Azatlıq Radiosı
2.42K subscribers
7.38K photos
750 videos
8 files
13.1K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Баймакта булган вакыйгаларның кайтавазы дәвам итә.

6 гыйнвар Дөнья башкорт корылтае утырышында төрмәгә утыртылган активист Фаил Алсынов, протестлар һәм кырыклап җинаять эше ачылган баймаклылар язмышы мәсьәләсе күтәрелде. Профессор Фәнил Күзбәков утырышта булган хәлләрне сөйләде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 февраль, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Америка журналисты Такер Карлсонның Русия президенты Владимир Путин белән әңгәмәсе чыкты. Ул 2 сәгать дәвам итә.

🔸Краснодар краендагы Ильски нефть эшкәртү заволдында дрон һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан. Русия саклану министрлыгы барлыгы 19 дрон бәреп төшерүе турында белдерде.

🔸The New York Times Белгородта 24 гыйнварда килеп төшкән Ил-76 хәрби очкычы Американың Patriot комплексыннан бәреп төшерелгән дип язды. Басма АКШның берничә түрәсенә сылтана. Рәсми затлар моңа ачыктан-ачык аңлатма бирмәячәкләр диелә.

🔸Башкортстанда "Баймак исемлеге" тулылына. 8 февральдә ике бала әтисе Юлай Әюповка киңкүләм тәртипсезлектә катнашуда гаепләү белдерелгән һәм ул 6 апрельгә кадәр кулга алынган.
Такер Карлсон Владимир Путиннан ниләр турында сорады?

Америка журналисты Такер Карлсон үзенең сайтында Русия президенты Владимир Путин белән ике сәгатьлек әңгәмә чыгарды.

Бу әңгәмәсендә Путин мөһим белдерүләр ясамады дияргә дә була, иң игътибарга лаеклысы - ул шымчылыкта гаепләнеп инде бер елга якын Русия тикшерү зинданында утыручы американ журналисты Эван Гершкович турында сорауга җавап бирде.

Путин Гершковичны шымчылык кылуда гаепләде, әмма аны Русия төрмәсендә тотуның мәгънәсе юк, махсус хезмәтләр белән "мәсьәләне хәл итәргә кирәк" дип белдерде. Алмаштыру мөмкинлеген күз уңында тотып, ул Германиядә Зелимхан Хангошвилины үтерү өчен гомерлек төрмәдә утыручы урыс ватандашы Вадим Красиковка ишарә ясады.

▪️Такер Карлсон – үтә-уң карашлы пропаганда активисты, Fox News-ның элекке алып баручысы, элекке американ президенты Дональд Трамп тарафдары. Ул Украинага ярдәм итүгә каршы чыга.

▪️Карлсон Русиягә килгәннән соң Кремль пропагандасы аның бу сәфәреннән сенсация ясады.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
"Хәзер авыррак булачак". Кырымтатар оешмасы Русиядә "теләнмәгән" дип аталды

БМО Халыкара мәхкәмәсенең Украина Русия ягыннан кырымтатарларны раса дискриминацияләүләрен дәлилли алмады дип карар чыгаруы Русия өчен "уен кәрте" булды дип саный Кырымтатар ресурс үзәге җитәкчесе Эскендер Бариев.

✔️Украина кырымтатарлар дискриминация фактларын ни өчен дәлилли алмаган?
✔️Хәзер халыкара мәйданда ни рәвешле эшләргә?
✔️10 ел дәвамында Русия системында үскән балаларны Украинага таба борып булырмы?
✔️2022 елда башланган сугыш кырымтатарларга нинди йогынтсы ясады, аларның Украина ягында да, Русия гаскәрендә дә сугышулары халык өчен никадәр зур фаҗига?

Эскендер әфәнде әлеге сорауларга җавап бирде.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
Башкортстан активисты Путиннан Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сорый

Җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Ахияретдинов "Владимир Владимирович, сезнең белән безнең Анабыз мондый кыяфәттә була алмый" дип видео яздырган.

