
Кызым минем кайтуыма ничек карар микән дип борчыла идем. Чөнки миннән аерганда, аңа нибары 11 ай гына иде. Ул әтисе турында фотолар яки элегрәк төшерелгән видеолар аша гына белде. Мин дә аның үскәнен фотолардан гына карап бара алдым. Мин баланың беренче тапкыр тәпи атлавы, беренче сүзләрен әйткән иң матур вакытларын күрми калдым. Ул мине ихлас күңелдән кабул итте. Башка балалар да. Һәм хәзер, беренчедән, без бергә була алу мөмкинлегеннән ләззәтләнәчәкбез. Икенчедән, яңа шартларда, Украинада нормаль тормыш кору турында уйлаячакбыз. Кызганыч, Кырымнан читтә.

 — Кырымда сугышка әзер торырга кирәкме?

— Бүгеннән үк. Тыныч кына узар дип хыялланмагыз да. Украина яки башка илләр дипломатик юлны теләми дигән сүз түгел, Русия теләми! Шуңа күрә, аңлашыла ки, Кырым төрле юллар белән азат ителәчәк. Шул исәптән хәрби юл белән дә. Моңа әзер торырга кирәк. Корбаннар да булачак.

👉Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
4🔥3👍1🙏1🤡1🖕1