СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Татар халкының легендасы, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның Хәтер көне алдыннан халкыбызга мөрәҗәгате.
"Азатлык" архивы. 2012 ел.

Легенда Татарского народа, народный артист Татарстана Азгар Шакиров приглашает на День памяти. Видео 2012 года.
Из архива СТМ "Азатлык"

https://www.youtube.com/watch?v=VAZFHFjZC3w
20
Танылган журналист, мөхәррир Искәндәр Сираҗиның өендә кабат төнтү булган. Иртәнге 6да өйләренә килгәннәр. Искәндәр Сираҗины үзен Тикшерү комитетына алып киткәннәр. Төнтү вакытында телефон, санакларны алганнар. Моның хакта журналистның тормыш иптәше Эльмира Сираҗи үз телеграм сәхифәсендә хәбәр итте.

В доме известного татарского журналиста Искандера Сираджи обыск. Как сообщает в тг канале жена журналиста Эльмира Сираджи, утром в 6 часов в дверь постучались силовики, изъяли телефоны-компьютеры, самого журналиста увезли на допрос в следственный комитет.
😢17👍4🤔42😁1😡1
АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ҖЫЮ!

Татарстан хакимиятләренең 1552 елда Казанны саклаучыларның хәтер көне — Хәтер көне үткәрүне фактик тыюына бәйле рәвештә, бу мөһим датага мөмкин кадәр күбрәк игътибар җәлеп итү максатында, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге зур баннерлар, фаерлар һәм дрон белән видеога төшерү ярдәмендә акция үткәрергә ниятли. Акция ике шәһәрдә узачак, ә нәтиҗәдә төшерелгән видеоролик җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк. Акция уңышлы узсын өчен, шәһәр исемнәре чара тәмамланганчыга кадәр сер итеп сакланачак.

Безгә сезнең ярдәм кирәк:

1) Баннер ясау (10×1 метр) — 10 000 сум (103$);
2) Ике шәһәрдә дрон белән видеога төшерү — 10 000 сум (103$);
3) Ике шәһәр өчен фаерлар сатып алу — 6 000 сум (61$).
Гомуми сумма: 26 000 сум (267$).

(Баннерның макеты беркетелгән)

Акцияне хупларга теләгән һәркемне чакырабыз!
👍18😁2
СРОЧНЫЙ СБОР!

В связи с фактическим запретом властей Татарстана на проведение Хәтер көне — Дня памяти защитников Казани 1552 года — мы стремимся привлечь максимальное внимание к этой важной дате. Чтобы расширить информированность о Хәтер көне и выразить протест против запрета, Союз татарской молодежи «Азатлык» планирует провести акцию с использованием большого баннера на татарском и английском языках, фаеров и аэровидеосъемки с дрона. Акция пройдет в двух городах, а итоговый видеоролик будет опубликован. Для успешного проведения акция останется анонимной до её завершения.

Нам необходима ваша поддержка для:

1) Изготовления баннера (10×1 метр) — 10 000 рублей (103$);
2) Аэровидеосъемки с дрона в двух городах — 10 000 рублей (103$);
3) Приобретения фаеров на два города — 6 000 рублей (61$).
Общая сумма: 26 000 рублей (267$).

(Макет баннера прилагается)

Приглашаем всех неравнодушных поддержать нашу акцию!
👍29😁3
Ничек булышырга? Как помочь?

1)крипта, бинанс.
USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

2) 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.
(это не анонимно, риски берете на себя, кому важна безопасность лучше первый вариант)

3) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)
👍15😁2
Митинг булмау сәбәпле, быел да Хәтер көне былтыргыча тәртиптә узачак.
Ягъни шулайрак:
1) 12.10.2024, шимбә , Казанда 12:00дә Кол Шәрифтә өйлә намазын укыйбыз.
2) 12:30да — Мәчеттән чыгып "Сөембикә" манарасы янына барып шаһитләр рухына дога кылабыз, аралашу, фотога төшү.
3) 13:00 — Теләгән кешеләр тупланып бергә берәр кафеда җыелып утырып, фикерләшеп алабыз. Башка шәһәрләрдән килгән кешеләр белән аралашабыз. Милли хәрәкәт ветераннарына, әйтер сүзе булган кешеләргә сүз биреп, аларны тыңлап ала.
👍17😁1
Из-за отсутствия митинга, в этом году День памяти пройдет в таком же формате, как и в прошлом году.

