Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия баш прокуратурасы гаскәр турында "фейк" дип былтыр 70 меңләп материалны томалаган.

Томаланган материалларның күпчелек өлеше Украинадагы сугыш белән бәйле, дип искәртә прокуратура.

2022 елда андый материаллар саны тагы да күбрәк булган — 128 мең материал сөртелгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2👍1
Русия колонияләрендә меңнәрчә сивил украин тотыла — BBC

Русиядә һәм Украинаның басып алынган җирләрендәге колонияләрдә һәм тикшерү изоляторларында меңнәрчә украин тотыла, алар сугышта әсир итеп алынган хәрбиләр түгел. ВВСның урыс хезмәте шушы хакта тикшеренү чыгарды.

Русия тәртип саклау оешмалары яки хәрбиләр украиннарны фильтр аша уздырганда тоткарлаган, кайберләрен сугышка каршы көрәшүдә шикләнеп урамда тоткарлаганнар диелә.

Ирекләреннән мәхрүм ителсә дә, бу украиннар рәсми рәвештә җинаять эшендә дә гаепләнми, хөкем дә ителмәгән. Шуңа аларны рәсми юл белән табып булмый, ә сугыш әсирләреннән аермалы буларак аларны коткару өчен бернинди механизмнар да юк, дип яза ВВС.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬10
Чуашстан авылында яшәүчеләр су булмау сәбәпле балаларын юындыру өчен кар эретергә мәҗбүр

Чуашстанның Чабаксар районындагы Толиково авылында яшәүчеләр декабрь уртасыннан бирле сусыз интегә. Авылдагы су манарасын төзекләндерү өчен 3 атна элек аерып куйганар.

Авылда яшәүче күпбалалы ана бәдрәфне агызып җибәрү һәм балаларны юындыру өчен кар эретәбез дип сөйләгән.

Авыл халкы Чуашстаннан сайланган сенатор Николаю Фёдоровтан ярдәм сорап мөрәҗәгать әзерли башлаган, ул Толиково мәктәбендә укыган булган.

▪️Чуашстанда торак-коммуналь хуҗалык системнарның 36 проценты, Татарстанда 30 проценты, Башкортстанда 39 проценты искергән дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
😱8🤬2
Путин режимы башлаган сугышта татар ирләре кырылу дәвам итә

Украинадагы сугыштан Татарстанга чираттагы мәет кайтарылды — кичә 7 гыйнварда Актаныш районы Бикчәнтәй авылында Газинур Борһановны җирләделәр. Аңа 57 яшь булган. Хатыны һәм улы калган.

Сугышка мобилизациягә башлангач җибәрелгән. 2023 елның 14 декабрендә Донецки төбәгендә һәлак булган.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 905 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 17се — Актаныш районыннан. Саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 8 гыйнвар — сугышның 684нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬10😭3👌1🎄1
❗️Башкортстан активисты республика башлыгын сайлауга "халык намзәтен" чыгарырга тәкъдим итә

Башкортстанның экология активисты Фәрит Рәхмәтуллов республика башлыгын сайлауга халык намзәтен билгеләргә тәкъдим итә. Республика халкына шундый мөрәҗәгатен ул ВКонтактедагы сәхифәсендә чыгарган.

"Бу ел — сайлаулар елы. Русия президентын сайлауны калдырып торыйк, анда болай да барысы да аңлашыла. Әмма республика башлыгын сайлау — Башкортстан халкы өчен бик мөһим. Безнең республиканың киләчәге тулысынча үзебездән генә тора. Нәкъ безнең сивил фикеребез, иҗтимагый карарыбыз республика үсешен үзгәртә ала", дигән ул.


Рәхмәтуллов үзе намзәт итеп өч кешене тәкъдим иткән: Равил Сөләйманов (Туймазы районы Кандра авылы), Илдар Йомаголов (Баймак) һәм Фаил Алсынов (Уфа).

▪️Башкортстан башлыгын сайлау 2024 елның сентябрендә узачак. Былтыр ноябрьдә туры элемтә вакытында хәзерге башлык Радий Хәбировтан сайлауда катнашу ниятен белештеләр. Моңа җавап итеп ул катнашу-катнашмавны Путин хәл итәчәк диде.

❓Ә сез Рәхмәтуллов тәкъдимен хуплыйсызмы? Башкортстан башлыгы вазифасына кемне тәкъдим итәр идегез?

