Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.45K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Дагыстан мөфтияте никаб киюне тыячак

Якында Дагыстан мөфтияте никабны тыю турында фәтва чыгарачак. Бу хакта республика хакимиятенең Telegram-каналында хәбәр ителә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, моны Дагыстан мөселманнары дини лидеры Ахмад-Афанди Абдулаев әйткән.

Русиядә быел яз никаб киюне тыю турында бәхәсләр көчәйде.

Тулырак 👉 Азатлык хәбәрендә укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤬8🤮4😁3🤡2💩1
"Урыс теленә — өстенлек. Сәяси вазгыять кискен үзгәрмичә алга китеш була аламый"

Русия хөкүмәте дәүләт тел сәясәте концепциясен раслады. Әлеге документны биш ел көттеләр. Мондый концепцияне Русия президенты Владимир Путин әле 2019 елда ук әзерләргә кушкан иде. Ул 2020 елның 15 августына әзер булырга тиеш иде. Тик расланган версиясе күптән түгел генә барлыкка килде.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов бу документ "дәүләт теле буларак урыс теленең аерым миссиясен чагылдыра", "Русиядәге башка бөтен телләрне яклау чараларын да билгели", дип әйтте.

Документта урыс булмаган телләрдә имтихан тапшыру кебек таләпләр куелмый. Русия халыклары телләрен мәктәпләрдә укыту булырга тиешлеге язылса да, аларның саны артырга тиешме, юкмы икәнлеге әйтелмәгән.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли телнең укытылуы "мәгариф системының мөмкинлегенә карап" оештырыла ала диелгән. Белем бирү оешмаларында милли төркемнәр булдыру да "ата-аналарның гаризасы" һәм "мәгариф системының мөмкинлегенә карап" эшләнә ала дип язылган.

Азатлык Русия дәүләт тел сәясәте концепциясен өйрәнде һәм белгечләр белән сөйләште.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬15🤮4💩4😢2👍1🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезгә имин, күңелле көн теләп сәламли һәм бу сәгатькә соңгы яңалыклар белән таныштара.

🔸 Брянск, Белгород һәм Кырымда Украинаның унбер дроны бәреп төшерелгән. Бу - Русия саклану министрлыгы хисабы.

🔸 Нидерландлар хакимияте Украинага 24 һөҗүм очкычын тапшыру өчен рөхсәт документларын имзалаган. Алар тиздән Украинада барып җитәчәк диде илнең саклану министры. Моннан тыш башкача Нидерландлар Укрианага очкычларны тапшыру турында мәгълүмат бирмәячәк диелде.

🔸 Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан бүген Киевка килә, ул Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашачак. Бу - Орбанның Укрианада сугыш башланганнан бирле беренче килүе.

🔸 Рамзан Кадыйров үзенең туганын Чечняның иминлек шурасының сәркатибе итеп билгеләгән. 27 яшьлек Хамзат Кадыйров моңа кадәр спорт, милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры урынбасарлары, Чечня башлыгы киңәшчесенең урынбасары булып эшләде. Быел яз Батырлык ордены белән бүләкләнде.

🔸 Киевта Казакъстан хакимиятенә оппозициядә торучы активист Айдос Садыйков вафат булган. Аның хатыны бу үлемдә Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаевны гаепләде. Моңа кадәр активистка берничә тапкыр атканнар, соңгы 13 көн Садыйков реанимациядә яткан.

🔸 Футбол уеннарында Португалия Словения җиңде. Чирекфиналда Португалия Франция белән уйнаячак.

🔸 Яшьләр көненә багышланган чарага Казанда 50 мең кеше килгән, Чаллыда - 90 мең. Тулаем Татарстан буенча санаганда, 192 мең кеше Яшьләр көнен билгеләгән.

🔸 Башкортстанның Малояз авылындагы өйләрне, хуҗалыкларны су басу туктаган. Юрүзән елгасы китә башлаган.

Әлегә шулар. Мөһим хәбәрләрне шунда ук тиз язып бирәбез. Карагыз, укыгыз, башкаларга да сөйләгез.
1👍1🔥1
Татарстан чит илләрдә сәүдә вәкиллекләренең санын киметкән

Чит илләрдә Татарстанның 6 сәүдә вәкиллеге һәм 5 вәкаләтле, шулай ук даими вәкиллеге эшли. Бу хакта "Бизнес Online"га республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә әйткәннәр. 2023 елның гыйнварында гына аларның гомуми саны 16 булган.

Татарстанның сәүдә вәкиллекләре Беларуста, Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Кытайда, Лейпцигта (Германия), Чехиядә һәм Швейцариядә бар.

Вәкаләтле һәм даими вәкиллекләре исә Казакъстанда, Төркиядә, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда һәм Азәрбайҗанда эшли. Медиа искәртүенчә, Татарстанның Кубадагы, Франциядәге һәм АКШтагы вәкиллекләре исемлектә юк.

