Мәскәүдә соңгы берничә атнада бер-берартлы ике мөселман үзәге ябылды
Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Намаз уку биналары урыс активистларының шикаятьләреннән соң ябылган диелә. Мәхәллә җитәкчесе адвокатлар яллавын хәбәр итә. Мәскәү мөфтие намаз укырга урын җитмәүгә зарлана.
Без бу хакта тәфсилле яздык, бүген кабат күз йөгертеп чыгар өчен уңайлы формат тәкъдим итәбез.
Укыгыз һәм дусларыгызга таратыгыз.
@azatliqradiosi

😱4✍1🔥1
Мәскәүнең Шереметьево һава аланында дроннарны ачыклаучы комплекс урнаштырылган
Мәскәүнең Шереметьево һава аланына пилотсыз очкычларны ачыклаучы һәм бастыручы радиолокацион комплекс урнаштырганнар.
Моның максаты — "һава аланында очышлар иминлегенең югары дәрәҗәсен тәэмин итү" диелә.
Комплекс ясалма интеллектка ия булачак, шуңа объектларны аера алачак диелә: кошмы ул, пилотсыз очкычмы, кешеме яки машинамы.
▪️Соңгы берничә айда Русия хакимиятләре берничә мәртәбә Мәскәүгә очып килгән дроннарны зарарсызландыруы турында белдерде. Алар моңа Украинаны гаепли, Киев фикер белдерми.

✍1🔥1
🎙 Азатлык архивыннан Шиһабетдин Мәрҗани турында тапшыру тыңлыйк.
Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Мәрҗани турында тапшыру эфирда 1987 елда яңгыраган. Мәрҗанига багышланган мәкаләне Азатлык мөрәҗәгате буенча Советлар берлегендә ислам темасын өйрәнгән француз галиме Александр Беннигсен язган. Ул Мәрҗанине "Татар Һеродоты" дип атый.
Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.
#азатлыкка70 #архив

👍8🔥5❤1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче ноябрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Израилнең БМОдагы даими вәкиле Гилад Әрдан Газзә сызыгындагы хәрби операция "берничә атна" дәвам итәргә мөмкин дип белдерде.
🔹 Мичиган штатындагы мәхкәмә АКШның элекке президенты Дональд Трамп — 2021 елда Капитолийга оештырылган һөҗүмгә карамастан — президент сайлауларында катнаша ала дигән карар чыгарды. Кушма Штатларда киләсе президент сайлаулары киләсе елның ноябрендә узачак.
🔹 Русия хәрби көчләре соңгы тәүлектә Украинаның Никополь шәһәре тирәсендәге торак пунктларга 11 тапкыр һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә бер кеше үтерелгән, тагын бер кеше яраланган. Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде, бүген — шушы сугышның 630нчы көне.
🔹 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Кытайның Шэньчҗэнь провинциясенә килде. Ул әлеге провинциянең җитәкчелеге белән очрашырга, Кытайның югары технологияләре күргәзмәсендә катнашырга җыена.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
@azatliqradiosi
🔹Израилнең БМОдагы даими вәкиле Гилад Әрдан Газзә сызыгындагы хәрби операция "берничә атна" дәвам итәргә мөмкин дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 11 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Узган ялларда дөньяның төрле шәһәрләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте. Мәсәлән, Лондонда узган йөрештә 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше катнашкан дип хәбәр ителде.
🔹 Мичиган штатындагы мәхкәмә АКШның элекке президенты Дональд Трамп — 2021 елда Капитолийга оештырылган һөҗүмгә карамастан — президент сайлауларында катнаша ала дигән карар чыгарды. Кушма Штатларда киләсе президент сайлаулары киләсе елның ноябрендә узачак.
🔹 Русия хәрби көчләре соңгы тәүлектә Украинаның Никополь шәһәре тирәсендәге торак пунктларга 11 тапкыр һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә бер кеше үтерелгән, тагын бер кеше яраланган. Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде, бүген — шушы сугышның 630нчы көне.
🔹 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Кытайның Шэньчҗэнь провинциясенә килде. Ул әлеге провинциянең җитәкчелеге белән очрашырга, Кытайның югары технологияләре күргәзмәсендә катнашырга җыена.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
@azatliqradiosi
🔥5👍3✍1
Израил хәрбиләре Газзәдәге "Әл-Шифа" хастаханәсе җирләренә керде.
Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Израил солдатлары хастаханә идән асларын тенти дип сөйләде. Израил хакимиятләре хастаханәнең бу өлешендә экстремистларның җир асты штабы урнашкан дип ышандыра.
ХӘМӘС моны кире кага.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬6👍2✍1
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин исерек килеш машина йөртү һәм юл-транспорт казасы китереп чыгару өчен ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Юл казасы быел җәен Буада булган. Рәхмәтуллинга мәхкәмә карары 7 августта чыгарылган. Шуннан соң җырчы апелляциягә биргән, әмма 6 октябрьдә "мәхкәмә карары үз көчендә кала" дигән нәтиҗә чыгарылган.
Шунысы да бар: мәхкәмә карарында Ринат Рәхмәтуллин колониягә үзе барырга тиеш, җәзаның вакыты да ул колониягә килгән көннән исәпләнә башлаячак дип әйтелгән.
Журналистлар җырчы белән элемтәгә кереп караган — әмма ул телефонын алмый, туганнары да бу хакта берни дәшми.
#Татарстан

