Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Дүрт көн эчендә Мәскәүнең "Внуково" һава аланыннан Таҗикстанның 643 ватандашын депортацияләгәннәр.

Бу хакта "Азия-Плюс" Telegram-каналына сылтама белән "Интерфакс" яза.

26 апрельдән 30 апрельгә чаклы аралыкта Внуковога 3101 таҗик очып килгән. Алар начар шартларда тотылган. Русия хакимиятләре 643 таҗикны депортацияләгән, тагын 117сенә карата депортацияләү карары чыккан.

Мәскәүнең башка һава аланнарында да шундый хәл күзәтелә дигән мәгълүмат бар.

▪️"Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

@azatliqradiosi
👍3😁21😢1🤡1
Бүген, 1 май көнне Русиядә Хезмәт бәйрәмен үткәрәләр.

Быел күп кенә шәһәрләрдә яшәүчеләр Беренче май бәйрәменең "Тынычлык. Хезмәт. Май" дигән шигареннән "тынычлык" дигән сүзне алып атуларын сизгән. Бу хакта төрле мәгълүмат чаралары яза. Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барган шартларда, Русия хакимиятләре "тынычлык" сүзен кулландырмый, моны сугышка каршы чыгу дип бәяли.

Русия баш прокуратурасы белән тикшерү комитеты да интернеттагы тәбрикнамәләрендә "Тынычлык" сүзен кулланмаган. Алар "Яз һәм хезмәт бәйрәме" белән котлый. Беренче канал белән Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәте (ВГТРК) да шулай эшләгән.

Шул ук вакытта Татарстанның "Татмедиа" агентлыгы үзенең котлавында "Тынычлык" сүзен калдырган әле.

@azatliqradiosi
😁31👍1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иглин районында яшүсмерне кыйнауда шикләнелгән эшкуар Рәүф Габдуллинны ике айга сак астына алганнар. Мәкхәмәдә ул гаебен өлешчә таныган, низагны яшьләр башлады дигән. Ир йорт сагы сораган. Шулай ук икенче гаепләнелүче Ислом Надыров та кулга алынган. Габдуллин…
Башкортстанның Иглин шәһәре эшмәкәре Рәүф Габдуллин Украинадагы сугышка китәргә тели.

Басма мәгълүматынча, уллары һәм дусты белән бергә 20 июньгә кадәр сак астына алынган Габдуллин моны үзе сораган. Mash эшмәкәрнең адвокаты Роман Петровка сылтана.

🔹Күптән түгел Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.

🔹Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә. Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.

@azatliqradiosi
🤡41
Петербурда хәрби комиссариат ишегалдында ир егет үз-үзенә ут төрткән

Тумышы белән Красноярскидан булган 24 яшьлек Руслан Петербурның Фонтанка янындагы Ленинград өлкәсе хәрби комиссариатында үз-үзенә ут төрткән, дип яза Mash на Мойке телеграм каналы.

Ир кешене авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Аның 90% тәне янган.

@azatliqradiosi
😢4💔2
"Путин — куркак кешеме?" Бу сорауны Азатлык Радиосының YouTube-каналында биргән идек.

Укучыларыбызның 59%ы аны куркак дип саный.

Иң кызык(лы) фикерләрне бераздан монда да чыгарырбыз. Халык төрлечә яза, укырга нык кызык. 😊 Үзегез дә күрерсез.

@azatliqradiosi
💯4👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Путин — куркак кешеме?" Бу сорауны Азатлык Радиосының YouTube-каналында биргән идек. Укучыларыбызның 59%ы аны куркак дип саный. Иң кызык(лы) фикерләрне бераздан монда да чыгарырбыз. Халык төрлечә яза, укырга нык кызык. 😊 Үзегез дә күрерсез. @azatliqradiosi
Шушы сораштыруга килгән кайбер фикерләр белән танышып алыгыз әле. Кызык ич? 😊

"Куркакмы, куркак түгелме — ул да яши инде кеше булып, без дә..."