#Башкортстан
@azatliqradiosi

Активист
😁5👍2👏1🙏1🌚1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Австралиядәге татар активистлары Фәләстинне яклау чараларында катнаша

Аделаидада яшәүче Диләрә Вәлиф "Мөмкинлек булганда без бу чараларга һәрвакыт катнашырга тырышабыз, Фәләстиндәге меңнәрчә гади кешеләрнең утка тотылуы, аларга каршы алып барылган һөҗүмнәр безне бик хәсрәтләндерә", ди.

▪️Газзәдәге соңгы фаҗига анда хакимияттә булган ХӘМӘС төркеменең узган ел октябрендә Израилгә бәреп кереп, андагы йөзләгән кешене үтерүе, күпләрне тотык итеп алып китүеннән соң башланды. Шул гамәлләрне Израил ягы террор һөҗүме дип атады һәм җавап итеп Газзәгә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрде. Туктаусыз бомбалау, урам сугышлары нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше торган урыннарын ташлап китте, меңнәрчә кеше, шул исәптән, балалар һәлак булды. Израил бу гамәлләрен үзен ХӘМӘС террорыннан саклау кирәклеге белән аңлата, бу мәсьәләдә аны Көнбатыш илләре дә яклый, ә Төркия, Малайзия, Иран кебек мөселман илләре, шулай ук Көньяк Африка, кайбер латинамерикан дәүләтләре Израил Газзәдә сугыш җинаятләре кыла дип, аны җавапка тартырга чакыра.
❤11👍3🙏2
Азат Мифтаховка тикшерү изоляторында хатыны белән очрашырга рөхсәт итмиләр

Кировтагы 1нче тикшерү изоляторында утыручы сәяси тоткын, математик Азат Мифтаховка хатыны Елена Горбань белән күрешергә рөхсәт итмиләр. Бу хакта Горбань үзенең Telegram-каналында сөйләде.

Горбань иренә каршы яңа җинаять эше ачылган чакта күрсәтмәләр биргән тоткын — Евгений Трушковка хат язган булган. "Күченүең белән. Сине дә монда күселәр һәм тараканнар булган камерага утыртканнардыр дип бик өметләнәм", дип язган булган ул.

Трушков бу хатны җинаять эшенә кушуларын сорап тикшерүчегә гариза язган. "Никтер тикшерүче бу хатны безгә очрашырга рөхсәт итмәү өчен туры килә торган сәбәп дип тапты", ди Горбань.

Шулай ук Азат янына тикшерү изоляторына әнисе дә килгән, ул Азат чагыштырмача яхшырак күренде дип сөйләгән.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11🙏2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ике атна элек зурлап ачылган М12 юлында инде тыгыннар да барлыкка килгән

Сәбәбе — ягулык салу станцияләренең аз булуы. Аз булгач, зур чиратлар хасил була. Менә шундый хәлләр өр-яңа түләүле юлда.

❓М12 юлын сынап карадыгызмы әле?

@azatliqradiosi
😁7🌚1
2023 елда Башкортстанда 14 меңләп гаилә таркалган

Шул ук вакытта 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда 19,8 мең пар өйләнешкән булган. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8 процентка кимрәк диелә.

▪️2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җиткән иде. Психологлар аерылышулар саны артуга Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6
Көн язмасы: "Татарстан һәм Башкортстан икътисады өчен 2024 ел узганы кебек яхшы булмаячак"

Русия икътисады 2023 елны 3,5% үсеш белән тәмамлады. Бу алдан ясалган фаразлардан бермә-бер яхшырак күрсәткеч булды. Татарстанның эчке төбәк продукты 2,8% үсте һәм 4 трлн сумнан артып китте. Башкортстан икътисады да 3% артты һәм 2,3 трлн сумга җитте.

Мондый үсешне белгечләр икътисадның сугыш өчен үзгәртеп корылуы белән бәйли. Аеруча, федераль акчалар белән хәрби сәнәгать җитештерүен арттырдылар.

Шул ук вакытта санкцияләр сәбәпле узган ел нефть табышы якынча 32% кимеде, рубль долларга карата үз бәясен 20% югалтты, инфляция, рәсми саннарга караганда, 7-7,5% артты.

2024 елда Русия икътисады акырынаер дип көтелә. Үзәк банк фаразларына караганда, икътисад үсеше 1,3% булачак. Халыкара валюта фонды аны 1,1% дәрәҗәсендә күрә.

Бу шартларда Татарстан һәм Башкортстанны нәрсә көтә? Аларның икътисады акрынаймасмы? Хезмәт хакы артырмы? Республикаларның бюджетлары белән нәрсә булачак?

Азатлык бу хакта Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов белән сөйләште.

Язманы тулысынча монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 гыйнвар, сишәмбе. Русиядә яңа 2024 елда беренче эш көне. Әлегә булган хәбәрләр мондый.

