Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?
Һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр милләтемез үлгән вә яки йоклаган дип язалар. Вакыйгъдә безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде.
Чөнки йокының, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк. Бәр тәкъдир милләтемез үлгән булса, без, үлгән милләтнең башы очында бер кәгазь кисәге булган гәзитәләр шытырдатып, аны уята алырмызмы? Болай булгач, безнең гәзитәләр укымакымыз үлгән милләт, рәхмәтуллаһи галәйһи рухына ясин шәриф укуга гына охшап калмазмы? Әллә милләтнең йокысы Гозәер пәйгамбәр йокысы(1) кеби микән? Әллә Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюшлар(2) йокысы кеби микән? Соң ничек икән?
Минем уемча, болай булырга кирәк: борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер, башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мөлкен(3) алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны мөсәххәр иткәннәр, хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәрхаль һушы китеп егылган; «Сагълүк» китабынча(4) әйтсәм, мөгаммә галәйһи булган. Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр.
Соң, инде аны ничек һушына китерик?
Бу тугърыда минем фикре касыйрым болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын; шундин соң бу вәгазьләрне сөйлик: «И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың; Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер, һәм бу галәм — галәмел-әсбабтыр. Һәм дә ялган сөйләмәси мөхаль вә мәмнугъ булган мөхбире садыйк әфәндемез дә: «Кеше тырышса, табар», — боермышлардыр. Тырышкан вә тырмашкан вакытларында синең бабаларың булган Бәгъдад вә Әндәлес(5) әһалисе бик каты тәрәкъкый иттеләр. Аларны күргәндә, башка милләтләр, синең кеби, һушлары китеп егылалар иде...»
Менә бу сүзләр илә милләтне җуатып, милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны(6) куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кыйлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны, муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт алданмасын.
Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем — милләт үзе аерыр.
Габдулла ТУКАЙ. 1906 ел.

❤11
1- Гозәер пәйгамбәр йокысы — Аллаһы тарафыннан йөз еллык йокыга талдырылган пәйгамбәр.
2- Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюш — Коръәннең берничә сүрәсендә тау тишегенә кереп (дошманнардан качып), Аллаһының ирке белән анда 309 ел йоклаган җиде егет турында сүз бара. Болар — бишесенең исеме.
3- Сөләйман мөлке — Коръәндә искә алынган Сөләйман пәйгамбәр Аллаһының ирке белән эш йөртеп бик баеган була.
4- «Сагълүк» китабы — гарәп телендә язылган китап.
5- Әндәлес — Испаниянең урта гасырларда гарәпләр кулында булган тарихи өлкәсе (Андалузия). Ул заманнарда гарәп мәдәниятенең эре үзәкләреннән булган.
6 - Бохара козгыннары — Бохара ягында иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муллалар һәм ишаннар истә тотыла.
Вакыйгъдә — чынында.
Бәр тәкъдир — әгәр.
Мөсәххәр итү — баш идерү.
Дәрхаль — кинәт.
Мөгаммә галәйһи — өртелгән, пәрдәләнгән.
Фикре касыйрым — кыска фикерем.
Иттихад вә иттифакъ — берләшү, бергәләп эшләү.

