Соңгы дистә елда саф татар Балтач, Актаныш, Норлат һәм Буа районнарында татарлар саны якынча 10 процентка кимегән
Бу районнарда яшәүче чуаш, мари, удмуртлар саны тагын да тизрәк кими.
Ә менә урыслар саны мондый тизлек белән кимеми. Алар Актаныш һәм Норлат районында гына азайган. Балтач һәм Буада аларның саны арткан.
Бу исемлектә Лаеш районы чыгарма булып тора. Биредә халык саны да, татарлар һәм урыслар да зур тизлек белән арта. Бу районның Казанга терәлеп торуы, халыкның шәһәргә күчеп утыруы белән аңлатыла.
Биш районда да табигый кимү дәвам итә. Лаештан кала, без караган барлык җирлекләрдә дә демографик упкын теркәлгән.
Татарстанның чираттагы 5 районына зур күзәтү әзерләдек. Язманы тулысынча монда, ачылмаса, монда укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😢2👏1😱1
Киләсе елдан Төркиядә Айя Суфия мәчетенә чит ил ватандашларын бушлай кертмәячәкләр
2024 елның 15 гыйнварыннан башлап чит ил ватандашлары Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Айя Суфия мәчетенә акча түләп кенә керә алачак. Бу хакта Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсой әйткән.
Мәчеткә ничә сум түләп керәселәре әлегә әйтелми. Әмма шул ук вакытта Төркия ватандашлары өчен бу бушлай калачак.
Эрсой әйтүенчә 15 гыйнвардан башлап мәчеткә туристларны аерым, намаз укырга килүчеләрне аерым урыннан кертәчәкләр.
▪️2019 елда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Истанбулда Айя Суфия музеен мәчеткә әйләндерергә тәкъдим иткән иде. Ул чакта президент моны бинага бушлай керү мөмкинлеге бирер өчен эшләргә кирәк дип аңлаткан иде.

🔥4👍1😁1
Ел башыннан 290 мең бурычлы татарстанлыга чит илгә чыгуны тыйганнар
Бу хакта бүген Татарстанның баш приставы Әнвәр Закиров белдерде.
Аның сүзләренчә, ел башыннан приставлар Татарстанда яшәүче бурычлы кешеләрдән 13,5 млрд сум акча кайтарта алган. Бу узган елның шушы чорыннан 10 процентка күбрәк.
Шуның 911 млн сумы алимент түләмәүчеләргә кагыла. Бу узган елдан 330 млн сумга күбрәк, диде ул.
▪️Быелның апрелендә Татарстанда штрафларын түләмәүчеләр артуы билгеле булды. Алар арасында ЮХИДИ салган штрафлар, мәхкәмә карарлары: кредитлар белән бәйле бурычлар һәм торак-коммуналь хезмәтләрдән җыелган бурычлар дип әйтелде.
▪️Август аенда Русиядә саклану министрлыгы аша сугышка киткән тоткыннарның бурычларын кичерәләр диелде.

😢2
Татарстан мөфтие мөселманнарны яһүдләргә каршы чуалышларда катнашмаска чакырды, аларны "тышкы көчләр" оештыруын белдерде
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Дагыстандагы яһүдләргә каршы чыгышларны тәнкыйтьләп чыкты. Үзенең Telegram-каналында ул "Дагыстандагы җимерүләр белән узган чуалышларны тышкы көчләр оештыруы" турында белдерә.
"Сионистлар җитәкчелегендә ЦАХАЛ балаларга каршы сугыша, дөньяда антисемитизм дулкыны кубару өчен барысын да эшли. Дагыстандагы хәл дә чын провокация, аннан дин тотучыларның хисләре белән уйнап Көнбатыш махсус хезмәтләре куллана", дип язган ул.
Сәмигуллин Дагыстан һава аланында тәкъбир кычкырып җимерүләрнең Газзәне яклауга һәм Фәләстинне азат итүгә булышмаячагын әйтә.
"Ачуны чыгышы белән яһүд булган гади кешеләргә чыгаруның бернинди мәгънәсе юк. Бу Фәләстин мөселманнарына берничек тә булышмаячак, ә Русия халыклары арасындагы дуслык һәм тынычлыкны озакка боза ала", дигән мөфти.
▪️29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.
▪️Хакимият вәкилләре дә Дагыстанда тәртипсезлекләр оештыруда чит ил көчләрен һәм "Русия дошманнарын" гаепли. Төньяк Кавказ мөфтиләре дә антисемит чараларга каршы чыкты һәм аларны "провокаторлар чыгара" дип белдерде.
▪️Русиядәге дин әһелләре барган хәлләргә Көнбатыш илләрен беренче тапкыр гына гаепләми. Быел 9-20 майда Казанда XIII Татар дин әһелләре җыены узды. Җыен ислам мәгарифенә багышланса да, чыгыш ясаучылар Русия хакимиятенең пропагандасын алга сөрде. Алар Көнбатышны "иблис" дип атап, Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан акларга тырышты.

