Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кырым XIX гасырда.

1853-1856 елларда ярымутрау нинди булган

Кырым сугышы вакытында Лондон типографиясе рәссам Карло Босолиның Кырым шәһәрләре һәм табигате ясалган картиналарын җыеп китап чыгара. Сугыш вакытында җәмәгатьчелектә Кырымга карата кызыксыну уянган була.

Ике гасырдан соң инде башка сугыш — Русиянең Украинага һөҗүме барышында бу урыннар янә матбугатта яңгырый.

Күбрәк фотолар👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
13🔥3👍1🙏1
❗️Джо Байден АКШ президенты сайлавында катнашмаячагын белдерде

Белдерү аның социаль челтәрләрендә чыкты.

— Сезгә президент булып хезмәт итү минем өчен иң югары намус эше иде. Яңадан сайланырга җыенган булсам да, фиркамнең һәм илемнең мәнфәгатьләре өчен намзәт булудан баш тартырга һәм мөддәтемнең калган вакытында президент вазифаларын үтәүгә игътибарымны юнәлтергә тиешмен, — диелә президент мөрәҗәгатендә.

АКШ президентына Республикан фиркасеннән намзәт Дональд Трамп бу белдерүгә фикерен белдереп, Байденны "ил тарихында иң начар президент" дип атады. Ул шулай ук, демократлардан намзәт булу ихтималы югары булган Камала Харрисны җиңү аның өчен җиңелрәк булачагын да әйтте.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
🤔10👏4😱431👍1😁1🎉1🙏1😍1
Джо Байден АКШ президенты сайлавында катнашмаячагын белдерде һәм Демократик фиркадән президентлыкка намзәт буларак вице-президент Камала Һаррисны хупларга тәкъдим итте.

Һаррис 1964 елда Калифорния штатында туган, ул Һиндстан һәм Ямайкадан килгән иммигрантлар гаиләсеннән. Юрист, сәясәтче. 2011-2017 елларда Калифорния штатының баш прокуроры, 2017 елдан Калифорния штатыннан АКШ сенаторы булып торды.

Камала Һаррис АКШ тарихына вице-президент вазифасында беренче хатын-кыз һәм кара тәнле халык вәкиле буларак керде.

Хәзер аның дәүләт һәм халыкара аренада үзен күрсәтергә дүрт ел вакыты бар.

@azatliqradiosi
👍7🤡21😁1🙏1🥱1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны башлыйбыз һәм дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шуларны барлыйбыз.

🔸Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, бүген төнлә Русиягә 75 дрон атылган. Ростовта - 47, Краснодар краенда - 8, Кара һәм Азар диңгезендә - 17 дрон бәреп төшерелгән. Туапсеның НПЗсына БПЛА калдыклары төшкән, корбаннар юк диелгән.

🔸 Джо Байденны президент сайлауларына намзәтен куймаска Байденның киңәшчеләре М. Донилон белән С. Рикетти үгетләгән. Шулай ук Нэнси Пелоси да Байденны президентлыкка бармаска киңәш иткән.

🔸Камала Харриска намзәт буларак президент кампаниясендә катнашыр өчен инде 50 млн доллар акча җыелган.

🔸Звенигород шәһәрендә Сталинның һәйкәләнең башын җимергән ир тоткарланган. Аңа вандализм турында җинаять эше ачылган.

🔸Бурятиядә Монголия белән чиктә булган күпер җимерелгән. Русия белән элемтәсез ике район калган.

🔸 Башкортстанда "Урал батыр варислары» этнофестиваль уза. Белорецки районындагы чарада "Катай сылуы", "Катай батыры", "Катай көрәше", "Мәргән укчы" бәйгеләре уза.

🔸Чистай шәһәрен тәртипкә китерер өчен 20 млн сум акча кирәк. Бу сумма дәүләт сатып алуларда чыккан.

Әлегә шулар. Көнегез матур узсын!
🤔311🔥1
📍 Кем ул Камала Һаррис? Көн язмасын тәкъдим итәбез.

Джо Байден сайлау алды узышыннан чыкканнан соң, аның урынына президент сайлавында Камала Һаррис катнашу ихтималы югары. АКШ вице-президенты Камала Һаррис эре фиркадән президент вазифасына тәкъдим ителгән беренче төсле (ак тәнле булмаган) хатын-кыз була ала.

Һаррис намзәте АКШ президенты өчен көрәшне төптән үзгәртәчәк. Соңгы айларда ул Байден белән Дональд Трамп арасында реванш уены буларак кабул ителде. Алар 2020 елда Ак йорт өчен инде көрәшкән иделәр. Һаррисның сайлауда катнашуы көрәшнең алгы сызыгына намзәтләрнең сәламәтлеге түгел, сәясәтне һәм башкарган гамәлләр турында бәхәсне кайтара ала.

Нинди гаиләдән ул?

