СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
770 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
​​Казанда милли телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесенә каршы митинг узачак

Митингны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыра. Хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка белдерүенчә, рөхсәтне инде дүшәмбе бирергә тиеш булганнар. "Кеше азрак җыелсын өчен вакытны махсус суздылар дип уйлыйбыз", ди активист. Митинг 20 май Тинчурин бакчасында узачак.

Чараның төп максаты - республикаларның дәүләт телләрен ихтыярига калдыру турында Русия Думасына кертелгән канун өлгесен кире кагуны таләп итү, Татарстанда дәүләт статусына ия булган татар телен яклау, аны мәктәпләрдә урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә һәм мәҗбүри укытуны таләп итү, татар теле укытучыларын эшсез калдыруга ризасызлык белдерү, Русиядә барлык милли телләрнең хокукларын яклау.
Бүген иртән "Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге активистын - Наил Нәбиуллинны полиция хезмәткәрләре тоткарлап Вишневский полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта ул шул бүлекчәдә.
❗️Татар активисты Наил Нәбиуллинны полиция бүлегенә китергәннәр

"Имеш, мин 30 мең сумлык һәм 80 мең сумлык кредит алганмын. Ләкин мин алмадым. Хәзер миннән шул гаепне үз өстемә алуны таләп итәләр, әле адвокат көтәм", дип сөйләде Азатлыкка Нәбиуллин.

https://www.azatliq.org/a/29435013.html
Forwarded from Idel.Реалии
— Мне не дали никакого документа, даже протокола задержания. Сказали, что просто закроют меня сейчас или я должен подписать чистосердечное признание. Наиль Набиуллин заявляет, что его намерены обвинить по статье 159 УК РФ ("Мошенничество"). Сейчас он находится в ОП "Вишневский"
https://bit.ly/2vL7b5Q
Наил әлеге вакытта иректә - адвокат килеп аны алып киткән. Әмма аның телефонын алып калганнар.

Наиля пока отпустили, точнее его забрал адвокат оттуда, так как он не считается задержанным. Но у него забрали телефон и не вернули.