Башкорт активисты Рамилә Сәетованың "ВКонтакте"дагы сәхифәсен томалаганнар.
Хәзер аның битен ачкач, "Бу материал РФ баш прокуратурасы таләбе белән 1 марттан Русиядә томаланды" дигән язу чыга.
Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп (2020 елда ул Уралдагы православ хачларын кисәргә кирәк дигән видео чыгарган иде) ике ел чамасы колониядә утырган Сәетова узган елның 12нче августында иреккә чыкты.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

🤬4🤡1
Татарстан Язучылар берлеге, язучыларның сугыш шартларында иҗаты турында безнең кичәге язманы укыдыгызмы?
Юк икән, аны монда ачып укый аласыз.
Вакытыгыз булмаса, төп тезисларны кыскача рәсемнәр форматында әзерләдек.
@azatliqradiosi
Юк икән, аны монда ачып укый аласыз.
Вакытыгыз булмаса, төп тезисларны кыскача рәсемнәр форматында әзерләдек.
@azatliqradiosi
👍2😢2
“Кырым мөселманнары” эше нигезендә хөкем ителгән Эскендер Абдулганиев Русия ватандашлыгы алудан баш тарткан.
Адвокаты әйтүенчә, шуның өчен аны утыра торган төрмәсендә төзекләндерү эшләре барган корпуска күчергәннәр. Сәяси тоткын биредә салкын булудан зарланган.
2019 елда Русия куәт оешмалары кырымтатарлар йортларында тентү уздырды. Соңрак Абдулганиевны Акмәчеттәге ФСБ идарәсенә алып киттеләр. Аңа карата Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләү белдерелде. 2020 елда Дондагы Ростовта хәрби мәхкәмә Абдулганиевка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирде.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

😢2🕊2👍1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Кичә Зиянчура районында Фәнил Бикчуринны күмделәр. Сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизацияләнгәнме — ул хакта хәбәр ителми.
Башкортстан Путин режимы Украинада башлаган сугышта һәлак булган ирләр саны белән — кимендә 490(!) — Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарны били.
Безнең сайтка кереп, әлеге сугышта һәлак булган башкортларны, татарларны карый аласыз.

2022 елда Татарстанда туберкулез белән авыруның меңгә якын очрагы ачыкланган.
Татарстанда 100 мең кешегә туберкулез йоктырган уртача 25 кеше туры килә.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

😱6👍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда татарлар Исхакыйны искә алды, каберен зиярәт итте. Аның кабере — Төркиядә, Истанбулдагы Әдирнәкапы зиратында. "Азатлык" татар яшьләре берлеге бүген әдипне искә алу чарасын оештырды: аның рухына, шулай ук, Төркиядәге зилзилә корбаннары рухына догалар…
Казанда бүген әнә шундый пикет та булды.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты янә Гаяз Исхакый юбилее турында борчыла. "Нигә Исхакый 145-еллыгында Татарстанда бер чара да үткәрелмәде? Оят!" дигән сорау куя.
Берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин сөйләвенчә, ТР Фәннәр академиясендә үткәрелгән кечкенә чаралар җитәрлек түгел — зур чаралар да кирәк. "Казанда Исхакыйга һәйкәл һәм музей кирәк. Яуширмәдәге музейны төзекләндәрү мәсьәләсе 2018 елдан бирле һаман актуаль булып кала бирә. Урамнарга, мәйданнарга, метро станцияләренә, мәктәпләргә дә Исхакый исемен бирүне таләп итәбез", ди ул.
"Мондый пикетлар белән урамга чыгарга кирәкмидер дә, әмма без мәҗбүр. Чөнки тавышыбызны ишетмиләр. Татарстан Исхакыйга битараф", ди Нәбиуллин.
Аның белән килешәсезме?

