Су астында калган татар авыллары, сез ни хәлдә?
Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул су казасы нәтиҗәләре турында.
Быелгы яз язгы ташулар белән истә калачак. Җәй уртасы булса да, Оренбур, Курган, Төмән, Омски һәм Русиянең башка төбәкләрендә су һәлакәте эчендә калучылар әлегәчә тормышларын рәткә китерү белән мәшгуль. Иртеш, Ишем, Сакмар кебек зур елгалар ташты, ә бу елгалар буенда сәйлән кебек татар авыллары тезелеп киткән. Су һәлакәтенә каршы татарлар күп очракта ялгыз калып, үзләрен, авылларын коткарды. Башка еллардан аермалы татар авылларыннан кешеләр эвакуацияләнде. Берничә сәгать эчендә кешеләр малларын, үзләрен коткарды.
— Ярдәм булачак дип вәгъдә иттеләр. Шәт, алдамаганнардыр, — ди авыл кешеләре. — Болай хакимияткә ышаныч әллә ни юк. Элек тә үзебезне үзебез кайгырттык, алга таба да шулай булачак. Безнең авыл үзебездән башка кемгә кирәк?
Каза күрүчеләрнең һәрберсенә 20 меңешәр сум акча биргәннәр. Алар ул акчаны "Ялап куярга ярап куйды" дип әйтә.
Орск, Карагай, Усть-Ишимларга күпме акча биргәннәр? Эвакуацияләргә дучар булган авылларны төзекләндерү өчен күпме вакыт китәчәк? Татарстаннан ярдәм барысына да җиткәнме?
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Азатлык Радиосы
Язгы ташу аркасында суда утырып калган татар авыллары ни хәлдә?
Быел Оренбур, Төмән, Омски якларында булган язгы ташу аркасында күп татар авыллары каза уртасында калды. Эвакуациягә дучар булган авыллар, шәһәрләр бүген нинди тормыш кичерә? Хакимият вәгъдә иткән ярдәм булдымы?
🤬4✍1🐳1
🔻Татар язучысы Мөхәммәд Мәһдиев әсәре нигезендә сериал төшерелә
Кеше китә – җыры кала" 20 сериядән торачак. Кино Татарстанның Питрәч районының Шәле һәм Әлбәдән авылларында төшерелә.
Фильмда – 100гә якын театр актеры, ә халык күп булган күренешләрдә 200гә якын кеше катнаша. Аның режиссёры – Александр Долматов.
Кайчан күреп булачак аны? 👉 Монда яздык.
▶️ Ә әлегә без бу үлмәс әсәрне искә төшерер өчен аның 👉 аудиозмасын тыңларга тәкъдим итәбез. Аны "Әйдә. Online" проекты әзерләгән иде.

❤8👍3
Русиянең төрле төбәкләреннән 250ләп мәктәп укучысы Төньяк Кореягә ялга киткән
Алар "Сондовон" аланында ял итәчәк, дип хәбәр итә Приморье төбәге хөкүмәте.
Укучылар бу аланда 22 июльдән 2 августка кадәр булачак. Алар "ике илнең дуслыгын ныгыта торган чараларда катнашачак, җилкәннәр астында диңгезгә чыгачак, тхэквондо һәи рәсем ясау белән шөгыльләнәчәк", диелә хәбәрдә. "Корея көне", "Русия көне", "Дуслык киче", "Сәләтле балалар сәхнәсе" дигән чаралар ниятләнә.
▪️Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин Пһеньянга барган иде. Шуннан соң хакимият тарафлы "Беренчеләр хәрәкәте" Төньяк Кореядәге балалар аланында Русия үсмерләренә җәйге ял оештыру турында игълан итте.
▪️ "Беренчеләр хәрәкәте" сайтыннан күренгәнчә, балаларның Төньяк Кореяга сәфәрен дәүләт түләргә әзер.
Татарстан һәм Башкортстан балалары Төньяк Кореягә барамы ? Бу хакта 👉монда.

