Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова "Гөлҗамал" татар халык җырын башкарып Үзбәкстан халкын таң калдырган.

Хәзер ул "Ovoz" җыр бәйгесендә катнаша.

Хәтерләсәгез, 2015 елда Сәидә "Су буйлап" татар халык җырын башкарып Русиядәге "Голос. Дети" проектына эләккән иде һәм шунда финалга барып җитеп, 3нче урынны яулаган иде.

Үзбәк хөкемдарларын Сәидәнең татар милли образы таң калдырды.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👍2414🔥2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Җырчы Ринат Рәхмәтуллин ярты ел колониядә утырып иреккә чыккан. 2023 елда юл казасын китереп чыгарган җырчыны мәхкәмә 6 айга колониягә хөкем иткән иде.

🔹19 апрельдә тоткарланган Тукай районы башлыгы Фаил Камаев мин иректә булырга тиеш дип белдергән. Куәт оешмалары аны ришвәт алуда шикләнә. Камаев 18 июньгә кадәр кулга алынган.

🔹Нью-Йоркта Газзәне яклап уздырылган протестларда 1 меңнән артык студент тоткарланган. Шул ук вакытта Вәкилләр пулаты кичә антисемитизмга каршы яңа акт кабул итте. Кайбер күзәтүчеләр Вәкилләр пулатының шушы актын тәнкыйтьләп чыккан: АКШта болай да антисемитизмга каршы кануннар бар, ә менә бу яңа акт Израилнең гамәлләрен тәнкыйтьләгән кешеләргә "Алар антисемитизм белән шөгыльләнә!" дип тамга сугарга мөмкин бирә, ди алар.

🔹Төнлә Русиянең 5 өлкәсендә Украина ягыннан очыртылган пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән дип ышандыра РФ хакимиятләре. Курски һәм Смоленски өлкәләрендә — берешәр, Орёл һәм Ростов өлкәләрендә — икешәр, ә Брянски өлкәсендә өч дрон юк ителгән, диелә.

🔹Тбилисида "ят агентлар" турындагы канунны кабул итүгә каршы протестлар дәвам итә. Шушы протестлар аркасында 8 кеше яраланган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍31
Таҗикстан ватандашларыннан соң Русиягә Үзбәкстан белән Кыргызстан ватандашларын да кертми башлаганнар.

Бу илләрнең ватандашларын 24 апрельдән кертми башлаганнар.

Һава аланында тоткарланган мигрантлар чик буе сакчылары безне ашатмыйлар, су бирмиләр, бәдрәфкә кертмиләр, телефоннарны тартып алалар, "берни аңлатмыйлар" дип зарлана. Русиягә яулыклы хатыннарны һәм сакаллы, әмма мыексыз ирләрне кертмиләр, диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
👍3👎2😁1🤔1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районы башлыгын сак астында калдырды.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны ришвәт алуда шикләнеп апрельдә тоткарлаганнар иде. Чаллы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәрде, түрә хәзер Чистай районындагы 5нче тикшерү изоляторында утыра.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliradiosi
👍1
🇺🇸Татарстан белән Башкортстан оешмалары АКШның яңа чикләүләренә эләккән.

Бу оешмалар Русиянең хәрби-сәнәгать нигезен тәэмин итеп тора диелә. Мәсәлән, Чаллыда урнашкан "Ремдизель" заводы "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина да чыгаралар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliradiosi
👏31👍1
⚡️🇹🇷Көньяк Африка Республикасы Израилне Халыкара җинаять мәхкәмәсенә биргән иде. Хәзер бу кейска Төркия дә кушылырга тели.

Израил хакимиятләре Газзә сызыгында геноцид оештыруда гаепләнә.

Төркиянең тышкы эшләр министры Хакан Фидан Әнкара Көньяк Африканың Халыкара җинаять мәхкәмәсенә биргән дәгъвасына кушылачак дип белдерде.

