СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
770 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Бу атнада, төгәлрәк әйтсәк - өченче көнне, безнең Нәүрүзне үткәрүгә карата язган мөрәҗәгатебезгә җавап килде бит әле.
Киләсе Нәүрүзгә хәтле монда язганнар турында онытмасалар ярый...
Тукайның туган көне - туган телебез көне белән, милләттәшләр! 😊💚❤️
Милләтебез, туган татар телебез чәчәк атсын, якты киләчәк насыйп булсын. Шул якты киләчәкне булдыруга бергәләп көч куик 💪🏻

Барыгызны да бүгенге Бәйрәм уңаеннан уздырылачак чараларга чакырабыз - чыгыгыз урамга. Без шунда булабыз. Күрешербез 😉
Forwarded from Znak.com
Татарские активисты обиделись на уфимского художника, который пририсовал гостеприимству Казани образ куртизанок. Он изобразил проститутку с чак-чаком на фоне надписи Welcome to Kaza.

https://www.znak.com/2019-06-18/bashkirskiy_hudozhnik_narisoval_prostitutku_s_chak_chakom_i_oskorbil_zhiteley_tatarstana
Бүген безнең дустыбыз Наилнең тормыш бәйрәме, гади генә дә түгел, ә 30 яшьлек юбилей!

Кардәшем, дустым, көрәштәшем, Наил @Nailtatar! Сине бүгенге зур тормыш бәйрәмең белән үз исемемнән һәм гомумән "Азатлык" берлеге исеменнән тәбриклим! 😊🥳
Син бүген инде мин ун ел элек танышкан яшь, тәҗрибәсез, "яшел", самими малай түгел, ә җилкәсе артында ун елдан артык эшчәнлек тәҗрибәсе, күпне эшләгән һәм күпкә ирешкән ир-ат 💪🏼
Күп вакыт узуга карамастан, синең милли хисләрең, милләтнең якты киләчәгенә ышанычың, идеяләребезгә тугърылыгың, күзләреңдәге утың, көч-дәртең әле дә сүрелмәгән 🔥🔥🔥
Хәрәкәттән, оешмадан киткән булсаң да - син әле дә аның өлеше һәм синең кертемең гаять зур
Дустыбыз, сиңа әлбәттә бәхет-шатлык, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, үзең кебек милли җанлы балаларың булуны, һәр башлаган эшчәнлегеңдә уңышлар телим 😊
Киләчәктә куйган максатларыбыз чынга ашуын, милләтебезнең чәчәк атуын бергә күрергә насыйп булсын! Дуслыгыбыз һәрвакытта нык булсын!

Синдә ага татар каны -
Бу Азатлык тамгасы...


"Азатлык" ТЯБе рәис вазыйфаларын вакытлыча башкаручы: Рафыйк Кәримулла
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «Бүген безнең дустыбыз Наилнең тормыш бәйрәме, гади генә дә түгел, ә 30 яшьлек юбилей! Кардәшем, дустым, көрәштәшем, Наил @Nailtatar! Сине бүгенге зур тормыш бәйрәмең белән үз исемемнән һәм гомумән "Азатлык" берлеге исеменнән тәбриклим! 😊🥳 Син бүген инде мин…»