"Пенсия яшен арттырып, безне пенсиягә чыгармый. Шуның өчен минем оныклар интегә әби-бабайның назын күрмәенчә. Оныкның әтисе, әнисе — иртәдән кичкә хәтле эштә, тырышалар ипотекага акча түләргә. Әби-бабалары да эштә, интегеп пенсия яшенә җитеп тә, пенсиягә чыга алмыйлар. Оныклар өйдә телефоннарда утыралар интим карап — замана шундый хәзер. Үскәч кем булырлар? Боевик булырлармы икән?"


"Әй, Аллам! Алдыгызны, артыгызны уйламыйча, тузга язмаган сүзләр язмагыз инде, халкым! Путин булмаса, сезне, безне Әмрикә әллә кайчан басып алып үзенә буйсындырган булыр иде! Оныкларыгыз белән дә әмрикәчә сүләшер идегез, дөнья хәлләре белән бер 10 минут булса да танышыгыз инде, җәмәгать!"
шуңа җавап: "Хәзер урысча сөйләшәбез. Авылда бөтен яшь бала урысча сөйләшә. Америка "басып алган" Япония белән Көньяк Корея үз телендә сөйләшәләр — аерма бармы?"


"Путин — бик әйбәт кеше. Саклагыз аны."


"Алла сакласын безнең В.Путинны!"


"Мин 5 машина алыштырдым, бөтен Европаны йөреп бетердем, Әмирлекләрне, Гоман, Мисыр, Төркия, Париж, Берлин, Рим, Амстердам, Вена, Брүссел, Венеция, Сицилия һ.б. 50 мең пенсия алам, Шуңа аңлыйм кеше чит илләрдә ничек яшәгәнен. Шулчаклы газ һәм нефть сатабыз, ә авылларда газ юк, асфальт юк. Кайбер авылдан юл булмаганга, "ашыгыч ярдәм" керә алмаганга кешене арбага салып юлга сөйрәп чыгаралар. Путин Русиянең бөтен акчасын талап, Русияне бетерде. Түлке миңа язмагыз чит илгә чыгып кит дип! Мин Русия халыгына 42 ел эшләдем. Сез башсыз булганга мин чыгып китәргә тиеш түгел! Мин үзем бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел! Ну, менә яшьләрнең киләчәге юк."


#халыкфикере

@azatliqradiosi
🤣7👍41
Газзәдәге хәлләрне күзәтүебезне дәвам итәбез.

Израилнең премьер-министры Беньямин Нетаньяһу Газзә сызыгының көньягында урнашкан Рафаһ шәһәренә барыбер бәреп керәчәкбез дип белдерде. "Солых килешүе буламы, юкмы — Рафаһка барыбер бәреп керәчәкбез, андагы ХӘМӘС батальоннарын барыбер юк итәчәкбез" диде ул.

Һуманитар ярдәм күрсәтә торган оешмалар да, БМО рәисе Антониу Гутерриш та Израил гаскәрләре Рафаһка бәреп керсә, моның нәтиҗәсе коточкыч булачак дип белдерә. Мисырга терәлеп торган бу шәһәрдә хәзер бер миллионлап кеше сыенган.

Узган төнне Израилнең Рафаһка ясаган һөҗүме аркасында кимендә 2 бала һәлак булган. Гомумән алганда исә, Израилнең Газзә сызыгына каршы алып барган сугышы аркасында 34,5 мең фәләстинле үтерелгән, шуларның якынча 14 меңе — балалар.

Дөньяның төрле шәһәрләрендә бу сугышны кичекмәстән туктатырга кирәк дигән таләпләр белән протестлар бара.

Фотоларда: Рафаһ шәһәре (Reuters фотолары)


@azatliqradiosi
👍3🔥21😢1
Мәскәү билгеләгән түрәләр Украинаның баскынлыктагы төбәкләреннән кача башлаган.

"2022 елда күпләр анда калырга мөмкин дип уйлый иде әле: янәсе сугыш бетәчәк тә, анда акчалар елга булып агачак. Хәзер мондый әйбер юк — сугыш сузыла, кешеләр кәнәфиләрендә "кысылып" калды. Даими вазифада эшләсәләр дә, моны вахта кебек кабул итәләр. Мөмкинлек чыгу белән кире кайтып китәләр"

диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
😁41👍1
Татарстанда Чулман елгасы аша күпер салып Алабуга белән Түбән Каманы тоташтырырга тәкъдим итәләр.