"Төркия Фәләстин халкын һәрвакытта да яклаячак"

диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Көньяк Африка Республикасы Израилне шушы мәхкәмәгә биргәннән соң, әлеге мәхкәмә (аны Дөнья мәхкәмәсе дип тә атыйлар) Израилгә Газзәдә геноцидны булдырмаска боерды. Мәхкәмәнең боерыгы гыйнварда чыгуга карамастан, Газзә сызыгына каршы башланган сугыш туктамады. Израилнең Газзәгә каршы башлаган шушы сугышы аркасында һәлак булган кешеләр саны 34,5 меңнән артып китте (аларның күбесе — балалар вә хатын-кызлар).

Израил исә безнең үз-үзебезне сакларга хокукыбыз бар дип белдерә.

Төркиядән кала Көньяк Африканың бу дәгъвасына Колумбия дә кушылырга тели. Алай гына да түгел: бу илнең президенты Густаво Петро кичә, 1 май көнне, Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзәбез дип белдерде.

"Фәләстин үлсә, димәк, кешелеклелек тә үлә"

диде ул.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34,5 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
👍4🔥3🤡31
Украинадагы сугышта кызларны үтереп тураклаган ир белән кеше ашаучы ир очрашкан.

Якташлары социаль челтәрләрдә бу ирләрнең сугыштан кайтуыннан куркабыз дип яза.

Бер таҗикны үтереп аның йөрәген ❤️ ашаган Дмитрий Малышев сугышка колониядән киткән. Имеш әлеге каннибал "Русиянең традицион кыйммәтләрен саклау өчен" сугышырга булган.

Сугышта ул ике кызны үтереп тураклаган төрмәдәше Александр Масленников белән очрашкан.

Малышев Масленников белән бергә утырган, 2023 елның октябрендә саклану министрлыгы белән контракт төзеп "Шторм V" батальонында хезмәт итәргә киткән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
🤯10😱2🤬2😁1🌚1
Украинадагы сугышта Казаннан Феликс Эдмундович Дзержинский һәлак булган

Аңа 34 яшь булган. 22 апрель көнне җирләгәннәр.

Кабер тактасына исеме Феликс Эдмундович Дзержинский, туган һәм үлгән көннәре 27.10.1989 — 07.04.2024 дип язылан.

Үлем турындагы хәбәрдә исеменә җәя эчендә Айдар дип тә өстәгәннәр.

Чатта мәрхүмнең исемен тикшерү бара. Ата-анасы кушкан исемме, әллә үзгәртелгәнме, дип фикерләшәләр.

▪️Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинадагы сугышында Татарстаннан кимендә 1570 кеше үтерелгән. Бу сан тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

▪️Бүген 2 май, сугышның 799нчы көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3😁3🏆3💩2🤣1
Татарстанда балалардан җыелган акчага Украинадагы сугышка җибәрү өчен УАЗ машинасын сатып алганнар

Татарстанның Биектау районы мәктәпләре ярминкә вакытында кергән акчаларына УАЗ машинасы сатып алган. Бу хакта үзенең Telegram-каналында район башлыгы Равил Хисаметдинов хисап биргән. Моңа "НеМосква" каналы игътибар иткән.

Район башлыгы машинаның ачкычын хәрбиләргә тапшырган.

"Машина безнең сугышчыларга зур файда китерер дип өметләнәбез", дип язган ул.


Биектау район газеты бу районның сугышка җибәргән 23нче машинасы булды дип искәртә.

▪️Февральдән башлап мәктәпләрдә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән ярминкәләр үтте, балаларга пешкән әйберләр, кул эшләнмәләре, тозланмалар, кайнатмалар алып килергә кушылды. Мондый ярминкәләрне балалар бакчаларында да оештырдылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре хисабына күпме акча җыюлары әйтелми.

📷 Фото: Равил Хисаметдинов телеграм каналы

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬11🤡4👎3💩2
Көн язмасы: Татар телен гаиләдә өйрәнергә өндәгән һәм Татарстанга азатлык теләгән 63 яшьлек ханымга 80 мең сум штраф салганнар

Азнакай районы мәхкәмәсе Тамытык авылында яшәүче Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тартты.

Бер эксперт-лингвист ясаган нәтиҗәләргә таянып аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.

