Forwarded from ТАТАРЛАР ЙӨГЕРӘ
Нәрсә мине рухландырды? Видео карагыз.
Что меня вдохновило? Смотрите видео
Что меня вдохновило? Смотрите видео
Forwarded from ТАТАРЛАР ЙӨГЕРӘ
Марафон тәмам. Нәтиҗә:
42 чакрым һәм 240 метр. 4 сәгать 58 минут 35 секунд.
132 әйләнеш.
Җыелды 31 мең 200 сум

ХӘЙРИЯ МАРАФОНЫ НӘТИҖӘСЕ
Ике атна элек “Хуш киләсең, Рамазан ае” исемле хәйрия марафоны оештырдым, өем тирәсендә 42,2 чакрым йөгереп, мохтаҗларга 31 500 сум акча җыя алдым. Иң баштан ике бик мохтаҗ гаиләгә ике шәр мең сум акчалата ярдәм җибәрдем. Бүген исә, 18 адрес буенча ризык пакетлары илттек. Һәр пакетта: карабодай, дөге, макарон, соклар, колбаса, көнбагыш мае, чәй, татлы ризыклар бар иде. Өстәвенә 1 пачка ярымәзер өчпочмак һәм 1 пачка камыр эчендәге сосискалар куйдык.
Ризык пакетларын күпчелеге белән олы яшьтәге, өйдән чыга алмаган, ялгыз яшәгән әби-бабайларга тараттык, шулай ук күпбалалы гаиләләргә дә тапшырдык. Кайбер кешеләрнең хәлләре бик авыр икән. Мәсәлән, Восстания урамында бер әби яши, аклары юк, туганнары юк, өйдән чыга алмый, соц.защита килми, инде ике ай юынганым булмады ди, чөнки юындыручы кеше юк. Күршесе карап тора торган булган, әмма дачага киткән. Бу очрак турында тиешле оешмаларга хәбәр итәргә ниятлим.
Хәйрия марафонына ярдәм иткән барлык милләттәшләребезгә олы рәхмәтләремне белдерәм! Аллаһы кабул итсен!