Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.45K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Себердә урман янгыннары башланды: 40 мең һектардан артык урман яна

Ут җиде төбәктә кабынып киткән, дип җиткерә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы. Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта барлыгы 40 374 һектар мәйданда 41 янгын бар.

Яһүд автоном өлкәсе белән Хабаровски краенда вазгыять иң катлаулысы диелә.

Хабаровски краенда 14 муниципалитетта урманнар яна һәм ул 22 мең һектарга җәелгән. Хәзерге вакытта төбәктәге янгыннарны 380 кеше, 60 җир өсте техникасы, җиде һава техникасы сүндерә.

▪️Русиянең 79 төбәгендә янгын куркынычы сезоны башланды.

@azatliqradiosi
👍1🔥1😢1🙏1😭1
Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 3535 кеше һәлак булган

Әле 26 апрель көнне генә кимендә 3500 кеше дип хәбәр иткән идек. Дүрт көндә исемлеккә тагын 35 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 17 кеше, Башкортстаннан — 18 кеше.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1562 кеше, Башкортстаннан кимендә 1973 кеше үлгән.

Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 30 апрель, сугышның 797нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭3🤬2😢21
❗️Роскомнадзор "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" сайтын томалады

Проектының сайты томаланган сайтлар исемлегенә әлегә кертелмәгән, ләкин бүгеннән ул Русиядә VPNсыз инде ачылмый, дип хәбәр итә "ОВД-Инфо".

"Кичә Роскомнадзор безнең хостерга "канунны бозып" таратыла торган мәгълүматны "кичекмәстән" алып ташлауны таләп итеп мөрәҗәгать итте. РКН шундый мәгълүмат дип безнең проектның бөтен сайтын саный" дип хәбәр итә проектның телеграм-каналы.

▪️2021 елда Русия хакимияте "Мемориал" хокук яклау үзәген япканнан соң аның эшен "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" проекты дәвам итә.

@azatliqradiosi
🤯6🔥1
Русияләрнең 36 проценты яңа фирка оешуын тели, илдә 23 яңа фирка барлыкка килергә мөмкин

Хәзерге вакытта Русиядә 23 фирка теркәлү үтә. Моңа "Голос" хәрәкәте игътибар иткән.

Дәгъва итүчеләр арасында журналист Екатерина Дунцованың "Рассвет" фиркасе һәм Донецки фетнәчеләренең элекке лидеры Игорь Стрелков тарафдарларының "Русская весна" фиркасе дә бар.

Икесе дә Русия президентлыгына намзәт булмакчы иде, ләкин аларга юл куелмады.

Russian Field социологик үзәге президент сайлаудан соң үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә күрә, русияләрнең 36 проценты Русиядә хәзерге фиркаләргә альтернатив булырдай яңа фирка кирәк дип белдергән.

👉Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡8
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 1 май, чәршәмбе. Русиядә "Яз һәм хезмәт" бәйрәме көне. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган яңалыклар мондый:

🔺Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын өч кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә. Донецки өлкәсенең Украина контролендәге җирендә дә Русия хәрбиләренең ут ачуы нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Суспiльне Донбас" яза.

🔺Рязаньда дроннар нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән. Янгын чыккан. Бу хәлләр иртәнге сәгать өчләр тирәсендә була.

🔺Кичә Тбилисиның парламент бинасы янында "ят агент" канунына каршы булучы халык белән полиция арасында бәрелешләр чыкты. Полиция протеста катнашучыларга каршы күз яше чыгара торган газ һәм резин пулялар кулланды. Ким дигәндә 20 кешенең яралануы әйтелә.

🔺АКШ Сенаты Русиядән уран сатып алуга тыю кертүне хуплады. АКШка уран сату Русиягә елына бер миллиард доллар китерә.

🔺Чаллыда узган хәйрия концертында "Җәмигъ" мәчете төзелешенә ике миллион сумнан артык акча җыелган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә. Татарстанда иң зур Җәмигъ мәчете булырга тиеш дип фаразланган әлеге дин йортына нигез ташы 1992 елда салынды.

Әлегә шулар. Ялларыгыз матур вә имин узсын.