👍20🙏2😢1
Германиянең Henkel ширкәте апрельгә кадәр Русиядәге бизнесын ябарга җыена.
Henkel Persil, Bref, Vernel, "Пемолюкс", "Ласка" юу сыекчаларын һәм порошокларын, Fa, Taft, Schwarzkopf, Dial һәм Syoss косметикасын, "Момент" җилемен җитештерә. Ширкәт Коломна, Чиләбе, Ульян, Пермь, Новосибирски һәм башка шәһәрләрдә заводлар ачкан.
Ноябрьдә Henkel Русиядәге бизнесын 2022 ел азагына кадәр ябарга җыена дип белдергән иде. Хәзер менә апрель беткәнче ябабыз диләр...

👍11😢2
⚡️Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан ирләренең саны Әфган сугышында һәлак булганнардан артып китте.
Иртәгә Питрәч районы Яңа Шигали авылында Гадел Хәмзинны (фотода) күмәргә җыеналар. Аның хатыны һәм 4 яшьлек кызы калган. Социаль челтәрләрдәге фотолардан күренгәнчә, ул мобилизацияләнгән булганга ошаган.
Шулай ук, Путин режимы башлаган сугышта Аркадий Орешников һәм Евгений Алпатов та үтерелгәннәр. Алпатов — Чаллыдан, сугышка "Вагнер" хосусый ширкәте аша киткән. Орешников сугышка үз теләге белән киткән, элек Казанда туйлар төшерүче оператор булып эшләгән.
Шулай итеп, Татарстаннан Украинадагы сугышта 1 елда һәлак булган ирләр саны (298) 10 ел дәвам иткән Әфган сугышында һәлак булганнардан (296) артып китте. Әлбәттә, үлемнәр саны күпкә зуррактыр да, чөнки хакимият бу мәгълүматны яшерә.
Путин режимы башлаган сугышта үтерелгән Татарстан ирләрен монда карый аласыз.

👍4😢3😁1🤬1
❗️Европа берлеге — хатын-кыз хокукларын бозган өчен — полковник Рамил Ибәтуллинга карата санкцияләр кертте.
8 март алдыннан Европа берлеге хатын-кыз хокукларын бозган затларга карата санкцияләр кертте. Бу затлар — дөньяның 6 иленнән.
Араларында Русиядән 4 кеше дә бар: полиция хезмәткәрләре Александр Федоринов белән Иван Рябов, генерал-майор Николай Кузнецов һәм полковник Рамил Ибәтуллин.
Европа комиссиясе кабул иткән документта бу хәрбиләрнең украин халкына карата кылынган сексуаль җинаятьләрдә катнашы бар дип язылган.
"Русия хәрби көчләренең Украинада хатын-кызлар һәм балаларга карата сексуаль яктан көч куллануы зур борчу тудыра. Бу гамәлләр — хәрби җинаятьләр, аларны кылган кешеләр җаваплылыкка тартылырга тиеш", диелә Еврокомиссия мөрәҗәгатендә.
Рамил Ибәтуллин башта — Казан югары хәрби танк училищесын, соңыннан РФ кораллы көчләренең Генераль штаб академиясен тәмамлаган. Урал, Идел буе, Себер, Русиянең көньягында хезмәт иткән.

