СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
781 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Төркия башкаласы Әнкарага эш сәхәре белән барды. Сәфәр кысаларында ул Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт ханым һәм Исхакыйның дусты, язучы, сәясәтче Гали Акышның каберләрен зиярәт итте. Шулай ук Татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, Исхакыйның дусты Фуад Туктаров каберен эзләде. Әлегә кабер табылмады, эзләнүләр дәвам итәчәк.

Лидер Союза татарской молодежи "Азатлык" Наиль Набиуллин совершил рабочую поездку в Анкару, в рамках которой посетил могилы дочери Гаяза Исхаки, профессора Сагадат ханым, и близкого соратника Исхаки, политика, писателя Гали Акыша. Вместе с тем, организованы поиски могилы одного из лидеров татарского национального движения, соратника Исхаки - Фуада Туктарова. Пока безуспешно, но поиски будут продолжены.
👍26🙏4🔥3
"АЗАТЛЫК"активисты - РАФЫЙК КӘРИМУЛАНЫҢ БҮГЕН ТУГАН КӨНЕ!
@Rafiyq_Karimulla

Дустыбыз! Сине чын күңелдән ТУГАН КӨНЕҢ белән тәбрик итәбез!
Озын гомер, ак бәхетләр, сөю-сөенечләр, шатлык телибез!

Татар милләтенең иң кыю һәм көчле уллврының берсе булган Рафыйк, халкыбызның чын мәгънәдә алтын кешесе, энҗеташы.

Татар халкының тарихында милләтебез өчен көрәшеп, аңа йөрәген биргән кешеләр әз тугел! Безнеңчә, Рафыйк син шуларның берсе!

Татар диеп тибә синең йөрәгең! Татар дип янасың син һәркөнне!
Һәм бу әлбәттә, хөрмәткә лаек!
Бүген бөтен мактаулар, бөтен котлаулар сиңа дустыбыз!


Синдә ага татар каны,
Бу Азатлык тамгасы...

Иң изге теләкләр белән, "Азатлык" Татар Яшьләре Берлегеннән дусларың...
👍333🔥2😍1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Сегодня у активиста "Азатлык" Рафика Каримуллы день рождения!
Искренне поздравляем!
👍235🔥4👌1
Төркиядә бүген шартлау булган. Бөтен илдә интернетны томаладылар. Аеруча телеграм эшләмәде берничә сәгать буе.
🤔13👍7
Берничә көннән кадерле Батырханыбызның да 1 елы булачак!
Эх, Батырхан, Батырхан!!!
🙏12😢52
Җәмәгать! Изге эштә катнашырга чакырабыз!
Бу атнада Анталиядә Хәтер көне һәм Батырханның 1 еллыгына багышлап Коръән ашы оештырабыз.

Төп чыгымнар:
1) Бина арендасы 3000 лира (88 доллар)
2)Токмач ашы, өчпочмакларны үзебез әзерлибез. Өстәлне дә. Шуңа ризык алырга, аеруча тавык, фарш. җиләк җимешләргә ярдәм кирәк. Биредә тагын бер 10 мең сум кирәк.
Бу изге эштә ярдәм итәргә теләүчеләр булса - бик сөенербез.

Ярдәмне түбәндәге хисапларга җибәрергә яки кулдан да бирергә була.

Друзья! На этой неделе в Анталии мы проведем Куран ашы посвященное Хәтер көне и годовщине смерти Батырхана. Приглашаем желающих немного поддержать. Основные затраты: аренда помещения 88 долларов и продукты (готовим сами).
Если есть желающие в этот день духовно быть с нами, мы будем рады.

1. 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.
2. TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bank)
3. криптовалюта, Binance
USDT TRC-20 (Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
👍91
"Азатлык" Татар яшьләре берлегенә, аның эшчәнлегенә һәм вәкилләренә карата системалы һәм даими рәвештә хөрмәтсезлек күрсәтүләре сәбәпле, бүгенге көннән башлап һәм өстәмә хәбәр бирелгәнчегә кадәр, "Азатлык" радиосына түбәндәге тыюлар кертелә:

1) "Азатлык" Татар яшьләре берлегенең социаль челтәрләрдәге хәбәрләрен, яңалыкларын һәм рәсми телеграм-каналындагы барлык язмаларын куллану тыела.
2) Оешманың барлык фото-видео һәм башка төрле материалларын куллану тыела.
3) Безгә карата мөнәсәбәтләрен үзгәрткәнчегә кадәр, "Азатлык" радиосына бернинди комментарийлар да бирелмәячәк.

Бу тыюлар оешмага карата тискәре мөнәсәбәт үзгәргәннән соң гына яңадан каралачак.

"Радио Свобода"ның башка проектларына сораулар юк. Бу бары тик татар телле "Азатлык" радиосына гына кагыла.
👍10😢2🤔1🙏1
Из-за систематического и постоянного проявления неуважения к Союзу татарской молодёжи "Азатлык", его деятельности и представителям, с сегодняшнего дня и до особого уведомления вводятся следующие запреты в отношении радио "Азатлык":

1) Запрещается использование любых сообщений, новостей и всех публикаций из официального Telegram-канала и социальных сетей Союза татарской молодёжи "Азатлык".
2) Запрещается использование всех фото, видео и других материалов, принадлежащих организации.
3) Радио "Азатлык" не будут предоставляться никакие комментарии до тех пор, пока их отношение к нам не изменится.

Эти запреты будут пересмотрены только после изменения негативного отношения к организации.
Эти запреты касаются только татарской службы радио "Азатлык". К другим проектам "Радио Свободы" вопросов нет, и ограничения их не касаются.
😢17👍7👏2🤔2