"Мөселман дин әһелләре, Русия православ чиркәве руханилары һәм Волгоградта яшәүчеләр белән аралашканнан соң бер генә кеше дә аның мондый кыяфәттә булуыннан канәгать түгел дигән фикергә киләм, ди ул.

▪️2018 елда Рәсүл Ахияретдинов татар атларын җигеп Болгардан Мәккәгә хаҗ сәфәренә чыгып, танылды. Ул максатына яртылаш иреште – атлар Әстерханда калды, Рәсүл үзе, хаҗи булып, туган якларына әйләнеп кайтты.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Татарстанда мигрант балаларын һәм чит ил студентларын тикшереп торачаклар

Моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушкан. Түрәләр чит ил ватандашларының балалары ничек укуын, аларның урыс телен никадәр белүен һәм "иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә җәлеп ителүләрен" күзәтеп торырга тиеш булачак.

Чит ил студентларын контрольдә тоту да артачак, аларның бармак эзләрен алачаклар, кайларда йөрүләрен тикшереп торачаклар.

▪️2023 ел ахырында Татарстанда "миграция" эшләрен тикшерүче яңа махсус бүлекчә төзелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
"Азатлык сүзлеге"ндә бүген "Дәүләт шурасы"н карыйк.

Татар матбугатында Татарстан парламентын еш кына "Дәүләт Советы" дип язалар.

Шул ук вакытта кыскача аны "Дәүшура" дип тә аташтыралар. Ишеткәнегез бармы?

#Азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
Русиядә кызамык йоктыру очраклары арта

Ел башыннан бу чирне кимендә 46 төбәктә, бер меңнән артык кешедә ачыклаганнар.

Русиянең 16 төбәгендә хакимиятләр авыручылар саны артканга балалар бакчаларына, мәктәпләргә, югары уку йортларына һәм хастаханәләргә чикләү чаралары — карантин керткән.

Аеруча Ростов өлкәсендә хәлләр мөшкел — ел башыннан анда кызамык йоктыруның 200дән артык очрагы ачыкланган.

Башкортстан белән Татарстанда да берничә дистә очрак теркәлгән

▪️Кызамык — йогышлы авыру. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин.

@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❗️Казанда Мизулина белән очрашуга килгән студентлар "Татарстан!" дип кычкыра башлаган.

Бүген Екатерина Мизулина КФУ студентлары белән очрашуга килгән. Студентларның берсе аңа әләкләр турында сорау биргән.

"Йөзләрчә мең русияле илдән күченеп китә, чөнки янә әләкләр чоры башлана!", дигән ул.

Очрашу барышында Мизулина яклы бертөркем студент "Русия!" дип кычкырган — шуларга җавап итеп башка студентлар "Татарстан!" дип кычкырырга тотынган.

Мизулина — "Имин интернет лигасы" башлыгы, Русия Украинада башлаган сугышны туктатырга кирәк дигән кешеләргә (активистларга, җырчыларга) каныга, аларга әләкләр яза.

Видео: RusNews

#Татарстан
@azatliqradiosi
Баймактагы протестлардан соң Башкортстаннан качып киткән экоактивист Илдар Йомаголовның улын кичә куәт оешмалары вәкилләре сорау алу өчен Сибайга алып киткән.

Йомаголов Youtube-тагы каналында шул хакта сөйләгән видеосын чыгарды.

"Кайсы оешма хезмәткәрләре сорау аладыр — Федераль иминлек хезмәтеме (ФСБ), тикшерү комитетымы, полицияме, белмим. Әмма, егетләр, сез бит үзегез дә шушы агуланган һаваны сулап яшисез, экологияне сакларга кирәклеген беләсез. Хезмәт вазифаларыгызны башыгызны эшләтеп үтәгез инде", ди Йомаголов.

Активист хәзерге вакытта Казакъстанда булуын әйтә. Ул экология белән бәйле эшчәнлек алып барганлыгын, әмма пропагандачыларның аны фетнәче һәм хәтта коллаборант дип атавын искәртә.

