Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.43K subscribers
11K photos
1.03K videos
8 files
16.7K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Думада диверсияләр өчен 35 елга кадәр төрмәгә утыртырга тәкъдим итәләр.

Хәзерге вакытта диверсия турындагы маддә нигезендә 30 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Әгәр диверсия нәтиҗәсендә кешеләр дә үлгән булса, гомерлеккә утыртып куярга мөмкиннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩6👍1
Быел Казанда Ак мәчет һәм Иске таш мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамланачак.

Соңгы 30 елда ташландык хәлдә яткан Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Ак мәчеттә төзекләндерү эшләре быелның июлендә тәмамланыр дип көтелә. Хәзерге вакытта демонтаж эшләре башкарылган, манара торгызылган.

Түрәләр Казанның Яңа бистәсендә урнашкан ХХ йөз башында салынган Иске таш мәчетендә дә төзекләндерү эшләре быел тәмамланачак диде.

Тарихи мәчетләрдән шулай ук Мәрҗани мәчетендә, Кабан арты мәчетендә, Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы таш мәчеттә, Алан-елга авылындагы 1742 елгы агач мәчеттә, Биектау районының Айбаш авылындагы агач мәчеттә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Фотода: Ак мәчетнең тарихи бинасы.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍113
🐑Русиядә Иранга күпләп сату аркасында сарык ите җитми башлаган.

Шуның аркасында бу төр иткә бәя дә 30-40 процентка арткан.

Бәя артуга сарыкларның баш саны кимүенең дә йогынтысы бар. Сарыкларның төп өлешен (84 процентын) кечкенә хуҗалыкларда асрыйлар икән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👍1🤪1
Бу атнада (26 апрельдә) татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тула.

Аның иҗатын бөтен төрки дөньяда беләләр, әсәрләрен әле дә укыйлар. 22 апрель көнне Төркия башкаласы Әнкарәдә Тукайга багышланган конференция узды.

ХХ гасыр башында яшәгән татар шагыйре иҗат иткән шигырьләрне XXI гасырның төрек яшьләре укыды. Тыңлап карагыз әле. 😀

#Төркия

@azatliqradiosi
11🔥4❤‍🔥1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә һәм әлеге сәгатькә булган хәбәрләр белән таныштыра.

🔸Русия саклану министры Сергей Шойгу кулга алынган Тимур Ивановны үзенең урынбасар вазифасыннан читләштергән. Бу аның эшеннән бөтенләй алынумы, әллә тикшерү вакытлычамы - билгесез. Медиа язуынча, мәхкәмә Ивановның аның да, гаилә әгъзәларының бөтен хисапларына арест салган.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский Русияне Швейцариядә узарга тиешле тынычлык саммитын оештыру эшләренә тыкшына дип гаепләде. Ул күзләү мәгълүматларына таянып, Русиянең бу саммитта азрак дәүләтләрнең катнашсын максаты һәм аерым бер планы бар дип белдерде.

🔸Европа комиссиясе Русиягә Төньяк Кореядән корал ташучы көймәләргә карата чикләүләр кертергә тәкъдим итәчәчәк.

🔸Вконтакте социаль челтәрнең башлыгы алмашына ала. The Bell язуынча, Владимир Кириенконы Сергей Ковальчук алмаштыра алачак. Бу Путинның инаугурациясеннән була ала. Владимир Кириенко - Сергей Кириенконың улы, ә Сергей Ковальчук - Михаил Ковальчукның оныгы. Вконтакте башлыклырын алмаштыру бу ике гаиләнең арасындагы тарткалашуга бәйле дип язалар.

🔸Венада рәссам Густав Климтның рәсемен 30 млн еврога сатканнар. Бу рәсем 100 елдан артык югалган булып саналды. Рәсем 1917 елда ясалган, соңгы тапкыр кешеләргә 1925 елда күрсәтелгән.

🔸Башкортстанда кәбестә, кишер, алма, сосиска һәм сөткә бәяләр арткан.

🔸2015 елда "Голос.Дети" проекты финалисты, татар җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстандагы "Ovoz" ("Аваз") шоусында катнашачак. Беренче эфир 27 апрельдә ZO'R TV-да Казан вакыты белән кичке 6да күрсәтеләчәк.
👍4
📍Татарстанда яшәүче ирне Чаллыдагы хәрби техника җитештерүче оешмалар турындагы мәгълүматны АКШ белән Украинага җибәрмәкче булганда тотканнар.

