СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «Хәерле көннәр! Дуслар, без - "Азатлык" ТЯБе Г. Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен китап итеп чыгарырга җыенганны беләсездер инде. Типографиягә сезнең ярдәм белән Аллаһка шөкер акча җыеп бетереп, ниһаять түләп куйдык. Хәзер тагын бераз гына тырышып аласы калды: китапның…»
МИЛЛИ ХИС БАЙРАКТАН БАШЛАНА
Моннан 29 ел элек, 1990нчы елның 30нчы августында Татарстанның Суверенлык декларациясе кабул ителде. Ел саен бу көннең асыл мәгънәсен халыкка искә төшереп татар тасмалары(лента)
һәм байраклар таратабыз. Быел бу тасмаларны таратуга 10 (!) ел була. 30нчы август көнне Казан һәм Чаллы үзәкләрендә 50 мең тасма һәм кечкенә Татарстан байракчыклары таратырга ниятлибез.
Ни өчен байракмы? Чөнки милләт өчен көрәш тә, милли хис тә һәрвакыт кулга байрак күтәрүдән башлана. Татарстан байрагы – ул дәүләтчелегебез символы, халкыбыз горурлыгы. Шуңа күрә, 30нчы августта Татарстан байракчыклары тарату халкыбызда милли хисләрне уяту, бәйрәмнең төп мәгънәсен искә төшерү вә аңлату өчен дә уңайлы шартлар тудырачак.
Бу эшләргә кимендә 50 мең сум табасы бар. Әмма тамчылап җыелсак бу эш килеп чыгар, дип өметләнәм. Милләтебез киләчәгенә битараф булмаганнарны 500, 1000 сум ярдәм итүегезне сорыйм.
Ярдәм итү өчен: минем сбербанк картага салырга мөмкин: 5469 6200 2213 8653, яки шунда ук телефон номеры буенча
8 965 599 67 11
яндекс акча 410018937020915

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Буа, Әлмәт, Саба, Биектау һәм Лениногорск шәһәрләрендә Суверенитет көне уңаеннан 50 мең татар тасмасы һәм 10 мең Татарстан байракчыклары өләште. Шәп булды!
ТАТАР ТАСМАСЫНА 10 ЕЛ!
Хөрмәтле милләттәшләр! Октябрь аенда без татар тасмасының 10 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез.
Бу тасмаларны беренче тапкыр 2009 елның октябрендә Хәтер көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары тарата башлады. Аннары Татарстанның һәм татар халкының мөһим вә истәлекле көннәрендә халкыбызга өләштек. Баштан татар тасмасы авыр барса да, алга таба халкыбыз тарафыннан яхшы кабул ителә башлады. Милләттәшләребез бу тасмаларны бик яратты, даими сорап торды. Алга таба хакимият вәкилләре, фиркаләре дә татар тасмасын куллана башлады. Соңгы елларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу тасманы даими рәвештә киеменә тагып чыкты.
10 ел эчендә 840 меңнән артык татар тасмасы таратылган икән. Бу 420 чакрым булып чыга. Бу ара Казаннан Болгарга барып кайтуга тиң.

Таратылган барлык тасмаларны исәпләсәң, Татарстан парламентын бер мең ярым тапкыр урап чыгарга мөмкин, 47 тапкыр Эверестка, 1400 тапкыр Эйфель манарасына, 3021 тапкыр Хеопс пирамидасына менәргә, 38 тапкыр Мариан чокырына төшәргә мөмкин, 7 мең тапкыр Сөембикә манарасы биеклегенә сузып була.
30 августта "Азатлык" татар яшьләр берлеге активистлары Казанның Бауман урамында суверенитет көне һәм татар тасмасының юбилее уңаеннан Татарстан байрагы төсендәге 50 мең(!) тасма һәм 10 мең кечкенә әләм таратты.
Бу тасмаларны Татарстаннын сигез районы һәм шәһәрендә - Казан, Әлмәт, Лениногорск, Буа, Биектау, Түбән Кама, Саба һәм Чаллыда тараттык.
Безнеңчә дәүләтчелек көнендә дәүләт байракларын тарату бик мөһим.
Татар тасмаларын алган кешеләр аларны горурланып машиналарына, киемнәренә, букчаларына эләләр.
Бу изге эштә ярдәм иткән барлык милләттәшләребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!