Бүген безнең дустыбыз Наилнең тормыш бәйрәме, гади генә дә түгел, ә 30 яшьлек юбилей!
Кардәшем, дустым, көрәштәшем, Наил @Nailtatar! Сине бүгенге зур тормыш бәйрәмең белән үз исемемнән һәм гомумән "Азатлык" берлеге исеменнән тәбриклим! 😊🥳
Син бүген инде мин ун ел элек танышкан яшь, тәҗрибәсез, "яшел", самими малай түгел, ә җилкәсе артында ун елдан артык эшчәнлек тәҗрибәсе, күпне эшләгән һәм күпкә ирешкән ир-ат 💪🏼
Күп вакыт узуга карамастан, синең милли хисләрең, милләтнең якты киләчәгенә ышанычың, идеяләребезгә тугърылыгың, күзләреңдәге утың, көч-дәртең әле дә сүрелмәгән 🔥🔥🔥
Хәрәкәттән, оешмадан киткән булсаң да - син әле дә аның өлеше һәм синең кертемең гаять зур ✊
Дустыбыз, сиңа әлбәттә бәхет-шатлык, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, үзең кебек милли җанлы балаларың булуны, һәр башлаган эшчәнлегеңдә уңышлар телим 😊
Киләчәктә куйган максатларыбыз чынга ашуын, милләтебезнең чәчәк атуын бергә күрергә насыйп булсын! Дуслыгыбыз һәрвакытта нык булсын!
Синдә ага татар каны -
Бу Азатлык тамгасы...
"Азатлык" ТЯБе рәис вазыйфаларын вакытлыча башкаручы: Рафыйк Кәримулла

СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «Бүген безнең дустыбыз Наилнең тормыш бәйрәме, гади генә дә түгел, ә 30 яшьлек юбилей! Кардәшем, дустым, көрәштәшем, Наил @Nailtatar! Сине бүгенге зур тормыш бәйрәмең белән үз исемемнән һәм гомумән "Азатлык" берлеге исеменнән тәбриклим! 😊🥳 Син бүген инде мин…»
Forwarded from Rafıyq Kärimulla
Хәерле көннәр! Дуслар, без - "Азатлык" ТЯБе Г. Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен китап итеп чыгарырга җыенганны беләсездер инде. Типографиягә сезнең ярдәм белән Аллаһка шөкер акча җыеп бетереп, ниһаять түләп куйдык. Хәзер тагын бераз гына тырышып аласы калды: китапның тышлыгына рәсем ясатасы бар һәм аннары тышлыгына ул рәсемне төгәл иттереп куйдырырга кирәк. Болар әлбәттә акча тора. Кызганычка, үзебезнеке җитеп бетми. 10 мең сум акчабыз җитми.
Шуңа сезгә яңадан ярдәм артыннан мөрәҗәгать итәбез.
Күпме булдыра аласыз - шулкадәр ярдәм дә урынлы булыр 🙏
Реквизитларыбыз: Сбербанк, Рафик Рафисович К.: 4276 6200 4334 9525

СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «Хәерле көннәр! Дуслар, без - "Азатлык" ТЯБе Г. Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен китап итеп чыгарырга җыенганны беләсездер инде. Типографиягә сезнең ярдәм белән Аллаһка шөкер акча җыеп бетереп, ниһаять түләп куйдык. Хәзер тагын бераз гына тырышып аласы калды: китапның…»
МИЛЛИ ХИС БАЙРАКТАН БАШЛАНА
Моннан 29 ел элек, 1990нчы елның 30нчы августында Татарстанның Суверенлык декларациясе кабул ителде. Ел саен бу көннең асыл мәгънәсен халыкка искә төшереп татар тасмалары(лента)
һәм байраклар таратабыз. Быел бу тасмаларны таратуга 10 (!) ел була. 30нчы август көнне Казан һәм Чаллы үзәкләрендә 50 мең тасма һәм кечкенә Татарстан байракчыклары таратырга ниятлибез.
Ни өчен байракмы? Чөнки милләт өчен көрәш тә, милли хис тә һәрвакыт кулга байрак күтәрүдән башлана. Татарстан байрагы – ул дәүләтчелегебез символы, халкыбыз горурлыгы. Шуңа күрә, 30нчы августта Татарстан байракчыклары тарату халкыбызда милли хисләрне уяту, бәйрәмнең төп мәгънәсен искә төшерү вә аңлату өчен дә уңайлы шартлар тудырачак.
Бу эшләргә кимендә 50 мең сум табасы бар. Әмма тамчылап җыелсак бу эш килеп чыгар, дип өметләнәм. Милләтебез киләчәгенә битараф булмаганнарны 500, 1000 сум ярдәм итүегезне сорыйм.
Ярдәм итү өчен: минем сбербанк картага салырга мөмкин: 5469 6200 2213 8653, яки шунда ук телефон номеры буенча
8 965 599 67 11
яндекс акча 410018937020915

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Буа, Әлмәт, Саба, Биектау һәм Лениногорск шәһәрләрендә Суверенитет көне уңаеннан 50 мең татар тасмасы һәм 10 мең Татарстан байракчыклары өләште. Шәп булды!