Ни өчен ябылган алар? Сәбәбе нидә?

Моннан укыйбыз. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
😁4🫡2🔥1
Башкорстанда 20 яшьлек студентны тоткарлаганнар.

Аны Салават шәһәрендәге тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган ике шкафны бозуда шикләнәләр.

Тоткарлаган чакта егетнең телефонында кураторлар белән язышкан хәбәрләрен тапканнар. Беренчел мәгълүматка күрә, диверсия кылган өчен студентка 40 мең сум акча биргәннәр.

Mash Batash Telegram-каналы язуынча, егет шулай ук берничә атна элек кәрәзле элемтә манарасына да ут төрткән.

Бу хакта тулырак яздык. Укыйк! 👉 Менә сылтама.
😢5👎3🔥2🙏1💔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Стәрлетамак шәһәрендәге Артем урамындагы күпкатлы йортта шартлау булган. Бер кеше һәлак.

Сәбәбе - газ. Шартлау дулкыны тәрәзәләрне чәлпәрәмә ваткан. Пыялалар берничә метрга очкан. Якынча җиде кеше төрле җәрәхәтләр алган, шуларның икесе - балалар.

80 кеше эвакуацияләнгән. Бу очракны прокуратура тикшерә.
😢2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татар телен инглизчә өйрәнүчеләр өчен Learn Tatar проектының сайты эшли башлады

Анда моңарчы телеграм-каналда чыккан барлык материаллар тупланган. Сайтта татар грамматикасы, сүз байлыгы, мәдәни күренешләр һәм башкалар турында мәгълүмат инглиз телендә тәкъдим ителгән.

Элегрәк Азатлык бу проект авторы Айгөл Әхмәтҗан белән әңгәмә ясаган иде. Ул интернетта татар телен өйрәнү өчен инглизчә материалларның юк дәрәҗәсендә булуы һәм татар телен төрле милләтләргә танытырга теләвен сөйләгән иде. Әңгәмәне 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥12👍3🙏2
Казанда автобусларга хатын-кызларны утыртырга телиләр.

Ни өчен? Ирләр җитми! Ни автобус йөртү, ни кондуктор булып эшләргә риза булучылар юк.

Казанда юлчы ташучы оешмаларга 850 автобус йөртүче һәм 850 кондуктор җитми. Октябрьдә узасы БРИКС җыенына шәһәрдәге 263 иске автобусны алмаштырмакчы булганнар, тик хәзергә исемлектә 157 генә автобус бар. 106сын исә сатып алмаячаклар: йөртүчеләре булмагач, аларны алудан мәгънә юк, алар барыбер тик торачак. Автобус йөртүчеләр белән кондукторлар булмагач, билет сатылмаячак, ә димәк лизингны да түләү өчен акча булмаячак дип яза "Бизнес Online".

Басмага транспорт өлкәсендәге чыганагы эшчеләргә зур кытлык бар дип сөйләгән. "Кондукторлар җитмәүне, бәлки кондукторсыз түләү системына күчү хәл итәр, ә менә автобус йөртүчеләр белән бу мәсьәлә катлаулырак", дигән ул.

Басма эшчеләрнең хезмәт хакы түбән, ә эшләре авыр: иртәнге сәгать дүрттән төнгә кадәр эшлиләр, дип искәртә. Медиа исәпләп чыгарганча, Казанда автобус йөртүчеләрнең йртача хезмәт хакы 75 мең сум, кондукторларныкы - 50 мең сум.

Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бу мәсьәләдән чыгу юлын үзенчә күрә. Эшчеләр җитмәүне хәл итү өчен, автобус йөртүчеләр итеп хатын-кызларны алырга кирәк, дип саный ул.

👉 Хәбәр ачылмаса, бу 👉 сылтамага басыгыз
🤣9👍3🫡2🤬1🙏1
Татар теленнән республика имтиханын тапшырган укучылар КФУга укырга керә алачак

Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырып, Казан федераль университетының "Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика", "Педагогик белем бирү: Татар теле, әдәбияты һәм чит (инглиз) теле" юнәлешләренә укырга керергә була.

Бу хакта КФУның милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Рамил Мирзаһитов "Татар-информ"га сөйләгән.

Аның сүзләренчә, татар теленнән Бердәм республика имтиханы 90 йә югарырак баллга тапшырылган булса, КФУда эчке имтиханны бирмәскә була.

Шулай ук Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүчеләрне дә 100 балл белән исәпкә алабыз, дигән ул.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏13🤔2🙏1
Хәбиров авыл башлыкларына мошенникларга каршы көрәшә башларга кушкан

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров телефоннан шалтыратып акча каеручылар турында халыкны хәбәрдар итәргә кушкан. Аның әйтүенчә, узган атнада гына да Башкортстанда яшәүчеләр мошенникларга 27 млн сум акча күчергән.

