Azatlıq Radiosı
2.43K subscribers
7.35K photos
750 videos
8 files
13.1K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 235 кеше һәлак булган. Алар кем булган?

Азатлык Украинадагы сугышта үлгән Татарстан кешеләре турында билгеле булган бар мәгълүматны җентекләп өйрәнде.

Менә берничә факт:

🔸Һәлак булучыларның күпчелеге Чаллыда (29 кеше) һәм Казанда (27 кеше) яшәгән

🔸Күбесенә 30-39 яшь булган (81 кеше)

🔸 Кимендә 14 кеше мобилизациягә эләгеп, 15е — "Вагнер" ширкәтенә ялланып киткән

🔸Үлүчеләрнең 80е җир гаскәрләрендә хезмәт иткән

🔸29 кеше рядовой, 20се — сержант булган

🔸Кимендә 8 кеше Бахмутта үлгән

🔸Кимендә 52се югары белемле булган

🔸Украинадагы сугыш аркасында Татарстанда кимендә 143 бала атасыз калган

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара.

Бүген 2 февраль, сугышның 344нче көне

@azatliqradiosi
Татарстанда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү стратегиясе расланды

Киләсе өч елда яшь натуралистлар һәм яшь армиячеләр хәрәкәтләрен үстерүгә игътибар биреләчәк. Әйтик, яшь армиячеләр арасында “Барабанчылар парады” бәйгесе үткәрәчәкләр.

Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Декабрь аенда "Беренчеләр хәрәкәте" оешты. Татарстанда аның бүлеген элекке яшьләр министры Тимур Сөләйманов җитәкли.
Навальный такымы Татарстаннан думага сайланган депутат Олег Морозовның Черногориядә вилласы барлыгын ачыклаган

Морозовның декларациясендә бу вилла күрсәтелмәгән, ди тикшеренүчеләр. Вилла аның бертуган апасы – Ольга Насыйбуллинага теркәлгән.

Морозовның апасы 300 мең евролык әлеге виллага 2015 елда ия булган диелә.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Олег Морозов Көнбатыш илләренең киләчәге турында төрле белдерүләр ясады. Аерым алганда ул Черногория икътисады җимереләчәк диде, Польшага беренче чиратта денацификацияләү белән янады, илдән киткән русияләргә теләнмәгән зат статусы бирергә тәкъдим итте.
Azatlıq Radiosı
Украинада Киев шәһәренең тероборонасында булган, аннары чит ил легионына эләгергә теләгән Татарстаннан Чаллы егете Илшат Шәрәфуллинны Украинадан депортацияләгәннәр. Әлеге вакытта ул Молдовада, Русиягә җибәрелсә, аңа төрмә яный. 💬Дүшәмбе, 5 сентябрь, кичкә…
Росфинмониторинг Чаллы егете Илшат Шәрәфуллинны "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткән

Ул Украинада Киев шәһәренең тероборонасында булган иде.

Татарстанда ул "Ислам җәмәгате" эше нигезендә гаепләнде, 3,5 ел утырып чыкты. 2020 елда Русиядән китте, Украинадансәяси сыену сорады. Әмма аны узган елның сентябрендә Молдовага депортацияләделәр. Әле Шәрәфуллин Кишиневта.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Башкортстан Югары мәхкәмәсе экоактивист Илдар Йомаголовны кыйнаучыларга хөкем карарын кырыслатмады

Баймак экоактивисты Илдар Йомаголовны ике ир 2021 елның 18 апрелендә кыйнады. Кара битлек һәм кием кигән билгесез затлар аңа Баймакның Батыр Вәлиди урамындагы кибет янында һөҗүм итә. Йомаголовның кабыргалары, ике аягы сына, күп төрле башка имгәнүләр була. Бер айдан артык ул хастаханәдә ята, аннан соң да озак вакыт реабилитация уза, башта инвалид арбасында гына йөри, аннары култык таягына таянып йөрергә мәҗбүр була.

Башкортстанның бәйсез матбугат чаралары һәм Telegram каналлары һөҗүм оештыруга республика башлыгы идарәсе түрәләре катышкан булырга мөмкин дип язды.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга — бәйсезлек. Андый сүзләр Европа парламентында яңгырады.

Ул гына түгел: Украина ягында сугыша торган Татар батальонын да төзү кирәк, диелде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
"Азатлык" активисты Татарстан парламентын таратуны сорап тагын бер пикет уздырды

Активист тоткан шигарьдә Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе референдум нигезендә генә үзгәртелә алуына басым ясалды.