🤣6💊5👍2🫡1
⚡️ Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева җомга узган яшерен мәхкәмәдә 6,5 ел колониягә хөкем ителгән
Татарстан Югары мәхкәмәсе аны "хәрби фейклар" таратуда гаепле тапкан. Бу хакта мәхкәмә сүзчесе Наталья Лосевага сылтанып, Associated Press хәбәр итә.
Элегрәк Югары мәхкәмә матбугат хезмәтендә "Медиазона"га утырышларның ябык килеш алып барылачагын хәбәр иттеләр. Associated Press язуынча, мәхкәмә карары узган җомга игълан ителгән.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 6,5 ел колониягә хөкем ителде
Татарстан Югары мәхкәмәсе аны "хәрби фейклар" таратуда гаепле тапкан.
🤬28😢8❤2👍2🤯2🙏1
Узган атна ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар.
Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
"Җиңү гаскәренә кушыл" дип аталган телемарафон турында 👉 язма 👈 әзерләгән идек. Төп фикерләрне рәсемнәрдән укый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

💩12🤮9🖕2❤1👍1
📍 Русиядә чит ил ватандашлары белән хезмәттәшлек итү турында кимендә 40 җинаять эше ачылган
Иң еш кешеләрне Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионы яки Украина белән белән "элемтәләр" өчен гаеплиләр.
Чит дәүләтләр белән "элемтәләр" өчен өч җинаять эше ачылган: Польша, Латвия, Британия белән элемтәләр өчен берешәр эш.

🤬3😢3
🚫 Русия Думасына урысча белмәгән чит ил ватандашларын депортацияләү турында канун өлгесе кертелгән
Мондый канун өлгесен Думага бүген ЛДПР фракциясе кертә. "Безгә бары тик телебезне һәм илебез тарихын өйрәнгән белгечләр генә килергә тиеш", ди фирка башлыгы Слуцкий.
Ул Русиягә "бары тик талантлы һәм икътисадка файдалы" чит ил эшчеләрен генә кертергә кирәк дип саный.
Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Русиядә мигрантларга басым һәм аларга карата тискәре риторика арткан.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

🤡7👎6👏1
Янган өйне төзекләндерү өчен — Украинадагы сугышка
Татарстанның Минзәлә шәһәреннән 19 яшьлек Илья "җиңүгә үз өлешен кертү һәм гаиләсенең матди хәлен яхшырту өчен" контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән.
Бер ай элек аның гаиләсенең йорты, ишегалды корылмалары, мунчалары янып беткән.
— Контракт белән хезмәт итәргә карар кылуымның бер сәбәбе – йортны торгызуда әти-әниемә ничек булса да ярдәм итү. Әнием башта каршы төшкән иде, әмма соңрак бу карар белән килеште, — дип сөйләгән Илья.
Республикада яшәүчеләрнең "җиңел генә баеп кайтуга" өметләнеп, "ихтыяри" батальоннарга керүләре турында Азатлык моңарчы да язган иде.
Илья турында тулырак 👉 монда укыгыз.
Татмедиа фотосы.

😱11🤷♂4💩3🤡3🤮2❤1👍1🍌1
Казанда БРИКС илләре арасында Коръән бәйгесе узачак
— Безнең 22 дәүләттән кунакларыбыз килә. Беренче чиратта, БРИКС илләре. Аннары ислам дәүләтләреннән теләүчеләр күп булды. Без ислам илләре белән күп эшлибез, бу чарага Бразилия, Һиндстан, Кытай мөселманнары да киләчәк, — диде Рушан Әббәсов.
Шулай ук дини програм кысаларында мигрантларга “ничек үзләрен тотарга кирәклеген” аңлатачаклар.
Тулырак - безнең хәбәрдә.

❤9👎4🤔2👍1🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 июль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татастан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия Дәүләт шурасының "Тормыш өчен инфраструктура" комиссиясе рәисе итеп билгеләнгән. Бу хактагы фәрманны Русия башлыгы Владимир Путин имзалаган.
🔸Радий Хәбиров Башкортстанның милли мирасы реестры төзергә тәкъдим итә. Аңа табигать һәм архитектура һәйкәлләреннән тыш башкорт теле, кымыз һәм көрәшне кертергә телиләр.
🔸Камала Һаррис АКШ президенты сайлауда намзәтен күрсәтү өчен Демократик фиркадән җитәрлек тавыш җыйган.
🔸Русия саклану министрлыгы хәбәренчә, бүген төнлә 25 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Аларның 21е - аннексияләнгән Кырымда. Киреч күпере 40 минутка ябылып торган.
🔸Русиядә Avito кушымтасы App Store интернет кибетеннән юкка чыккан.