@azatliqradiosi
👍3
Молдовада октябрьгә президент сайлау һәм илнең Европа берлегенә керүе турында референдум билгеләнгән.

Сайлау алдыннан Русия яклы көчләр актив берләшә башлады. Күптән түгел илдән качкан олигарх Илан Шор "Победа" ("Җиңү") блогын булдырды, анда берничә Русия тарафлы партия керде.

Молдованың көньягындагы автоном төбәк булган Гагаузия башканы Евгения Гуцул мартта Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Белгечләр фикеренчә, Мәскәү илнең эчке эшләренә тыкшыну өчен Гагауз төбәген кулланмакчы.

2023 язында Молдовага Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.

▪️Гагаузиядә 130 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнар булган төркиләр.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍21
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 1 май, чәршәмбе. Русиядә "Яз һәм хезмәт" бәйрәме көне. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган яңалыклар мондый: 🔺Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын өч кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу…
Грузия эчке эшләр министрлыгы "ят агентлар" турындагы канунга каршы митингта 60тан артык кешенең кулга алынуы турында хәбәр итте.

Барлыгы алты полиция хезмәткәре зыян күргән диелә.

Сишәмбе кич Руставели проспектында халык белән полиция арасында бәрелешләр башланды. Полиция протестка чыгучыларны куып тарату өчен күз яше чыгара торган газ кулланды.

@azatliqradiosi
2🤬2
АКШта Binance криптовалюта биржасына нигез салган, элек аның мөдире булган Чанпэн Чжаоны акча юу һәм чикләүләрне бозу турындагы җинаять эше нигезендә дүрт айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

АКШ Binance-ны күп еллар тикшерде. Мәхкәмә фикеренчә, Чжао акча юуга каршы көрәшердәй нәтиҗәле програм булдыра алмаган һәм һакерларга, наркотик сатучыларга, чикләүләрне бозучыларга миллионлаган долларларны күчереп йөртергә, акча эшләргә мөмкинлек биргән.

Прокуратура 47 яшьлек Чжаоны өч елга утыртуны сораган иде. 2023 елның ноябрендә ул үзен гаепле дип танып Binance баш мөдире вазифасыннан китәргә, шулай ук 50 миллион долларлык штраф түләргә риза булды.

Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁2👍1
Дүрт көн эчендә Мәскәүнең "Внуково" һава аланыннан Таҗикстанның 643 ватандашын депортацияләгәннәр.

Бу хакта "Азия-Плюс" Telegram-каналына сылтама белән "Интерфакс" яза.

26 апрельдән 30 апрельгә чаклы аралыкта Внуковога 3101 таҗик очып килгән. Алар начар шартларда тотылган. Русия хакимиятләре 643 таҗикны депортацияләгән, тагын 117сенә карата депортацияләү карары чыккан.

Мәскәүнең башка һава аланнарында да шундый хәл күзәтелә дигән мәгълүмат бар.

▪️"Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

@azatliqradiosi
👍3😁21😢1🤡1
Бүген, 1 май көнне Русиядә Хезмәт бәйрәмен үткәрәләр.

Быел күп кенә шәһәрләрдә яшәүчеләр Беренче май бәйрәменең "Тынычлык. Хезмәт. Май" дигән шигареннән "тынычлык" дигән сүзне алып атуларын сизгән. Бу хакта төрле мәгълүмат чаралары яза. Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барган шартларда, Русия хакимиятләре "тынычлык" сүзен кулландырмый, моны сугышка каршы чыгу дип бәяли.

Русия баш прокуратурасы белән тикшерү комитеты да интернеттагы тәбрикнамәләрендә "Тынычлык" сүзен кулланмаган. Алар "Яз һәм хезмәт бәйрәме" белән котлый. Беренче канал белән Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәте (ВГТРК) да шулай эшләгән.

Шул ук вакытта Татарстанның "Татмедиа" агентлыгы үзенең котлавында "Тынычлык" сүзен калдырган әле.