Бу хакта Азатлыкка җәмәгать эшлеклесе, активист, "Яңарыш Татар Халык Партиясе" дип аталган хәрәкәт җитәкчесе Иршат Хәбиб хәбәр итте.

Азатлык әлеге аудиоязмаларны тыңлап чыкты, Шәрәфетдинованы нинди фикерләр өчен хөкем итүләрен өйрәнде.

▪️Рүзилә Шәрәфетдинова — Азнакай районы Тамытык авылында яши. Элек сәүдә өлкәсендә эшләгән. Соңгы елларда урын өстендә ятучы 92 яшьлек әнисен карый, 12 мең сум пенсиягә яши. 90нчы елларда Чаллы милли хәрәкәтендә катнашкан. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту ихтыярига күчерелгәннән соң телне сакларга өндәп урам җыеннарына чыккан.

👉 Язманы Азатлыкта укыгыз. VPNсыз монда укып була.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬16😱3👍2😢1🙏1
Путин инаугурациясе алдыннан Русия хакимиятләре Мәскәүдә иминлек чараларын көчәйтә

7 май алдыннан күреләсе махсус чаралар турында "ВЧК-ОГПУ" Telegram-каналына хәбәрдар чыганаклары сөйләгән.

🔹 Мәскәүгә һава һөҗүменә каршы өстәмә системнар китерәчәкләр, ә шәһәр үзәгендә пилотсыз очкычларны бастыру өчен куәтле радиоэлектрон көрәш чаралары куелачак.

🔹 Кешеләр күпләп җыеласы урыннарга, машина юлларына якын булган бөтен торак йортларны да полиция тикшереп чыгачак.

🔹 "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең элемтәдә калган бөтен сугышчыларына 7 май көнне өйдән чыкмаска кушылган. Аларга җәмәгать урыннарына чыгу, зур төркемнәр белән йөрү, камуфляж, шеврон һәм бүләкләрен тагып күзгә күренү тыелган.

Узган атнада Европарламент Путинны легитим президент итеп танудан баш тартты. Кабул ителгән резолюция текстында Русиядә узган сайлаулар "фарс" дип атала, ә Путин турында әйткәндә махсус рәвештә "президент" сүзен кулланмыйлар.

👉 Бу турыда тулырак Азатлыкта укыгыз. VPNсыз монда укып була.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
"Бердәм Русия" депутаты эшләмәүчеләрне "кортлар" дип атап русияләр өчен "хезмәт лагерьларын" торгызырга чакырды

Томски Канун чыгару думасы депутаты Екатерина Собканюк эшләмәүче русияләрне "безнең тәндәге кортлар" дип атады һәм алар өчен хезмәт лагерьлары булдырырга тәкъдим итте. "Болар булган бит инде" ди ул һәм эшләргә теләмәүче "кешеләр нык күп" дип аңлата. Собканюкның чыгышыннан өзекне NGS.RU басмасы чыгарды.

"Төзелештә бетончылар, эретеп ябыштыручылар, арматурчылар, электрчылар юк. Аеруча бетонны җылытып торырга кыш көне кешеләр җитми. Ә бездә кыш алты ай дәвам итә. Ниндидер хәлиткеч чаралар кабул итәргә кирәк: безгә кешеләр җитми. Иртәгә тагын да күбрәк җитмәячәк", ди депутат.


▪️Соңгы вакытта Русия түрәләре "хезмәт лагерьлары" турында даими телгә ала башлады. Совет чорында мондый хезмәт лагерьлары совет хакимиятенең төп сәяси репрессияләр коралы һәм бушка эшләүче эшчеләр чыганагы булган.

"Хезмәт лагерьларын" кайтарырга чакырган башка тәкъдимнәр турында Азатлыкта укыгыз. VPNсыз монда укып була.

@azatliqradiosi
🤡4😁3🤬1
Казанның иске татар зиратында олугъ шәхесләр каберләренә QR-кодлар куела башлады

Бүген Казанның Иске татар зиратында Остазларны искә алу көне үткән. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе бу чараны ел да 2 май үткәрә. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте җиткерә.

