СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
780 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
“ТАТАР, УЯН!”, - ДИП ӨНДӘШКӘН РАДИК НУРЕТДИНГА 75

Бүген, 7 июнь, язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе һәм Татар милли хәрәкәте әгъзасы Радик Нуретдинның Туган көне! Радик әфәнде исән булса, аңа 75 яшь булыр иде.

Радик Фәми улы Нуртдинов 1949 елның 7 июнендә Башкортстанның Аскын районы Иске Мотабаш авылында дөньяга килә.
«Кызыл таң», «Совет Башкортстаны», «Башкортстан пионеры», «Татарстан яшьләре» гәзитләрендә һәм «Азатлык» радиосында (*) хәбәрче булып эшли.

Соңгы елларда Радик Нуретдин халкыбызның милли үзаңын күтәрү өчен «Шура» журналы һәм «Татар,уян!», «Тургай» интернет-сәхифәләре оештырып, алар аша укучыларга язмалар җиткерә.

Радик Нуретдин үзе матур шигырьләр дә яза.

2015 елның 24 августында татар халкының тугры улы Радик Нуретдин вафат булды.

Радик әфәнде бик милли җанлы кеше иде. Татар халкы өчен янып-көеп яшәде!

Онытмадык! Онытмаячакбыз!
Рухы шат, урыны җәннәттә булсын! Әмин!

*РФ Юстиция министрлыгы Азатлык Радиосын һәм аның проектларын "теләнмәгән оешмалар" реестрына кертте.

Азатлык
👍183😁1
Татар телле төрле контент булдыру бик мөһим. Әйтик Сез рәсем ясыйсыз яки бәлки машинаны сүтеп җыясыз, көрәш белән шөгелләнәсез, бакчада матур чәчәкләр утыртасыз? Сөйләгез шулар турында, әмма Татарча! Ютубта таратыгыз. Татарлар татар телендә карасын! Ютубны һәм гомумән интернетны татар телле контент белән тутырыйк!
Кечкенә үрнәк түбәндәге видеода. Наил Нәбиуллин йөгерү турында татарча сөйли.
https://www.youtube.com/watch?v=GMnMJGTDTXQ&t=24s
👍22🔥7
Создание и распространение уникального контента на Татарском языке жизненно необходимо сегодня. Может быть Вы красиво рисуете, или разбираетесь в машинах, занимаетесь борьбой или другими видами спорта. Расскажите об этом, но на Татарском! Создайте ютуб канал, снимайте видео, заполним интернет и ютуб татарским контентом!
Небольшой пример - выше, Наиль Набиуллин рассказывает про бег и марафоны на татарском языке!
👍27
Хәерле кич, Татар милләте!
Быелгы Сабан туйларыннан матур видеолар җибәрегез әле! Уртаклашырбыз!
👍19
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
👍8😍2
"После прихода к власти в России большевиков, тюрко-татары вынуждены были, оставив свои родные насиженные места, покинуть Россию и рассеяться по всему миру. В частности, многие из них переселились в соседние с СССP государства, где они имели возможность проживать свободно, без всяких притеснений и без всякого риска потерять своё национальное лицо." - Гаяз Исхаки, 1934 г.

Азатлык
👍33
"Непосильное хлебное задание и насильственная отправка татарских рабочих и крестьян в Донбасс, Кузнецстрой и Сибирь в 1931 г., а также великорусский шовинизм естественно вызвали национальное движение среди наиболее надёжной, с точки зрения Москвы, коммунистической молодёжи. Это движение захватило и воспитанников татарского военного училища в Казани. Сейчас в Татарстане свирепствует новая волна репрессий." - Краткий очерк борьбы татар Идель-Урала за освобождение.
isxaki.com

Азатлык
😢195😭2
Шаһгали балалары үзләренең көчләрен ак, кызыл, кара руслардан алганга вә милләтнең сатлык чүп-чарларына таянып эш иткәнгә, аларның мәгънәви бер тиенлек кыйммәтләре юктыр. Халык алдында бер тиен бакыр акчалык хезмәтләре юктыр. Фәкать алар матди яктан дөньяның алтыдан берсен биләгән руслыкка – бүген кызыл руслыкка таянганга матди мөмкинлекләре бик киңдер.
Төрек-татар милләтенең зарарына итәр өчен кирәкле акчалары бик күптер.