@azatliqradiosi
😁31👍1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иглин районында яшүсмерне кыйнауда шикләнелгән эшкуар Рәүф Габдуллинны ике айга сак астына алганнар. Мәкхәмәдә ул гаебен өлешчә таныган, низагны яшьләр башлады дигән. Ир йорт сагы сораган. Шулай ук икенче гаепләнелүче Ислом Надыров та кулга алынган. Габдуллин…
Башкортстанның Иглин шәһәре эшмәкәре Рәүф Габдуллин Украинадагы сугышка китәргә тели.

Басма мәгълүматынча, уллары һәм дусты белән бергә 20 июньгә кадәр сак астына алынган Габдуллин моны үзе сораган. Mash эшмәкәрнең адвокаты Роман Петровка сылтана.

🔹Күптән түгел Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.

🔹Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә. Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.

@azatliqradiosi
🤡41
Петербурда хәрби комиссариат ишегалдында ир егет үз-үзенә ут төрткән

Тумышы белән Красноярскидан булган 24 яшьлек Руслан Петербурның Фонтанка янындагы Ленинград өлкәсе хәрби комиссариатында үз-үзенә ут төрткән, дип яза Mash на Мойке телеграм каналы.

Ир кешене авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Аның 90% тәне янган.

@azatliqradiosi
😢4💔2
"Путин — куркак кешеме?" Бу сорауны Азатлык Радиосының YouTube-каналында биргән идек.

Укучыларыбызның 59%ы аны куркак дип саный.

Иң кызык(лы) фикерләрне бераздан монда да чыгарырбыз. Халык төрлечә яза, укырга нык кызык. 😊 Үзегез дә күрерсез.

@azatliqradiosi
💯4👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Путин — куркак кешеме?" Бу сорауны Азатлык Радиосының YouTube-каналында биргән идек. Укучыларыбызның 59%ы аны куркак дип саный. Иң кызык(лы) фикерләрне бераздан монда да чыгарырбыз. Халык төрлечә яза, укырга нык кызык. 😊 Үзегез дә күрерсез. @azatliqradiosi
Шушы сораштыруга килгән кайбер фикерләр белән танышып алыгыз әле. Кызык ич? 😊

"Куркакмы, куркак түгелме — ул да яши инде кеше булып, без дә..."


"Пенсия яшен арттырып, безне пенсиягә чыгармый. Шуның өчен минем оныклар интегә әби-бабайның назын күрмәенчә. Оныкның әтисе, әнисе — иртәдән кичкә хәтле эштә, тырышалар ипотекага акча түләргә. Әби-бабалары да эштә, интегеп пенсия яшенә җитеп тә, пенсиягә чыга алмыйлар. Оныклар өйдә телефоннарда утыралар интим карап — замана шундый хәзер. Үскәч кем булырлар? Боевик булырлармы икән?"


"Әй, Аллам! Алдыгызны, артыгызны уйламыйча, тузга язмаган сүзләр язмагыз инде, халкым! Путин булмаса, сезне, безне Әмрикә әллә кайчан басып алып үзенә буйсындырган булыр иде! Оныкларыгыз белән дә әмрикәчә сүләшер идегез, дөнья хәлләре белән бер 10 минут булса да танышыгыз инде, җәмәгать!"
шуңа җавап: "Хәзер урысча сөйләшәбез. Авылда бөтен яшь бала урысча сөйләшә. Америка "басып алган" Япония белән Көньяк Корея үз телендә сөйләшәләр — аерма бармы?"


"Путин — бик әйбәт кеше. Саклагыз аны."


"Алла сакласын безнең В.Путинны!"


"Мин 5 машина алыштырдым, бөтен Европаны йөреп бетердем, Әмирлекләрне, Гоман, Мисыр, Төркия, Париж, Берлин, Рим, Амстердам, Вена, Брүссел, Венеция, Сицилия һ.б. 50 мең пенсия алам, Шуңа аңлыйм кеше чит илләрдә ничек яшәгәнен. Шулчаклы газ һәм нефть сатабыз, ә авылларда газ юк, асфальт юк. Кайбер авылдан юл булмаганга, "ашыгыч ярдәм" керә алмаганга кешене арбага салып юлга сөйрәп чыгаралар. Путин Русиянең бөтен акчасын талап, Русияне бетерде. Түлке миңа язмагыз чит илгә чыгып кит дип! Мин Русия халыгына 42 ел эшләдем. Сез башсыз булганга мин чыгып китәргә тиеш түгел! Мин үзем бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел! Ну, менә яшьләрнең киләчәге юк."


