"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Буа, Әлмәт, Саба, Биектау һәм Лениногорск шәһәрләрендә Суверенитет көне уңаеннан 50 мең татар тасмасы һәм 10 мең Татарстан байракчыклары өләште. Шәп булды!
ТАТАР ТАСМАСЫНА 10 ЕЛ!
Хөрмәтле милләттәшләр! Октябрь аенда без татар тасмасының 10 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез.
Бу тасмаларны беренче тапкыр 2009 елның октябрендә Хәтер көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары тарата башлады. Аннары Татарстанның һәм татар халкының мөһим вә истәлекле көннәрендә халкыбызга өләштек. Баштан татар тасмасы авыр барса да, алга таба халкыбыз тарафыннан яхшы кабул ителә башлады. Милләттәшләребез бу тасмаларны бик яратты, даими сорап торды. Алга таба хакимият вәкилләре, фиркаләре дә татар тасмасын куллана башлады. Соңгы елларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу тасманы даими рәвештә киеменә тагып чыкты.
10 ел эчендә 840 меңнән артык татар тасмасы таратылган икән. Бу 420 чакрым булып чыга. Бу ара Казаннан Болгарга барып кайтуга тиң.

Таратылган барлык тасмаларны исәпләсәң, Татарстан парламентын бер мең ярым тапкыр урап чыгарга мөмкин, 47 тапкыр Эверестка, 1400 тапкыр Эйфель манарасына, 3021 тапкыр Хеопс пирамидасына менәргә, 38 тапкыр Мариан чокырына төшәргә мөмкин, 7 мең тапкыр Сөембикә манарасы биеклегенә сузып була.
30 августта "Азатлык" татар яшьләр берлеге активистлары Казанның Бауман урамында суверенитет көне һәм татар тасмасының юбилее уңаеннан Татарстан байрагы төсендәге 50 мең(!) тасма һәм 10 мең кечкенә әләм таратты.
Бу тасмаларны Татарстаннын сигез районы һәм шәһәрендә - Казан, Әлмәт, Лениногорск, Буа, Биектау, Түбән Кама, Саба һәм Чаллыда тараттык.
Безнеңчә дәүләтчелек көнендә дәүләт байракларын тарату бик мөһим.
Татар тасмаларын алган кешеләр аларны горурланып машиналарына, киемнәренә, букчаларына эләләр.
Бу изге эштә ярдәм иткән барлык милләттәшләребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Әллә йөрәк ул вакытта ук нидер сизгән булган... Күршеләребез удмурт халкына теләктәшлек күрсәтеп, алар арасында милли үзаңнарын үстерергә омтылып, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активистлары беренче тапкыр Удмурт байрагы көнен үткәрде, һәм Ижауга барып, Удмурт башкаласының үзәгендә 2000 удмурт байракчыклары өләште. Бу 2018нче елның 4 ноябре иде...Ничек уйлыйсыз, бу чараны кабатлау кирәкме?
Видимо еще тогда сердце что-то предчувствовало. Чуть меньше года назад, 4 ноября 2018 года, активисты Союза татарской молодежи "Азатлык" желая поддержать удмуртский народ, укрепить его национальное самосознание - впервые в истории провели день флага Удмуртии. Тогда татарские патриоты раздали в столице Удмуртской Республики, в центре Ижевска 2000 удмуртских флажков. Как думаете, нужно повторить эту акцию?