😱5👍4🏆2🫡1
"Якты йөз белән каршы алам авырлык, авыруны" — Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш изолятордан Тукай шигырен язып җибәрде.
Тукай "Дошманнар" шигырен 1912 елда язган. Алсу Кормаш аны хәзерге татар әдәби теленә яраклаштырып үзгәрткән.
— Сәлам! Тукайның бу шигыре инде ярты дөньяны әйләнеп чыкты, — дип яза ул.
Аның сүзләренчә, изоляторда китапханәдән яңа китаплар алу мөмкинлеге юк, ә зинданда булган китапларның яртысы православ дине турында, шуңа күрә ул нигездә үзенә җибәргән хатларны уку, һәм менә шул шигырьне адаптацияләү белән мәшгуль.
Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш үз-үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләнә — гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
#FreeAlsu #Татарстан

❤19🔥5😢3😁2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил хәрбиләре Газзәдәге "Әл-Шифа" хастаханәсе җирләренә керде. Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Израил солдатлары хастаханә идән асларын тенти дип сөйләде. Израил хакимиятләре хастаханәнең бу өлешендә экстремистларның…
Белиз (Үзәк Америкада урнашкан дәүләт) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзгән.
Моңарчы Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен Боливия дә өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алган иде.
Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
Моңарчы Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен Боливия дә өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алган иде.
Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 11 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Узган ялларда дөньяның төрле шәһәрләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте. Мәсәлән, Лондонда узган йөрештә 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше катнашкан дип хәбәр ителде.
@azatliqradiosi
🔥5❤3👍2😢2
Минзәләдә ике тоткынга наци татуировкалары өчен штраф салганнар.
Берсенең җилкәсендә — свастика, икенчесенең тезендә АУЕ агымы символы — сигез очлы йолдыз ясалган булган. Ике тоткын да гаебен таныган.
Свастикалысы татуировкасын 20 ел элек, төрмәдә утырганда ясатуын әйткән. Икенче ир исә йолдызны мәгънәсен аңламыйча 1980нче елларда ясаткан булган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Берсенең җилкәсендә — свастика, икенчесенең тезендә АУЕ агымы символы — сигез очлы йолдыз ясалган булган. Ике тоткын да гаебен таныган.
Свастикалысы татуировкасын 20 ел элек, төрмәдә утырганда ясатуын әйткән. Икенче ир исә йолдызны мәгънәсен аңламыйча 1980нче елларда ясаткан булган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👏2🤡1
❗️❗️ Европа берлеге Радий Хәбиров, Рөстәм Сүлтиев һәм Башкортстан белән Татарстаннан берничә ширкәткә чикләүләр кертергә җыена.
Азатлык Радиосы кулына төшкән рәсми кәгазьгә караганда, Европа берлеге — Русиянең Украинага каршы алып барган сугышына ярдәм иткәннәре өчен — Татарстан белән Башкортстаннан берничә кешегә һәм оешмага карата чикләүләр кертәчәк. Менә алар:
— Радий Хәбиров — Башкортстан башлыгы,
— Рөстәм Сүлтиев — "ТАИФ" АҖ идарә рәисенең беренче урынбасары,
— Казан авиация заводы,
— Казан боралак заводы,
— "БЭТО" (Башкортстан электрон телекоммуникацияләр берләшмәсе) АҖ
Безгә билгеле мәгълүматларга күрә, чикләүләр гамәлгә ноябрь азагы, декабрь башында керергә тиеш.
#Башкортстан #Татарстан

🔥5👍2✍1
Татарстан сәламәтлек саклау министры республикада табибларның күпме хезмәт хакы алып эшләвен әйтте.
Яңа эшли башлаган табиблар уртача 75 мең сум хезмәт хакы ала.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Яңа эшли башлаган табиблар уртача 75 мең сум хезмәт хакы ала.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁3🤡2
Русиядә яшәүчеләрнең яртысы диярлек (48 проценты) Кремльгә Украина белән низагта тынычлык турында сөйләшүләргә күчәргә вакыт дип саный.
Бу сугыш башланганнан соң, 2022 елның языннан иң зур күрсәткечләр.
Респондентлардан Русия белән Украина солыхын нинди шартларда хупларга әзер булуларын да сораганнар. Күпчелеге (10 проценты) кешеләр үлүен туктату өчен дигән.