👍8🤬2
⚡️ Грузия парламенты янында протестчылар белән полиция арасында бәрелешләр бара
"Ят агентлар" турында канунның беренче өлгесе кабул ителгәннән соң, берничә меңләп протестчы парламент бинасын урап алырга омтылды. Полиция аларга каршы күз яшен чыгара торган газ һәм су сипте.
Протестчылар Грузия парламентының бинасына бәреп керергә омтыла. Полиция урнаштырган металл койманың бер өлеше җимерелде.
Грузия президенты Саломе Зурабишвили урамга чыгучыларны хуплады һәм "ят агентлар" турында канунга вето хокукын кулланачак дип белдерде.
Февраль азагында Грузия парламентына "чит илләр тәэссиренең ачыклыгы" һәм "ят агентларны теркәү" турында канун өлгеләре кертелде. Алар чит илдән акча алган барлык юридик һәм физик затларны махсус исемлектә теркәлергә мәҗбүр итә. Канунны бозучыларга зур штраф яки биш елга кадәр төрмә яный.
Тулырак монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Грузиядә "ят агентлар" канунына каршы чыккан протестчылар белән полиция арасында бәрелешләр башланды
"Ят агентлар" турында канунның беренче өлгесе кабул ителгәннән соң, протестчылар парламент бинасын урап алырга омтылды. Грузия президенты протестчыларны хуплап чыкты.
👍16🔥5❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 март, хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйбыз һәм әлеге сәгатькә булган хәбәрләрне барлыйбыз:
🔸Пригожин "Вагнер" Бахмут шәһәренең Бахмут елгасы артында көнчыгыш өлешен контрольгә алды дип белерде. Моңа кадәр Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) шәһәрнең бу өлешен Русия гаскәрләре алды дип хәбәр иткән иде. Пригожин моны "Вагнер" эшләде дип ачыклык кертте.
🔸Кытай Украинадагы сугышта Русиянең уңышлсызлыкларын яхшылап өйрәнә дип яза Reuters. Агентлык чыганаклары белдергәнчә, ил Көнбатыш белән низаг була калса дип әзерләнә.
🔸Беларусның Иминлек шурасы саклану министрлыгына яңа сугыш доктринасы әзерли башларга кушкан.
🔸Русия кибетләре чит илдә активлаштырылган, ягъни чит илдә кабызып, шунда теркәлгән iPhone-ннар сата башлаган дип яза "Известия". Басма искәртүенчә, моның сәбәбе - чит ил партнерлары Apple белән контракт өзелүеннән курка.
🔸Уфадан Израиль һәм Кытайга туры очышлар башланачак. 2023 елның икенче ярты елында Тель-Авив һәм Өремче шәһәрләренә рейслар ачарга җыенабыз диде "Уфа" халыкара һава аланы мөдире Александр Андреев.
Әлегә шулар, бәйрәм көнендә дә Азатлык белән калыгыз.

😢3👍2
Сугыш хатын-кызларны ничек үзгәртте? Ике тарих, ике фикер
Путин Украинага каршы башлаган сугыш елдан артык дәвам итә. Ул Русиядә һәркемгә кагылды. Сугышта катнашкан туганы, якыны булмаган очракта да һәр кеше бу канкоешның бәясен үз җилкәсендә татый. Аеруча хатын-кызлар. Ничек кичерә алар бу хәлне, тормышлары ничек үзгәрде?
- Балалар әтисен, мин иремне юксынам. Ялгызлык сынавы аеруча авыр. Бүре кебек уларлык хәлгә җитәм. Бик авыр. Ирем булганда якланган булганмын, бер проблем да белмәгәнмен икән. Хәзер бөтен дөнья җимерек кебек, кайсы эшкә тотынырга белмисең. Ялгыз хатыннарга никадәр авыр икәнен хәзер аңлыйм, дип сөйләде Татьяна Сенчук.
— Курку, күңел төшенкелеге, йокы качу, имин булмау, иртәгәсе көнне ни булачагын белмәү, дошманлашу, кешеләрнең бер-берсенә ышанмау – менә болар кешелеклектән чыгара, — ди хатын. — Гел караңгылык, бернигә дә күңел күтәрелми. Минем улым үсеп килә, бу хәлләр кайчан бетәчәк? Бетмәсә, аны да кулына автомат алырга мәҗбүр итәчәкләрме? Йөрәгем ярыла ул уйлардан, дип сөйләде Фәйрүзә Канәфиева.
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
Төп сайтта.
Көзге сайтта.
Телеграмда.