Берлек лидеры Наил Нәбиуллин Конституциягә кертелгән үзгәрешләрне канунсыз дип саный, халык фикерен сорарга, референдум уздырырга тиешләр иде ди. "Без депутатларның бу хыянәте белән килешмибез һәм Дәүләт шурасын таратуны таләп итәбез", дип белдерде ул.

26 гыйнварда Татарстан дәүләт шурасы Конституциядән дәүләтчелекнең соңгы билгеләре алып ташлаган үзгәрешләр кабул итте.
Сугышка акча тотып, Татарстан үзен нәрсәдән мәхрүм итте

Узган атна Татарстан президенты ​Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин алдында Татарстан Украинадагы сугышны хуплауга 2,5 миллиард сум акча тотты дип белдерде. Бу акчалар, шул исәптән, Украинадан басып алынган, Татарстан карамагындагы Лисичански шәһәренә дә бүленгәне әйтелде.

Республика үзе эшләп тапкан акчаны басып алучыларга бирсә дә, аны беркайчан да икътисадка кире кайтара алмаячак. Татарстан өчен 2,5 млрд сум нәрсәне аңлата? Бу акчаларга республикада нинди проблемнарны хәл итәргә мөмкин булуын 2022-2023 елгы бәяләрдән чыгып исәпләп карадык.

Бу акча Татарстан мәгарифенә, сәламәтлек саклау өлкәсенә, торак-коммуналь хуҗалыкка бирелсә, ниләргә тотып булыр иде?

Бу хакта Азатлыкта укыгыз.
Төп сайтта.
Көзге сылтама аша.
Телеграмда.
"Бу глобаль экологик фаҗигагә китерәчәк". Татарстанда янә атом станциясе төзү мәсьәләсе күтәрелә

Татарстанда "Росатом" ширкәте водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзергә мөмкин. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, аны өйрәнергә кушты.

Республика моннан икътисади файда күрәчәк диелсә, белгечләр аның экологик фаҗига белән тәмамлану ихтималын фаразлый.

Мәкаләне Азатлыкта укый аласыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2023 елның 3 феврале, сугышның 345нче көне. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк:

🔸Русиянең Брянски өлкәсендә һава һөҗүменә каршы систем (ПВО) дүрт ракетны бәреп төшергән. Ул хакта өлкәнең губернаторы Александр Богомаз белдерде. Зыян күрүчеләр юк.

🔸Хаҗиларның Согуд Гарәбстанына керү һәм чыгу вакыты билгеле булды: керү вакыты — быелның 21 маеннан 22 июненә кадәр, ә чыгу вакыты 2 июльдән 2 августка кадәр дип тәгаенләнде. Русиягә 2023 елда хаҗ кылу өчен 25 мең урын бүлеп бирелгән.

🔸Татарстан халкы күбрәк эчә башлаган. 2022 елда республикада яшәүче бер кеше башына 15 литр хәмер сатылган. Бу — соңгы 5 елда иң зур күрсәткеч.

🔸Русиядә тагын бер кешедә коронавирусның "кракен" варианты табылган. Хәзер "кракен"ны йоктырган авырулар саны федерациядә икәү, дип хәбәр итә Роспотребнадзор. Пациент чирне җиңел кичерә, диләр.

Безнең төп принцип һәрвакыт алыштыргысыз кала — укучыларыбызга объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмат җиткерү, хәбәрләрне ничек бар, шулай тапшыру. Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Уфада ир ике улын үтергән һәм шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Сүз 41 яшьлек ир-ат турында бара. Ул 7 һәм 13 яшьлек улларын чәнчеп үтергән, соңыннан үз-үзенә кул салган.

Шунысы мәгълүм: әлеге ир зур ширкәттә эшләгән, соңгы көннәрдә ялда булган, хатыны белән ачуланышкан. Хатыны 10 яшьлек кызлары белән өй ишеген ачып керүгә (ишекне махсус хезмәтләрне чакыртып кына ачып керә алганнар) өч мәеткә тап булганнар.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Татарстан кайсы һөнәрләргә кытлык кичерә?

Республиканың хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова хәбәр итүенчә, иң зур ихтыяҗ кондукторлар, эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташларына туган. Хәзерге вакытта Татарстанда 43 мең вакансия бар икән.

Казанда кондукторларның уртача хезмәт хакы — 66 мең сум (һәрхәлдә эш эзләү сайтлары шушы санны күрсәтә). Шушы акчага билет тикшерүче булып эшләргә әзерме сез?

#Татарстан

@azatliqradiosi