СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
784 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Бүген, 2 декабрь - Татар халкының бөек сәясәтчесе, журналист, нәшир, язучы, төркичелек идеологларның берсе Йосыф Акчураның тууына 148 ел! Хөрмәт, сөю һәм сагыну белән искә алабыз! Сегодня, 2 декабря - исполнилось 148 лет со дня рождения одного из самых видных…
Кем ул Йосыф Акчура?

Йосыф Акчура — татар халкының танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, галим, сәяси төркичелеккә нигез салучыларның берсе, татар һәм төрек милләтләренең барлыкка килүенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Ул үзенең иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге белән татар-төрек мәдәни багланышлары үсешенә зур йогынты ясаган галим, Төркиядә гомер иткән елларда Анкара, Истанбул университетлары профессоры буларак беләбез аны.

Йосыф Акчура 1904 елда Сембер янындагы үз нәселләре яшәгән Зөябаш авылында «Сәясәтнең өч төре» дигән атаклы хезмәтен яза. Бу хезмәт, тәгълимати һәм программа характерында булып, төрки дөньяда зур резонанс тудыра. Аннары ул Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих һәм география укыта башлый. Шәкертләр арасында ислахчылык хәрәкәте җәелүгә актив этәргеч бирә. Әлеге мәдрәсәдә укыган лекцияләре җирлегендә берничә китап бастыра. 1905 елның көзеннән «Казан мөхбире» («Казан хәбәрчесе») дигән беренче татар газетасы чыга башлый. Аның нәшире — присяжный поверенный Сәетгәрәй Алкин, ә мөхәррире Йосыф Акчура (В. Шәрәф белән бергәләп) була. Моннан тыш, татар милли хәрәкәте тууда һәм оешуда, үзәген татар буржуазиясе һәм зыялылары тәшкил иткән «Иттифак әл-мөслимин» Бөтенрәсәй мөселманнар фиркасен оештыруда аның роле чиксез зур була.

Йосыф Акчураның хезмәтләре ХХ гасыр башы татар милли мәктәбен күздә тотып, аны киләчәктә реформалау юлларын билгеләргә омтылып язылган. Бер үк вакытта Йосыф Акчураның туган тел, милли әдәбият, тарих укытуның милли тәрбия һәм үзаң тәрбияләүдәге мөһим урыны турындагы фикерләре бүген дә игътибарга лаек. Ислам динендә милләтләр (милләт – үзе милләт) юк, «татар теле әшәке тел» дип сөйләнүче кадимче муллаларның сүзләренә каршы килеп, Йосыф Акчура: «Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә үз телләренең кагыйдәләрен өйрәнмәгән, үз телләренең кадерен белмәгән бер халыкта күпме миллият хисе булсын? – дигән сорау куя. – Күп милләтләр яшәгән җәмгыятьтә һәр халыкның туган телендә белем алуы киләчәген билгели, ул сәяси мәсьәләгә тиң», – дип ассызыклый. «Милли мәдрәсәләр һәм әдәбият» исемле мәкаләсендә автор балаларны милли мәктәптә укыту теләгенең нигезендә аларны «үз кешебез, милли кеше итеп үстерү теләге» ята дип билгеләп үтә. Аның милли мәктәптән, башлыча, әдәбиятыбызга хезмәт итүчеләр чыгарга тиеш дигән фикерен үстерсәң, милли мәктәп, беренче чиратта, гуманитар юнәлештә булырга тиеш дигән нәтиҗә барлыкка килә сыман. «Шуңа күрә милли мәдрәсәләребездә, тарихи вакыйгаларны үзебезчә тикшереп, үз ноктабыздан карап укытылырга тиеш». Икенче зур бурыч итеп автор татар галимнәренә туган халкы тарихын язу мөһимлеген куя.

Бер үк вакытта күп халыклар арасында яшәгән татарларның милли уку йорты күршеләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыруны, күпмәдәниятле җәмгыятьтә алып торган үз урыннары хакында күзаллау булдыруны игътибар үзәгендә тотарга тиеш дигән фикерне дә уздыра.