Аның әнисе, Шьямала Гопалан – биолог, ул Кушма Штатларга Берклидагы Калифорния университетында белем алу өчен күчеп киткән. Әтисе, Дональд Һаррис, Калифорниягә Берклида икътисадны өйрәнү өчен 1961 елда күченгән.

Һаррисның әти-әнисе Берклида сивил хокуклар өчен көрәшчеләр буларак таныша. Кечкенә чакта Һаррисны Калифорниянең ак районындагы мәктәпкә йөртә, ата-анасы аерылгач, ул әнисе һәм апасы белән Монреальгә күченә.

Белеме нинди?

Һаррис АКШка Һовард университетында (Вашингтон) укыр өчен кайта, сәясәт белеме һәм икътисад өлкәсендә дәрәҗә ала. 1989 елда ул Калифорния университетының юридик факультетны тәмамлый. Калифорниянең юридик даирәсендә ул бик тиз таныла, ахыр чиктә ул 2003 елда үз җитәкчесен җиңеп, Сан-Франциско прокуроры була.

Ул җиңә аламы?

Һаррисның җенесе һәм этник чыгышы аның 2024 елгы сайлауда шансларына ничек тәэсир итәчәге әлегә аңлашылмый. Кайбер американнар хатын-кыз президентка әзер түгел дип әйтелсә дә, Һаррис потенциаль рәвештә Демократик фиркадән күңеле кайткан кара тәнле сайлаучыларның бер өлешен кире Яуларга мөмкин.

Тагын кызыклы фактлар 👉 безнең сайтта.
👍122🔥2🥱21
Парижда Олимпия уеннары 26 июльдән 11 августка кадәр үтә. Ләкин анда барысы да эләгә алмаячак.

400 меңләп кешене Уеннарга үткәрмәгәннәр. Бу кешеләрне радикаль хәрәкәтләр белән элемтәләрдә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруда, кискен уңчы яки кискен сулчы оешмаларның вәкилләре булуда шикләнгәннәр.

Париж йөзләгән чит ил кешесен — журналистларны, физиотерапевтларны һәм техник эшчеләрне кертмәячәк. Кара исемлеккә Русия һәм Беларус ватандашлары, шулай ук башка илләрнең вәкилләре кергән. Париж алар арасында шымчылар була ала дип шикләнә.

Шул ук вакытта ул Уеннарга Халыкара олимпия комитетында (ХОК) эшләүче русияләр кертелгән.

Җәйге Олимпиада хакында тулырак 👉 монда бар.

@azatliqradiosi
👍21🫡1
Фәлсәфәче Александр Дугин КВНы тыярга кирәк дип саный

Ул уенны әхлакый нормаларга сыймый дип саный. Бу уенда Владимир Зеленский канташты, хөкемдарлар арасында Максим Галкин утырды, ди ул.

Дугин фикеренчә, Русиядә бары тик әхлакый күңел ачу чаралары булырга тиеш. Мәсәлән, әйлән-бәйлән йөртү, туган як буйлап сәяхәтләр итү.

"Иң яхшысы - изге урыннарны зыярәт итү. Калганын тыярга. Сәламәт халыкның сәламәт ял итү мөмкинлеге булырга тиеш. Ә менә болар түгел", дигән фәлсәфәче.

Ничек сезгә бу тәкъдим? КВНны караучылар калдымы әле монда?
🤣14🤡3👍2👎1
Бүген язучы, публицист Гаяз Исхакыйны искә алу көне.

70 ел элек ул нәкъ шушы көнне - 22 июлендә Әнкарада 76 яшендә вафат була. 1954 елда аның соңгы туе уздырыла. Кызыклы факт. Төркиядә кеше кайда үлә, шунда җирләнәргә тиеш. Шундый канун. Әмма Гаяз Исхакыйны Истанбулга алып килеп җирлиләр. Төркиядә 15 елын кичергән язучыга искәрмә чыгарыла.

Исхакый туган җирендә җирләнүе турында хыялланган булса да кабере солтан илендә. Кабере Истанбулның Әдернәкапы зиратында урнашкан.

Гаяз Исхакый үлеменә мөселман буларак алдан әзерләнә, кызы Сәгадәткә васыятнамә дә язып калдыра. Вафат булгананнан соң кемгә хәбәр итүенән башлап үзеннән калган мирасын кемгә ничек бирәсенә кадәр җентекле итеп яза.

▪️Мөһаҗирлеккә дучар булган Исхакый бәхетле булганмы? Бу хакта монда аңлатыла.

▪️ 2013 елда Германиянең Һумбольд университеты каршындагы тавыш архивында Гаяз Исхакыйның тавышы яздырылган дүрт минутлык аудиозма табылган иде.

▪️Монда "Зиндан" "Сөннәтче бабай" әсәрләрен тыңлап була.
19👍5🔥1