СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
770 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
​​Казанда милли телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесенә каршы митинг узачак

Митингны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыра. Хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка белдерүенчә, рөхсәтне инде дүшәмбе бирергә тиеш булганнар. "Кеше азрак җыелсын өчен вакытны махсус суздылар дип уйлыйбыз", ди активист. Митинг 20 май Тинчурин бакчасында узачак.

Чараның төп максаты - республикаларның дәүләт телләрен ихтыярига калдыру турында Русия Думасына кертелгән канун өлгесен кире кагуны таләп итү, Татарстанда дәүләт статусына ия булган татар телен яклау, аны мәктәпләрдә урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә һәм мәҗбүри укытуны таләп итү, татар теле укытучыларын эшсез калдыруга ризасызлык белдерү, Русиядә барлык милли телләрнең хокукларын яклау.
Бүген иртән "Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге активистын - Наил Нәбиуллинны полиция хезмәткәрләре тоткарлап Вишневский полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта ул шул бүлекчәдә.
❗️Татар активисты Наил Нәбиуллинны полиция бүлегенә китергәннәр

"Имеш, мин 30 мең сумлык һәм 80 мең сумлык кредит алганмын. Ләкин мин алмадым. Хәзер миннән шул гаепне үз өстемә алуны таләп итәләр, әле адвокат көтәм", дип сөйләде Азатлыкка Нәбиуллин.

https://www.azatliq.org/a/29435013.html
Forwarded from Idel.Реалии
— Мне не дали никакого документа, даже протокола задержания. Сказали, что просто закроют меня сейчас или я должен подписать чистосердечное признание. Наиль Набиуллин заявляет, что его намерены обвинить по статье 159 УК РФ ("Мошенничество"). Сейчас он находится в ОП "Вишневский"
https://bit.ly/2vL7b5Q
Наил әлеге вакытта иректә - адвокат килеп аны алып киткән. Әмма аның телефонын алып калганнар.

Наиля пока отпустили, точнее его забрал адвокат оттуда, так как он не считается задержанным. Но у него забрали телефон и не вернули.
ЗӨЛӘЙХА КИТАБЫН ЧЫГАРАБЫЗ!

Милләттәшләр, 2018 елда Гаяз Исхакыйның зур юбилеен – тууына 140 еллыгын үткәрдек. Былтыр ук
“Зөләйха” әсәрен китап итеп бастырып чыгарырга ниятләдек, акчасын җыйдык. Әмма техник яктан 2018нче ел ахырына чыгарып өлгермәдек. Тик шулай да, якындагы бер айда китап дөнья күрәчәк. Хәзергә соңгы әзерлек эшләре(рәссам тышлыкны ясый) тәмамланып килә. Китап өчен тамчылап 140 мең сум җыйган идек. Әмма форматы үзгәреп, битләр саны 80нән 96га артуы һәм яңа ел башында кәгазьгә бәя күтәрелүе сәбәпле, китап бәясе 34800 сумга артты.
Бу уңайдан, битараф булмаганнардан "Зөләйха" китабына ярдәм сорыйбыз!
300 сумнан ярдәм иткән һәркемгә – китапны, мең сумнан ярдәм иткәннәр өчен – Гаяз Исхакый касәсе, “Зөләйха” китабы, Рәхмәт хаты тапшырачакбыз.
“Зөләйха” – фаҗигале әсәр, әмма милләтебезнең зур рухи көчен күрсәтә – чын татар шундый булырга тиеш! Ул бездә горурлык хисләре уята. Әгәр без аны кабат бастыра алсак, бик күркәм булыр иде.
“Зөләйха” китабы – дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезгә, төрле татар оешмаларына, халкыбыз өчен эшләүче активистларга җибәреләчәк!
P.S. Ярдәм иткән һәркемгә(күләменә карамастан, хәтта 10 сум булса да) Исхакый шоколады, 300 сумнан - "Зөләйха" китабы, 1000 сумнан - Исхакый чашкасы.
Ярдәмне +79655996711 телефонына җибәрергә мөмкин. (кирәксә Сбербанк картасы да бар)
Теләгән кеше - туры типография
хисабына да җибәрә ала. Шартнамә (договор) һәм исән-хисапларын да җибәрә алабыз.

https://www.youtube.com/watch?v=e_W9eDRRoTs
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «ЗӨЛӘЙХА КИТАБЫН ЧЫГАРАБЫЗ! Милләттәшләр, 2018 елда Гаяз Исхакыйның зур юбилеен – тууына 140 еллыгын үткәрдек. Былтыр ук “Зөләйха” әсәрен китап итеп бастырып чыгарырга ниятләдек, акчасын җыйдык. Әмма техник яктан 2018нче ел ахырына чыгарып өлгермәдек. Тик…»
Тиздән "Татар" исемен йөртүчеләрдән кыярлар гына калыр да ахрысы...