Бу хакта ФСБның Татарстандагы идарәсенә сылтама белән "Татар-информ" җиткерә. ФСБ ачыклавынча, ир бу белешмәләрне АКШның Мәскәүдәге илчелегенә һәм Украина иминлек хезмәте җитәкчесенә кәгазь хат белән җибәрмәкче булган.

Нишләткәннәр бу ирне?

Хәбәр тулырак
👉 монда. Яки бу 👉 сылтамага басыгыз.
🤔3🤡1😴1
🔺Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул үтерелгән Ибраһим Исәнәев турында. Урта Әләзән авылының  мөәзинен үтерүдә шикләнүче кеше - "вагнер"чы, Украинадагы сугышка Путин ярлыкавы белән китүче җинаятьче булган.

Ничек үтерелгән өч бала әтисе Ибраһим Исәнәев?

Ул 16 апрельдә үзенең "Газель" машинасына арба тагып эре мөгезле терлек сатып алырга юлга чыга. Исәнәев Ульян өлкәсе Морат авылында яшәүче 36 яшьлек Раил Хәйров  белән элемәтәгә керә. Хәйров аңа очсызрак бәягә терлек сатып ала торган урынны белүе һәм моның өчен билгеле күләмдә акча кирәк булуын әйтә.

— Алар трасса буйлап баралар. Междуречье белән Буровка авыллары арасында туктыйлар. Бу Сарытау өлкәсе Вольский районына карый. Буровка авылы янында Терешка елгасы ага. Шул урында Ибраһим хәзрәт Хәйровны фотога төшерергә һәм туганнарына җибәрергә өлгерә. Соңыннан ни булганы билгеле түгел. Шулай да хәлләр болай баргандыр. Ирләр машинадан чыга, тарткалаш башлана. Шунда Хәйров Ибраһимның күкрәгенә пычак кадый. Аннары җинаятьче Исәнәев кесәсеннән акчаларны ала.

Хәйров "Газель"ны юлдан Терешка елгасына таба күчерә һәм Исәнәев мәетен яшерергә була. Моның өчен ул Междуречье авылында җирле кешедән үзенең туган авылы Ульян өлкәсе Илюшкино авылына илтүен сорый. Анда үз машинасына утырып кире Хәйровны үтергән җиргә әйләнеп килә. Төн җиткәч "Газель"ны яндыра, ә мәетне үз машинасына салып авылга алып кайта.

Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, Хәйровны "Донецки халык республикасында" тоткарланган.

Кем ул Хәйров? Ул элек тә авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән ике тапкыр кеше үтергән өчен хөкем ителгән. 2008 елны лом белән кеше башын тишкән өчен җиде елга төрмәгә утыртылса, 2019 елны бер ир кешене мылтыктан атып үтергәне һәм машинасын яндырганы өчен 11 ел 8 айга хөкем ителгән. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка китә һәм Путин фәрманы белән ярлыкана. Шуннан соң кайтып Ульян өлкәсе Морат авылында яши башлаган.

Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ларның җинаять кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Азатлык алар турында даими язып тора.

▪️ Башкортстанда Укриана сугышына киткән җинаятьче туган якларына кайтып ике полиция хезмәткәрен үтерде.

▪️ Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет тә үзенең таныш кызын көчләгән иде. 25 яшьлек Олег Михайловны 2022 елда кеше үтергән өчен 18 елга хөкем иткән булганнар, әмма Путин аны ярлыкады.

▪️Киров өлкәсендә Украина сугышыннан кайткан Иван Россомахин  85 яшьлек пенсионер Юлия Буйскаяны көчләде һәм үтерде. Моңа кадәр ир башка бер авылдашын үтереп 22 елга хөкем ителгән иде. Әмма ул да Путин тарафыннан ярлыканып сугышка җибәрелгән иде.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬3😢3👍1😁1
Казанда полиция хезмәткәренә һөҗүм ителгәч, биш кеше тоткарланган.