Йосыф Акчура тормышының соңгы чоры (1919-1935) Кемал инкыйлабы, азатлык сугышы һәм Төркиядә республика идарәсе елларына туры килә. Төркия республика дип игълан ителгәч, ул Милли мәҗлес депутаты итеп сайлана, аннан соң Истанбул университеты профессоры һәм Төркия президенты Кемал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе сыйфатында хезмәт итә. 1931 елда Ататөрек җитәкчелегендә ул Төрек тарих җәмгыятен төзүдә катнаша, аның рәисе итеп сайлана. 1932 елда ул президент кушуы буенча I Төрек тарих конгрессы эшенә җитәкчелек итә. Төркиядә ул һәртөрле төрки җәмгыятьләр һәм журналларны нигезләүдә актив катнаша. Арада иң әһәмиятлесе үз тирәсенә алдынгы әдәби һәм сәяси көчләрне җыйган «Төрк йорды» журналы була. Бу журнал аша төрек җәмгыяте төньяк төркиләр тормышы белән таныша.
17👍8
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстан дәүләт байрагы көненә багышлап "Азатлык" Татар яшьләре берлеге традицион акция үткәрде һәм Казанның үзәк урамнарында 4 000 Татар байракчыклары таратты.
Бәйрәм рухы булдырырга ярдәм иткән барлык милләттәшләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез!

Активисты Союза татарской молодежи "Азатлык" провели на центральных улицах Казани традиционную праздничную акцию, посвященную Дню Государственного флага Татарстана, в рамках которой раздали 4 000 Татарских флажков.
Выражаем благодарность всем кто поддержал акцию!

Видеоны ютубтан да карап була. Видео можно посмотреть и в ютуб.

https://www.youtube.com/shorts/cW_rQAWtJns
18👍8🙏1
Forwarded from Безнең Тәҗрибә: татарча кино (Рәсим Хөсәенов)
Исеме: Иң яхшы дус
Чыгу елы: 2018
Жанр: анимация, кыска, драма
Дәвамы: 6 мин.
Тавышлау һәм тәрҗемә: Булат Шакиров

Якын киләчәктә бер ялгыз ир "Иң яхшы дус" дип аталган системага бәйлелеккә бирелә. Бу система аны камил виртуаль дуслар белән тәэмин итә.

Best Friend на татарском.
11🤔1
Татарларның үз милли юлы бар - ул яңа милли юл!

🌟 "Яңа Милли Юл" – Азатлык Татар яшьләре берлегенең рәсми проекты! 🌟
Бу канал – татарларның милли кыйммәтләрен, тарихын, мәдәниятен саклау һәм үстерү мәйданы. Монда сез татар телендә кызыклы тапшырулар, мәдәни чаралар, актуаль темаларга фикер алышулар һәм рухи илһам табарсыз.

Безнең максат – татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу, татарларны берләштерү һәм аларны илһамландыру.
Татар телендә яңалыклар, иҗади проектлар һәм милли горурлык хисен уятучы видеолар – барысы да "Яңа Милли Юл"да!

🔥 Подписка ясагыз һәм безнең белән милли юлдан атлагыз!
https://www.youtube.com/@Yanamilliyul
12
Хә ике текә видео булачак)
👍7
Бу беренчесе иде. карый торыгыз, икенчесе һәм иң мөһиме - бераздан куябыз. второе и самое главное видео - ждет впереди.
👍8
зур дулкынлану белән.
с большим волнением. куям.
👍4
Дуслар, бу видеоны ошатсагыз бөтен дөньяга, чатларга, төркемнәргә таратырга булышыгыз. Шулай ук лайк, язылу һәм фикерегезне языгыз.
Если видео Вам понравится, поддержите, распространите по чатам. ну и конечно лайк, подписка, и Ваше мнение под видео)
👍144
Дуслар, бу видеоны ошатсагыз бөтен дөньяга, чатларга, төркемнәргә таратырга булышыгыз. Шулай ук лайк, язылу һәм фикерегезне языгыз.
Если видео Вам понравится, поддержите, распространите по чатам. ну и конечно лайк, подписка, и Ваше мнение под видео)
https://youtu.be/OivXCYltf9Y
👍203
Дуслар, соңгы акция шулкадәр яхшы үтте ки. Инде ничәнче көн безгә көчле хөҗүм һәм басым дәвам итә. Тулырак сөйләрбез.
🙏13👍3
Друзья, наша последняя акция с флагами и фаерами прошла настолько успешно, что мы уже несколько дней под сильнейшей атакой и давлением. Скоро расскажем подробнее.
👍163🥰2🔥1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
https://youtu.be/OivXCYltf9Y
Дуслар, безнең соңгы акциядән бурычыбыз калды. Аяк чалмасыннар өчен дрон турында алдан ук әйтмәдек тә. Кыскасы, дроннан видео төшерү өчен 4000 сум бурычыбыз калып бара. Әз булса да ярдәм итәргә теләүчеләр булса. бик сөенер идек. Алга таба эшләргә дә көч бирер иде.