Программа следующая:

12.10.2024, суббота — в Казани в 12:00 читаем полуденный намаз в мечети Кол-Шариф.
12:30 — После молитвы выходим из мечети и идем к башне Сююмбике, где читаем молитву за души погибших, общаемся и делаем фотографии.
13:00 — Все желающие собираются вместе в кафе, общаемся с людьми из других городов, обсуждаем разные вопросы. Также предоставляем слово ветеранам национального движения и тем, у кого есть что сказать.
👍245😁1
Хәтер көнен яшәтү формаларның берсе бу. Башка чаралар да булачак.
Это одна из форм сохранения Дня памяти. будут и другие мероприятия.
👍18😁1
Ә КАЗАН АЛЫНГАН

Саташып уяндым, куркудан,
Имештер зур Казан алынган.
Кан ага Казансу юлыннан,
Исәннәр барысы кол булган.

Куркудан уяндым,
Юрганны очырдым бер читкә,
Ә үзем читлектә,
Берүзем.

Читлектә тәрәзә уелган,
Челтәрләр эленеп куелган.
Йөгердем ыргылып
Тәрәзә янына,
Бер мизгел сузылды җеп булып.

Басылды кемнеңдер җанына
Шул чакта.
Челтәрне җыерып
Урамга күз аттым,
Ә Казан алынган.

Кол булган исәннәр
Хуҗалар булганнар,
Имештер.

Кайдадыр еракта
Кызарып таң ата,
Казаннан чит якта.
Читлеккә керергә омтыла
Канатлы тик телсез бер кошчык,
Дөньялар болганчык.

Без телле, канатсыз – читлектә,
Безне соң монда кем ишетә.

Ә Казан алынган,
Мә кошчык бер язу,
Оч әле читләргә, тапшыр бу хатымны,
Канатлы, теллегә ирештер...

Ә Казан алынган,
Ә Казан алынган,
Ә Казан алынган имештер.

Булат Ибраһимов
👍143🔥1😁1😢1
Казан университеты янындагы паркка Конфуций һәйкәлен куйганнар. Тиздән Кытайдан хөрмәтле кунаклар килә, алар алдында яхшы булып күренергә кирәк. Ә менә 1552 елда Ватаныбызны, Казаныбызны яклаган бабаларыбызга һәйкәл һаман юк. Гаяз Исхакыйга да һәйкәл юк.

Бер яктан, Мәскәү ачуланыр, дип куркалар. Икенче яктан, Татарларның алай-болай милли үзаңы артык көчәп китәр, дип борчылалар. Милли үзаң күтәрелсә, Татарлар уңайсыз сораулар биреп кенә калмаячак, кабат Татар телен мәктәпләргә кайтаруны, бирелгән милли хокукларны кире кайтаруны һәм хәтта Азатлык таләп итә башларга мөмкин.
👍241😢1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Казан университеты янындагы паркка Конфуций һәйкәлен куйганнар. Тиздән Кытайдан хөрмәтле кунаклар килә, алар алдында яхшы булып күренергә кирәк. Ә менә 1552 елда Ватаныбызны, Казаныбызны яклаган бабаларыбызга һәйкәл һаман юк. Гаяз Исхакыйга да һәйкәл юк. …
В парке рядом с Казанским университетом установили памятник Конфуцию. Скоро приедут уважаемые гости из Китая, и нужно произвести на них хорошее впечатление. Однако памятника нашим предкам, которые защищали нашу Родину и Казань в 1552 году, до сих пор нет. Памятника Гаязу Исхаки тоже нет.

С одной стороны, боятся, что Москва рассердится. С другой стороны, беспокоятся, что у татар слишком сильно пробудится национальное самосознание. Если национальное самосознание поднимется, татары не только начнут задавать неудобные вопросы, но и могут потребовать вернуть татарский язык в школы, восстановить утраченные национальные права и даже потребовать свободы.