Тәкъдим авторы әйтүенчә, күпер булса, эшчеләргә җиңелрәк булачак: бер шәһәрдәге оешмаларга икенче шәһәрдән нибары 20 минут эчендә килеп җитә алачаклар. Хәзерге вакытта юлга "бер сәгатьләп вакыт китә" ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliradiosi
👍3🤔1🤣1
Антрополог Александра Архипова әләкләр белән бәйле берничә тикшеренү үткәргән.

Аның сүзләренчә, ватандашлары өстеннән әләк язучы русияләр өч төргә бүленә. Алар:

✔️матди керем алу өчен әләкли (әйтик, эштән куылган хезмәттәшенең урынына калу өчен);
✔️эмоциональ яктан отышлы булганга (әйтик, әләк язып үч ала);
✔️"әхлак полициясе" роленә риза булганга.

Архипова сүзләренчә, Русиядә "золымнар механизмын приватизацияләү" бара: кеше турында "ул — сугышка каршы" дип әләк язгач, полиция тизрәк ярдәм итә, ә бу, мәсәлән, тыныша алмый торган күршеләрен "акылга утырту"өчен уңайлы ди белгеч.

Гаскәр турында "ялган мәгълүмат" тарату һәм "гаскәрне дискредитацияләү" турындагы 8000 эшне анализлап, белгеч аларның кимендә 500е әләкләр ярдәмендә ачылуын ачыклаган. Кешеләрне телдән әйткән сүзләре өчен дә штрафка тартканнар. Әгәр берәрсе әләкләмәгән булса, куәт оешмалары вәкилләре бу хәл турында белми дә калган булыр иде.

Русия медиасында депутатларның әләкләве хакындагы хәбәрләр Путин идарә итә башлаганга кадәр чор белән чагыштырганда өч тапкырга арткан.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
💩4🤯2👍1😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова "Гөлҗамал" татар халык җырын башкарып Үзбәкстан халкын таң калдырган.

Хәзер ул "Ovoz" җыр бәйгесендә катнаша.

Хәтерләсәгез, 2015 елда Сәидә "Су буйлап" татар халык җырын башкарып Русиядәге "Голос. Дети" проектына эләккән иде һәм шунда финалга барып җитеп, 3нче урынны яулаган иде.

Үзбәк хөкемдарларын Сәидәнең татар милли образы таң калдырды.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👍2414🔥2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Җырчы Ринат Рәхмәтуллин ярты ел колониядә утырып иреккә чыккан. 2023 елда юл казасын китереп чыгарган җырчыны мәхкәмә 6 айга колониягә хөкем иткән иде.

🔹19 апрельдә тоткарланган Тукай районы башлыгы Фаил Камаев мин иректә булырга тиеш дип белдергән. Куәт оешмалары аны ришвәт алуда шикләнә. Камаев 18 июньгә кадәр кулга алынган.

🔹Нью-Йоркта Газзәне яклап уздырылган протестларда 1 меңнән артык студент тоткарланган. Шул ук вакытта Вәкилләр пулаты кичә антисемитизмга каршы яңа акт кабул итте. Кайбер күзәтүчеләр Вәкилләр пулатының шушы актын тәнкыйтьләп чыккан: АКШта болай да антисемитизмга каршы кануннар бар, ә менә бу яңа акт Израилнең гамәлләрен тәнкыйтьләгән кешеләргә "Алар антисемитизм белән шөгыльләнә!" дип тамга сугарга мөмкин бирә, ди алар.

🔹Төнлә Русиянең 5 өлкәсендә Украина ягыннан очыртылган пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән дип ышандыра РФ хакимиятләре. Курски һәм Смоленски өлкәләрендә — берешәр, Орёл һәм Ростов өлкәләрендә — икешәр, ә Брянски өлкәсендә өч дрон юк ителгән, диелә.

🔹Тбилисида "ят агентлар" турындагы канунны кабул итүгә каршы протестлар дәвам итә. Шушы протестлар аркасында 8 кеше яраланган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍31
Таҗикстан ватандашларыннан соң Русиягә Үзбәкстан белән Кыргызстан ватандашларын да кертми башлаганнар.

Бу илләрнең ватандашларын 24 апрельдән кертми башлаганнар.