🔺Кичә кич Белгородка ракет һөҗүме ясалган. Җәрәхәтләнүчеләр бар, өч кеше реанимациягә салынган. Төбәк башлыгы Вячеслав Гладков ун ракетның бәреп төшерелүен әйтте.

🔺Израил һөҗүме нәтиҗәсендә Лүбнәндә "Хизбалла" командирларының берсе һәлак булган. Бу хакта Reuters яза. Агентлык чыганаклары әйтүенчә, бу хәл низагның бөтен төбкәккә таралу куркынычын арттыра.

🔺Франция премьер-министры Элизабет Борн вазифасыннан китте. Ул хөкүмәтне 2022 елның маеннан җитәкләде.

🔺Байкал арты төбәгендә йөк ташучы ике поезд бәрелгән. Ким дигәндә 14 вагон юлдан чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Хәрәкәт тукталган. Чита-Благовещенски һәм Мәскәү-Владивосток поездлары юлчылары өчен очкыч җибәреләчәк диелә.

🔺Украина хакерлары «Альфа-банк»ның 24 миллион мөштәриенең шәхси мәгълүматларын бастырган. «Важные истории» язуынча, мәгълүмат базасында шәхесләрнең исемнәре һәм туган көннәре, телефон номерлары, хисаплары бар.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.


@azatliqradiosi
👍5🔥3✍1
Көн язмасы: Тикшерү изоляторында утыручы Рамилә Сәетова: "Бер караңгылыктан икенчесенә чумдым"

2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) биш елга гомөми тәртипле колониягә хөкем итте.

Тикшерү изоляторында утыручы Сәетова "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә яңа хөкем карары турында ни уйлавын, тоткынлыкны ничек кичерүен сөйләгән, Русиядә караңгы чорның кайчанрак бетәчәге турында фикер белдергән.

💬Тоткынлыкта вакыт туктап кала. Бу тәҗрибәне инде бер аңлап, тормыш вакыт белән түгел, вакыйгалар белән үлчәнә дип нәтиҗә ясаган идем. Монда — тоткынлыкта — саф һава юк кебек. Иректә чакта ала торган көчле тәэсирләр юк. Шуңа күрә 2023 елда мин 16 май көнне кулга алынганчы булган дүрт ай ярымымны гына яшәгән булып чыгам.

Якыннар һәм дуслар белән аралашу биргән күп кенә куанычларга да карамастан, минем иректә нык эчем пошты, чөнки ватандашларым һәлак була, ә мин берни төзәтә алмыйм. Шул ук вакытта мин ике тарафны да "үземнекеләр" дип саныйм — алар "кызыл сызык"тан көнчыгыштамы, көнбатыштамы — аермасы юк. Хәзер мин бер караңгылыктан икенчесенә — куерагына чумдым дип әйтергә дә мөмкин. Гаиләмне җылымнан һәм кайгыртуымнан мәхрүм итүем өчен генә үкенәм", ди Сәетова.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢8❤2🙏1
Берничә гарәп иле һәм Төркия Газзәне торгызу, төбәкнең сәяси киләчәген билгеләү һәм төбәктә озак вакытлы тынычлыкка ирешү, аның иминлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итү өчен АКШ белән бергәләп көч куярга әзер.

Бу хакта дүшәмбе, 8 гыйнварда АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен белдерде.

Блинкен Якын Көнчыгышка эш сәфәре белән килде, ул Төркия, Греция, Үрдүн, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булды.

Бүген һәм иртәгә Энтони Блинкен Израил белән Фәләстин автономиясе җитәкчеләре белән очрашачак.

Associated Press мәгълүмат агентлыгы искәртүенчә, Төркия һәм гарәп илләренең Газзәне торгызу өчен әзерлек башлауга ризалык бирүе аларның карашлары үзгәрүен күрсәтә. Моңарчы алар АКШның бу чакыруларын кире кагып килде, атышны туктатуны һәм Газзәдәге фәләстиннәрнең хәлен яхшыртуны таләп итте.

@azatliqradiosi
👍4❤1
Иртәгә, ягъни 10 гыйнвардан Казан метросына билет бәяләре артачак.

🔸Кулакча белән түләсәң - 42 сум
🔸Банк картасы белән - 38 сум

Автобус, трамвай һәм троллейбуска билет бәяләре инде 1 гыйнвардан ук артты. Шулай ук кулакча белән түләсәң - 42 сум, карта белән - 38 сум.