#халыкфикере

@azatliqradiosi
🤣7👍41
Газзәдәге хәлләрне күзәтүебезне дәвам итәбез.

Израилнең премьер-министры Беньямин Нетаньяһу Газзә сызыгының көньягында урнашкан Рафаһ шәһәренә барыбер бәреп керәчәкбез дип белдерде. "Солых килешүе буламы, юкмы — Рафаһка барыбер бәреп керәчәкбез, андагы ХӘМӘС батальоннарын барыбер юк итәчәкбез" диде ул.

Һуманитар ярдәм күрсәтә торган оешмалар да, БМО рәисе Антониу Гутерриш та Израил гаскәрләре Рафаһка бәреп керсә, моның нәтиҗәсе коточкыч булачак дип белдерә. Мисырга терәлеп торган бу шәһәрдә хәзер бер миллионлап кеше сыенган.

Узган төнне Израилнең Рафаһка ясаган һөҗүме аркасында кимендә 2 бала һәлак булган. Гомумән алганда исә, Израилнең Газзә сызыгына каршы алып барган сугышы аркасында 34,5 мең фәләстинле үтерелгән, шуларның якынча 14 меңе — балалар.

Дөньяның төрле шәһәрләрендә бу сугышны кичекмәстән туктатырга кирәк дигән таләпләр белән протестлар бара.

Фотоларда: Рафаһ шәһәре (Reuters фотолары)


@azatliqradiosi
👍3🔥21😢1
Мәскәү билгеләгән түрәләр Украинаның баскынлыктагы төбәкләреннән кача башлаган.

"2022 елда күпләр анда калырга мөмкин дип уйлый иде әле: янәсе сугыш бетәчәк тә, анда акчалар елга булып агачак. Хәзер мондый әйбер юк — сугыш сузыла, кешеләр кәнәфиләрендә "кысылып" калды. Даими вазифада эшләсәләр дә, моны вахта кебек кабул итәләр. Мөмкинлек чыгу белән кире кайтып китәләр"

диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
😁41👍1
Татарстанда Чулман елгасы аша күпер салып Алабуга белән Түбән Каманы тоташтырырга тәкъдим итәләр.

Тәкъдим авторы әйтүенчә, күпер булса, эшчеләргә җиңелрәк булачак: бер шәһәрдәге оешмаларга икенче шәһәрдән нибары 20 минут эчендә килеп җитә алачаклар. Хәзерге вакытта юлга "бер сәгатьләп вакыт китә" ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliradiosi
👍3🤔1🤣1
Антрополог Александра Архипова әләкләр белән бәйле берничә тикшеренү үткәргән.

Аның сүзләренчә, ватандашлары өстеннән әләк язучы русияләр өч төргә бүленә. Алар:

✔️матди керем алу өчен әләкли (әйтик, эштән куылган хезмәттәшенең урынына калу өчен);
✔️эмоциональ яктан отышлы булганга (әйтик, әләк язып үч ала);
✔️"әхлак полициясе" роленә риза булганга.

Архипова сүзләренчә, Русиядә "золымнар механизмын приватизацияләү" бара: кеше турында "ул — сугышка каршы" дип әләк язгач, полиция тизрәк ярдәм итә, ә бу, мәсәлән, тыныша алмый торган күршеләрен "акылга утырту"өчен уңайлы ди белгеч.

Гаскәр турында "ялган мәгълүмат" тарату һәм "гаскәрне дискредитацияләү" турындагы 8000 эшне анализлап, белгеч аларның кимендә 500е әләкләр ярдәмендә ачылуын ачыклаган. Кешеләрне телдән әйткән сүзләре өчен дә штрафка тартканнар. Әгәр берәрсе әләкләмәгән булса, куәт оешмалары вәкилләре бу хәл турында белми дә калган булыр иде.

Русия медиасында депутатларның әләкләве хакындагы хәбәрләр Путин идарә итә башлаганга кадәр чор белән чагыштырганда өч тапкырга арткан.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
💩4🤯2👍1😁1