СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Баса алмый йөрәгемне,
Үткәннәргә чабам.
Тарих җиле дәва: без бит
Башлам түгел, дәвам.

Тарих көле тояклардан
Каладыр бөркелеп.
Нигә көнем – булмый икән
Илем, халкым, телем?

Чабам, чабам үткән аша
Киләчәккә таба.
Тарих уты ат ялына,
Йөрәгемә каба.

РАФЫЙК ЮНЫС.
10👍1
БОЛЬШЕВИК – РУСЧАЛЫК

Коммунистлар, Русиянең башына менгәч тә, Русияне үзенә ­аерым бер тормышлы мәмләкәт дип карауны падишаһлык за­маныннан калган контрреволюционлык дип игълан иттеләр вә ­Советларны «дөнья ихтилялы»ның сугыш көчләре тупланган тартыш мәйданы гына дигән карашларыны йирләштерергә ке­рештеләр. Мәмләкәтнең бөтен байлыгын, бөтен матди куәтен, мәгънәви көчен шул «дөнья ихтилялы» ясау гаясенә генә хезмәт иттерергә тиеш дип карар бирделәр вә, бөтен гайрәтләрен шул асыл максат булган «дөнья ихтилялы» ясауга борып, мәмләкәт­нең, халыкның бөтен файдасын шул «олуг максат»ка фида итте­ләр. 1921 елгы миллионнарча халыкны алып киткән ачлык та1, аның артыннан килгән ваба, тиф кеби миллионнарча корбан бирдергән хасталыкларны да киләчәк «дөнья ихтилялы»ның зурлыгы алдында бик кечкенә каза кеби күрсәтеп килделәр. Урман кискәндә, йомычка очмый булмый, дип, бу канлы-яшьле бәла-казаларны «олуг көннәр»нең бәйрәменең алдындагы мәҗбүри туган вак-төяк эчпошыргыч эшләр генә, дип сөйләп килделәр. Большевик режимын саклау өчен Кызыл Гаскәр төзү мәҗбүрияте тугач та2, аңарга да шул «дөнья ихтилялы»ның гаскәре дип карап, бөтен дөнья пролетариатының кораллы көче дип исем биреп, аңардан «дөнья ихтилялы»на садыйк калып, дөнья капитализмы берлә канны, җанны фида итеп сугышырга ант* иттерделәр. Чит мәмләкәтләрнең кайсысында гына аз-маз хәрәкәт булса, шуны «коммунист инкыйлабы» төсенә чәверер өчен, мәмләкәтнең үз ­халкын ач-ялангач калдырып, шул илләргә миллионнар түктеләр.

Дәвамы сайтыбызда:
https://isxaki.com/2020/09/06/bolshevizm/
👍8
Интеллигенция, воспитанная колонизатором, является главным врагом собственного народа

Джавахарлал Неру
👍22🔥4
Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

Һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр милләтемез үлгән вә яки йоклаган дип язалар. Вакыйгъдә безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде.
Чөнки йокының, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк. Бәр тәкъдир милләтемез үлгән булса, без, үлгән милләтнең башы очында бер кәгазь кисәге булган гәзитәләр шытырдатып, аны уята алырмызмы? Болай булгач, безнең гәзитәләр укымакымыз үлгән милләт, рәхмәтуллаһи галәйһи рухына ясин шәриф укуга гына охшап калмазмы? Әллә милләтнең йокысы Гозәер пәйгамбәр йокысы(1) кеби микән? Әллә Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюшлар(2) йокысы кеби микән? Соң ничек икән?

Минем уемча, болай булырга кирәк: борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер, башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мөлкен(3) алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны мөсәххәр иткәннәр, хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәрхаль һушы китеп егылган; «Сагълүк» китабынча(4) әйтсәм, мөгаммә галәйһи булган. Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр.

Соң, инде аны ничек һушына китерик?

Бу тугърыда минем фикре касыйрым болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын; шундин соң бу вәгазьләрне сөйлик: «И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың; Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер, һәм бу галәм — галәмел-әсбабтыр. Һәм дә ялган сөйләмәси мөхаль вә мәмнугъ булган мөхбире садыйк әфәндемез дә: «Кеше тырышса, табар», — боермышлардыр. Тырышкан вә тырмашкан вакытларында синең бабаларың булган Бәгъдад вә Әндәлес(5) әһалисе бик каты тәрәкъкый иттеләр. Аларны күргәндә, башка милләтләр, синең кеби, һушлары китеп егылалар иде...»

Менә бу сүзләр илә милләтне җуатып, милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны(6) куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кыйлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны, муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт алданмасын.

Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем — милләт үзе аерыр.