"Бу акчалар аннары турыдан-туры Украина кораллы көчләрен финанслауга китә", дигән Хәбиров. Ул җирлек башлыкларына "куркынычның нинди булуын аңларга тиешсез", дип кисәткән.

"Кеше фатирын сата, акчасын җибәрә, ыштансыз кала. Аннан шул ук кеше аңа шалтыратып, бер әйберсез калдың мени, бар шартлат яки ут төрт дип әйтә. Бу тагын да авыррак нәтиҗәләргә китерә. Кызганыч, кешеләр мондый җинаятьләргә барган очраклар бар", дигән ул.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, 2023 елда республикада яшәүчеләр телефоннан шалтыратучы һәм онлайн-мошенникларга өч миллиард сум тирәсе акча күчергән.

"Ә быел миллиард ярым сум җибәргәннәр. Бу акчалар дошман гаскәренә ярдәмгә китә", дип искәрткән Хәбиров.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁3😱3🤡3
Татарстан медиасының элекке мөхәррире сугышка киткән

"Реальное время" басмасының элекке баш мөхәррире һәм җинаять эшендә гаепләнүче Сергей Кощеев Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта "Реальное время" җиткерә.

Басма искәртүенчә, Кощеев "махсус хәрби операция башыннан бирле" сугышка китәсе килә дип әйткән булган. Сайлап алу һәм документлар тапшыру процедураларын ул бер ай элек узган, ә 28 июньдә Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән диелә.

"Бизнес Online" язуынча, Кощеевны сугышка җибәрәчәкләре турында бүгенге мәхкәмә утырышында билгеле булган. Ул үзе утырышка килмәгән. Хәрби комисарриаттан алган документларын бер адвокаты китергән.

▪️2022 елның декабрендә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе сайтында Сергей Кощеевка җинаять эше ачылуы турында мәгълүмат чыкты. Аны зур күләмдә акча белән хәрәмләшүнең ике очрагында гаепләделәр. Элекке мөхәррирне ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр иде.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩7🤡5🔥1😱1
Виталий Портников: "Русиядә халыкларның милли горурлык хисен гел бастырырга тырыштылар"

Русиядә халыкларның "үз-үзеңне хөрмәт итү" хисен гел бастырырга тырыштылар. Аларның тарихи казанышларын да, мөмкинлекләрен дә күрмәделәр. Бак, якут киносы феномены бар икән, дип гаҗәпләнделәр. Нишләп әле якут киносы башкасыннан начаррак булырга тиеш? Бу каян чыккан шаблон? Дагыстанда искиткеч поэзия бар диләр. Ә нишләп әле булмаска тиеш? Нәрсә соң бу? XXI гасырда бу нинди колонизаторлык фикер сөреше? Үз-үзеңне хөрмәт итү хисе кешеләргә, беренче чиратта яшьләргә урыс булырга омтылмаска мөмкинлек бирәчәк. Үз халкыңның саклануга һәм үсешкә хокукын яклау — миңа калса кеше җанының табигый ихтыяҗы. Җансыз яшәүдән ни мәгънә соң?


Украин журналисты Виталий Портниковның украиннар белән урыслар арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы фикерләре социаль челтәрләрдә күп бәхәсләр уятты.

Ә Идел буе халыкларының хәле ничек соң? Сугыштан соң Русия халыклары белән ни булачак, колониаль реванш көтеләме? "Idel.Реалии" аның белән шул хакта сөйләште.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍9🔥1
Яндекста татар телендә тавышны тану һәм тавыш синтезы хезмәте барлыкка киләчәк

Русиядә популяр саналган Яндекс ширкәте нейрочелтәр аша татар телендә тавышны тану һәм тавыш синтезы хезмәтен булдырачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге технология ярдәмендә Яндексның төрле хезмәтләрен файдаланып булачак. Эзләү системы, харита, мессенджерда текстны язмыйча, тавыш белән кулланырга мөмкинлек туачак, диелә.

Алга таба бу технология Русия халыкларының уннан артык телендә кулланылачак. Беренче итеп аны татар телендә сынап карарга телиләр.

▪️Яндекс китергән саннарга караганда, кулланучылар татар телендә Русия халыкларының башка телләренә караганда ешрак эзлиләр. Икенче урында — башкорт теле, өченчедә — чуаш теле, диелә.

▪️2024 ел башында Татарстанда татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарды.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍19🔥4🤔1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телләр грантын отучылар арасында быел махсус татар теленә багышланган бер проект та юк. Җиңүчеләр арасында өлешчә генә татар теленә бәйле бер күптелле (татар, башкорт, инглиз телләре) проект кына бар.

Аның каравы, Азатлык исәбенә караганда, 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры татарга каршы корылган проектка биреләчәк. Сүз башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" турында бара.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🌚5🔥2💩2🤡2😱1