Быелгы Остазлар көненең төп үзенчәлеге — каберләргә остазның исеме, әтисенең исеме язылган QR-кодлы такталар урнаштырылган. Барлыгы шундый 50ләп такта кую каралган.

Зиратка килгән кеше бу такта янына телефон камерасын якын китереп, шунда ук күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныша ала диелә хәбәрдә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
6👍4😁1
БРИКС җыенына Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте 15 телдә дөнья күрәчәк

Татарстан хөкүмәте БРИКС саммиты һәм спорт уеннарына 6 китап нәшер итәчәк. Моңа 3 млн 425 мең сум каралган.

Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин имзасы куелган фәрманда әйтелә.

🔸Алар арасында Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте бар. Ул 15 телдә дөнья күрәчәк. Моңа 694 мең сум каралган.

🔸Моннан тыш өч телдә — татарча, урысча һәм инглизчә "Татар халык әкиятләре" бастырылачак. Басмага 939 мең сум каралган.

🔸Тарихчы археолог Равил Фәхретдиновның "Татар тарихы" китабы да өч телдә дөнья дөнья күрәчәк.

🔸Шулай ук халыкара чарага "Татарча-урысча-инглизчә сөйләүлек" әзерләнәчәк.

2024 елда Татарстан хөкүмәте китаплар бастыру өчен җәмгысе 62 млн 738 мең сум бүлеп биргән. Барлыгы 76 китап бастыру каралган.

Алар арасында тагын нинди китаплар бар? Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍102
Хәерле җомга иртәләре булсын! Азатлык сезне иртәнге хәбәрләр белән таныштыра.

🔸Лондон Украина сугышта Британия коралын Русия территориясендә куллануга каршы түгел. Бу хакта Reuters-ка Британиянең чит илләр минитры Дэвид Кэмэрон белдергән. Британия Украинага ел саен 3 млрд фут стреллинг акча күләмендә ярдәм итәчәген белдерде.

🔸Raiffeisen Bank Русиядә бизнесы киметергә җыена. Банк кредит бирү хезмәтен Русиядә туктата. Raiffeisen Bank сугыш башлану белән Русиядә эшләмәячәген бер белдергән иде, әмма эшләп калды, ул элегә чит илләр белән эшләүче сирәк банкларның берсе булып кала. Чит илләргә киткән кешеләр аның аша сату, алу, акча күчерү эшләрен башкарды.

🔸"Газпром" 24 ел эчендә беренче тапкыр еллык чыгымнары турында хисап тотты. 2023 ел эчендә 629 млрд сум акча югалтылган. Сәбәбе - Европага сатылган газ күләме кимүе. "Газпром" өчен иң керемсез ел 1999 ел булган.

🔸2022 елда Кырым күперен шартлату өчен каты ракет ягулык кулланылган. Ул йөк машинасының кузовында яткан полиэтилен рулоннары арасына яшерелгән. 10 тонн тротил дәрәҗәсендә шартлау булган. Аны GPS-навигатор ярдәмендә шартлатканнар. Болар барысы да экспертиза нәтиҗәләре. Аның хакта "Коммерсант" яза.

🔸Анатолий Чубайс Изриалдә Тель-Авив университетында Русияне тикшерү институтын оештырган. Бу Русияне яңа тарихын өйрәнеп, элеккеге хаталар ны кабатламаска кирәкле дигән журналист Алексей Венедиктовка. Анатолий Чубайс "Роснано" җитәкчесе иде, Русия Украинага басып кергәч, ул Русиядән китте.

🔸Кичә Камал театрында "Тукай Казана кайткан" спектакленең премьерасы узды. Бу ике ел элек Тукай премияләрен тапшырган вакытта М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында күрсәтелгән тамашаның яңартылган версиясе. Ул вакытта Татарстан парламенты депутатлары "Тукай мондый булмый" дип шау-шу куптарган иде, тамашаны тәнкыйтьләгән иде. Премьра бүген дә дәвам итәчәк һәм тагын 26 июнь күрсәтеләчәк. Аның режиссеры - Айдар Җәббәров, пьеса авторы - шагыйрә, сценарийчы Резеда Гобәева.

