СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
770 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
2019 елның 15 февралендә "Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге Һади Атласины һәм атласичыларны искә алу чарасын оештырды.

1938 елның 15 февралендә атып үтерергә дигән хөкем карары тормышка ашырыла – "бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгән, чит ил шпионнары" булган дип 9 татар зыялысы атып үтерелә. Менә алар, динебез, телебез, бәйсез дәүләтебез өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи (тарихчы), Гани Алтынбаев (укытучы), Касыйм Исхаков (имам), Фазыл Туйкин (язучы), Кәбир Туйкин (укытучы), Сабир Уразманов (укытучы), Барый Фәттахов (имам), Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр), Рәшит Яруллин (имам). Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз кардәшләребез, без сезне онытмадык һәм догада калабыз… http://kazanutlary.ru/news/tarih/songy-turanchy-hadi-atlasinyn-tuuyna-140-el

Искә алу чарасы Казанның Ленин бакчасындагы сәяси репрессияләр корбаннарына багышланган һәйкәл янында узды. Баштан вафат булучыларны атап, дога кылынды. Аннан һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Барлык килгән кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
Forwarded from Rafıyq Kärimulla
Хөрмәтле милләттәшләр! Белгәнегезчә кардәшебез Батырханны кичә судтан соң 5 тәүлеккә сак астына алдылар. Ул хәзер Милицейская урамындагы изоляторда утыра. Билгеле булганча, анда шартлар рәхәттән түгел, шуңа дустыбызга ярдәм итәргә чакырам. Аңа иртәгә ризык сатып алып илтеп бирергә иде исәп: булдыра алганча акча җибәрсәгез иде. Сбербанк, Рафик Рафисович К.: 4276 6200 4334 9525.
Алдан ук рәхмәт 🙏
Дустыбыз Батырханны каршы алдык. 3 тәүлек утырып чыкты. Исән-сау, Аллаһыга шөкер 😊
Бүген, 8 март көнне "Азатлык" Татар Яшьләре Берлегенең рәис вазыйфаларын башкаручы Рафыйк Кәримуллин ялгыз пикетка чыкты. Пикет Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында узды.

Белгәнебезчә, 1944 елның 8 мартында Совет хакимияте балкар халкын уйдырма гаепләр тагып депортацияли. Аларны илгә хыянәт итүдә, фашистларга булышуда гаеплиләр, тик бу сәбәпләр чынбарлыкка туры килми.
Шул сәбәпле әлеге көн балкар халкында матәм көне булып тора.


Бу пикет белән "Азатлык" ТЯБе татар халкы исеменнән тугандаш, кардәш мөселман, төрки халык - балкарларга теләктәшлек белдерә һәм кайгыларын уртаклаша. Без аларга якты киләчәк телибез, мондый күңелсез вакыйгалар аларның тарихында башка кабатлана күрмәсен, Балкар халкы чәчәк атсын.
"Азатлык" исеменнән бүген мәдәният министрлыгына Нәүрүз бәйрәме үткәрелү урыны һәм ничек үткәрелүе буенча кәнәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать кертеп чыктык. Шулай ук бу мөрәҗәгатьнең күчермәсе Казан мэры И. Р. Метшинга җибәрелде.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
21 март – Татарстан мөстәкыйльлеге турында референдумның 27 еллыгы уңаеннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре Казанда Татарстан һәм Алтын Урда байрагы төсендә ике мең байракчык таратты.
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Бу атнада, төгәлрәк әйтсәк - өченче көнне, безнең Нәүрүзне үткәрүгә карата язган мөрәҗәгатебезгә җавап килде бит әле.
Киләсе Нәүрүзгә хәтле монда язганнар турында онытмасалар ярый...
Тукайның туган көне - туган телебез көне белән, милләттәшләр! 😊💚❤️
Милләтебез, туган татар телебез чәчәк атсын, якты киләчәк насыйп булсын. Шул якты киләчәкне булдыруга бергәләп көч куик 💪🏻

Барыгызны да бүгенге Бәйрәм уңаеннан уздырылачак чараларга чакырабыз - чыгыгыз урамга. Без шунда булабыз. Күрешербез 😉