👍7🤡6👎1😁1🤔1
❗️Яшь галим Азат Мифтахов киләсе елның февраленә кадәр сак астында калачак
Бүген, 31 октябрьдә Киров шәһәренең Первомайски район мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка чикләү чарасын озайту утырышы үтте. Аны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә — 2024 елның 6 февраленә кадәр озайттылар. Бу хакта FreeAzat Telegram-каналы җиткерә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу вакыт эчендә тикшерүче Азатны психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре һәм җинаять эше материаллары белән таныштырмакчы була. Адвокат сак астында тотуны озайтуларына каршы чыккан.
Моннан тыш Мифтаховның адвокаты Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Киров өлкәсе идарәсе соратып алган документларны 30 көн эчендә бирми дигән һәм моны югары инстанциягә шикаять итәргә туры киләчәген белдергән.
Шул ук вакытта Азатның кичә, 30 октябрьдә Русия сәяси тоткыннары белән бергә протест белдереп бер көн ачлык тотуы да әйтелә.
▪️5 сентябрь көнне Кировның Первомайски мәхкәмәсе аны террорчылыкны аклау эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алган иде. Азатның яклавы бу мәхкәмә карарын шикаять итте, әмма Киров өлкәсе мәхкәмәсе шикаятьне кире какты.
▪️МДУ аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды.
▪️Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.
▪️2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте.

Азатлык Радиосы
Яшь галим Азат Мифтахов киләсе елның февраленә кадәр сак астында калачак
Аны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә озайттылар.
🤬7❤2
Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашевны сак астында калдырды
Бүген, 31 октябрьдә, Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет район мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды. Район мәхкәмәсе Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карары чыгарган иде.
Адвокат иректән мәхрүм итүне күздә тотмаган тоткарлау юлын билгеләргә сорады. Мәхкәмә утырышы матбугат өчен ябык режимда узды, журналист чарада видеоэлемтә аша катнашты.
▪️Исегезгә төшерәбез, Алсу Кормашеваны 18 октябрьдә тоткарладылар. 26 октябрьдә Тикшерү комитеты аңа Җинаять кодексының 330.1 маддәсе, 3 өлеше нигезендә ("максатчан рәвештә Русиянең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге турында мәгълүмат җыйган затның (янәсе, аларны чит ил чыганаклары Русия иминлегенә каршы куллана ала) үзен "ят агент" исемлегенә кертү өчен кирәкле документларны вәкаләтле оешмага тапшырмавы") гаепләү белдерде.
▪️Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни, ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган.
▪️Кормашева аңа белдерелгән гаепләүне танымый.
#FreeAlsu

Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны сак астында калдырды
Бүген, 31 октябрьдә, Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет район мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды. Район мәхкәмәсе Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карары чыгарган иде.
❤7🤬5👏1😢1🙏1
Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1001 кеше һәлак булган
Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булганнарны теркәп бара.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 638, Башкортстаннан кимендә 1001 кеше һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 31 октябрь, сугышның 615нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан

😢7
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Ноябрь аена да кердек. 1 ноябрь, чәршәмбе китергән хәбәрләр мондый:
🔺Сишәмбе кичендә Газзә сызыгының төньягында урнашкан качаклар лагере - Җабалиядә көчле шартлау булды. Газзә сызыгының Хәмәс контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы дистәләгән тыныч кеше (якынча 50 кеше диелә) корбан булды, 150ләп кеше җәрәхәтләнде дип хәбәр итте. Израил хәрбиләре бу урынга һөҗүм итүләрен раслады һәм һөҗүмнең максаты - Хәмәс радикаль төркеменең югары дәрәҗәле хәрби җитәкчесе иде дип ышандырды.
🔺Мисыр, качаклар килүеннән куркып, Газзә сызыгы белә чиккә дистәләгән танклар китерде. Шул ук вакытта, Reuters хәбәр итүенчә, Каһирә Газзәдә каты яраланган 81 кешене Мисырга кертергә рөхсәт биргән.
🔺Йәмән хөситләре сугышчан төркеме Израилгә сугыш игълан итүен белдерде. Элегрәк алар Израилгә дроннар һәм ракетлар белән һөҗүм иткән иде.
🔺АКШта Русия армиясен американ электроникасы белән тәэмин иткән өч русияле тоткарланган. Юстиция министрлыгы хәбәр итүенчә, тапшырылган әйберләрнең бәясе 10 миллион доллар дип исәпләнә. Прокурор әйтүенчә, җибәрелгән өлешләрнең кайберләре инде украин армиясе кулга алган Русия техникасында табылган.
🔺Махачкала мәхкәмәсе һава аланына һөҗүмдә катнашкан 15 кешене тоткарлады. Аларның сигезе 8 тәүлеккә сак астына алынды, икесенә "сәламәтлекләрен исәпкә алып" 60 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләнде. Элегрәк биш кеше хулиганлыкта гаепләнеп 3-10 тәүлеккә утыртылган иде.
🔺Үзбәкстанда мәхкәмә сугышта ялланып катнашкан 38 яшьлек Илдар Хәйруллинны биш елга төрмәгә хөкем итте.
Төп вакыйгаларны көн дәвамында безнең каналда укыгыз. Азатлык белән булыгыз, дусларыгызны да безгә чакырыгыз. Без татарча башка беркайда да чыкмаган хәбәрләрне язабыз.

🔥4❤1✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Ноябрь аена да кердек. 1 ноябрь, чәршәмбе китергән хәбәрләр мондый: 🔺Сишәмбе кичендә Газзә сызыгының төньягында урнашкан качаклар лагере - Җабалиядә көчле шартлау булды. Газзә сызыгының Хәмәс контролендәге сәламәтлек саклау…
31 ноябрь кичендә Газзәнең төньягындагы качаклар лагерендә шартлау булды.
"Израил һөҗүме фаҗигаи нәтиҗәләргә китерде. Күп кешеләр аның корбаны булды", дип яза шаһитләргә һәм табибларга таянып CNN.
Израил исә һөҗүмнең максаты - Хәмәс радикаль төркеменең югары дәрәҗәле хәрби җитәкчесе иде дип ышандыра.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Израил Газзә сызыгындагы Җабалия качаклар лагеренә һөҗүм итүен раслады
Сишәмбе кичендә Газзәнең төньягындагы качаклар лагерендә шартлау булды. "Израил һөҗүме фаҗигаи нәтиҗәләргә китерде. Күп кешеләр аның корбаны булды", дип яза шаһитләргә һәм табибларга таянып CNN. Израил исә һөҗүмнең максаты - Хәмәс радикаль төркеменең югары…
🤬8😢2👍1
Русиядә Sota басмасы журналисты Анна Лойкога каршы җинаять эше ачканнар.
Baza язуынча, ул террорчылыкны пропагандалауда гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, Лойко Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасын аклап мәкалә бастырган.
Җинаять эше ачуга "Ничек Русиядә Ислам өчен төрмәгә утырталар" дигән өч ел элек басылган мәкалә сәбәпче булган. Тикшерү фикеренчә, журналист анда "Хизб ут-Тәхрир"ны яклап язган.
Лойконы халыкара эзләүгә игълан иткәннәр. Тикшерү мәгълүматларына күрә, журналист Грузиядә яши.
▪️Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Telegram
Baza
На журналистку издания Sota возбудили уголовное дело за пропаганду терроризма. По версии следствия, она опубликовала статью с оправданием «Хизб ут-Тахрир аль-Ислами» (признана террористической и запрещена в России).
Следователей заинтересовала статья трёхлетней…

