Бүген "Фикер" клубына кунакка танылган журналист ИСКӘНДӘР СИРАҖИ килгән иде. Бик җанлы вә фикерле кичә булды.
Бүген Галимҗан Ибраһимовның вафат булуына 80 ел. Кичә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре: "Азатлык" татар яшьләре берлеге, Аксакаллар шурасы һәм иҗтимагый үзәк активистлары, язучы Вахит Имамов һәм Нәҗибә Назиба Сафина, Татарстанның Төркмәннәр җәмгыяте җитәкчесе Вепа Нурсахатов бергәләшеп Ибраһимовның һәйкәленә чәчәкләр куеп, милләтебезнең бөек шәхесен искә алды.