@azatliqradiosi
🤬6
Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиянең төрле төбәкләрендә мәктәпләргә, сәүдә үзәкләренә һәм башка җәмәгать урыннарына һөҗүм итү белән янаган Telegram-каналлар барлыкка килә башлады.

Мондый чатлар турындагы мәгълүмат Татарстанның кайбер Telegram-каналларында да чыкты.

Казан мэриясе бу мәгълүматны шундук тәртип саклау оешмаларына җибәрүләрен хәбәр итте.

"Куәт оешмалары хәбәренчә, мондый ялган аккаунтлар берьюлы берничә төбәктә һәм шәһәрләрдә барлыкка килгән, аларның максаты вазгыятьне тотрыксыз итү һәм паника тарату. Канал инде юк, бу мәгълүмат расланмады. Беренчел белешмәләргә күрә, канал авторлары да чит илдә", дип җиткерә Казан мэриясе.

Шундый каналларның берсенә "Татар маньягы" ("Татарский маньяк") дип исем бирелгән. Аның авторы Казанда теракт оештырырга ниятләве турында язды.

▪️Канал авторы янәсе һөҗүмен бүген, 9 гыйнварда оештырачагын язган иде.

▪️InKazan язуынча, кайбер ата-аналар балаларын мәктәпкә җибәрергә курка.

@azatliqradios
👍5🤬4
Сербларны Украинадагы сугышта Мәскәү ягында сугышсыннар өчен Русия гаскәренә җибәрү белән шөгыльләнгән Сербия ватандашы Деян Брич видеомөрәҗәгать яздырган.

Анда ул 119нчы парашют-десант полкында сербларны ничек мыскыл итүләре турында сөйли.

Берич сүзләренчә, полк җитәкчелеге сербларны амунициясез һөҗүмгә җибәрә, аларны дәваламый, кыйный, үтерү белән яный.

Дүшәмбе, 8 гыйнварда исә хәрби полиция вәкилләре коралсыз сугышчыларны кыйнаган, һавага атып аларны атып үтерү белән янаган, дип сөйли Берич.

▪️Узган елның октябрендә ВВС-ның урыс хезмәте Мәскәү Сербия ватандашларын Украинадагы сугышка җыя дип сөйләгән иде.
▪️Берич 2014 елдан Донбасста Русия ягында снайпер булып сугышкан һәм сербларны сугышка җыюга булыша дип искәртелде.
▪️ВВС мәгълүматынча, 2023 елның көзенә Русия гаскәре белән кимендә 100 серб контракт имзалаган. Русия саклану министрлыгы элекке Югославия илләре ватандашларыннан аерым бригада җыюны максат итеп куя диелә.
▪️Сербия кануннары ялланып сугышуны тыя. Русия хакимиятләре чит ил ватандашларына гаскәрдә хезмәт итү контрактлары төзүне рөхсәт итә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩4👍1😐1
Мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасовның яңа китабы дөнья күрде.

Ул "Башкорт милләтчесенең язмалары. Күк бүре" ("Записки башкирского националиста. Кук буре") дип атала. Бу хакта ул Азатлыкка хәбәр итте.

Китапта башкорт милләтчеләренең "Күк бүре" иҗтимагый оешмасы, аның сәяси эшчәнлеге, татар һәм урыс милли хәрәкәтләре белән мөнәсәбәте турында язылган.

"Максат — без ирек алганчыга кадәр башкорт милли хәрәкәте булды, бар һәм булачак дип күрсәтү иде. Бәйсезлеккә һәм азатлыкка омтылыш башкортның канында ята", диде ул.

Габбасов сүзләренчә, китап әлегә электрон нөсхәдә генә чыккан. Аны интернеттан йөкләп алып һәркем түләүсез укый ала.

"Планда басма китап буларак бастыру теләге бар. Акча булмаганлыктан, бәлки Литвада бүләк итәр өчен йөз данәдә чыгарырмын. Әмма күпләп бастырып таратыр өчен аны Башкортстанда һәм Русиядә эшләргә кирәк. Үзем Русиягә кайткач китап күпләп дөнья күрәчәк", диде ул.

Алга таба китапның дәвамы буларак "Башкорт" оешмасы турында язырга уйлый.

@azatliqradiosi
👍9🤮1
2023 ел татар дөньясында вакыйгаларга бай булды. Дөньяга сибелеп яшәүче татарлар арасында бер-береңә булышу, кайгылы вакыйгаларда ярдәм кулы сузу, эшмәкәрләрнең татар проектларына тартылуы бу елда күбрәк күзәтелде.

Бу хакта тулырак 👉монда укый аласыз, төп фикерләр - рәсемнәрдә.

@azatkiqradiosi
👍5❤1🥰1