🔥3👍1
Түбән Каманың полиция бүлекчәсендә җәфаланган тоткынга Русия эчке эшләр министрлыгы 500 мең сум түләргә тиеш булачак
Татарстанның Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе полиция тарафыннан җәфаланган Илдар Камалиевка Русия эчке эшләр министрлыгыннан 500 мең сум компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарган.
Камалиев үзе ике миллион сум сораган булган. Ул бу карарны шикаять итмәкче була.
Эшнең очы 2016 елга барып тоташа. Камалиевны тоткарлыйлар һәм берничә полиция хезмәткәре эш бүлмәсендә ирдән гаебен танып күрсәтмә бирүне таләп иткән.
Алар тоткарланучының башына пакет кидергән, сугып-тибеп кыйнаган дип саный тикшерү.
Куәт оешмасы вәкилләренең җәфалауларына түзә алмыйча Камалиев гаебен танып килүе турында гариза язган диелә.
2022 елда полиция стажеры Илнар Гарипов тоткарлана. Аны соңрак "көч һәм махсус чаралар кулланып вәкаләтләрен арттыруда" гаепле дип таныды һәм аны ирегеннән мәхрүм итте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

😱3👍1
"Кавказ" портында паромга һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.
Краснодар өлкәсенең "Кавказ" портында дрон паромга һөҗүм иткән. Янгын башланган. Экипаж арасында зыян күрүчеләр бар. Бер кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.
Украина җитәкчелеге әлеге мәгълүматка аңлатма бирмәде.
"Кавказ" порты Керич бугазы аша аннексияләнгән Кырымга паром кичеше оештыра. Анда шулай ук экспорт нефтен күчерү өчен йөк терминалы да урнашкан.

🤔3🤬3✍1👍1
"Азатлык өчен көрәшү — саваплы һәм бәрәкәтле эш"
АКШта Әсир милләтләр атналыгы уза. Бу уңайдан дөнья буйлап унлап шәһәрдә пикетлар оештырылды. Иң зуры АКШның Лос Анжелес шәһәрендә булды: анда сәяси тоткын буларак төрмәдә утыртылган татар, башкортлар искә алынды, Татарстан белән Башкортстан бәйсез булырга тиеш дигән шигарләр күтәрелде.
— Безгә күп очракта Литва милләтчеләре теләктәшлек күрсәтә, бу пикетны оештыруда да алар ярдәм итте. Урамда торганда бер кеше безне күреп "Дежавю халәтен кичерәм. Без бүген сез узган юлны уздык. Бирешә күрмәгез, азатлык өчен көрәшү — саваплы һәм бәрәкәтле эш" дип күңелне күтәреп китте., — дип сөйләде Вильнюстагы пикет турында башкорт активисты Руслан Габбасов.
Лос Анжелеста исә Әсир милләтләр пикетына утызлап кеше килгән. Биредә күпчелек татарлар белән башкортлар булган, әмма пикетта марилар, бурятлар, калмыклар да катнашкан.
— Күченеп киткәннән соң бу резолюцияне тулысынча игътибар белән укыдым, быел бу атналыкны аеруча көтеп алдым, — ди ул. — Бу атнада Америкада төрле мәдәни лекцияләр һәм сәяси күзәтүләр оештырыла. Безгә, татар-башкортларга үзебез турында искә төшерергә уңайлы форсат. Без бар, без азатлык телибез икәнен аңласыннар. Безне урыслар белән бутамасыннар, - дип сөйләде активист Фәнис Фәхретдинов.
Озак еллар дәвамында Әсир милләтләр атналыгын сәбәп итеп, ике улын ияртеп Вашингтондагы Ак йорт каршына чыккан галим Вил Мирзаянов быел бу вакыйганың төрле илләрдә пикетлар буларак узуы һәм бирегә кешеләрнең күпләп чыгуын куанып кабул итә. Вакытында көрәштә ялгыз булдым, яшьләрнең бу теманы күтәреп чыгуы көрәш тукталмаганы турында сөйли, диде ул Азатлыкка.
Мәкаләне Азатлыкка кереп укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.

АКШта Әсир милләтләр атналыгы уза. Бу уңайдан дөнья буйлап унлап шәһәрдә пикетлар оештырылды. Иң зуры АКШның Лос Анжелес шәһәрендә булды: анда сәяси тоткын буларак төрмәдә утыртылган татар, башкортлар искә алынды, Татарстан белән Башкортстан бәйсез булырга…
🔥8❤5👍5🤮4👎1💩1