🔸Ел башыннан Башкортстанда янгыннарда 7 бала һәлак булган. Янгыннар Мишкә, Белорет, Бишбүләк, Дуван районнарында булган. Балалар һәлак булган фаҗигалар хосусый йортларда чыккан.

🔸Бу атнада Русиядә соңгы эш көне. Кичә ял ителде. Ә Азатлык көн саен эшли. Ничек кенә булмасын безне укыгыз, безнең хакта башкаларга да сөйләгез.
7👍1
Карьера буенча ничек үсәсе?

Башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарган хөкемдар Элина Таһирова югарырак урынга күчерелә ала. Һәрхәлдә яңа эш урынына ул гариза язган, аңа уңай җавап килгән. Бу хакта "Аспекты" яза.

Ничек башкарылган бу эш? Башкорт активистына хөкем чыгарган һәм "Башкорт" оешмасын экстремистик дип таныган хөкемдар моннан соң кайда эшлиячәк?

👉 Моннан укыйсы. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬2👍1🌚1
Төркия Израил белән сәүдә итү эшен туктатты

Сәбәбе - Газзә сызыгындагы вазгыять. Төркиянең сәүдә министрлыгы аңлатуынча, чикләүләр тынычлык урнашканчы һәм Газзәгә һуманитар ярдәм кертергә рәхсәт ителгәнче дәвам итәчәк.

Израил җавап итеп Әнкараны сәүдә килешүләрен бозуда гаепләде. Израилнең тышкы эшләр министры Исраэль Кац Төркиянең диңгез портларында Израилдән килгән һәм Израилгә китәргә тиешле көймәләргә хәрәкәт итәргә бирелми диде.

Bloomberg мәгълүматларына күрә, Төркия белән Израил арасындагы иң керемле сәүдә ул тимер һәм корыч сатуга бәйле.
🎉11👍7🔥4🤡43👎2
🔺Telegram-да фикер калдырган иргә 30 мең сум штраф салынган. Бу хәл Казанда булып ята

Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Павел Садивскийны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. 8 апрельдә чыккан бу хөкем карарын мәхкәмәнең эш кәгазьләреннән "Idel.Реалии" тапкан.

Административ эш материалларыннан күренгәнчә, Павел Садивский "Быть Или" дигән Telegram-канал чатында берничә фикер калдырган, ул анда Украина белән Фәләстиндәге хәрби хәрәкәтләр турында фикер йөртә.

"Фәләстиннәр белән украиннарны чагыштырасың. Украиннар тынычта яши иде, тик безнең бөек алга алып баручыбыз Путин килеп бу үзенең җирләре булуын әйтте. Ягъни 100 ел элек булган вакыйга өчен бугазларны хәзер кисәргә, хәзер көчләргә кирәк мени?", дигән ул.

Мәхкәмә фикеренчә, Павел Садивский Русия кораллы көчләре абруен какшаткан һәм "дискредитацияләгән". Мәхкәмәдә ул үз гаебен таныган һәм шәхси карашларымны белдердем дигән.

Бу ир тагын ниләр язган? 👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
🤬6🤯2🙏1
🥶 Алга таба көннәр салкынайтачак…

Казанда салкыннар аркасында мәктәпләргә, бакчаларга һәм хастаханәләргә яңадан җылылык бирәчәкләр. Ә башта 20 апрельдә, көннәр кызу тора башлагач җылыны өзгәннәр иде.

Казанда җылылыкны былтыр 5 октябрьдә бирә башлаганнар иде, 20 апрельдә төгәлләнде. Җылыту чоры 198 көн дәвам итте, алдагы ел белән чагыштырганда 12 көнгә иртәрәк бетте. Казан мэры Илсур Метшин урамда 15 градус җылы булганда шәһәрне җылытып тору "артык кыйммәткә төшә", ә май аендагы суыкларга "ничек тә түзәрбез әле" дигән иде.

"Татарстан гидрометеорология үзәге һава торышы начараячагын кисәтә. Якын көннәрдә температура нульгә кадәр төшәчәк. Киләсе атна башында да салкын булачак", дип яздык монда. Ачылмаган очракта монда басыгыз.
👍4😁3🤔1