👍7
ТАТАРЫМ
Курыкканның җаны чыкмый калса,
Куа килә арттан коткысы,
Бу милләтнең, менә күреп торам,
Нидән качкан икән йокысы!
Бар тинтәкләр йоклаган дип йөри,
Йокы күрелмәгән мескенне.
Йөрәгенә аның курку тәшкән,
Яңартмакчы була искене.
Үзгәрерлек, дәртләнерлек чакта,
Яраргамы кемгә маташа?
Аллага дип шайтанга да шунда
Хезмәт итмәк сырхау алаша.
Искегә һәм артка юллар ябык,
Ташла шикләнүне, татарым,
Куркып торсаң, хәлең дә үзгәрмәс,
Мин дип йөрсәң иде, батырым!
АВТОР: ФӘРИТ ЯХИН
Курыкканның җаны чыкмый калса,
Куа килә арттан коткысы,
Бу милләтнең, менә күреп торам,
Нидән качкан икән йокысы!
Бар тинтәкләр йоклаган дип йөри,
Йокы күрелмәгән мескенне.
Йөрәгенә аның курку тәшкән,
Яңартмакчы була искене.
Үзгәрерлек, дәртләнерлек чакта,
Яраргамы кемгә маташа?
Аллага дип шайтанга да шунда
Хезмәт итмәк сырхау алаша.
Искегә һәм артка юллар ябык,
Ташла шикләнүне, татарым,
Куркып торсаң, хәлең дә үзгәрмәс,
Мин дип йөрсәң иде, батырым!
АВТОР: ФӘРИТ ЯХИН
❤14
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
ХӘТЕР КӨНЕНӘ СТИКЕРЛАР
Октябрь ае һәм Хәтер көне якынлаша. 1552 елдагы
вакыйгаларны искә төшереп, "1552. Татар! Онытма! Оныттырма!" шигарьләре белән кимендә 5 мең данә стикерлар ясатып, аларны Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә ябыштырырга телибез. Хәзергә бездә 3 мең стикер бар, һәм ябыштыру өчен без аларны татар җанлы кешеләргә җибәрә дә башладык. (Стикерлар суга һәм ертылуга каршы итеп, ныклы эшләнгән)
Бу эш өчен 21 500 сум кирәк. Битараф булмасагыз - әз булса да ярдәм итәргә чакырабыз!

❤13
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
СТИКЕРЫ НА ДЕНЬ ПАМЯТИ Октябрь уже близко. А это значит, что татары вновь будут чтить память защитников Казани 1552года. Мы хотим изготовить и расклеить 5 тысяч стикеров с напоминанием об этом. Стикеры расклеим в Казани и других городах. Для этого нужно…
Бик пассив шул без( тик шулай да тырышып карыйк дуслар!
❤12
Күрмәгән булсагыз - карагыз! Лайк, язылу, фикер языгыз!
https://www.youtube.com/watch?v=cwhCW5X8NpQ&t=42s

YouTube
ӘТИЕМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ
"Унике сәгать ун минутта әти үзенең бөек җанын Аллаһка тапшырды."
22 июль – Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның…

👍12
СРОЧНО! Утром Зиннура Аглиуллина забрали сотрудники полиции. Подробности выясняем!
😢19👍1
Пока по не подтвержденной информации - забрали еще несколько татарских активистов.
😢16👍1
Возможно это начало очередной волны репрессий против татарских активистов. В частности в предверии БРИКС в Казани. Вполне ожидаемо.
😢19🤔1
Мы узнали некоторые подробности. Со слов жены Зиннура Аглиуллина, Утром ворвались в дом, произвели обыск. Среди сотрудников полиции были Соколов Алексей - ЦПЭ Казань, Бикмуллин Олег - сотрудник УФСБ. Два понятных. Увезли пока в Челны.
Соколов сообщил, что на Зиннура Аглиуллина открыто уголовное дело "за пропаганду экстремизма". Зиннур ага потребовал переводчика, и сказал, что ничего не будет подписывать. По словам Альмиры ханым, обыски прошли и у других активистов. Возможно Ильмир Салих, Амирхан и др.

❤11👍1
ТГ канал который выкладывает инфу силовиков написал, что:
"В итоге в сентябре этого года СКР по РТ возбудил против него уголовное дело за разжигание межнациональной розни между русскими и татарами. В его частном доме прошли обыски - все необходимое изъяли. Сейчас он находится на допросе у следователей. Будут решать его судьбу. "