Друзья, у нас остался долг с последней акции. Мы заранее не собирали, чтобы палки в колеса не вставляли.
У нас есть долг в 4000 рублей за съемки с дрона. Будем рады если найдутся желающие помочь немного в покрытии долга. Это важно и для будущих акций.
Видео с акции можете посмотреть по ссылке.

1) Сбербанк: 2202208089814058 (Гиматдин Р. С.)
2) Ziraat Bank: TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04 (Gulchachak Khismatova)
3) Криптовалюта (USDT TRC-20): TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
👍1132
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Дуслар, безнең соңгы акциядән бурычыбыз калды. Аяк чалмасыннар өчен дрон турында алдан ук әйтмәдек тә. Кыскасы, дроннан видео төшерү өчен 4000 сум бурычыбыз калып бара. Әз булса да ярдәм итәргә теләүчеләр булса. бик сөенер идек. Алга таба эшләргә дә көч бирер…
Татарларда бердәмлек юк, дип зарланышырга, елашырга яратабыз. Ачык үрнәк менә ул. Зур чаралар оештырдык байрак көненә, нәтиҗәсе видеоларда. Калган шул бурычны да каплый алмыйбыз инде. 300 сум җыелды. Мөгаен читтән башкаларның эшләгәнен карап тору бик күңелледер. Тик һәркем үзеннән бер тамчы булса да өлеш кертмәсә, алга китеш булмаячак.

Мы, татары, любим жаловаться и сетовать на то, что у нас нет единства. Вот вам наглядный пример. Мы организовали крупные мероприятия ко Дню флага, и результат виден на видео. Но даже оставшуюся часть суммы закрыть не можем. Собрали всего 300 рублей. Видимо, наблюдать за тем, как другие что-то делают, гораздо приятнее. Но если каждый не внесёт хотя бы каплю своего вклада, прогресса не будет.
😭18
к предыдущему посту. еще Гаяз Исхаки говорил:

- Ну а если мы по-прежнему будем заниматься ни к чему не обязывающими разговорами о будущем за чашкой чая с вареньем, следует забыть о счастливом конце.
😭16👍6👌1
Алтын хәрефләр белән язылган сүзләр:

Безнең халык үзенең ике мең еллык тарихында гаҗәеп сызыклар сызган. Без бу озын еллар дәвам итеп килгән тарихында бертөрле, һәрвакытта үзгәрми торган бер нәрсәгә очрыйбыз, безнең халык берләшкән чакта зур дәүләтләр һәм мәдәниятләр төзи, дөнья мәдәниятенә хезмәт итә. Безнең төрки халкы – берләшкән вакытта бик зур коручы, үстерүче, дәүләтче бер көч. Безнең халык берләшкән хәлендә Алтын Урда кебек зур дәүләтләр яшәткән.

Таркалган хәлдә без тәмам милли барлыгыбызны юар дәрәҗәгә җитәбез, әсирләнәбез, хөрмәтле кешеләребезне күмәрлек җиребез дә калмый.

Гаяз Исхакый
👍18🔥2
Без кабызган милли учаклар, киләсе нәселләребезнең йөрәкләрендә яначак!
29🔥4👏3👍1🥰1