СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
788 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Анталиядә Икенче Гаяз Исхакый Йөзүләре узды

2024 елның 29 сентябрендә Анталиядә икенче Гаяз Исхакый йөзүләре үтте. Чара "Азатлык" Татар яшьләре берлеге һәм Наил Нәбиуллин җитәкчелегендә оештырылды. 300ләп кеше катнашкан әлеге бәйрәм бөек татар язучысы Гаяз Исхакыйның тууына 146 ел, вафатына 70 ел тулуга багышланды. Йөзүдән соң татар җырлары, шигырьләр, биюләр белән милли программа тәкъдим ителде. Чара милли рухны ныгыту һәм татар халкын берләштерү максатыннан үткәрелде.


В Анталии прошли вторые заплывы имени Гаяза Исхаки

29 сентября 2024 года в Анталии, на побережье Средиземного моря, состоялись вторые «Заплывы имени Гаяза Исхаки». Мероприятие было приурочено к 146-летию со дня рождения и 70-летию со дня смерти известного татарского писателя, журналиста и общественного деятеля Гаяза Исхаки. Организаторами выступили Союз татарской молодежи "Азатлык" и Наиль Набиуллин.

В спортивном празднике приняли участие около 300 человек, среди них мужчины, женщины и дети. Победителям в каждой категории вручили кубки, а всем участникам — медали и сувениры с изображением Исхаки и флагом Татарстана. Заплыв сопровождался культурной программой: исполнялись татарские песни, стихи и национальные танцы.

Мероприятие завершилось в теплой и дружеской атмосфере, а участники отметили важность подобных встреч для укрепления татарского единства.
👍18😁1
Бераз соңратып куябыз. Әмма булсын.
👍13
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Белдерүгә таләпләргә туры китереп төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертеләчәк һәм яңадан тапшырылачак.
Хәтер көнен кануни юллар белән үткәрергә тырышачакбыз. Безнең Хәтер көнен үткәрүгә хакыбыз бар!
👍134
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
ОТКАЗ В ПАМЯТИ Союз татарской молодежи «Азатлык» подал уведомление в мэрию Казани о проведении Дня памяти в формате траурного митинга. В качестве места проведения Дня памяти мы просили площадь у театра Камала или сквер в парке Тинчурина. Траурное собрание…
Уведомление о проведенһи Дня памяти будет вновь подано. Подано будет с исправлениями с учетом требований исполкома Казани. Иллюзий не питаем. Но мы будем продолжать борьбу за право проведения Дня памяти всеми законными способами. У Татар есть право чтить память своих предков!
👍276🔥2😁1🤔1
Хәтер җиле

Алар тез чүкмәде, буйсынмады...
Шуңа алар исән бүген дә.
Баш бирмәгән яугир халкым минем -
Горурлыгым күңел түремдә.

Барсына да шаһит Кабан күлем -
Шәһитләрне соңгы күрүче.
Төпкелендә күпме хәсрәт аның
Газиз халкым, туган ил өчен.

Шушы күлдә күпме башсыз җәсәд
Алган җеназага госелен.
"Тик... җеназа гына укылмады", -
Диеп дулкын шаулый көрсенеп.

Сугым мәйданында башлар яткан -
Татар улларының башлары.
Горур милләтемнең каны белән
Бөтен кала эче ашланды...

"Таш атканга - аш ат", - диде халкым,
Кабан күле кара кан тулгач.
Кылыч сынгач, корал булды шулай
Чүлмәк, чүмеч, таба, табагач...

Таш күтәрер ирләр кырылгач та,
Тез чүкмәде татар кызлары.
Чаң кагылган саен, сылуларның
Җаннарында нәфрәт сызлады.

...Шул дәвердән киткән йола белән
Мин дә дәшәм: "Халкым, исәнме?!"
Чорлар аша хәтер җиле исә:
"Мәңге исән, улым, без мәңге!"

Фәнил Гыйләҗев.
👍155
Татар халкының легендасы, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның Хәтер көне алдыннан халкыбызга мөрәҗәгате.
"Азатлык" архивы. 2012 ел.

Легенда Татарского народа, народный артист Татарстана Азгар Шакиров приглашает на День памяти. Видео 2012 года.
Из архива СТМ "Азатлык"

https://www.youtube.com/watch?v=VAZFHFjZC3w
20