Азатлык Радиосы
Украина белән тынычлык турында сөйләшүләр уздыру яклы русияләрнең саны беренче тапкыр сугышны дәвам иттерү тарафдарларыннан артып…
Тынычлык турында сөйләшүләр уздыру тарафдарлары -арасында хатын-кызлар һәм 45 яшькә кадәрге кешеләр күбрәк, ә ирләр һәм бу яшьтән өлкәнрәкләр сугышны дәвам иттерү яклы.
❤3
Киевта рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәлен сүткәннәр.
Һәйкәлне сүтү видеосы украин телеграм каналларында чыкты. Русия Украинага бәреп кергәч һәйкәлгә төрле язулар яздылар, шулар арасында һәйкәлдән арынуны таләп иткәннәре дә булды.
2022 елның апреленнән Украина буйлап Пушкинның 30дан артык һәйкәле сүтелде.

Telegram
Радіо Свобода
У Києві демонтували пам'ятник російському поету Олександру Пушкіну. Раніше уряд дав на це дозвіл
Відео: депутат Київської міськради Дмитро Білоцерковець
❤️Радіо Свобода. Підписуйтесь

👍5🤯3🤮1
Көн язмасы: "Татар теле укытучылары берләшмәсе 2017 елда кирәк иде"
12-14 ноябрь Казанда I Бөтенрусия туган тел укытучылары форумы узды. Җыенда милли мәгариф өлкәсендәге проблемнарга артык тукталып тормадылар, сөйләшү күбрәк укытучы һөнәрен мактауга корылды. Шулай да бер мөһим мәсьәләгә — Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе эшчәнлегенә тукталдылар. Бу яңа оешманың төбәкләрдән җыелган укытучылар һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алдында беренче тапкыр зурлап игълан ителүе. Ни өчен ул нәкъ менә хәзер оештырыла? Бүгенге сәяси шартларда оешма нәтиҗәле эшли алырмы? Азатлык укытучылар һәм мәгариф белгечләре белән сөйләште.
Татар ата-аналары берләшмәсе әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева бу оешмага иң зур ихтыяҗ 2017 елда иде ди. Бу вакытта Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.
Татар җәмәгатьчелеге мондый оешманы ун ел дәвамында төзергә омтылып карады, ләкин җирле хакимияте рөхсәт бирмәде, ди "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин. Ул яңа оешманың төзелүе файдага булачак дип исәпли.
— Ул күптән оештырылырга тиешле иде, — ди ул. — Бу озак елларга сузылды. Яңа оешма Урыс теле укытучылары берләшмәсе кебек төзелде. Ә ул күптән зур эшләр эшли, аңа дәүләт програмы аша зур акчалар бүлеп бирелә. Бәлки тора бара аналогия нигезендә татар оешмасы да шулай эшләп китә алыр иде дип уйлыйм.
Берләшмә төзүне хуплаулары бик зур эш. Бу хакта сүз 10 елдан артык бара. Мин аның низамнамәсен дә эшләп калдырган идем. Без аны Русия күләмендәге оешмалар, шул исәптән Урыс теле укытучылары берләшмәсе белән дә килешүләр аша уздырган идек. Ул вакытта Татарстан президенты хакимиятенең эчке эшләр идарәсе ризалыгын бирмәде. Хәзер бәлки Терентьевның китүе файдага булгандыр (Александр Терентьев — 2013-2022 елларда Татарстан президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе - ред.).
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

"Татар теле укытучылары берләшмәсе 2017 елда кирәк иде"
Укытучылар һәм мәгариф белгечләре яңа оешмадан нәрсә көтә?
🔥6👍1🤔1
Татарстан мәгариф министры туган телләрдән төп дәүләт имтиханын тапшыручылар саны безне канәгатьләндерми ди
Тугызынчы сыйныфтан соң ОГЭ тапшыру өчен "Туган тел" фәнен 44 муниципаль берәмлектән 2502 укучы сайлаган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Тугызынчы сыйныфтан соң ОГЭ тапшыру өчен "Туган тел" фәнен 44 муниципаль берәмлектән 2502 укучы сайлаган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🔥8😢3👍1
Татарстанда Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан хәрбиләргә медицина психологларын арттыралар.
Бу эшкә Казан федераль университеты медицина психологиясе факультетын тәмамлаучыларны да җәлеп итмәкчеләр.
▪️"Ачык социология лабораториясе" тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән Русиядә депрессиягә зарланучылар саны арткан, кешеләр, аеруча хәрбиләрнең хатыннары шомлану, төшенкелек, курку хисе белән яши. Моннан тыш, җинаятьләр белән бәйле белешмәләрдә фронттан кайткан русияләрнең исемнәре дә ешрак телгә алына башлады.
▪️ Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, сугыш вакытында гаиләдә көч куллану да, башка җинаятьләр дә артырга мөмкин. Һәм бу сугыштан кайтучыларга гына бәйле түгел.
▪️Психолог Солтания Гатауллина Азатлыкка сугыштан кайтучылар көчле стресс кичереп кайта дип сөйләгән иде. Сугышчылар үзләрен тынычландырыр өчен эчкечелеккә бирелергә мөмкин диде ул.

Татарстанда сугыштан кайткан хәрбиләргә психологларны арттыралар
Моңа кадәр сугышчыларның психик проблемнары булуы турында хәбәр ителде.
😢3👍2