Бу хәл 25 апрель төнендә, Казанның Профсоюз урамынңа булган. Патруль уздырган полиция үзара сугышучыларны күреп алган, аларны туктатырга тырышкан. Әмма полиция таләбенә буйсынучы табылмаган, аларны тоткарлый башлаганнар, бер ир каршылык күрсәткән, полиция хезмәткеренең эченә берничә тапкыр пычак кадаган. Ул качарга тырышкан, әмма тотылган. Ир Мари Иленнән булып чыккан.
🔥4
🔻"Баймак эше" нигезендә тоткарланган егетнең туганнары адвокатка акча җыя

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айдар Йосыповның туганнары юридик ярдәм өчен акча җыя башлауларын хәбәр итте. Аны 12 мартта мәчеттән чыккан чагында тоткарлаганнар, дип яза "Поиск репрессантов после провокаций в Баймаке" Telegram-каналы.

Башта Уфага алып китеп ике тәүлеккә тоткарлаганнар. Мәхкәмә утырышыннан соң ике айга тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Аны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә көч куллануда гаеплиләр.

"Айдарга 27 яшь, тумышы белән Стәрлетамак районының Яңа Федоровка авылыннан", диелә хәбәрдә. Аның намаз укуы, сәламәт тормыш рәвеше алып баруы да искәртелә. Туганнары әйтүенчә адвокатка 150 мең сум җыярга кирәк.

Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.

"Баймак эше" нигезендә тикшерү изоляторларында 83 кеше тотыла.

▪️ Күптән түгел Баймакта 17 гыйнвар протестларыннан соң кулга алынганнарның туганнары халыкка мөрәҗәгать чыгарды. Алар тоткарланучыларның гаиләләренә күрсәтелгән мадди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Битараф булмаучылар җибәргән акчаларга адвокатлар яллый алуларын, тикшерү изоляторында тотылучы якыннарына кирәк-яраклар һәм азык-төлек тапшыра алуын искәртә.
👍2
Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде. Бу үзенә күрә сәер, шул ук вакытта Мәскәү сәясәтенә туры килгән тәкъдимнәр.

Мондый канун өлгеләрен һәм тәкъдимнәрне кайсы депутатлар җиткерә? Алар Татарстан мәнфәгатен яклыймы? Азатлык соңгы ике елда ике республика депутатлары тарафыннан яңгыратылган тәкъдимнәргә күзәтү ясады.

Мәкаләне укымасагыз, төп фикерләрне "карточка"ларга җыйдык. Башкаларга да күрсәтегез.
👍1
⁉️Tatsoft татар телле тәрҗемәчене кулланасызмы?

Tatsoft-ка 10 айда 2 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Бу вакыт дәвамында уникаль керүчеләр саны - 500 мең кеше. Бу хакта Татар-информда узган матбугат очрашуында Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты мөдире Ринат Гыйлмуллин белдерде.

Әлегә тәрҗемәчене Android телефоннарына йөкләп була, моның өчен махсус кушымта ясалган. Apple җиһазларында исә ул юк.

— Айфоннарга килгәндә, без үз ягыбыздан барлык эшне аларга тапшырдык, хәзер Apple үз тарафыннан тикшерүләрне башкарырга тиеш. Якын вакытларда көтәбез, — диде Гыйлмуллин.

Татарстан галимнәре ясаган Tatar Speech хезмәтендә нинди үзгәрешләр бар һәм алар нинди мөмкинлекләр ача?

Бу хакта 👉 моннан укыгыз. Яки 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.
👍32
“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе белдерүенчә, прокуратура Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага хастаханәгә ятарга аяк чала

Бу хакта бүлекчә җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин белдерде.

Ситдыйкова көн саен мәхкәмә утырышларына йөрергә мәҗбүр. Аңа "нацизмны аклау" һәм Русия кораллы көчләрен кабат "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган иде.

“Хәзер ул туберкулезга каршы диспансерга ятып дәвалануга юллама алды. Ләкин буш урыннар булмауга сылтап, аны анда кабул итүдән баш тартканнар. Шул ук вакытта хастаханәдә ятучылар буш урыннар булуын әйтә”, ди Зиннәтуллин.

Аның фикеренчә, бу прокуратураның табибларга басымы белән бәйле.

▪️Ситдыйкованы "9 waй" плакаты белән былтыр 28 апрельдә Урицкий паркында тоткарладылар. Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

@azatliqradiosi
🤬5🤮31🔥1