"Гаиләң, якыннарың аша нәрсәгәдер ирешергә тырышулары бик начар", ди ул. Шулай ук ул куәт оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп "Безнең республикада җинаятьче — ул Хәбиров, моны аңлавыгызны телим", ди.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Пермь мәхкәмәсе Лилия Чанышевага ачылган җинаять эшендә гаепләнүче тагын бер активист — Рөстәм Мөлековны — азат итүдән баш тарткан.

Аны азат итүне колония үзе таләп иткән иде.

Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк. Аны Пермь төбәгенең 29нчы төзәтү колониясенә күчерделәр, атнасына өч тапкыр сакчылар һәм төрмә табибы озатуында ашыгыч ярдәм машинасы белән сивил хастаханәгә гемодиализга алып баралар, бу вакытта бөтен колония табибсыз кала.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
❗️Казанда Мизулина белән очрашуга килгән студентлар "Татарстан!" дип кычкыра башлаган. Бүген Екатерина Мизулина КФУ студентлары белән очрашуга килгән. Студентларның берсе аңа әләкләр турында сорау биргән. "Йөзләрчә мең русияле илдән күченеп китә, чөнки…
Университеттагы скандалдан тыш, Казанда йөргән Екатерина Мизулина "Татарлар да — урыс" дип белдергән.

"Имин интернет лигасы" башлыгы Казан студентлары белән очрашуда "урыс" һәм "россиян" төшенчәләренең аның өчен бер үк мәгънәгә ия булганын аңлатты.

Соңрак ул журналистларга татарларны да урыска санавын җиткерде.

"Урыс" дигән термин билгеле бер милләтне генә аңлатмый инде. Хәзер ул үз эченә барыбызны да кертә. Чит ил кешеләре өчен без тува да, татар да, дагыстан да, лезгин да, ингуш та түгел, без барыбыз да — урыс", диде Мизулина.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
Мәскәүдә югалган Рәдиф Яваев мәете табылган Аны төнге сәгать икедә тимер юлы янында тапканнар. "Көч куллану эзләре күренми кебек, ләкин нәтиҗә ясарга иртә, криминалистлар эшләячәк", диде Мәскәү автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов. Татар бию ансамбленең…
Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Рәдиф Яваев белән хушлаштылар.

Яваев танылган хореограф, Мәскәү Сабантуйлары режиссеры булды, РФ башкаласындагы Татар мәдәни үзәгендә "Илдан" ансамблен җитәкләде.

Аңа җеназа намазы Җәмигъ мәчеттә укылды.

Мәрхүм туган ягы Пенза өлкәсендә җирләнәчәк.

Яваевның мәете сишәмбе көнне тимер юл янында табылды.

Фото: ДУМ РФ татарча


@azatliqradiosi
2023 елда Русия эчке эшләр министрлыгы 410 теракт теркәгән, бу — соңгы 20 елда иң зур күрсәткеч.

Шул ук вакытта Русия куәт оешмалары вәкилләре сугышка каршы чараларны, мәсәлән, хәрби комиссариатларга ут төртүне дә "теракт" дип санарга мөмкин.

Украина кораллы көчләренең гамәлләрен дә террорчылык акты дип таныйлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
2023 елда Татарстанда җыелган салымнар 11 процентка кимегән.

Шул ук вакытта республика салымнарның зур өлешен Мәскәүгә җибәрергә мәҗбүр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
РФ юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.

Бүген шушы исемлеккә "Елкин Картон" ширкәте өстәлде. Аны карикатурист Сергей Ёлкин оештырган иде. Ул үзе дә моңарчы "ят агент" булып танылды.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
РФ юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. Бүген шушы исемлеккә "Елкин Картон" ширкәте өстәлде. Аны карикатурист Сергей Ёлкин оештырган иде. Ул үзе дә моңарчы "ят агент" булып танылды. @azatliqradiosi
Сергей Ёлкинның берничә карикатурын искә төшерик.

Иң беренчесе Татарстандагы Осиново бистәсе янында чүп яндыру заводы төзеләчәк дигән хәбәр чыккач ясалган иде.

@azatliqradiosi