Telegraph
Сугыш хатын-кызларны ничек үзгәртте? Ике тарих, ике фикер
Путин Украинага каршы башлаган сугыш елдан артык дәвам итә. Ул Русиядә һәркемгә кагылды. Сугышта катнашкан туганы, якыны булмаган очракта да һәр кеше бу канкоешның бәясен үз җилкәсендә татый. Аеруча хатын-кызлар. Ничек кичерә алар бу хәлне, тормышлары ничек…
😢5❤4👍4
Узган елның көзеннән Башкортстаннан чит илләргә 13,6 мең кеше күченгән
Узган ел республикадан 52 700 кеше киткән. Русиянең башка төбәкләренә - 39 мең 87 кеше, чит илгә - 13 мең 613 кеше (шуларның 10 мең 615е – БДБ илләренә) күченгән.
Узган ел ахырында Башкортстанда яшәүчеләрнең 70 процентка якыны төбәктән күчеп китәргә тели, дип хәбәр ителде. Сораштыруда катнашканнарның 25 проценты - чит илгә, 40 проценты - Русиянең башка төбәгенә күченер идем дигән.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍5✍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Грузия парламенты янында протестчылар белән полиция арасында бәрелешләр бара "Ят агентлар" турында канунның беренче өлгесе кабул ителгәннән соң, берничә меңләп протестчы парламент бинасын урап алырга омтылды. Полиция аларга каршы күз яшен чыгара торган…
Грузиядә "ят агентлар" кануны каршы протестта 66 кеше тоткарланган. Бу хакта эчке эшләр министрлыгына сылтанып Mtavari телеканалы хәбәр итә.
Хакимият вәкилләренә карата көч куллану фактлары нигезендә тикшерү башланган.
Кичә "ят агентлар" турында канунның беренче өлгесе кабул ителгәннән соң, берничә меңләп протестчы парламент бинасын урап алырга омтылды. Полиция аларга каршы күз яшен чыгара торган газ һәм су сипте.

🤬4
Татар хатын-кызының урыны кайда: гаиләдәме, сәясәттәме?
Сөйләшеп алыйк әле бу хакта. Менә Азатлыкта элегрәк чыккан ике фикер:
🔻Казанда татар хатын-кызлары җыенында "Туган авылым" мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин хатын-кызның урыны гаиләдә дип сөйләде:
- Чын ирләр юк дип зарланалар. Әмма алар агачта үсми, су астыннан чыкмый, аларны тәрбияләргә кирәк. Әни дөрес итеп тәрбияләмәсә, булмый ул. Әтинең вакыты юк, аның сабырлыгы да, вакыты да җитми. Ул хатыны белән беррәттән баланы караса, артыннан җыештырса, хатын белән ирнең аермасы да калмаска мөмкин. Болай да ирләр сакал үстерми, аерма күренми. Ул иртән эшкә чыгып китә, кич кайтырга, акча эшләргә тиеш. Әни гаилә башлыгының бәясен күтәрергә тиеш, әтиегез җебегән, акча эшли белми дип кабатласа, балаларга шулай сеңә. Ир никадәр начар булса да, әти дәрәҗәсен төшермәгез. Хатын-кызның урыны гаиләдә. Ул өйдә утырудан, бала тәрбияләргә калдырдылар дип кимсенмәсен. Бу зур вазифа.
🔻Шул ук җыенда Финляндия татары, эшмәкәр Гөлтән Бәдретдин мондый фикерләрнең XXI гасырда, Казандагы мөнбәрдән ишетүемә гаҗәпләндем, нинди артка карап яшәү бу дип сөйләде.
- Бездә хатын белән ирләр арасында тигезлек күренешләре арта. Аерма юк. Бизнеста да хатын-кызлар башка күзлектән карый белә. Сәясәттә дә хатын-кызлар күбрәк булган саен яхшырак, чөнки бу балансны саклый. Финляндиядә хатыннар көчле, парламентта комитетлар башлыклары – хатыннар. Татарстанда хатыннар ябылып утырмый, әмма алар сәясәттә юк диярлек, хөкүмәттә дә аз дип саныйм, алар ярдәмче, киңәшчеләр ролендә генә. Хәзрәт сүзләре мине кимсетте. Әлеге заманда балалар өчен әни дә, әти дә җаваплы. Син өйдә утыр, мин эшлим дигән сүз – дискриминация. Әтиләр дә тәрбияләргә тиеш. Без бит 2019 елда яшибез, ирле-хатынлы эштә йөриләр икән, гаилә өчен җаваплылык икесендә дә. Русиядә ниндидер искелеккә ябышып яту бар һаман.

👍12⚡1🗿1