Һава аланында тоткарланган мигрантлар чик буе сакчылары безне ашатмыйлар, су бирмиләр, бәдрәфкә кертмиләр, телефоннарны тартып алалар, "берни аңлатмыйлар" дип зарлана. Русиягә яулыклы хатыннарны һәм сакаллы, әмма мыексыз ирләрне кертмиләр, диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
👍3👎2😁1🤔1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районы башлыгын сак астында калдырды.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны ришвәт алуда шикләнеп апрельдә тоткарлаганнар иде. Чаллы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәрде, түрә хәзер Чистай районындагы 5нче тикшерү изоляторында утыра.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliradiosi
👍1
🇺🇸Татарстан белән Башкортстан оешмалары АКШның яңа чикләүләренә эләккән.

Бу оешмалар Русиянең хәрби-сәнәгать нигезен тәэмин итеп тора диелә. Мәсәлән, Чаллыда урнашкан "Ремдизель" заводы "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина да чыгаралар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliradiosi
👏31👍1
⚡️🇹🇷Көньяк Африка Республикасы Израилне Халыкара җинаять мәхкәмәсенә биргән иде. Хәзер бу кейска Төркия дә кушылырга тели.

Израил хакимиятләре Газзә сызыгында геноцид оештыруда гаепләнә.

Төркиянең тышкы эшләр министры Хакан Фидан Әнкара Көньяк Африканың Халыкара җинаять мәхкәмәсенә биргән дәгъвасына кушылачак дип белдерде.

"Төркия Фәләстин халкын һәрвакытта да яклаячак"

диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Көньяк Африка Республикасы Израилне шушы мәхкәмәгә биргәннән соң, әлеге мәхкәмә (аны Дөнья мәхкәмәсе дип тә атыйлар) Израилгә Газзәдә геноцидны булдырмаска боерды. Мәхкәмәнең боерыгы гыйнварда чыгуга карамастан, Газзә сызыгына каршы башланган сугыш туктамады. Израилнең Газзәгә каршы башлаган шушы сугышы аркасында һәлак булган кешеләр саны 34,5 меңнән артып китте (аларның күбесе — балалар вә хатын-кызлар).

Израил исә безнең үз-үзебезне сакларга хокукыбыз бар дип белдерә.

Төркиядән кала Көньяк Африканың бу дәгъвасына Колумбия дә кушылырга тели. Алай гына да түгел: бу илнең президенты Густаво Петро кичә, 1 май көнне, Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзәбез дип белдерде.

"Фәләстин үлсә, димәк, кешелеклелек тә үлә"

диде ул.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34,5 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
👍4🔥3🤡31
Украинадагы сугышта кызларны үтереп тураклаган ир белән кеше ашаучы ир очрашкан.

Якташлары социаль челтәрләрдә бу ирләрнең сугыштан кайтуыннан куркабыз дип яза.

Бер таҗикны үтереп аның йөрәген ❤️ ашаган Дмитрий Малышев сугышка колониядән киткән. Имеш әлеге каннибал "Русиянең традицион кыйммәтләрен саклау өчен" сугышырга булган.

Сугышта ул ике кызны үтереп тураклаган төрмәдәше Александр Масленников белән очрашкан.

Малышев Масленников белән бергә утырган, 2023 елның октябрендә саклану министрлыгы белән контракт төзеп "Шторм V" батальонында хезмәт итәргә киткән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
🤯10😱2🤬2😁1🌚1
Украинадагы сугышта Казаннан Феликс Эдмундович Дзержинский һәлак булган

Аңа 34 яшь булган. 22 апрель көнне җирләгәннәр.

Кабер тактасына исеме Феликс Эдмундович Дзержинский, туган һәм үлгән көннәре 27.10.1989 — 07.04.2024 дип язылан.

Үлем турындагы хәбәрдә исеменә җәя эчендә Айдар дип тә өстәгәннәр.

Чатта мәрхүмнең исемен тикшерү бара. Ата-анасы кушкан исемме, әллә үзгәртелгәнме, дип фикерләшәләр.

▪️Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинадагы сугышында Татарстаннан кимендә 1570 кеше үтерелгән. Бу сан тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

▪️Бүген 2 май, сугышның 799нчы көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3😁3🏆3💩2🤣1