Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дҗоан Донаһью Израил белән Фәләстиндә барган вакыйгаларны "коточкыч фаҗига" дип тасвирлады. @azatliqradiosi
Карарны җәмгысе 17 хөкемдардан торган төркем чыгара, шуларның 16сы хәзерге вакытта — Халыкара мәхкәмә залында.

@azatliqradiosi
1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Карарны җәмгысе 17 хөкемдардан торган төркем чыгара, шуларның 16сы хәзерге вакытта — Халыкара мәхкәмә залында. @azatliqradiosi
Донаһью сүзләренчә, Халыкара мәхкәмә әлеге эш буенча гадәттән тыш чаралар күрү турында карар кабул итәргә хокуклы.

@azatliqradiosi
👍4🤔1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Донаһью сүзләренчә, Халыкара мәхкәмә әлеге эш буенча гадәттән тыш чаралар күрү турында карар кабул итәргә хокуклы. @azatliqradiosi
Халыкара мәхкәмә бу эшне ташламаячак, геноцидны дәлилләүче фактлар бар, ди мәхкәмәдә рәислек итүче хөкемдар Дҗоан Донаһью.

@azatliqradiosi
👍61
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дҗоан Донаһью — АКШ адвокаты. Аңа 67 яшь. 2021 елның 8 февраленнән бирле ул — Халыкара мәхкәмә рәисәсе. @azatliqradiosi
Донаһью сүзләренчә, Израил Газзә сызыгында үткәргән хәрби операция нәтиҗәсендә бик күп кеше үтерелгән һәм яраланган, бик күп йорт җимерелгән, сивил инфраструктурага зур зыян килгән, ә халык яшәгән җирләреннән күченеп китәргә мәҗбүр булган.

@azatliqradiosi
👍41🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Халыкара мәхкәмә рәисәсе Дҗоан Донаһью: Халыкара мәхкәмә Фәләстин халкының геноцид актларыннан яклану хокукын таный. @azatliqradiosi
⚡️Халыкара мәхкәмә Израилгә геноцидны булдырмас өчен барлык чараларны да күрергә боера.

Израил аның көчләре геноцидны булдырмаячак дип гарантия бирергә тиеш. Шулай ук, Израил булырга мөмкин геноцид дәлилләрен саклап калырга тиеш.

@azatliqradiosi
4👍3🔥1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Халыкара мәхкәмә Израилгә геноцидны булдырмас өчен барлык чараларны да күрергә боера. Израил аның көчләре геноцидны булдырмаячак дип гарантия бирергә тиеш. Шулай ук, Израил булырга мөмкин геноцид дәлилләрен саклап калырга тиеш. @azatliqradiosi
Шулай ук, Израил Газзә сызыгына җибәрелгән һуманитар ярдәмне кичекмәстән сызыкка кертергә тиеш дип карар чыгарды Халыкара мәхкәмә.

Исегезгә төшерәбез: Израилнең һөҗүмнәре һәм блокадасы аркасында Газзә сызыгындагы 1 миллионнан артык кешегә ачлык яный.

@azatliqradiosi
👍31
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Халыкара мәхкәмә Израилгә геноцидны булдырмас өчен барлык чараларны да күрергә боера. Израил аның көчләре геноцидны булдырмаячак дип гарантия бирергә тиеш. Шулай ук, Израил булырга мөмкин геноцид дәлилләрен саклап калырга тиеш. @azatliqradiosi
❗️Шушының белән Халыкара мәхкәмәнең карары тәмам.

Шулай итеп, Израилдән Газзә сызыгындагы үлемнәрне һәм аңа ясалган зыянны киметү таләп ителә.

Әмма сугышны туктату таләбе карарда яңгырамады.

@azatliqradiosi
1
"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" дөнья җәмәгатьчелегеннән башкорт халкын Русия хакимиятләре золымыннан коткаруын сорый

Бүген, 26 гыйнварда "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" үзенең Telegram-каналында БМОга, Европаның кеше хокуклары шурасына, дөньяның хокук яклау оешмаларына, ил башлыкларына һәм бәйсез медиаларга мөрәҗәгать чыгарды.

Оешма хәзерге вакытта Башкортстан республикасында башкорт халкына каршы киңкүләм золымнар бара дип яза. Бу - башкортлар бердәм активист Фаил Алсыновны яклаганга күрә эшләнә диелә.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" дөнья җәмәгатьчелегеннән башкорт активистларына сәяси сыену урыны, гадиләштерелгән тәртиптә илләренә керә алу мөмкинлеге бирүен сорый. "Аларның күбесенең чит ил паспортлары юк һәм үзләрен Русиягә тапшырмаулары гарантияләнгән дәүләтләргә китә алмыйлар", ди комитет вәкилләре.

🔸"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә".

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
1👍1😢1
❗️Украинадагы сугышта Русиянең 43 меңнән артык хәрбие үлүе расланды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2💔1
Татарстанда авыр җинаятьләр саны 15 процентка арткан.

Ә балаларга карата кылынган җинаятьләр исә 558 очракка җиткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1🤬1🥱1
Лаеш районындагы хәлдән соң, Русиядә дини әдәбиятны экстремист дип табу дәгъваларын бары тик төбәкләрнең Югары мәхкәмәләрендә караячаклар.

2021 ел ахырында Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари" җыентыгын — Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен — экстремист дип тыйды. Моны Югары мәхкәмә дә раслады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мәхкәмәләре карарын хөкем итеп чыкты һәм бу шау-шу тудырды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬4👍1🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ни өчен татар ягыннан башкорт активистларын яклау сүлпән?

Башкорт активистларының Башкортстандагы татар теле дәрәҗәсе, татарларга карата мөнәсәбәте бу очракта нинди роль уйный?

Шушы сорауларга җавап табарга тырышып, әлеге видеоны әзерләдек.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍141😴1
РФ юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.

Бүген шушы исемлеккә түбәндәгеләр өстәлде:

🔸Дмитрий Потапенко, икътисадчы, эшкуар;
🔸Максим Трудолюбов, журналист;
🔸"ВОТ ТАК" проекты.

@azatliqradiosi
👍1🤯1🤬1