Шаһгали балалары, руслар берлә бер саф булып, төрек-татарның милли байрагына һөҗүмдә рус балтасына тугрыдан-тугры сап булалар. Кайберләре, ачыктан халыкка каршы чыгарга куркып, милли сафны эчтән җимерергә, төрек-татарның милли байрагын көчсезләндерергә хезмәт итәләр.

Гаяз Исхакый

Азатлык
19
Волжские татары, увлечённые идеями национального возрождения, не воспринимают большевизма и, опираясь на свои национальные войска, не позволяют подвергнуть свои города ограблению. Для того, чтобы обезвредить силу тюрко-татар Поволжья, большевики берутся за приём царского правительства «разделяй и властвуй». Для этого они собирают всех подонков тюрко-татарских народов, честолюбцев-провокаторов, организуют при их помощи отдельные татарские, башкирские коммунистические комитеты и отдельные татарские и башкирские красные военные части [в] 1918 г. После этого недолго думая объявляют отдельную Башкирскую советскую республику (Башкортостан) 20 марта 1919 г. и Татарскую советскую республику [27 мая] 1920 г. При этом проводят границы республик так, что между ними вошли отдельные русские губернии, препятствующие их географическому единению в виде Уфимской губернии. Хотя с присоединением Уфы к Башкортостану в 1924 г.22 этот коридор отчасти уничтожен, но всё-таки эти национальные республики устроены территориально так, что больше половины тюрко-татарского народа оказалось вне черты этих национальных республик.

Историко-политический очерк Республики Идель-Урала.

Гаяз Исхаки.

isxaki.com

Азатлык
👍465🙏2🔥1
Мисбах бабай вафат...
Чаллыдан кайгылы хәбәр килде - Мисбах бабай вафат булган. Аңа 94 яшь һәм ул Чаллы тирәсендәге бер татар авылында яши иде. Мисбах бабай - инвалид таягыннан корал ясап, түбәтәй өчен урыс кешесен атып үтергән татар карты. Моның өчен ул 90 яшенә кадәр төрмәдә утырды. Аннан кайткач та түбәтәен салмады, намазын калдырмады, милләт тормышыннан читләшмәде. Ул элек тә милли хәрәкәттә актив катнашты, Татарстанны, татар халкын яклап, митинг- пакетларга йөрде, газеталарга язды. Һәм менә шул Мисбах бабаебыз, барысын да калдырып, зөлхиҗҗә аенда бакыйлыкка күчкән. Яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде...
Бәхил бул, Мисбах бабай, түбәтәй өчен төрмәгә киткән Ил карты!

Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
9.06.24.
Түбән Новгород өлкәсе.
21😢7👏1
94-летний Мисбах Сахабутдинов скончался вчера в родной деревне Новый Мусабай Тукаевского района, сообщила в «Фейсбуке» * член союза писателей Татарстана Фаузия Байрамова. В 2015 году Мисбах-бабай застрелил врача-травматолога поликлиники №4 Андрея Железнова из замаскированного под трость оружия.

«До 90 лет он сидел в тюрьме, даже после выхода из нее не снимал тюбетейку, не оставлял намазы, интересовался национальной жизнью. И раньше активно участвовал в национальном движении, выходил на пикеты, писал в газеты. Мисбах-бабай ушел в вечность в священный месяц Зуль-хиджа. Будь нами доволен, аксакал, севший в тюрьму из-за тюбетейки», — написала Байрамова. Его похоронят сегодня в родной деревне.