Информация по Амирхану и еще нескольким пока не подтвердилась. Занимаемся поиском защитников для задержанных.
👍8
Только что стало известно: Зиннура Аглиуллина на данный момент выпустили.
👍22❤3
в карманных тг каналах по полной программе идет очернение Зиннура Аглиуллина и клевета. У каждой медали две стороны. Выбирайте выражения. Мы тоже можем попросить проверить по статье УК ваши действия.
👍16
Приближение октября - как наиболее важного месяца для Татар и Татарского национального движения. Октябрь - месяц памяти и скорби по защитникам Казани 1552 года, когда мы вспоминаем Татарскую государственность, говорим о актуальных проблемах Татарского народа, необходимости отстаивать собственные права. Каждый год перед октябрем начинается новая волна репрессий против национального движения. А в этом году еще и БРИКС. Надо же показать работу. Вот и стараются. Ничего не меняется. Как и желание Татар к возрождению.
🔥23😢4👍1😁1
"Тhey tried to bury us they didn't know we were seeds",
что в переводе:
«Они пытались похоронить нас, но они не знали, что мы семена»

👍18❤1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
СТИКЕРЫ НА ДЕНЬ ПАМЯТИ Октябрь уже близко. А это значит, что татары вновь будут чтить память защитников Казани 1552года. Мы хотим изготовить и расклеить 5 тысяч стикеров с напоминанием об этом. Стикеры расклеим в Казани и других городах. Для этого нужно…
а мы продолжаем собирать поддержку для наклеек для Хәтер көне!
👍13
Союз татарской молодежи "Азатлык" направит обращения в Государственный Совет Татарстан, Генеральную Прокуратуру по поводу сегодняшних событий и задержаний членов татарского национального движения. Мы потребуем проверить законность уголовных дел и обысков.
👍33👏3👌1
Смогли поговорить с Зиннуром Аглиуллиным. Вот что он рассказал: "Сегодня утром в дом пришли несколько сотрудников полиции, ЦПЭ и ФСБ. Оказывается, они возбудили уголовное дело еще 6 сентября. В рамках УД произвели обыск, затем увезли на допрос. После допроса отпустили. Расследование уголовного дела продолжается. От услуг адвоката отказался, потому что все бесполезно, т.к. нет независимого суда".
Зиннур абый считает данные действия произволом, чтобы держать татарское национальное движение под постоянным напряжением.