(фото с тг канала "Миллиард Татар")
👍2111😁1😢1
Татарстанда соңгы бәйсез татар журналистика вәкилләренә басым арта. Моның үрнәген бүген күрдек. Танылган журналист һәм мөхәррир Искәндәр Сираҗи өендә һәм офисында төнтүләр булган, журналистны үзен сорау алуга алып киткәннәр һәм аннан изоляторга. Искәндәр Сираҗи үзе ризасызлык белдереп ачлык игълан иткән. Болар хакында журналистның тормыш иптәше Эльмира ханым үз телеграм сәхифәсендә сөйләде.
👍10🤔2😁1😭1
В Татарстане усиливается давление на последние независимые остатки татарской журналистики. Пример этого мы увидели сегодня. Известный журналист и редактор Искандер Сиражи подвергся обыску в своем доме и офисе, его самого забрали на допрос, а затем отправили в изолятор. Искандер Сиражи в знак протеста объявил голодовку. Об этом рассказала супруга журналиста, Эльмира, на своей странице в Telegram.
👍15😢3😁1
Искәндәр Сираҗи үз язмаларында, үз гәҗитендә милли сорауларны яктыртуга күп игътибар бирде. Үз гәҗитен үзе чыгарган кеше. Татар гәҗитен чыгару - бүген үзе бер зур каһарманлык һәм хөрмәткә лаеклы эш!
👍21😁1
Активиста Азатлык Рафика Каримуллина пригласили в центр Э МВД г. Набережные Челны, для того чтобы вручить предостережение по поводу Хәтер көне.
😢21🤔3👍2😁1😡1
В ЦПЭ Челнов Рафику Каримуллину вручили предостережение по поводу Хәтер көне. Еще во время нахождения в мвд, его пригласили в Прокуратуру для вручения еще одного предупреждения. Сейчас он едет уже туда.
😢21😁2🤔2👍1😡1
Кызыклы инициатива! Кушылыйк!
"Азатлык" рәисе Наил Нәбиуллин да теркәлде, ул 52 чакрым йөгерергә ниятли)
👍8😁1
Сәламәт тәндә - сәламәт хәтер!

Дуслар, сезне #1552run акциясендә катнашырга чакырабыз.

Октябрь ае — татар халкы тарихында фаҗигале эз калдырган ай. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап ала, шул вакыттан татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Ләкин халык хәтере гасырлар дәвамында саклана.

Әлеге вакыйгаларны, туган җирен яклап шәhит киткән бабаларыбызны искә алу буларак, 1989 елдан башлап октябрь аенда татар җәмәгатьчелеге Татарстанның төрле шәhәрләрендә Хәтер көне оештырды. Соңгы елларда бу активлык, кызганыч, сүрелә барды.

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларны без быел бергәләп Хәтер көнен билгеләргә чакырабыз.

12-13 октябрь көнне теләгән hәркем түбәндәге сылтама аша теркәлеп, үз шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта йөгереп, үзенең күпме араны йөгереп узганын теркәп куя ала.

Максатыбыз — бергәләшеп 1552 кмны тутыру! Социаль челтәрләр өчен уртак hәштәг #1552run

https://1552.tatar/
👍16👏5😁1
"...Сафка басып, күккә йодрык чөеп
Оран сала әле кемнәрдер.
Кыш туңмасак, язга чыгу – шиксез!
Йөрәк кенә кыса...Нигәдер?!"
Ф.Гыйләҗев.

1552 - ТАТАР! ОНЫТМА! ОНЫТТЫРМА!!!
👍29😁2🙏2
Танылган журналист һәм мөхәррир Искәндәр Сираҗины бүген дә изоляторда калдырдылар. Иртәгә иртән тагын бер допрос булачак ди. Моның хакта журналистның тормыш иптәше Эльмира ханым "Сираҗи бәян итә" телеграм каналында хәбәр итә!
Без үз ягыбызда Искәндәр Сираҗига һәм аның гаиләсенә рухи теләктәшлек белдерәбез!
👍13😢3😁1