Напомним, 11 декабря 2015 года 85-летний Сахабутдинов застрелил травматолога Железнова. Следствие установило, что конфликт между Сахабутдиновым и Железновым случился еще в июле 2008-го, т. е. более чем за 7 лет до убийства. Мисбах-бабай обратился в поликлинику №4 с раной пальца, но Железнов, который вел прием, попросил Сахабутдинова снять тюбетейку, мотивируя тем, что это медучреждение, а значит, надо соблюдать санитарные нормы. Бабай отказался, стороны пошли на принцип. Закончилось все тем, что в кабинете появились сотрудники полиции и выволокли пациента.

В 2015-м Сахабутдинов выждал, когда врач приедет на работу, и выстрелил в него на пороге поликлиники №4 из оружия, замаскированного под трость. Пострадавшего доставили в БСМП, где он и скончался, не приходя в сознание. Мисбах-бабай не пытался скрыться — он находился в фойе поликлиники и, когда там появились сотрудники полиции, заявил, что именно он убил врача.

https://m.business-gazeta.ru/news/636427
😢195👍4
Безнең халык үзенең ике мең еллык тарихында гаҗәеп сызыклар сызган. Без бу озын еллар дәвам итеп килгән тарихында бертөрле, һәрвакытта үзгәрми торган бер нәрсәгә очрыйбыз, безнең халык берләшкән чакта зур мәмләкәтләр һәм мәдәниятләр төзи, дөнья мәдәниятенә хезмәт итә. Безнең төрек халкы – берләшкән вакытта бик зур коручы, үстерүче, дәүләтче бер көч. Безнең халык берләшкән хәлендә Алтын Урда кеби зур дәүләтләр яшәткән.Таркалган хәлдә без тәмам милли барлыгыбызны юар дәрәҗәгә җитәбез, әсирләнәбез, хөрмәтле кешеләребезне күмәрлек йиребез дә калмый. Безнең бу хосусиятебезне белгән конкурентларыбыз – рус – безне бүлештерергә тырышканнар, кайбер вакыт муаффәкъ та булганнар. Моңа муаффәкъ була алмасалар, җиңелгәннәр, кире чиккәннәр.

Руслар берлә кара-каршы көрәштә тарихта ике нәрсәгә очрыйбыз. Без милләтче, дәүләтче көчләребезне берләштерергә тырышабыз, безнең хаиннәр – Шаһгали вә аның балалары – берлегебезне, барлыгыбызны җимерергә тырышалар. Хәзер дә Ерак Шә-рекъта эшләребез берләштерү юлында бара. Монда руслар, үзләренә вак-төяк имансызларны балта сабы ясап, безне бүлештерергә тырышалар. Ләкин безнең берләшүне бер куәт тә тота алмый. Безнең халык эреми торган металлдан ясалганга, аңа берләшү дәверендә бернәрсә дә каршы тора алмаган вә алмый.

ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЕРАК ШӘРЕКЪ КОРЫЛТАЕНА КИЛГӘН ВӘКИЛЛӘР ХӨРМӘТЕНӘ ЗЫЯФӘТТӘ ЯСАГАН ЧЫГЫШЫНАН ӨЗЕК.

Азатлык
👍186🙏1
Сәлам, дуслар!
Ике көн элек Илдар белән сөйләштек. Кемнәр белми, дустыбыз Илдар ике айдан артык Анлатиянең депортация төрмәсендә утыра.

- Илдар үзен яхшы хис итә. Аның төрмәдәге халәтен контрольда тотырга тырышабыз, хокукларын бозмасыннар өчен. Кондиционер бар диде.

- Якындагы көннәрдә Илдар буенча яхшы хәбәрләр көтәбез. Бәлки якын арада төрмәдән азат итеп, аны икенче илгә җибәрә алырбыз.

- Илдарның бик каты үтенече буенча, җыелган акчадан 20 мең сумны аның Татарстандагы ике кызына җибәрдек. Илдар бик каты сорады, ашарга-эчәргә кирәк, диде. (үзе күпкә күбрәк җибәрә торган булган, без әлегә шуның хәтле генә булдыра алдык).