👍26❤9😢2
Кайгылы хәбәр. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, бүген танылган җырчы Зөлфия Камалова вафат булган. Милләтебез өчен зур югалту!
Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
😢27❤2
МИЛЛӘТЧЕЛЕК һәм ШОВИНИЗМ. Аерма нидә?
Соңгы елларда «национализм» «милләтчелек»), «шовинизм» сүзләрен күп ишетәбез. Ул илебездәге, шул исәптән Республикабыздагы төрле иҗтимагый-сәяси хәлләр, вәзгыять белән бәйле. Күпчелек кеше, милләтчелек белән шовинизмны бер үк әйбер дип уйлый, аермасын белми. Бүгенге көндә, күпчелек терминнарның мәгънәсе капма-каршыга үзгәрде, шул исәптән «шовинизм» сүзен дә махсус үзгәрттеләр. Милләтчелекне шовинизм мәгънәсе белән бәйләделәр. Бу исә, иҗтимагый фикер белән манипуляцияләр булдырып, «интернационализм» идеологиясен кертеп, милләт хокуклары өчен көрәшкән милләтчеләрне халык алдында пычратыр, аларга карата начар фикер тудырыр өчен эшләнде.
Нәрсә соң ул милләтчелек һәм нәрсә ул шовинизм?
МИЛЛӘТЧЕЛЕК-НАЦИОНАЛИЗМ
Япон энциклопедияcе: «Милләтчелек – ул үз милләтеңә тугърылык», – дип яза.
Американың 1993 елга кадәр 9 чыгарылыш кичергән сәяси сүзлеге: «Милләтчелекне» – социаль һәм психологик көч белән тиңләштерәләр. Бер милләтне берләштерүче, милләтнең рухын үстерүче, уникаль тарихи, мәдәни факторлар – милләтчелекне барлыкка китерде. Милләтчелек – бер халыкка тугърылыгын тәэмин иткән уртак телен, мәдәниятен, тарихын, географик тәҗрибәсен берләштерә».
Милләтчелек – ул үз милләтеңне, үз халкыңны хөрмәт итү, ярату, аңа тугрылык, үз-үзеңне аның өчен корбан итәргә әзер булу.
Милләтчелек – үз милләтеңә яхшылык, дан, көч, уңыш һәм якты киләчәк теләү, аның өчен эшләү, үз милләтеңнең тарихын белү, аны хөрмәт итү, үткәне белән горурлану һәм соклану.
Милләтчелек ике төшенчәдән тора: милли хис һәм милли үзаң.
Милли хис – бер милләткә карата тумыштан барлыкка килгән физик һәм рухи якынлык. Ул инстинктив. Ул мәҗбүри. Милли хис башка хисләр кебек: әти-әнигә, балага карата ярату хисе, ашау, эчү теләге кебек – һәр кешедә бар.
«Милли үзаң – акыл тарафыннан барлыкка китерелгән фикер. Ул фикер нигезендә, конкрет шәхес үзен билгеле бер милләтнең өлеше, дип саный, аны яклый, аның өчен эшли». Профессор П.И. Ковалевский. 1914г.
«Милләтчелек – милләтне үсешкә китерә торган рухи учак. Милләтчелек беренче чиратта милләтне саклау инстинктында чагыла. Милләтчелектән оялырга да, аны качырырга да кирәк түгел». И.А. Ильин (1883-1954), урыс философы һәм сәясәтчесе.
«Милләтчелек» – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән, милләтнең рухи үзаңы. Милләтнең ихтыярларын башка ихтыярлардан өстен куеп, милләт башка дошман элементлары белән көрәшә ала. Бары тик милләтчелек өстенлек иткәч кенә, милләт – башка халыклар өчен донор булудан туктый һәм аның өстендә яшәгән начар элементлардан арына ала».
«Милләтчелек» – патриотизмның иң югары ноктасы. Милләтчелектә өстенлекләр шундый: милләт – беренче, дәүләт – икенче урында.
«Милләтчелек» – үз милләтеңне ярату һәм аны кайгырту. (Гади генә ярату түгел, актив, эшчәнлекле ярату, ягъни, милләтең өчен нидер эшләү).
«Милләтчелек» – милләтнең үз-үзен саклау инстинкты; милләткә куркыныч янамаган вакытта, ул инстинкт йоклый, әмма милләт өчен авыр вакыт җиткәндә, ул уяна.
ШОВИНИЗМ-ФАШИЗМ
1) Шовинизм — (фр. chauvinisme) фашизмның агрессив формасы, күпчелек очракта башка милләтләрне физик һәм рухи яктан кыерсыту, юк итүдә чагыла.
2) Шовинизм – бер милләтне башка милләтләрдән өстен итү, аны башкаларга каршы кую, милләтара низаг һәм нәфрәт тудыру идеологиясе.
3) Шовинизм – кайбер милләтләрнең яхшырак булуын пропагандалаучы, шуның белән башка милләтләрне кыерсыту, кимсетүне аклаучы, милләтләр арасында нәфрәт һәм низаг тудыручы идеология, расизмның бер төре.
Шовинизм астында башкалардан «яхшырак», «өстенрәк» милләтнең башка милләтләрне этник, милли, дини хокуклары ягыннан кысу сәясәтен аңларга кирәк.
Нацизм – ул шовинизмның дәүләт идеологиясе һәм сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелүе.
МИЛЛӘТЧЕЛЕК ҺӘМ ШОВИНИЗМНЫҢ АЕРМАСЫ
Милләтчелек – ул позитив төшенчә. Милләтчеләр үз милләтенең хокуклары һәм аның башка милләтләр белән бер тигез дәрәҗәдә яшәве өчен көрәшә. Шовинизм исә бер милләтне, аның хокукларын башка милләтләрдән өстен кую, башка милләтләрне кыерсыту, юкка чыгару, милләтара низаг тудыру сәясәте.

👍16❤3🔥1