😢5🤬2👍1
Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән чит ил ватандашлары саны сизелерлек арткан.
Бу турыда матбугат конференциясендә Казанда контракт имзалаучыларны туплау пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин әйткән.
“Алар күбесенчә Кубадан булучылар һәм Якын Көнчыгыштан килгән гарәпләр", дип китерә аның сүзләрен Бизнес-Online.
Сафиуллин сүзләренчә, алар нигездә контрактны Русия ватандашлыгын алу өчен һәм югары хезмәт хакына кызыгып имзалый.
▪️Путин элегрәк Русия гаскәре белән контракт имзалаган чит ил кешеләренә җиңел юл белән ватандашлык алырга рөхсәт итте.
▪️Украинада сугыш барганда хәрби хезмәткә бер еллык контракт төзегән чит ил кешеләре Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алачак. Бу аларның гаилә әгъзаларына да кагылачак.
▪️Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булганнарны теркәп бара. Безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 638, Башкортстаннан кимендә 1001 кеше һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген сугышның 616нче көне.

🤷♂2❤1👍1🔥1
Русия Дәүләт думасы депутатлары элмә такталарда, торак комплекс исемнәрендә чит телдә язылган сүзләрне тыю тәкъдиме белән чыкты, канун өлгесе эшләнде.
Аерым алганда, алар «coffee», «fresh», «sale», «open», «shop» кебек сүзләрне дә нәфрәт итә. Транспорт министрлыгы тукталыш һәм метро исемнәрен инглизчә кабатлауны тыярга чакырды.
Ул арада Казан кибетләрендә исемнәре кирилл әлифбасында язылган көнкүреш тауарлары, косметика сатуга чыкты.
Шул ук вакытта урамнарда Путин режимы башлаган Украина сугышын яклау символы булган Z хәрефен адым саен очратырга мөмкин.

🤡7👍2
ВКонтакте социаль челтәрендә "Башкорт милли хәрәкәте комитеты” каналы томаланган.
Биткә керешли: "Тыелган ресурслар исемлегенә кертелү сәбәпле Роскомнадзор таләбе белән томаланды" дигән язу чыга.
Комитетның җитәкчесе башкорт активисты Руслан Габбасов әйтүенчә, телеграмда ”Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте” каналы эшләп килә һәм төп хәбәрләр шунда урнаштырыла.
▪️"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет җитәкчесе итеп чит илдә “Башкорт милли сәяси үзәге”нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башкорт сәяси мөһаҗирләре – Шамил Амангилдин, Айгөл Лион, Илшат Киньябаевлар керде.
▪️Вконтакте – 1998 елда Павел Дуров булдырган социаль челтәр. Дуров үзе 2014 елда проекттан китте, ширкәтнең хиссәләре Mail ru Group (”Газпром” контролендә) ширкәтенә күчте. Соңгы елларда Вконтакте челтәрендә оппозиция яки кеше хокукларын яклауга бәйле төркемнәр күпләп томалана.

🤡2
Көн язмасы: 2024 елга Русия бюджеты. Һәр җөмләсендә — сугыш
Русия дәүләт думасы 16 октябрьдән башлап 2024 елга һәм 2025-2026 елгы план чорына хөкүмәт тарафыннан кертелгән бюджет проектын карый.
Бюджетның иң зур чыгымнары – саклануга, ә төгәлрәк итеп әйткәндә – һөҗүмгә, ягъни Украинадагы сугышка каралган. Гадәти, тыныч вакытта каралган маддәләрдәге яшерен һәм яшерен булмаган чыгымнардан тыш та, киләсе елда хәрби максатларда 10 трлн 775 млрд сум сарыф итәргә телиләр. Һәм бу моңарчы күрелмәгән сумма.
Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

2024 елга Русия бюджеты. Һәр җөмләсендә — сугыш
Русия дәүләт думасы 16 октябрьдән башлап 2024 елга һәм 2025-2026 елгы план чорына хөкүмәт тарафыннан кертелгән бюджет проектын карый. "Деньги на свободе" проекты Русия президенты нигезсез рәвештә "социаль" дип атаган Русия бюджетына кыскача күзәтү тәкъдим…
🤬2🔥1
4 ноябрьдә тәре йөреше узсын өчен Казан үзәгендәге берничә урам өлешчә ябылачак.
Бу хакта Казан мэриясе җиткерә.
Казан шәһәре башкарма комитеты вәкиле "чараны оештыруга тулы ярдәм күрсәтеләчәген" әйтте.
▪️Казанда Казан изге ана иконасына багышланган тәре йөреше елга берничә тапкыр уза.
▪️Шул ук вакытта Хәтер көне чарасын уздыруга узган елдан бирле рөхсәт ителми.

