СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
770 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Бүген "Фикер" клубына кунакка танылган журналист ИСКӘНДӘР СИРАҖИ килгән иде. Бик җанлы вә фикерле кичә булды.
Бүген Галимҗан Ибраһимовның вафат булуына 80 ел. Кичә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре: "Азатлык" татар яшьләре берлеге, Аксакаллар шурасы һәм иҗтимагый үзәк активистлары, язучы Вахит Имамов һәм Нәҗибә Назиба Сафина, Татарстанның Төркмәннәр җәмгыяте җитәкчесе Вепа Нурсахатов бергәләшеп Ибраһимовның һәйкәленә чәчәкләр куеп, милләтебезнең бөек шәхесен искә алды.
​​Казанда милли телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесенә каршы митинг узачак

Митингны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыра. Хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка белдерүенчә, рөхсәтне инде дүшәмбе бирергә тиеш булганнар. "Кеше азрак җыелсын өчен вакытны махсус суздылар дип уйлыйбыз", ди активист. Митинг 20 май Тинчурин бакчасында узачак.

Чараның төп максаты - республикаларның дәүләт телләрен ихтыярига калдыру турында Русия Думасына кертелгән канун өлгесен кире кагуны таләп итү, Татарстанда дәүләт статусына ия булган татар телен яклау, аны мәктәпләрдә урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә һәм мәҗбүри укытуны таләп итү, татар теле укытучыларын эшсез калдыруга ризасызлык белдерү, Русиядә барлык милли телләрнең хокукларын яклау.