СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
770 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Ябыштыргычлар әзер. Кемгә кирәк - мөрәҗәгать итегез, бирербез!
Кичә яңадан Татар телен яклау митингына белгертү биргән идек. 500 кеше дип. Бүген җавап килде: имеш 500 кешегә урын юк.
Ничек инде Казан хәтле Казанда 500 кеше тупланырлык урын булмасын ди?! 🤦‍♂
Бу инде 8нче тапкыр бугай (инде буталып беттек) рөхсәт бирүдән баш тарталар. Бу әле "Азатлык"ныкына гына. Әле бездән кала да бирүчеләр булды.

#татартеленсаклыйк #татар #азатлык #татарлар #татартеле #минтатар
Тыныч йокылар;)
Бүген төрле төбәкләргә хат белән ябыштыргычлар җибәрдек. Алар арасында: Мәскәү, Красногорск, Чаллы, Алабуга һ.б.
Дуслар, белүегезчә, "Азатлык" ТЯБе октябрь ахырыннан башлап "Татар телен яклау" митингын оештыру максаты белән Казан шәһәренең башкарма комитетына белгертү хатлары тапшырды. Инде 7не тапшырдык, тик кызганычка берсенә дә рөхсәт ала алмадык. 

Кайбер кешеләр барлык белгертү хатларын һәм аларга җавапларны күрәселәребез килә диләр. Шуңа күрә һәм бәлки башка бирергә теләүче кешеләр булып, аларга үрнәк рәвешендә без аларны интернетта чыгарырга булдык: https://vk.com/album-135353237_249242266

Фотолар хронологик тәртиптә урнашкан, башта белгертү, аннары - аның җавабы бара.
Киләсе язмада без митингка белгертүне бирү тәртибен төгәлрәк аңлатып китәрбез.

#татартеленсаклыйк #минемтелемминембайрак #татар #татарстан #азатлык #татарлар #казан #татартеле #минтатар