Дустыбызга ярдәм итүче барлык милләттәшләребезгә чын күңелдән бик зур рәхмәт!
16👍3👌3👏1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Всем привет. Последние новости о нашем друге Ильдаре, который уже более 2-х месяцев находится в депортационной тюрьме Анталии.

- Ильдар чувствует себя хорошо, говорит, что имеется кондиционер. Мы держим ситуацию на контроле, чтобы не было нарушений его прав.

- В ближайшие дни ожидаем хорошие новости. Возможно уже после праздников Ильдар будет освобожден, и мы сможем отправить его в другую страну.

- По настойчивой просьбе Ильдара, из денег собранных ему на помощь, мы отправили 20 тысяч рублей его двум дочерям в Татарстане. Ильдар очень просил им отправить, потому что деньги нужны на еду и другие расходы. (Сам он ежемесячно отправлял им большие суммы, мы к сожалению смогли пока только так)

- Мы искренне благодарим всех неравнодушных соотечественников, которые оказывают помощь и поддержку своим Татарам.
👍136👌3
Милли яктан без русларга бөтенләй башка булган кебек, дин ягыннан да русларга ятмыз. Рух вә тәрбия ягыннан без – иске Көнчыгыш мәдәниятенең меңнәрчә еллык мәгънәви кыйммәтләре эчендә сугарылган, бөтен эшемезне, көчемезне әхлак кагыйдәләренә корган бер милләтмез. Безнең бабайларымыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкымыз һәрвакыт вә һәр йирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзердә дә ул юкны бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Аның фикере, төшенчәсе һәрвакыт мантыйк буенча йөргәнгә, ул булмаячак хыяллар артыннан йөгермичә, реаль тормыш берлә яши. Аңлы вә ачык күзле булганга, һәрвакыт яңачы вә алга баручыдыр. Шуның өчен безнең халкымыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләт тәрәкъкый иттерер өчен ясалып куелган хазир бер камырдыр. Ялгыз моңарга бер билгеле юл бирү вә бер формаларга кую гына кирәк.

"Русиянең киләчәге".
Гаяз Исхакый.

Азатлык
🔥16👏41
Без, Олуг Мөхәммәднең4 бабаларының ганганәсенә садыйк калган угыллары, Сөембикәнең илне сөюе берлә сугарылган кызлары, бабайларымызның мөкаддәс байрагыны күтәрәмез. Шуны һичбер вакыт яңадан русның чабатасы астында таптатмаска, аны Сөембикә манарасына күтәрелгәнчәгә хәтле җан-тән берлә тартышырга ант итеп эшкә керешәмез, милли вөҗданлы Идел-Урал балаларының барысын да шул авыр милли эштә бергә-бергә булырга чакырамыз. Яшәсен мөстәкыйль Идел-Урал җөмһүрияте! Яшәсен аның мәңгелек хуҗасы – төрек-татар милләте!

"Русиянең киләчәге".
Гаяз Исхакый.

Азатлык
👍18🔥41
Җомга көннәре котлы булсын!

Быел без Алтын Урда дәүләтенең 755 еллыгын билгеләп үтәбез!

Башкалар оныткан булса, "Азатлык" онытмады. Алтын Урдага багышлап чаралар оештырырга ниятләдек.

В этом году мы отмечаем 755 летие Золотой Орды!
Если о юбилее в официальном Татарстане "забыли", то "Азатлык" - нет! Мы напомним другим! Запланировали ряд мероприятий!

Азатлык
26👍3🙏3
Быел Алтын Урданың 755 еллыгы. Аны халкыбызга җиткерү өчен төрле видеолар да булдыру мөһим!
Яңа милли юл ютуб сәхифәбездә яңа видео!
Язылыгыз!
https://youtube.com/shorts/xXlKzN3Dg4Q?si=fWlRj6EfZ1qO1PDm
👍155🔥1