Габдулла ТУКАЙ. 1906 ел.
11
1- Гозәер пәйгамбәр йокысы — Аллаһы тарафыннан йөз еллык йокыга талдырылган пәйгамбәр.
2- Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюш — Коръәннең берничә сүрәсендә тау тишегенә кереп (дошманнардан качып), Аллаһының ирке белән анда 309 ел йоклаган җиде егет турында сүз бара. Болар — бишесенең исеме.
3- Сөләйман мөлке — Коръәндә искә алынган Сөләйман пәйгамбәр Аллаһының ирке белән эш йөртеп бик баеган була.
4- «Сагълүк» китабы — гарәп телендә язылган китап.
5- Әндәлес — Испаниянең урта гасырларда гарәпләр кулында булган тарихи өлкәсе (Андалузия). Ул заманнарда гарәп мәдәниятенең эре үзәкләреннән булган.
6 - Бохара козгыннары — Бохара ягында иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муллалар һәм ишаннар истә тотыла.
Вакыйгъдә — чынында.
Бәр тәкъдир — әгәр.
Мөсәххәр итү — баш идерү.
Дәрхаль — кинәт.
Мөгаммә галәйһи — өртелгән, пәрдәләнгән.
Фикре касыйрым — кыска фикерем.
Иттихад вә иттифакъ — берләшү, бергәләп эшләү.
👍7
ТАТАРЫМ

Курыкканның җаны чыкмый калса,
Куа килә арттан коткысы,
Бу милләтнең, менә күреп торам,
Нидән качкан икән йокысы!

Бар тинтәкләр йоклаган дип йөри,
Йокы күрелмәгән мескенне.
Йөрәгенә аның курку тәшкән,
Яңартмакчы була искене.

Үзгәрерлек, дәртләнерлек чакта,
Яраргамы кемгә маташа?
Аллага дип шайтанга да шунда
Хезмәт итмәк сырхау алаша.

Искегә һәм артка юллар ябык,
Ташла шикләнүне, татарым,
Куркып торсаң, хәлең дә үзгәрмәс,
Мин дип йөрсәң иде, батырым!

АВТОР: ФӘРИТ ЯХИН
14
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
ХӘТЕР КӨНЕНӘ СТИКЕРЛАР

Октябрь ае һәм Хәтер көне якынлаша. 1552 елдагы
вакыйгаларны искә төшереп, "1552. Татар! Онытма! Оныттырма!" шигарьләре белән кимендә 5 мең данә стикерлар ясатып, аларны Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә ябыштырырга телибез. Хәзергә бездә 3 мең стикер бар, һәм ябыштыру өчен без аларны татар җанлы кешеләргә җибәрә дә башладык. (Стикерлар суга һәм ертылуга каршы итеп, ныклы эшләнгән)
Бу эш өчен 21 500 сум кирәк. Битараф булмасагыз - әз булса да ярдәм итәргә чакырабыз!
ХӘТЕР КӨНЕНӘ СТИКЕРЛАР

Октябрь ае һәм Хәтер көне якынлаша. 1552 елдагы
вакыйгаларны искә төшереп, "1552. Татар! Онытма! Оныттырма!" шигарьләре белән кимендә 5 мең данә стикерлар ясатып, аларны Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә ябыштырырга телибез. Хәзергә бездә 3 мең стикер бар, һәм ябыштыру өчен без аларны татар җанлы кешеләргә җибәрә дә башладык. (Стикерлар суга һәм ертылуга каршы итеп, ныклы эшләнгән)
Бу эш өчен 21 500 сум кирәк. Битараф булмасагыз - әз булса да ярдәм итәргә чакырабыз!
13
СРОЧНО! Утром Зиннура Аглиуллина забрали сотрудники полиции. Подробности выясняем!
😢19👍1
Пока по не подтвержденной информации - забрали еще несколько татарских активистов.
😢16👍1
Возможно это начало очередной волны репрессий против татарских активистов. В частности в предверии БРИКС в Казани. Вполне ожидаемо.
😢19🤔1
Мы узнали некоторые подробности. Со слов жены Зиннура Аглиуллина, Утром ворвались в дом, произвели обыск. Среди сотрудников полиции были Соколов Алексей - ЦПЭ Казань, Бикмуллин Олег - сотрудник УФСБ. Два понятных. Увезли пока в Челны.
Соколов сообщил, что на Зиннура Аглиуллина открыто уголовное дело "за пропаганду экстремизма". Зиннур ага потребовал переводчика, и сказал, что ничего не будет подписывать. По словам Альмиры ханым, обыски прошли и у других активистов. Возможно Ильмир Салих, Амирхан и др.
11👍1
ТГ канал который выкладывает инфу силовиков написал, что:

"В итоге в сентябре этого года СКР по РТ возбудил против него уголовное дело за разжигание межнациональной розни между русскими и татарами. В его частном доме прошли обыски - все необходимое изъяли. Сейчас он находится на допросе у следователей. Будут решать его судьбу. "
11
Информация по Амирхану и еще нескольким пока не подтвердилась. Занимаемся поиском защитников для задержанных.
👍8
Только что стало известно: Зиннура Аглиуллина на данный момент выпустили.
👍223
в карманных тг каналах по полной программе идет очернение Зиннура Аглиуллина и клевета. У каждой медали две стороны. Выбирайте выражения. Мы тоже можем попросить проверить по статье УК ваши действия.
👍16
Приближение октября - как наиболее важного месяца для Татар и Татарского национального движения. Октябрь - месяц памяти и скорби по защитникам Казани 1552 года, когда мы вспоминаем Татарскую государственность, говорим о актуальных проблемах Татарского народа, необходимости отстаивать собственные права. Каждый год перед октябрем начинается новая волна репрессий против национального движения. А в этом году еще и БРИКС. Надо же показать работу. Вот и стараются. Ничего не меняется. Как и желание Татар к возрождению.
🔥23😢4👍1😁1
"Тhey tried to bury us they didn't know we were seeds",
что в переводе:
«Они пытались похоронить нас, но они не знали, что мы семена»
👍181