Тәре йөреше өчен Казан үзәгендә юллар ябылып торачак
Тәре йөреше гадәттәгечә 4 ноябрь көнне үтәчәк. Казан шәһәре башкарма комитеты вәкиле "чараны оештыруга тулы ярдәм күрсәтеләчәген" әйтте. "Тәртип саклау оешмалары иҗтимагый тәртипне һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чараларны күрәчәк"…
🤬23🤡2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
КФУ студентларын ирләргә хатыннарын кыйнарга кушкан рухани Андрей Ткачев белән очраштырганнар Бу очрашуда Ткачев ахырзаман турында сүз кузгаткан һәм "Ходай сине башка төрле йогынты ясый алмаганда гына җәзалый", дигән. Моңа мисал итеп Украинага каршы сугышны…
Татарстанда элекке рухани үз хатынын үтереп тураклаган
Түбән Камадагы Казан храмының элекке рухание Михаил Зубарев хатыны Викторияне үтергән һәм аның мәетен тураклаган. Башын суыткычка яшереп куйган. Мәрхүмәнең мәете калдыкларын Зубаревның улы тапкан һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүмат Казан епархиясе матбугат хезмәтендә дә раслаганган.
Фаҗига кичә, 31 октябрьдә булган. 41 яшьлек рухани Михаилны октябрьдә чиркәүдән читләштергән булганнар. Аның соңгы вакытларда үзен сәер тотуы әйтелә.
▪️Ел саен 700 меңләп русияле өендә даими рәвештә көч куллануга дучар була. Бу Стратегик тәкъдимнәр агентлыгының тикшеренүеннән күренә.
▪️2017 елда Урыс православ чиркәвенең дин әһеле, телевидение алып баручысы һәм блогер Андрей Ткачев ирләргә "тәрбияви максатларда" хатыннарын "тезләренә сугып сындырырга" кушкан иде.
Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍5🤬2
Татарстанда бюджет акчаларын саклап калу өчен ЗАГСлар санын киметәчәкләр
Түрәләр әйтүенчә, Татарстандагы 20 авыл һәм шәһәрнең башкарма комитетлары 2019 елдан алып 2023 елның июленә кадәр бер генә теркәү эше дә башкармаган.
Шуңа күрә хөкүмәт бу 20 җирлектәге башкарма комитетларны әлеге вәкаләтләреннән мәхрүм итмәкче була. Алар арасында әйтик Лаеш районының Комлы Кавал һәм Столбище, Биектауның Бөреле, Дөбъяз, Усад, Алабуганың Танайка авыллары бар. Бу "бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту һәм ЗАГС оешмаларыналга таба оптимизаөияләү" өчен эшләнә диелә.
▪️2024 елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә.

😁6👏1
"Вагнер" Русия шәһәрләрендә кабат сугышчылар җыя башлаган
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Пермьдәге вәкиле әйтүенчә, хәзер төркем Росгвардиянең бүлекчәсе булып тора, ә аның белән "Вагнер"га нигез салган Евгений Пригожинның улы һәм аның бердәнбер варисы Павел Пригожин җитәкчелек итә.
▪️2022 елның язында Русия хәрбиләре Украинадагы сугышта берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде.
▪️Быел җәй вагнерчылар фентә оештырырга омтылганнан соң, бу оешма таркатылды, аның хуҗасы Евгений Пригожин соңрак авиаказада һәлак булды.

✍1
Татарстанда туристлар саны кими башлаган
2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда 3 млн 118 мең турист килгән. Бу узган елның шушы чорыннан 2 процентка азрак. Әлеге саннар бүген Росстат исәпләгән белешмәдә чыкты.
Бүген Казанга иң күбе (12,6%) Мәскәүдән киләләр. Икенче урында — Башкортстан (10%), өченчедә — Самар өлкәсе (6%).

Республикага килүчеләр туристлар ел башында һәм июль аенда гына күбрәк булган.
😢2🔥1